КТП по татарскому языку для 3 класса (татарская группа)
ТР Минзәлә муниципаль районы“Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе” ГБМБУ
Раслыйм
“Матвеевка УГБМ” ГБМБУ
директоры
_________/Минникаева Л.М.. /
Приказ №161
“27” август 2016 ел
2016-2017нче уку елына
татар теленнән
календарь-тематик планлаштыру
3нче сыйныф (татар төркеме)
Башкарды: I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мингалимова Хәлимә Хәниф кызы
Килешенде
М.Б. җитәкчесе
_________/Валиева Р.Н. /
Беркетмә № 1
“27” август 2016 ел Килешенде
“Матвеевка УГБМ” ГБМБУнең
укыту-тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары
_________/Валиева З. М./
“27” август 2016 ел Педагогик киңәшмә
утырышында каралды.
Беркетмә №1
“27”август 2016 ел
Аңлатма язуы
Барлыгы 102 сәг.; атнага 3 сәг.
План буенча контроль эшләр – 6 сәг.
3 нче сыйныфы өчен "Татар теле " календарь-тематик план түбәндәге ресурсларга нигезләнеп төзелде:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”на (татар балалары өчен)”, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. В.А. Гарипова – Казан, 2011.) нигезләнеп төзелде.
Укытуфәннәребуенчаэшпрограммалары: татар теле: методик тәкъдимнәр. Төпгомумибелеммәктәбе. – Казан: ДБО “Белемсыйфатымониторингының республика үзәге, 2013.
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.
Дәреслек:
3 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”,3 нче сыйныф.-Казан: Мәгариф, 2013)
Өстәмә әдәбият:
1. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2012.
2. Максимов Н.В. “Уртамәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология.”Укытучыларөчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2014.
3. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.
3нче сыйныф ахырына укучылар үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр.
Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыругахезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.
Танып-белү нәтиҗәләре:
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
парларда һәм күмәк эшли белү;
мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
ЯЗМА ЭШЛӘР
Эш төрләре 1 нче чирек 2 нче чирек 3 нче чирек 4 нче чирек Ел
Диктант 1 1 1 1 4
Сочинение 1 1
Изложение 1 1
Календарь-тематик план.
3 класс.
№ Дәрес темасы Дәрес саны Укучыларның эшчәнлек төрләре Дата
План Факт
2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.(13 сәг.)
1 Туган тел турында әңгәмә 1 Рәсемдә сурәтләнгән көн турында сөйләү. 03.09 2 Авазлар һәм хәрефләр 1 Сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне билгеләү.Аларның бер-берсеннән аермасын аңлату 05.09 3 Сузык һәм тартык авазлар 1 Татар һәм рус телләрендә [о], [ы], [е/э] сузыклары. Татар сүзләрендә аларның – кыска авазлар, ә рус теле аша кергән сүзләрдә, аларның – озын авазлар дип йөртелүе. Сүзләрдәге иҗекләр санының авазларга бәйле булуы 07.09 4 Калынлык һәм нечкәлек билгеләре
1 Нокталар урынына ъ һәм ь хәрефләрен куеп язу, таблица белән эш 10.09 5 Сүзләрне иҗекләргә аеру
1 Таблица буенча эш, күнегүләр эшләү, билгене белдерә торган сүзләрне табу 14.09 6 Сүз басымы ясау 1 Ребуслар чишү, җөмләләр төзү,төшеп калган хәрефләрне куеп язу.
Биремнәр эшләү. 14.09 7 Сүзләргә фонетик анализ ясау
1 1.Сүзне иҗекләргә бүлү; 2.Басымлы иҗекне билгеләү; 3.Хәрефләр һәм авазларны әйтү; 4.Калын һәм нечкә сузыкларны билгеләү; 5.Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны санау. Сүзләргә фонетик анализ ясау. 17.09 8 Сүз төркемнәре. Исем 1 Таблица буенча эш, күнегүләрне эшләү, хаталы җөмләләрне төзәтү 19.09 9 Фигыль
1 Таблица буенча эш, күнегүләрне эшләү 21.09 10 Сыйфат
1 күнегүләрне эшләү, сорауларга җавап бирү 24.09 11 Күнегүләр эшләү 1 26.09 12 Кабатлау 1 Рәсемнәр буенча әңгәмә, күнегүләр, тиешле хәрефләрне куеп язу, җөмләләр төзү 28.09 13 Җөмләнең баш кисәкләре
1 Рәсемнәр буенча әңгәмә, күне-гүләрне эшләү, җөмләләр төзү 01.10 Сүз.(14 сәг.)
14 Сүз 1 Биремнәр башкару 03.10 15 Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.
1 Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү 05.10 16 Л.А. Фәттахов.
”Әни күрмәгән чакта” 1 Аерым укучылардан сорау 08.10 17 Бер һәм күп мәгънәле сүзләр 1 Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү 10.10 18 Синонимнар
1 Күнегүләр эшләү, биремнәр үтәү 12.10 19 Синонимик оялар төзү
1 Аерым укучылардан сорау 15.10 20 Омонимнар 1 Индивидуаль эш 17.10 21 Антонимнар 1 Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү 19.10 22 БСҮ Сочинение “Туган ягымда көз” 1 Иҗади эш 22.10 23 Сүзлекләр белән эшләү 1 Парларда эш 24.10 24 Контроль диктант. Лексика 1 Диктант№2 26.10 25 Хаталар өстендә эш. Кабатлау
1 Күнегүләр эшләү 29.10 26 Сүз бүлеген кабатлау һәм ныгыту
1 Парларда эш 29.10 27 БСҮ. Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс 1 Иҗади эш 09.11 Сүз төзелеше һәм ясалышы.(16 сәг.)
28 Тамыр 1 Күнегүләр эшләү, күчереп язу 12.11 29 Кушымча 1 Практик эш 14.11 30 Тамырдаш сүзләр 1 Парларда эш 16.11 31 БСҮ.Әбиемдә кунакта
1 Иҗади эш 19.11 32 Кушымчалар һәм аларның төрләре 1 Аерым укучылар
дан сорау 21.11 33 Сүз ясагыч кушымчалар
1 Парларда эш 23.11 34 Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар 1 Иҗади эш 26.11 35 Бер тамырга берничә кушымча ялгану 1 Практик эш 28.11 36 Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе 1 Мөстәкыйль эш 30.11 37 БСҮ Намусыңны яшьтән үк сакла 1 Иҗади эш 03.12 38 Тамыр һәм ясалма сүзләр 1 Күнегүләр эшләү 05.12 39 Кушма сүзләр 1 Аерым укучылар
дан сорау 07.12 40 Парлы сүзләр 1 Мөстәкыйль эш10.12 41 Сүз төзелеше бүлеген кабатлау.Сүзлек диктанты. 1 Күнегүләр эшләү 12.12 42 Контроль диктант. Сүз төзелеше 1 Диктант №3 14.12 43 Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү 1 Күнегүләр эшләү 17.12 Сүзтөркемнәре.(39 сәг.)
44 Сүз төркемнәре. Исем1 Парларда эш 19.12 45 Исемнәрнеңберлекһәмкүплекформалары 1 Иҗади эш 21.12 46 Ялгызлык исемнәр 1 Индивидуаль эш 24.12 47 Уртаклык исемнәр 1 Күнегүләр эшләү 09.01 48 Исемнәрнең килеш белән төрләнеше 1 Аерым укучылардан сорау 11.01 49 Баш килеше 1 Күнегүләр эшләү 14.01 50 Күнегүләр эшләү 1 Күнегүләр эшләү. 16.01 51 Иялек килеше 1 Индивидуаль эш 18.01 52 Юнәлеш килеше 1 Иҗади эш 21.01 53 Төшем килеше 1 Аерым укучылардан сорау 23.01 54 Чыгыш килеше 1 Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү 25.01 55 Урын-вакыт килеше 1 Фронталь тикшерү 28.01 56 Исемнәрне кабатлау 1 Язма эш 30.01 57 БСҮ “Әгәр мин тылсымчы булсам” 1 Иҗади эш 01.02 58 Алмашлык 1 Индивидуаль эш 04.02 59 Фигыль 1 Күнегүләр эшләү 06.02 60 Фигыльләрнең заман белән төрләнеше 1 Аерым укучылардан сорау 08.02 61 Хәзерге заман хикәя фигыль 1 Парларда эш 11.02 62 Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше 1 Иҗади эш 13.02 63 Фигыльләрне кабатлау 1 Фронталь тикшерү, тест биремнәрен үтәү 15.02 64 Изложение. Фигыльләр 1 Изложение язу 18.02 65 Хаталар өстендә эш. Кабатлау 1 Индивидуаль эш 20.02 66 Сыйфат.Аның сораулары, мәгънәсе 1 Парларда эш 22.02 67 Синоним сыйфатлар 1 Парларда эш 25.02 68 Хат язу.Сүзлек диктанты. 1 Иҗади эш 27.02 69 Антоним сыйфатлар 1 Язма эш 01.03 70 Сыйфатның исемне ачыклап килүе 1 Күнегләр эшләү 04.03 71 Сыйфатның җөмләдәге роле 1 Күнегүләр эшләү 06.03 72 БСҮ “Минем әнием 1 Иҗади эш 11.03 73 Сыйфатлар
ны кабатлау 1 Парларда эш 11.03 74 Тәрҗемә итү күнегүләре 1 Сорауларга телдән җавап бирү 13.03 75 Контроль диктант. Морфология 1 Диктант№4 15.03 76 Морфология бүлеген кабатлау 1 Күнегүләр эшләү 18.03 77 Үткәннәрне кабатлау 1 Иҗади эш 29.03 78 Күнегүләр эшләү 1 Карточкалар буенча эш 01.04 79 Сан 1 Парларда эш 03.04 80 Татар телендә саннар бәйләнеше 1 Аерым укучылар
дан сорау 05.04 81 Морфология бүлеген кабатлау 1 Мөстәкыйль эш08.04 82 БСҮ Табигатьнең җанлы ияләре 1 Иҗади эш 10.04 Җөмлә.(20 сәг.)
83 Сүзтезмә һәм җөмлә 1 Күнегүләр эшләү 12.04 84 Әйтелү буенча җөмлә төрләре 1 Парларда эш 15.04 85 Хикәя җөмләләр 1 Күнегүләр эшләү, биремнәр үтәү 17.04 86 Сорау җөмләләр 1 Аерым укучылардан сорау 19.04 87 Өндәү җөмләләр 1 Аерым укучылардан сорау 22.04 88 Күнегүләр эшләү.Сүзлек диктанты. 1 Парларда эш 24.04 89 БСҮ Су буенда 1 Иҗади эш 26.04 90 Раслау,инкарь җөмләләр 1 Күнегүләр эшләү 29.04 91 Раслау җөмләләр 1 Мөстәкыйль эш29.04 92 Инкарь җөмләләр 1 Аерым укучылардан сорау 03.05 93 Җөмләнең баш кисәкләре.Сүзлек диктанты. 1 Күнегүләр эшләү 06.05 94 Җөмләнең баш кисәге -ия
1 Аерым укучылардан сорау 08.05 95 Җөмләнең баш кисәге -хәбәр 1 Парларда эш 10.05 96 Җөмләнең иярчен кисәге –аергыч 1 Иҗади эш 13.05 97 Йомгаклау контроль диктанты. 1 Диктант№5 15.05 98 Җөмләдә сүз тәртибе 1 Аерым укучылардан сорау 17.05 99 Синтаксик анализ ясау 1 Мөстәкыйль эш20.05 100 Хаталар өстендә эш. 1 Парларда эш.
22.05 101 Күнегүләр эшләү 1 Мөстәкыйль эш23.05 102 Үткәннәрне кабатлау 1 Аерым укучылардан сорау 25.05
3 нче сыйныфта йомгаклау контроль диктантын һәм агымдагы өлгерешне тикшерү өчен методик материаллар.
I чирекКонтроль диктант.
Безнең якта көз.
Безнең якка да көз килде. Агач яфраклары үзләренең төсен үзгәртте. Алар элек яшел иде. Ә хәзер каеннар саргайды,усаклар кызарды. Чаганнарга ут капканмыни?! Көз көне яфраклар коела. Агач астында торсаң,өстеңә яфрак яңгыр ява кебек. Менә бит ул нинди чибәркәй көз!(41 сүз)
Грамматик бирем:
1.Бирелгән сүзләрнең антонимнарын язарга
1 вариант: ак,җылы,якты; 2 вариант:салкын,матур,зур
2.Омонимнар кулланып җөмләләр төзеп язарга
*Яфрак сүзендә аваз санын билгеләргә
II чирек
Контроль диктант.
Күзләр.
Күзләр – безгә табигать бүләк иткән могҗизалы байлык. Күзләребез авыртмаганда без алар турында борчылмыйбыз. Хәтта начар күргән очракта да бу турыда уйлаудан читләшәбез. Күзлек кияргә теләмибез.
Күзләрегезне саклагыз! Авыртса яки начар күрсә,шунда ук табибка барыгыз. Ул файдалы киңәшләр бирер. (39 сүз)
Грамматик бирем: Бирелгән кушымчаларга сүзләр язарга:-кыч,-кеч,-лы,-ле
*Тексттан юлдан-юлга күчерелми торган сүзләрне табып, асларына сызарга
IIIчирек.
Изложение.
Чукырлар.
Чукырлар суыкны бар дип тә белмиләр. Алар – чиксез матур кошлар. Ана белән бала кошлар саргылт-яшел төстә, ә ата чукырлар исә пешкән алмадай кызыл булалар. Алар агачның әле бер ботагына,әле икенчесенә күчә торалар. Аяк һәм томшыклары белән ябышып,ботак астында чалкан тирбәлеп уйныйлар.
Аларның томшыклары бик кызык: ыргакка охшаган.томшык очлары аркылы-торкылы. Ул шулай нарат һәм чыршы күркәләреннән орлык алу өчен җайлашкан.
Контроль диктант.
Җырчы тукран.
Татарстан урманнарында дүрт төрле тукран яши. Яшел тукран, кара тукран,зур һәм кечкенә чуар тукраннар. Бүген мин кара тукран күрдем. Кубызчы тукран. Туган ягыбыз урманнарында күп йөрдем. Тукранның бу һөнәрен белми идем. Ул коры имән ботагын юка гына итеп калдырып сындырган. Томшыгы белән көйләр чыгара. (44сүз)
Грамматик бирем: бирелгән исемнәрне килешләр белән төрләндереп язарга
1 нче вариант- алма,урам; 2 нче вариант – агач,урман.
*Тексттагы исемнәрнең килешләрен билгеләргә
IV чирек
3нче сыйныфның татар төркеме өчен
татар теленнән йомгаклау контроль диктанты биремнәре
Балан.
Баланны электә бик яратканнар. Халык аның турында җырлар һәм әкиятләр уйлап чыгарган. Ул – кешенең иң яраткан үсемлекләреннән берсе. Чәчәк ату чорында балан тантаналы кыяфәт белән ак челтәр ябынган сыман тора. Ә көз көне аны җимеш тәлгәшләре бизи.(37 сүз)
Грамматик бирем: текстта исемнәрне табып килешләрен билгеләргә
Сыйфатларны табып дулкынлы сызык белән сызарга.
*кыяфәт сүзенә хәреф-аваз анализы ясарга
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:
татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;
сорауларг аҗавап язу;
сүзлек яки контроль диктантлар язу;
изложение язу;
5) сочинениеязу.
Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2—4 нче сыйныфларда кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.
Матур язуның күләме: 3—4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.
Күчереп язу өчен, аерым сүзләр, җөмләләр, зур булмаган бәйләнешле текстлар алына.
Күчереп язуны бәяләү
Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1—2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса,«5» ле куела.
Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1—2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса,«4» ле куела.
Язуда 3—5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, «3»ле куела.
Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, «2»ле куела.
Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен, сүзлек диктантлары үткәрелә.
1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.
Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә«5» ле куела.
3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә«4» ле куела.
5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә «3»ле куела.
Изложение һәм сочинение яздыру укучыларның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Бу эш алдан әзерлек алып барылгач уздырыла.
1 нче сыйныфта изложение һәм сочинение яздырылмый, әмма аерым очракларда икенче яртыеллыкта 30—35 сүздән торган изложение яздырыр гамөмкин.
Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.
Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә,«5» ле куела.
Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмләт өзүдә 2—3 хата булса,«4» ле куела.
Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4—6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә,4—5 төгәлсезлек китсә,«3» ле куела.
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7—10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6—7 хата китсә,«2» ле куела.
Хаталарны классификацияләү (тупас, тупас булмаган хаталар) милли мәктәпләр өчен эшләнгән нормаларга туры килә.
Грамматик күнекмәләрне бәяләү
Грамматик форма һәм җөмләләрне гамәлдә дөрес куллануны бәяләү телгә өйрәтүнең мөһим күрсәткечләреннән санала. Укучыларның белем һәм күнекмәләре телдән һәм язмача тикшерелә.
Грамматик белемнәрне бәяләү
Укучы анна телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1—2 хата җибәрсә, укытучыга 1—2 өстәмә сорау бирергә туры килсә,«5» ле куела.
Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса,«4» ле куела.
Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4—5 грамматик хата җибәрсә,«3» ле куела.
Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса, хаталар 6 дан артып китсә,«2» ле куела.
Укучыларның сөйләм эшчэнлегенә караган таләпләр:
1.Тыңлап анлау:
укытучының (сыйныфташының) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау;
текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү;
татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү;
текстны тыңлап аңлау, аңа исем бирү;
ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
2.Сөйләү:
укытучы тәкъдим иткән, программада каралган темалар буенча әңгәмә кору;
диалогта катнашу;
текстның эчтәлеген сөйләү;
рәсем яки план нигезендә сөйләү;
укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;
татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.
3. Уку:
хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкият) сәнтьле итеп уку;
кыска сүзләрне тулы килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку;
балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку;
—укыган текстның төп фикерен аңлатып бирү;
этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны аңлап уку;
текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
—текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
4. Язу:
бирелгән темага (татар язучылары, композиторлары, рәссамнары һ. б. турында) сочинение язу;
орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу;
—план нигезендә изложение язу;
татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;
үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.
Татар теленнән календарь –тематик планга аннотация
3 нче сыйныф (татар төркеме)
Планның исеме: 3нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.
Планны төзүче: Мингалимова Хәлимә Хәниф кызы.
УМК:
3 нче сыйныфы өчен "Татар теле" курсының эш программасы, Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”на (татар балалары өчен)”, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. В.А. Гарипова – Казан, 2011.) нигезләнеп төзелде.
Дәреслек: Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 3 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”,3 нче сыйныф.-Казан: Мәгариф, 2013)
Программаны үтәү вакыты: 2016 – 2017 уку елы
Сәгать саны: Атнага 3 сәгать – барлыгы 102 сәгать.
Контроль төре:
Өй эшләрен даими тикшереп бару
Укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен булдыру һәм аны башкаруны контрольдә тоту.
Темалар буенча тест биремнәрен башкару
Чирек ахырында һәм сыйныфара аттестация биремнәрен үтәү.
Эш программасының структурасы:
Титул бит
Аңлатма язуы
Календарь тематик бүленеш.
3 нче сыйныфта татар теленнән йомгаклау язма эшен һәм агымдагы өлгерешне тикшерү өчен язма эш материаллары һәм якынча бәяләү нормалары.
Укыту программасының эчтәлеге буенча эшләнелгән эшнең нәтиҗәләр ясау бите
Укытучылар утырышының протокол
реквизиты (дата, №) Боерыклар реквизиты (дата, №) Үзгәрешләр яки кертелгән
тулыландыру