Программа по татарскому языку 6 класс по учебнику Хайдаровой Р.З
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе
«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Каралды
МБ җитәкчесе
__________/Әхмәтҗанова Т.Ф./
___ № беркетмә
“___” _______2013 нче ел Килешенде
Милли мәгариф буенча
директор урынбасары
________ /Гыйзәтуллина Г.Х./
“____” __________2013 нче ел Расланды
15 нче мәктәп директоры
__________ /Орлов В.Ф./
“___” ______2013 нче ел
6 нчы В сыйныфының рус төркеме өчен татар теле фәне буенча эш программасы
(сәгатьләр күләме: атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать)
(төп дәрәҗә)
Төзүче: Әхмәтова Миләүшә Индус кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 1 квалификацион категория
Педагогик киңәшмә утырышында каралды
№ ____ беркетмә
“___” август 2013 нче ел
___ номерлы боерык белән гамәлгә кертелде
“___” август 2013 нче ел
Түбән Кама шәһәре
2013-2014 нче уку елы
Аңлатма язуы:
Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү турындагы Законын, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы рус мәктәпләрендә укучы рус балаларына татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелә.
6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле фәне буенча эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан, 2005 ел
2. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1 -11 нче сыйныфлар) / Төз. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011
3. 2013-2014нче уку елына мәктәпнең базис укыту планы.
Программа буенча 6 нчы сыйныфта татар теле һәм әдәбияты дәресләренә барлыгы 168 сәгать бирелгән. Бу эш программасы дәүләт программасына нигезләнеп, белем бирү учреждениесенең гамәлдәге укыту планы буенча 35 атнага исәпләнеп, ел буена барлыгы 175 сәгать: татар әдәбияты атнага 2 сәгать исәбеннән, ел буена барлыгы 70 сәгать, татар теленә 3сәгать, ел буена барлыгы 105 сәгать исәпләнеп төзелә. Шуларның 6 сы контроль эшкә бирелде, алар арасында 2се тест формасында. Шулардан тыш белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен түбәндәге эш төрләре кертелде: мөстәкыйль эшләр, сүзлек диктантлары, өйрәтү характерында 2 сочинение, 2 изложение.
Сәгатьләр арту сәбәпле программаның эчтәлеген тулысынча саклап, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелә. Үзгәрешләр (татар теле): “Яңа уку елы котлы булсын” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнүгә – 1 сәгать, “Туган көн күңелле бәйрәм” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнүгә– 1 сәгать, “Туган җирем Татарстан” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнүгә– 1 сәгать, “Дүрт аяклыдусларыбыз” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнүгә – 5 сәгать өстәлә, “Мин – зур ярдәмче” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнү– 5 сәгать, “Минем дустым” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнү – 2 сәгать, “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” циклы буенча грамматика һәм лексика өйрәнү – 3 сәгатькә кыскара. Стандарт буенча өйрәнелергә тиеш булып, программада бирелмәгән дәрес темалары курсив белән бирелде.
6В сыйныфында татар теленнән гомуми белем бирүнең максатлары:
1) укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү;
2) балаларда телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру; сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
3) укучыларның иҗади активлыгын арттыру, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну тәрбияләү;
4) балаларның рухи дөнясын баету, төрле милләт вәкилләре арасында телләрне өйрәнү аша бер-берсенә ихтирам һәм дуслык хисе тәрбияләү.
6нчы В сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр:
Туры сөйләм белән таныштыру.
Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерү, текстта таный белү.
Хәл фигыльнең-гач/-гәч, -кач/-кәчформасыбеләнтаныштыру.
Бәхеткәкаршы, кызганычкакаршы, киресенчәкерешсүзләренсөйләмдәкуллану.
Шартфигыльнеңбарлыктаһәмюклыктазат-сан беләнтөрләнеше.
Билгесезүткән заманхикәя фигыльне сөйләмдә куллану.
Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.
Җөмләнең баш кисәкләре: ияһәмхәбәр, аларарасындасызыккуелуочракларыбеләнтаныштыру.
Барыйм әле төзелмәсе белән таныштыру. Теләк фигыльне (-ыйм/-им, -ыйк/-ик),
Теләк белдерүнең башка формаларын таныштыру
Чакыру кәгазе яза белү.
Барасы килә, эчәсе килми төзелмәләре белән таныштыру.
Җыю, микъдар, тәртип саннарының кулланылышын кабатлау.
Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерү.
Минем барасым килә (килми) төзелмәсен куллану.
Программаның эчтәлеге
№ Сәг.саны Тема Лексика Грамматика
1 17 Яңа уку елы котлы булсын Уку-язу әсбаплары исемнәре; сәнгать,
Һөнәр, мәгълүмат, фән, фәнни, мәсьәлә, мөстәкыйль, мисал, балчык, гарәп, кульязма, һәйкәл, Кытай, борынгы, пыяла, тарих, тарихчы, тәрҗемәче, телче, көтүче, киңәш, гыйлем, төзегән, киләчәк, эндәшү, төштән соң, сынлыра, күтүк, шөреп, төш, бүләк, мактана, пөүтә, әйбер, нәтиҗә, зарлану, иске, маҗаралы, вакыт, киштә, пычратма, ертма Инфинитив
Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.
Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Исем ясагыч кушымчалар
Сүз мәгънәсе. Сүзлекләр.
Җөмлә. Тулы һәм ким җөмләләр
Туры сөйләм
Килешләр. иялек килеше
Язуда килеш кушымчалары ялгану
2 23 Мин – зур ярдәмче Бу як, теге як, юл аша, тасма, күтәреш (әле), кисеш (әле), чишеш (әле), җыештырүчы, тәмамлый, көрәшкәч,
урнашкач,туктагач, аңлау, беркөнне, соңрак, озак, олы, сайла, каты, көри, төзәтә, сәбәп, җыя, түгәрәк, тыйнак, алдакчы, тәртипсез, елый, терелә, тавыш, ерак, илт, инеш, вакыт, сагыну,
бит, әле, төтен, шикелле, исән-сау,
шома, текә, урта, югалткан, тапкан,
киңәш, тимә, сөенеч, игълан, тигез,
кунаклар, өлкәннәр, хуҗа,сыйлый, бүлдерү, борчылу, ачулану, шау-шу, тынлык, авырлык Фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыль.
Үтенү, белдерү фигыль формалары (фигыльнең йөкләтү юнәлеше)
Булып бәйлек сүзе.
Кереш сүзләр.
Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.
Шарт фигыль. Барлык-юклык формасы
Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Урын-вакыт килеше кушымчалары.
Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очрагы.
Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе.
Раслау һәм инкарь җөмләләр.
Билгесез үткән заман хикәя фигыль.
Билгесез үткән заман хикәя фигыль.
Фигыльләрнең мәгънәләре.
Антонимнар.
3 17 Туган җирем-Татарстан Ниһаять,кызганыч,кыен, төрле,оят, ишетү, атна, бөтенләй, бөек, билгеле, төрле, оят, ишетү, атна, бөтенләй,бөек,
билгеле, кадәр, югары уку йорты, бертавыштан, иң, яшьләр, бина, әсәр, кичә, учак, хезмәт, әһәмият, тәбриклим, бәхет,
шатлык, чын күңелдән, тукран, тегә Фигыльнең барлык-юклык формалары.
Киң һәм тар әйтелешле авазлар.
Алмашлык. Билгеләү алмашлыклары
Җөмләнең баш кисәкләре.
Билгеле үткән заман хикәя фигыль.
Укыйсым бар, язасым бар төзелмәсе
“Барыйм әле, эшлим инде” теләк, ният белдерә торган аналитик фигыль формалары.барлык һәм юклык формалары
Хәл фигыльнең төрләре һәм кулланылыштагы үзенчәлекләре
Затланышсыз фигыльләр
Сыйфат фигыль һәм аның заман формалары
“Дуслар белән күңелле”, “Дуслар бер-берсенә булышалар” сөйләм үрнәге. Эндәш сүзләр
4 17 Минем дустым. Һәрвакыт, һәркөн, үпкәләшү, тиеш, почмак, онытты, акча, һәркем, һәркайсы,
һәр, һәрбер, ишегалды, нына, бирми,
ялкау, юмарт, селтәде, авырта, ярдәм,
чакыру, күтәрелә, даруханә, игеннәр,
ярдәм итегез, ис, яланаяк, түбә, болыт,
кинәт, Сузык һәм тартык авазлар системасы.
Татар теленә хас булган авазларның әйтелеше
Татар һәм рус телендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлар.
Татар җөмләсенең төп интонацион төрләре. Фраза басымы
Авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә әйтелеше. Сүз басымын кую кагыйдәләре.
Сингармонизм законының асылы. Фонетик транскрипция
Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сүзләрнең язылышы.
Бер мәгънәле һәм күпмәгънәле сүзләр.
“Туган җирем-Татарстан” темасыннан сүзләрнең синонимнары, антонимнары.
Лексик омонимнар.
“Туган җирем-Татарстан” бүлеге буенча кушма, тезмә, парлы сүзләр.
Татар һәм рус телләрендә исемнәрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләре.
5 7 Туган көн – күңелле бәйрәм Чакырам, башлана, бәлеш, табын, Авыз ит, кыстау, кызык, чынлап, милләт, Ау, эләккән, буй Исемнәрнең сан сүз төркеме белән килүе
Прагматик текстлар. Төрле рецептлар. Ситуацияләр буенча диалоглар
Саннарның исемнәргә бәйләнеше һәм җөмләдәге урыны. Саннарның исемләшүе.
Боерык фигылнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүе. Табынга чакыру, сыйлау күнекмәләре.
6 9 Дүрт аяклы дусларыбыз Казылык,бәләкәч, югал, юкка,ышан,
шәфкатьле, шаян, хәтле,көнләшү, иркә, эчке, юньле, сурәтлә, рөхсәт, рух, чыгыш, хәбәр, сугыш, кушамат Туры сөйләм. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.
Саннарның исемнәргә бәйләнеше һәм җөмләдәге урыны.
Саннарның исемләшүе
Фигыль. Фигыль заманнары.
Теләк белдерү төзелмәсе: барасым килә.
Исем. Исемгә кушымчалар ялгау.
Шарт фигыль
Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Исем фигыльнең зат-сан, тартым белән төрләнеше.
7 15 Сәламәт тәндә – сәламәт акыл Еш, йокы, зарарлы, саулык, ияләшү, су коенү, өйрәтү, якташым, акыл хезмәте, уңыш, тирән, сукмак, сәяхәт, табыш, агач төбе, буенда, уң, сул, ашыкма, онытма, белми, юлчы, эшкуар, эшмәкәр Инфинитив + кирәк төзелмәсе
Инфинитив + өйрәтте төзелмәсе.
Исем. Грамматик категорияләре
Бәйлек сүзләр
105 Барлыгы Татар теленнән практик эшләр
(чирекләп бүленеш)
Фән
Сыйныф
Барлык
сәгатьләр
саны
Атналык сәгатьләр саны
Тикшерү формалары Дәреслек авторы,елы
Б С Ү Контроль эш (Тест) Сүзлек диктанты Сочинение/хикәя/изл тәрҗемә Диалог/монолог Татар теле
6 в 105 3
4 6(2) 5 6 4
3+2 Татар теле. 6 сыйныф
Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова,
Казан: Мәгариф нәшрияты, 2007 ел
1
27
1 2(1) 1 1 1
2 21 1 1(1) 2 1 1 3 30 1 2 0 4 1 2 +1 =1 4 27 1 1 2 1 1 1+1
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК Укытучы өчен методик әдәбият Укучылар өчен әдәбият
Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен» 1-11 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытуның үрнәк программасы, Казан - Татарстан китап нәшрияты, 2011ел. Төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева
Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова,З.Р.Нәҗипова «Татар теле 6 сыйныф» Казан, 2007
1. А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998
2. Д.Ф.Заһидуллина «Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы», Казан, Мәгариф, 2000
3. Татар әдәбияты дәресләрендә әсәрләргә филологик анализ, З.М.Сафина, Г.А.Гайнетдинова, Г.Г.Гатауллина, Яр Чаллы, ӨПББИ, 2008
4. Р.З.Хәйдәрова. “Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр”, Яр Чаллы, 2010
5. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 2006
6. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2002.
7. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары
8. Интернет-ресурслар:
Татарский интернет портал. http://www.tatarlar.narod.ru/Татарская электронная библиотека. http://www.kitap.net.ru/Татар әдипләре. http://www.adiplar.ru/ Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» . Казан: ТаРИХ
2007
Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре
«Чулман энҗеләре» , «Көмеш кыңгырау» газеталары
Дәрес темасы Дәрес
тибы Сәг. саны Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү
(контроль төре) Көтелгән нәтиҗә Үткәрү вакыты
Гомумкүнекмәләр һәм уку эшчәнлеге ысуллары Махсус белем һәм күнекмәләр 1 нче чирек План Чын
лык
“Яңа уку елы котлы булсын!” циклы – 17 сәгать
1 БСҮ. Яңа уку елы белән! ЛКК 1 фронталь Әңгәмәдәш белән контакт урнаштыра белү. Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү Яза белә, язарга өйрәнде, китап укырга кирәк...
төзелмәләре. Уку-язу әсбаплары исемнәре 3.09 2 Инфинитивның барлык һәм юклык формалары ГКФ 1 инд.тикшерү Китапханәгә язылу өчен, анкета тутыра белү, үзеңә кирәкле китапны сорый белү Уку-язу әсбаплары исемнәре.
Ул-дәреслек авторы...
Минем исем, фамилиям...
Инфинитив +ярый, мөмкин төзелмәләре. 4.09 3 Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. ГКФ 1 инд.тикшерү Китапның якын дус, киңәшче икәнен аңлату, китап укырга киңәш бирү Сәнгать, Һөнәр, мәгълүмат, фән,фәнни сүзләрен куллану
Китап укырга кирәк, чөнки....төзелмәсе.Транс
крипция билгеләре. Фонема үзенчәлекләре авазларны дөрес әйтергә өйрәтү. 7.09 4 Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. ЛГКК 1 фронталь Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен истә калдыру,сөйләмдә куллана белү. Авазларны дөрес әйтергә өйрәнү Мәсьәлә, мөстәкыйль, мисал сүзләре. Чөнки теркәгече белән җөмләләр төзи белү. Исем ясагыч кушымчалар. 10.09 5 Кереш контроль эш. 5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. тик
шерү 1 инд.тикшерү (тест формасында к.э.) кушымта №1. Уку-язу әсбапларына сак караш турында яза белү Транскрипция билгеләре. Килешләр. Иялек килеше. 11.09 6 ХӨЭ. Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. ЛГКК 1 фронталь Китап басу тарихы турында кыскача мәгълүмат бирү. Сөйләм телен үстерү. Борынгы, пыяла, тарихи, балчык, кулъязма
гарәп, Һәйкәл, кытай сүзләре белән танышу.
Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау. 14.09 7 Исем ясагыч кушымчалар. ГКФ 1 инд.тикшерү К.Насыйри турында кыскача мәглүмат бирә белү. Исем ясагыч кушымчаларны истә калдыру. Тарихчы,тәрҗемәче, телче, көтүче сүзләрен куллануга ирешү
К.Насыйри-тарихчы, ......(...) төзелмәсе
Исем ясагыч кушымчалар. 17.09 8 Сүз мәгънәсе.
Сүзлекләр. ГКФ
1 инд.тикшерү К.Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү. Сүзлекләр белән кулланып эш итә белү. Киңәш, гыйлем, төзегән, киләчәк сүзләренең язылышы, әйтелеше
Аңлатмалы сүзлек
К.Насыйри-тарихчы, ...... (...) төзелмәсе. Лексикография. 18.09 9 Җөмлә. Тулы һәм ким җөмләләр. ГКФ 1 фронталь Китап басу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү. Тулы һәм ким җөмләләрне аера белү. Маҗаралы, вакыт, киштә, пычратма, ертма сүзләре әйтелеше.
Беренче китапны...(...) төзелмәсен куллану
Тулы һәм ким җөмләләр, аларны сөйләмдә куллану, аера белү 21.09 10 Туры сөйләм. ГКФ 1 инд.тикшерү Китап басу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү. Текстлардан туры сөйләм таба белү. Эндәшү,төштән соң
Китап укырга кирәк, чөнки.... төзелмәләрен куллану.
Туры сөйләм. Туры сөйләмне язуда билгеләү юллары. Диалогик сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерә белү 24.09 11 БСҮ. Туры сөйләм кулланып “Шәһәребез китапханәләре” темасына хикәя. ЛГКК 1 инд.тикшерү (хикәя язу) Китапханәгә язылу өчен, анкета тутыра белү, үзеңә кирәкле китапны сорый белү Туры сөйләм. Туры сөйләмне язуда билгеләү юллары. Диалогик сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерә белү 25.09 12 БСҮ. “Яңа уку елы котлы булсын” темасыннан сүзлек диктанты. тикшерү 1 инд.тикшерү (сүзлек диктанты) Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре-нең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. 18 бит Әңгәмәдәш белән контакт урнаштыра белү. Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү Өйрәнелгән грамматиканы язуда дөрес куллану 28.09 13 ХӨЭ. “Көндәлек нигә елый?” тексты өстендә эш ЛГКК 1 фронталь Уку-язу әсбапларына сак караш турында яза белү әдәбият, әдип,әсәр яңалык, җөмлә,барысы,ия, качты, юктан, коелып төште, буталды, сызык, тирләде сүзләрен сөйләмдә активлаштыру.
Сөйләмдә килеш кушымчалары ялгану 1.10 14 Килешләр. Иялек килеше. ГКФ 1 фронталь Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү Килешләрнең төрләнешен ныгыту. Сындыра,кәтүк,шөреп,төш сүзләренең язылышы, өйтелеше. Айдарның дәфтәре төзелмәсе. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Иялек килеше. 2.10 15 “Гатаның хатасы” әкият-пьеса өстендә эш. ЛКФ 1 инд.тикшерү (тәрҗемә) Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу Бүләк, мактана, пөхтә сүзләре өйтелеше.
“Китапларын саклап тота,......(...) җөмләсе белән эш. Тартымлы исемнәрнең төрләнеше, фигыль заманнары формаларын ныгыту. 5.10 16 Язуда килеш кушымчаларын куллану ГКК 1 инд.тикшерү Кире кага һәм раслый белү Әйбер, нәтиҗә, зарлану, иске сүзләрен сөйләмдә куллану. Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу 8.10 17 "Яна уку елы котлы булсын!" темасы буенча мөстәкыйль эш. ЛГКК 1 инд.тикшерү (мөст.эш)
Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре-нең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар тел
еннән контроль эшләр. 3 бит. 1-5 күнегүләр Өйрәнелгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмдә куллану. Үзеңә ярдәм сорый белү формасы (фигыльнең йөкләтү юнәлеше) 9.10 “Мин – зур ярдәмче” циклы – 23 сәгать
18 ХӨЭ. Затланышлы фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. ГКК 1 фронталь Нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне әйтә белү
Бу як, теге як, юл аша, тасма сүзләрен үзләштерү.
Мин гөлләргә су сибәргә яратам җөмләсен куллану.
Фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигылне башка формалардан аера белү 12.10 19 Үтенү, ышандыра белдерү фигыль формалары (фигыльнең йөкләтү юнәлеше) ГКФ 1 фронталь Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Үтенү, ышандыра белдерү фигыль формаларын сөйләмдә куллана белү. Күтәреш (әле)
Кисеш (әле)
Чишеш (әле
Фигыль + әле төзелмәсе 15.10 20 Булып бәйлек сүзе.
А.Алиш биографиясе. ГКФ
1 фронталь Язучы иҗаты турында сөйли белү. Бәйлек сүзләрне танып – белү ысулларын төшен . Җыештыручы, тәмамлый
истәлек, әсирлеккә эләгә
Бөек Ватан сугышы сүзтезмәләре белән куллану.
Булып бәйлек сүзен сөйләмдә куллану 16.10 21 Хәл фигыльнең 3 төр формасы. ГКФ 1 фронталь Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Укучыларда хәл фигыль кушымчаларын гамәли куллана белү күнекмәләре булдыру. Көрәшкәч,урнашкач,туктагач фигылләрен сөйләмдә куллану. -кач/-кәч, -гач/-гәч
аффикслары кушылып ясалган хәл фигыль формасы. 19.10 22 “Хәл фигыль” темасыннан контроль эш
тикшерү 1 инд.тикшерү
(язма эш)
Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре-нең 6 сыйныфында укучы рус телле ба
лаларга татар теле-
ннән контроль эшләр. 6 бит. 6-11 күнегүләр Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү өйрәнелгән грамматиканы, лексиканы язма сөйләмдә куллануга ирешү 22.10 23 ХӨЭ. Хәл фигыльнең 3 төр формасы. ДМС 1 инд.тикшерү (диалог/
монологик сөйләм) Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Укучыларда хәл фигыль кушымчаларын гамәли куллана белү күнекмәләре булдыру. -кач/-кәч
-гач/-гәч
аффикслары кушылып ясалган хәл фигыль формасын куллану 23.10 24 Кереш сүзләр. ГКФ 1 фронталь Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану
Кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә, әлбәттә сүзләрен сөйләмдә куллану
Кереш сүзләрне сөйләмдә куллану, язуда тыныш билгеләре кую 26.10 25 Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. ГКФ 1 фронталь Җөмләләрдә сыйфат дәрәҗәсе булган сүзләрне аера белергә өйрәнү.
Олы, сайла, каты сүзләрен сөйләмдә активлаштыру
Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. 29.10 26 Грамматик күнегүләр эшләү. “Мин-зур ярдәмче” темасыннан мөстәкыйль эш ГКК 1 инд.тикшерү (мөст.эш) Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре
нең 6 сыйныфында укучы рус телле ба
лаларга татар теле
ннән контроль эшләр. 5 бит. 1-5 күнегүләр Укучыларның уйлау-фикерләү сәләтләрен, иҗади актив лыкларын үстерү. Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне раслый белү Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. 30.10 27 ХӨЭ, Шарт фигыль. Барлык-юклык формасы. ГКФ 1 фронталь Шарт фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллана белү. Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Кайгырт, тәртип, үзенең , хата,аралашучан, бәя бирү, әңгәмәдәш, татлы сүз, иркен, кешене, бүлдермә, уртак тел табу, көри, төзәтә сүзләренең әйтелеше, язылышы 2.11 2 нче чирек
28 Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. ГКФ 1 фронталь Укучыларның танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Сәбәп, җыя, түгәрәк сүзләрен куллануга әзерләү 12.11 29 Ф.Яруллинның “Әхмәт” хикәясе өстендә эш. ЛКФ 1 инд.тикшерү (тәрҗемә) Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү Чишмә суы, кое, елап җибәрде, иртә тора, нык авырды сүзтезмәләрен сөйләмдә куллану.
Минемчә, Әхмәт ялкау түгел.......төзелмәсе. 13.11 30 Урын-вакыт килеше кушымчалары. ЛГКК 1 инд.тикшерү Тыйнак, алдакчы, тәрбиясез, илт, инеш, вакыт сүзләрен кулланып образларга бәя бирү. Урын-вакыт килеше кушымчалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен истә калдыру, сөйләмдә куллана белү. 16.11 31 Сүз төркемнәрен кабатлау. Сүзлек диктанты тикшерү 1 инд.тикшерү (сүзлек диктан-
ты)
Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре
нең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. 18 бит. Өйрәнелгән тема буенча лексиканы язма сөйләмдә дөрес куллану Өйрәнелгән грамматик категорияләрне ныгыту 19.11 32 ХӨЭ. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очрагы. ГКФ 1 фронталь Сүзлекләр белән кулланып эш итә белү. Сагыну, бит, әле сүзләре әйтелеше, язылышы. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очрагы. Җөмлә кисәкләрен тану белән бәйләп, тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү 20.11 33 “Сөяк саплы пәке” (“Беренче хикәя”) тексты өстендә эш. ЛГКК 1 фронталь Сүзлекләр белән кулланып эш итә белү. Шома, текә, урта сүзләрен сөйләмдә куллану. Лексикография 23.11 34 Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе. ГКФ 1 фронталь Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү. Туган, төтен, шикелле, исән-сау сүзләре әйтелеше, язылышы. Сүзләргә аффикслар ялгану тәртибе. 26.11 35 Раслау һәм инкарь җөмләләр. ГКФ 1 инд.тикшерү Раслау һәм инкарь җөмләләрне аера белү.
Югалткан, тапкан, киңәш, тимә сүзләрен куллану.
Раслау һәм инкарь җөмләләр. 27.11 36 “Билгесез үткән заман хикәя фигыль” темасыннан тест формасында контроль эш . тикшерү 1 инд.тикшерү
(тест)
Кушымта №1 Билгесез үткән заман хикәя фигыльне аера һәм сөйләмдә куллана белү. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. 30.11 37 ХӨЭ. Кисәкчә. Билгесезлек кисәкчәләре. ГКФ 1 фронталь Сүзлек байлыгын арттыру. Кисәкчәләр кулланып үз фикерңне дәлилли белү Сөенеч, игълан, тигез сүзләрен куллану.
Кисәкчә. Билгесезлек кисәкчәләре. 3.12 38 Кереш сүзләрне кулланып геройларга бәя бирү ЛГКК 1 инд.тикшерү Кереш сүзләрне куллана белү, геройларга бәя бирү
Кунаклар, өлкәннәр, хуҗа, сыйлый сүзләрен сөйләмдә куллану.
Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре. 4.12 39 Фигыльләрнең мәгънәләре. ГКФ 1 фронталь Сөйләмдә һәм язуда фигыль мәгънәләрен аңлату. Бүлдерү, борчылу, ачулану сүзләренең кулланылуына ирешү. Фигыльләрнең мәгънәләре. 7.12 40 Антонимнар. ГКК 1 фронталь Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне дәлилли белү. Сүзлек байлыгын арттыру. Шау-шу
Тынлык
Авыр
Антонимнар. 10.12 “Туган җирем-Татарстан” циклы – 17 сәгать
41 БСҮ. Өйрәтү характерындагы сочинение. Безнең дуслык (милләтләр дуслыгы) тикшерү 1 инд.тикшерү (сочинение) Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнең милләтең, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә алу Дәүләт, күпмилләтле, дәүләт телләре, яңалыклар сүзләрен куллану.Татарстанда татар
лар, руслар, чувашлар дус яшиләр. Мин русча, татарча сөйләшә беләм 11.12 42 ХӨЭ. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формалары. ЛГКК 1 инд.тикшерү Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнең милләтең, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә алу Дәүләт, күпмилләтле, дәүләт телләре, яңалыклар сүзләрен куллану.Татарстанда татар
лар, руслар, чувашлар яши
ләр. Мин русча, татарча сөй
ләшә беләм.Вася нинди телдә сөйләшә? җөмләләрен ныгы
ту.Транскрипция билгеләре 14.12 43 Киң һәм тар әйтелешле авазлар. ГКК 1 фронталь Кунакларны каршылый, алар белән әңгәмә кора, озата белү, Татарстан белән таныштыра белү.
Яңарыш, өмет, ышаныч, тантана, яңгырый, бәйләнешкә керергә, шартнамә сүзләре
нең әйтелеше һәм язылышы.
Татар теленә хас булган авазлар әйтелеше 17.12 44 Алмашлык.
Билгеләү алмашлык-лары. ГКФ 1 инд.тикшерү Татарстан турында сөйли белү.Татарстан
ның гимны төзелмәсе
Дәүләт, мөстәкыйль, үз флагы, азатлык, хөрмәт итә, табигате бай сүзләрен сөйләмдә куллану. 18.12 45 Билгеләү алмашлык-ларының килеш белән төрләнеше. ГКФ 1 фронталь Укылган текстның эчтәлеге буенча сөйләшә белү, үз фикерңне дәлилләү
Тапшыру, кичке яңалыклар сүзләренең әйтелеше һәм язылышы. Билгеләү алмашлыкларын дөрес куллану, килешләрен тану 21.12 46 БСҮ. Сүзлек диктанты. “Дуслык” (милләтләр дуслыгы) темасына караган лексика өстендә эш. тикшерү 1 инд.тикшерү (сүзлек диктан-
ты)
Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре
нең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. 19 бит. Укылган текстның эчтәлеге буенча сөйләшә белү, үз фикерңне дәлилләү. Татарстан турында сөйли белү
Танылган, галим, яшьләр театры сүзләрен сөйләмдә куллану, алар белән җөмләләр төзү. Казан-матур шәһәр. Казанда........бар җөмләләре. Җөмләләрне интонацион төрләре.
24.12 47 ХӨЭ. Исемнәрнең тартым белән төрләне-ше. ГКК 1 фронталь Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтә белү. Аларның әсәрләре турында фикерңне әйтә белү. кызыксына, иҗат иткән, сәхнә әсәре сәләтле көй
С.Сәйдәшев-күренекле тат.композиторы.
25.12 48 Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр арасына сызык кую. ГКФ 1 инд.тикшерү Укылган текстның эчтәлеге буенча әңгәмәгә керә белү.
Мендек,шаян,юлдаш, сәяхәт учак ягып, түшәп сүзләрен сөйләмдә куллану. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очракларын тану, язма сөйләмдә куллану 26.12 3 нче чирек
49 “Барыйм әле, эшлим инде” теләк, ният белдерә торган аналитик фигыль формалары. ГКФ 1 фронталь Театрга чакыра, караган спект. турында фикерләрен әйтә белү. Хезмәт, әһәмият, тәм сүзләрен куллану.
“Мин “..” спект. карадым. Пьеса авторы - Т.Миңнуллин. Спект. миңа бик ошады” җөмләләрен сөйләмдә ныгыту. 14.01 50 Хәл фигыльнең төрләре һәм кулланылыштагы үзенчәлекләре ГКК 1 инд.тикшерү Татар сәнгать вәкил-ләренең исемнәрен әйтә белү. Аларның әсәр-ләре турында фикерңне әйтә белү Тема буенча өйрәнгән лексиканы куллану.
Хәл фигылләрне тану һәм урынлы куллана алу 15.01 51 Укыйсым бар, язасым бар төзелмәсе. ГКФ 1 инд.тикшерү Туган төбәк темасына сөйләшкәндә фразеологизмнарны сөйләмдә куллану Укыйсым бар, язасым бар төзелмәсе
18.01 52 Казан- Татарстанның башкаласы. Өйрәтү характерындагы изложение
ГКФ
1
инд.тикшерү (изложение)
Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре
нең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. 19 бит Укылган текстны аңлап, өйрәнелгән лексика һәм грамматиканы кулланып фикереңне дөрес,тулы итеп яза алу Рәссам, шагыйрь сүзләренең ясалышы, язылышы һәм әйтелеше өстендә эш.
21.01 53 ХӨЭ. Затланышсыз фигыльләр ГКК 1 фронталь Туган ягым – ул нинди? Диалогик, монологик сөйләм үстерү. Тема буенча өйрәнелгән лексиканы куллану.
Фигыль формалары, заман категориясе 22.01 54 Сыйфат фигыль һәм аның заман формалары ГКФ 1 инд.тикшерү Күнегүләр ярдәмендә язма һәм телдән сөйләмне камилләштерү
Түбә, болыт, кинәт, ничек сүзләрен сөйләмдә ныгыту.
Сүз төркемнәре. Сыйфат фигылнең заман формаларын танып белү, куллану. 25.01 55 Теләк фигыль. Барлык, юклык формасы. ГКФ 1 инд.тикшерү Барасы килә, эчәсе килми; Телдән һәм язма күнекмәләрне ныгыту.
Кичә, учак сүзләрен сөйләмдә куллану.
Теләк фигыль формалары. Барлык һәм юклык формасы. 28.01 56 “Туган җирем - Татар-стан” темасы буенча контроль эш тикше
рү 1 инд.тикшерү (язма эш)
Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре-нең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. 10-11бит. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Өйрәнелгән сүзләрне ныгыту.
Сүз төркемнәре темасын ныгыту 29.01 57 ХӨЭ. БСҮ. Туган ягым. Хикәя. ЛГКК 1 инд.тикшерү (хикәя язу) Татарстан турында сөйли белү. “Туган җирем-Татарстан” бүлеге буенча тамыр, ясалма сүзләрне тану, сөйләмдә куллану. Татарстанның гимны төзелмәсе. 1.02 “Минем дустым” циклы – 17 сәгать
58 ХӨЭ. Сузык һәм тартык авазлар системасы. ГКФ 1 фронталь Образларга бәя бирә белү, кереш сүзләр куллану. Җөмлә төзү күнекмәләре камил-ләштерү Һәрвакыт, Һәр көн сүзләрен язма сөйләмдә куллану.
Сузык һәм тартык авазлар системасын тану 4.02 59 Татар теленә хас булган авазларның әйтелеше
ГКФ
1
фронталь
Укыган хикәянең эчтәлеген сөйли белү. Раслау һәм инкарь итү. Үпкәләшү, тиеш сүзләрен куллануга кертү.Татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтүгә ирешү 5.02 60 Татар һәм рус телен-дә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлар. ГКФ
1
фронталь
Дус нинди була? Фонетика буенча алган белемнәрне ныгыту Почмак, онытты, акча сүзләрен куллану.
Транскрипция билгеләре. 8.02 61 Авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә әйтелеше. Сүз басымын кую кагыйдәләре. ГКФ
1
инд.тикшерү (монологик сөйләм) Минем дустым ул нинди? Авазларны дөрес әйтәгә ирешү. Сүз басымын дөрес куеп сөйләү Авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә әйтелеше. Сүз басымын кую кагыйдәләре.
11.02 62 Татар җөмләсенең төп интонацион төрләре. Фраза басымы.
ГКФ
1
фронталь
Татар җөмләсенең төп интонацион төрләрен тану, урынлы куллану, интонацияне тану. Басым кую Ишегалды сүзен сөйләмдә куллану. Билгеләү алмаш-лыкларының килеш белән төрләнеше. Татар җөмләсе-нең төп интонацион төрләре. Фраза басымы 12.02 63 Сингармонизм законының асылы. Фонетик транскрипция
ГКФ
1
инд.тикшерү
Сингармонизм законы белән танышу. Сингармонизм законы-
на буйсынган һәм буй-
сынмаган сүзләрне аеру, тикшерү Янына, бирми, ялкау, юмарт
Селтәде сүзләрен сөйләмгә кертү.
Транскрипция билгеләре 15.02 64 Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сүзләрнең язылышы.
Бер мәгънәле һәм күпмәгънәле сүзләр.
ГКФ
1
фронталь
Укылган текстның эчтәлеге буенча әңгәмәгә керә белү.
Мендек,шаян,юлдаш, сәяхәт учак ягып, түшәп сүзләрен сөйләмдә куллану. Сүз ясалышы ысуллары. Сүзләрнең дөрес язылышы кагыйдәләре. 18.02 65 БСҮ. Өйрәтү характерындагы сочинение. Безнең дуслык (минем дустым) тикшерү 1 инд.тикшерү (сочинение) Образларга бәя бирә белү, кереш сүзләр куллану. Җөмлә төзү күнекмәләре камилләштерү Һәрвакыт, Һәр көн сүзләрен язма сөйләмдә куллану.
Кереш сүзләр. Нәтиҗәләр ясау. 19.02 66 ХӨЭ. Сүзлекләр. Сүзлекләр белән эш. Тәрҗемә күнегүләре ЛГКК 1 инд.тикшерү
(тәрҗемә)
Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану Авырта, ярдәм чакыру сүзтезмәсен сөйләмдә кулла-ну.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше 22.02 67 Татар телендә сүз ясалышы ысуллары. ЛКФ 1 фронталь Җөмләдә сүз тәртибен саклап, дус турында сөйләшү. Сорауларны дөрес куеп, җөмләдә ия белән хәбәрнең урынын билгеләү. Күтәрелә, балалар табибы сүзләренең өйтелеше, язылышы.
Җөмләнең баш кисәкләре. 25.02 68 “Минем дустым” бүлеге буенча тамыр, ясалма сүзләр. ЛКФ 1 инд.тикшерү Бәйләнешле сөйләм үстерү. Даруханә, игеннәр, ярдәм итегез сүзләрен сөйләмдә куллануга әзерлек.
Теләк фигыль формалары. 26.02 69 “Минем дустым” бүлеге буенча кушма, тезмә, парлы сүзләр. ГКФ 1 фронталь Дуслар бергә нишли-ләр? Темасына сөйләш-кәндә билгеле үткән заман хикәя фигыльне куллана белү күнек-мәләре булдыру. Тән әгъзаларын белдерүче сүзләрне кабатлау. Сөйләмдә хәл фигылнең кулланылышы. 1.03 70 “Минем дустым” бүлегеннән контроль эш ЛГКК 1 инд.тикшерү (язма эш)
Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре
нең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. 7-8 бит. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Өйрәнелгән сүзләрне ныгыту.
Сүз төркемнәре темасын ныгыту 4.03
71 ХӨЭ. “Дуслар белән күңелле”, “Дуслар бер-берсенә булышалар” сөйләм үрнәге. Эндәш сүзләр ДМС 1 инд.тикшерү (монолог/
диалог) Минем дустым – ул нинди? Диалогик, монологик сөйләм үстерү. Тема буенча өйрәнелгән лексиканы куллану.
Фигыль формалары, заман категориясе
5.03 72 “Минем дустым” темасыннан сүзләрнең синонимнары, антонимнары. ЛКК 1 инд.тикшерү Минем дустым – ул нинди? Диалогик, монологик сөйләм үстерү. Тема буенча өйрәнелгән лексиканы куллану.
Фигыль формалары, заман категориясе 8.03 73 Лексик омонимнар. ЛКК 1 фронталь Дуслар темасына сөй-ләшкәндә фразеологизмнарны сөйләмдә куллану. Җир, ис, яланаяк, кулъяулык сүзләрен сөйләмдә куллану
11.03 74 Татар һәм рус телләрендә исемнәрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләре. ГКФ 1 фронталь Укылган хикәянең эчтәлеге өстендә эшли белү. Сүзлекләр белән күнегүләр эшләү. Яшләр, бина, әсәр сүзләренең әйтелеше һәм язылышы.
Өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә куллану. 12.03 “Туган көн – күңелле бәйрәм” циклы – 7 сәгать 12.03
75 БСҮ. Чакыру кәгазе язу. ЛГКК 1 инд.тикшерү (чакыру кәгазе язу) Туган көнгә чакыру турында киңәшләшү. Өйрәнелгән сүзләрне кулланып чакыру язу. Чакырам, башлана
Рәхим ит(егез)!
Туган көннең вакытын, урынын алдан әйтү. Фигыль формалары, заман категориясе 15.03 76 Прагматик текстлар. Төрле рецептлар. Ситуацияләр буенча диалоглар. ЛГКК 1 инд.тикшерү (диалог төзү) Төрле рецептларны сөйли белү. Диалогик сөйләмне үстерү. Бәлеш, табын, кавын, ит, кыстау сүзләрен куллануга ирешү.
“Зебра” тортын пешерү өчен,.......җөмләсе белән эш.
Фигыльне барлыкта һәм юклыкта куллану. 18.03 77
Саннарның исемнәргә бәйләнеше һәм җөмләдәге урыны. Саннарның исемләшүе. ГКФ 1 фронталь Туган көннең урынын, вакытын әйтә белү, кемнәрне чакыру турында сөйләшү. Санлы исемнәрнең җөмләдә дөрес кулланылышы. Кызык, чынлап, милләт сүзләрен куллану.
Туган көннең вакытын алдан өйтергә кирәк җөмләсе белән эш.
Исемнәрнең сан сүз төркеме белән килүе 19.03 78 Бергә күңелле була.
Өйрәтү характерындагы изложение. тикшерү 1 инд.тикшерү (изложение)
Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре
нең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. 19 бит Вакыт берәмлекләренең төрле сөйләм ситуацияләр
ендә кулланылышы Ау, эләккән, ишек, буй сүзләрен куллану.
Вакыт берәмлекләре. 22.03 4 нче чирек
79 ХӨЭ. Прагматик текст.
“Көмеш кыңгырау”дан рецептлар. Рецепт язу. ЛГКК 1 инд.тикшерү Төрле рецептларны сөйли белү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Исемнәрнең сан сүз төркеме белән килүе
Сан+саналмыш
1.04 80 Боерык фигылнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүе. Табынга чакыру, сыйлау күнекмәләре. ЛГКК 1 инд.тикшерү Кунакларны сыйлау, кыстау формаларын диалогта куллану
. Табынга утырыгыз, әйдә, чәй эчәбез, торт алыгыз сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллану.
Фигыль формалары, заман категориясе 2.04 81 БСҮ. Эпистоляр жанр текстлары. Шәхси хатлар. Туган көн белән котлау. ЛГКК 1 инд.тикшерү (котлау язу) Өйрәнелгән сүзләрне кулланып котлау язу, өйрәнү. Фигыль формалары, заман категориясе . Өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен куллану 5.04 “Дүрт аяклы дусларыбыз” циклы – 9 сәгать
82 Туры һәм кыек сөйләм. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре. ГКФ 1 фронталь Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Диалогик һәм монологик сөйләмне камилләштерү Казылык, бәләкәч сүзләре әйтелеше һәм язылышы.
Минем этем бар. Ул йонлач,....(...) җөмләләрен куллану.
Туры сөйләм. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре. 8.04 83 Саннарның исемнәргә бәйләнеше һәм җөмләдәге урыны. ГКФ 1 фронталь Эзлекле фикер йөртү һәм иҗади сәләтне үстерү. Дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләшү. Югал, юкка, ышан сүзләре әйтелеше һәм язылышы. Саннарның исемнәргә бәйләнеше һәм җөмләдәге урыны. 9.04 84 Теләк белдерү төзел-мәсе: барасым килә. ГКФ 1 фронталь Игътибарлылыкны, эзләнүне сөйләмдә үстерү. Дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләшү. Шәфкатле, шаян, хәтле сүзләренең кулланылышы. Теләк белдерү төзелмәсе: барасым килә. 12.04 85 Саннарның исемләшүе ГКФ 1 инд.тикшерү (монолог) Өйрәнелгән исемнәрне кулланып хикәя төзү күнекмәсен үстерү. Укылган текстларның эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу Көнләшү, иркә сүзләренең әйтелеше һәм язылышы өстендә эш.
“Тәмлетамак - иркә, ялкау мәче. Ул хуҗасын яратмый, тыңламый...(...)” җөмләләрен куллану. 15.04 86 Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формасы. ГКФ 1 фронталь Дүрт аяклы дусларыбызның хуҗасына карашы турында сөйләшү. Сөйләм телен баету. Эчке, юньле, сурәтлә сүзләренең әйтелеше һәм язылышы өстендә эш.
Шарт фигыл 16.04 87 Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. ГКФ 1 инд.тикшерү Фикерләү сәләтен үстерү. Дүрт аяклы дусларыбызның хуҗасына карашы турында сөйләшү. Рөхсәт, рух, чыгыш сүзләрен сөйләмдә куллану.
Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләне 19.04 88 Исем фигыльнең зат-сан, тартым белән төрләнеше. ГКФ 1 инд.тикшерү Исем фиг-не дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләшкәндә сөйләмдә дөрес куллана белү Тема буенча өйрәнелгән лек
сиканы (хәбәр, сугыш, куша
мат) куллану Исем фигыль
нең зат-сан, тартым белән төрләнүе. 22.04 89 “Морфология” бүлеге буенча биремле диктант ЛГКК 1 инд.тикшерү (диктант)
Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре
нең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. 18 бит Диалогик, монологик сөйләмне үстерү. Фигыль формалары, заман категориясе 23.04 90 ХӨЭ. “Минем дүрт аяклы дустым”. Хикәя ЛГКК 1 инд.тикшерү (хикәя язу) Ишетү һәм сөйләм күнекмәләре формалаш-тыру. Килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
Өйрәнелгән сүзлек байлыгын 26.04 “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” циклы – 15 сәгать
91 ХӨЭ. Инфинитив+мөмкин, мөмкин түгел төзелмәсе ГКК 1 фронталь Сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләр үтәргә кирәген өйтә белү. Бәйләнешле сүзләрне сөйләмдә оештыра белү сәләтен арттыру. Саклый, чыныга,тәмәке тарту, акыл хезмәте, җиңелде, җиңде сүзләренең өйтелеше һәм язылышы өстендә эш. Инфинитив+мөмкин, мөмкин түгел төзелмәсе 29.04 92 Инфинитив + кирәк төзелмәсе ГКК 1 фронталь Яңа өйрәнелгән төзелмәне ситуациягә яраклаштырып ирекле куллану.
Инфинитив + кирәк төзелмәсе Зарарлы гадәт, саулык,
Ияләшү, көндәлек режимны сакларга, чыныгырга, тәртипле яшәргә кирәк төзелмәсен куллану 30.04 93 Инфинитив + өйрәтте төзелмәсе. ГКК 1 фронталь Сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләр үтәргә кирәген әйтә белү. Әңгәмәдәшне сөйләшергә этәрү. Су коену, өйрәтте сүзләренең язылышы һәм әйтелеше.
Көндәлек режимны сакларга, чыныгырга, тәртипле яшәргә өйрәтте төзелмәсе. 3.05 94 Тәрҗемә эше. “Гата Камский – атаклы шахматчы” ЛГКК 1 инд.тикшерү (тәрҗемә итү) Укучыларның тестлар белән эшләү күнекмәләрен үстерү. Транскрипция билгеләре Якташым, чын-чынлап, акыл хезмәте сүзләрен куллану 6.05 95 “Исем. Аның грамматик категорияләре” темасын кабатлау ГКК 1 инд.тикшерү Темага кагылышлы сүзләрне сөйләмдә активлаштыру
Уңыш, дөня, тирән сүзләренең өйтелеше һәм язылышы.
Исем. Грамматик категорияләре. 7.05 96 “Исем. Сыйфат” темаларыннан сүзлек диктанты ЛГКК 1 инд.тикшерү (сүзлек диктанты)
кушымта №1. Татарча дөрес, ирекле сөйләмне үстерү. Тема буенча өйрәнелгән лексиканы куллану. Транскрипция билгеләре. 10.05 97 ХӨЭ. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. ЛКК 1 фронталь Укылган текстларның эчтәлеге буенча сөйләшә белү. Бәйлек сүзләрне тоташ текстта тану. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.
“ Син нинди спорт түгәрәгенә йөрисең? Мин айкидо түгәрәгенә йөрим” төзелмәсен куллану 13.05 98 “Аваз һәм хәреф. Транскрипция” темасын кабатлау ГКК инд.тикшерү Төрле спорт түгәрәкләренә йөрү турында сөйләшә белү. Яңа сүзләр
әйтелешенә игътибарны арттыру. Аваз һәм хәреф. Транскрипция. “Син нинди спорт түгәрәгенә йөрисең? Мин айкидо түгәрәгенә йөрим” төзелмәсен куллану 14.05 99 Еллык контроль эш.
тикше
рү 1 инд.тикшерү (язма эш)
Р.З.Хәйдәрова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләре
нең 6 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. 15-16бит. Укучыларның уйлау-фикерләү сәләтләрен, иҗади активлыкларын үстерү. Ел буена өйрәнелгән грамматиканы урынлы куллана белү.
Ел буена өйрәнелгән төзелмәләрне язма сөйләмдә куллана белү 17.05 100 ХӨЭ. “Бәйлек сүзләр” темасын кабатлау.
ГКК 1 инд.тикшерү Бәйлек сүзләрне диалогик текстларда тыңлап - аңлау күнекмәләре булдыру. Буенда, уң, ашыкма, сул сүзләрен куллану. Бәйлек һәм бәйлек сүзне аера белү, бөйлекләрне куллана белү 20.05 101 Юл йөрү кагыйдәләре. Диалогик сөйләм. ЛГКК 1 инд.тикшерү (диалогик сөйләм) Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшә белү. Диалогик сөйләмне ишетеп аңларга өйрәтү. Онытма, бел, белми сүзләрен куллану.
Диалоглар төзүдә үзләштерелгән грамматик категорияләрне куллану 21.05 102 “Фигыль формалары” темасын кабатлау. ЛГКК 1 фронталь Светофор турында сөйли белү. Ул нигә кирәк? Килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру. “Светофорга кара! Кызыл ут янса чыкма!”төзелмәләре белән куллану 24.05 103 “Фигыльнең заман формалары” темасыннан грамматик күнегүләр. ЛГКК 1 фронталь Укылган текстларның эчтәлеге буенча әңгәмә кора белү, үз фикереңне дәлилләү, кереш сүзләр куллану Фигыль формалары, заман категориясе.
“ Светофорга кара! Кызыл ут янса чыкма!” төзелмәләре белән куллану 27.05 104 “Юл йөрү кагыйдәләре” темасыннан ситуатив күнегүләр. ЛГКК 1 инд.тикшерү Диалогик сөйләмне үстерү. Светофорга кара! Кызыл ут янса чыкма! төзелмәләре бе
лән куллану. Фигыль форма
лары, заман категориясе 28.05 105 Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.
ЛГКК 1 фронталь Укылган текстларның эчтәлеге буенча әңгәмә кора белү, үз фикереңне дәлилләү, кереш сүзләр куллану Күңелле ял телим! Игътибарлы булыгыз! Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез! Төзелмәләрен сөйләмдә куллану 31.05
Кушымта №1
Кереш контроль эш
1 нче вариант
А1. Выберите глагол прошедшего времени:
Марат коедан су алып ....
а) кайта;
б) кайтачак;
в) кайтты;
А2. Выберите правильное окончание отрицательной формы глагола:
Әни эштән соң кайтты, шуңа күрә ашарга пешер...
а) -де
б) -мәде
в) -сә
А3.Выберите глагол настоящего времени:
Закир балалар бакчасына ...
а) йөри;
б) йөрде;
в) йөрер;
А4. Выберите правильное окончание:
Алсу чишмә... су алып кайта
а) -дән
б) -гә
в) -дә
А5. Выберите правильный вопрос к выделенному слову:
Ул ерак диңгезләрдә зур-зур кораблар йөртә
а) кая?
б) кайда?
в) кайдан?
А6. Вместо точек выберите нужное слово:
Рөстәм ашыкмый гына ашады... ул тәрбияле малай
а) белән;
б) ләкин;
в) чөнки;
А7. Найдите правильный перевод:
Сагындылар
а) любили;
б) ждут;
в) соскучились;
А8. Найдите пару слов с противоположным значением:
а) озын-кыска;
б) шаян-шук;
в) әдәпле-тәрбияле;
А9. Выберите нужное слово:
Әхмәт өйдә күбрәк ... әнисенә рәхәт булыр иде
а) булышты;
б) булышса;
в) булышырга;
А10. Найдите ответ на этот вопрос:
Фәрит сәгать ничәдә дәрес әзерли
а) Фәрит сәгать биш дәрес әзерли;
б) Фәрит сәгать биштә дәрес әзерли;
в) Фәрит сәгать биштә дәрес әзерләми;
А11. Выберите правильный перевод:
Когда папа поел, я помыла посуду
а) Әти ашап, мин савыт-сабаларны юдым;
б) Әти ашагач, мин савыт-сабаларны юдым;
в) Кайчан әти ашады, мин савыт-сабаларны юдым;
А12. Вместо точек выберите нужный глагол:
Син урамда ... яратасың
а) карарга;
б) уйнарга;
в) бара;
А13. Найдите окончание неопределенного прошедшего времени:
а) -ган -гән, -кан -кән
б) -а, -ә, -ый, -и
в) -ды -де, -ты -те
А14. Выберите правильное окончание:
Кичә сез нигә идән юма... ?
а) дыгыз;
б) ды;
в) ган;
А15. Найди ошибку:
а) Мин юдым;
б) Син юдысың;
в) Син юдың;
А16. Выберите нужное слово:
... күлмәгең бик матур
а) минем;
б) синең;
в) аның;
Используя текст, выполните задания В1-В3.
Әхмәт әнисе белән генә яши. Аның әнисе бик күп эшли: кер юа, тәмле ашлар пешерә, өй җыештыра. Әлбәттә, әнисе иртә тора. Ерактагы чишмәдән сап-салкын су алып кайта. Чөнки Әхмәт чишмә суын бик ярата. Ул урамда уйный, әнисенә бик аз булыша.
В1. Продолжите предложение.
Әхмәт чишмә суын бик ярата, шуңа күрә .....
В2. Как ты скажешь по-татарски, что:
Его мама очень рано встает.
В3. Отвечайте на вопрос.
Ни өчен Әхмәтнең әнисе күп эшли?
2 нче вариант
А1. Выберите глагол прошедшего времени:
Марат чана шуарга ....
а) чыга;
б) чыгар;
в) чыкты;
А2. Выберите правильное окончание отрицательной формы глагола:
Малай карандашны кесәсенә сал...
а) -ды
б) -мады
в) -а
А3.Выберите глагол настоящего времени:
Кыз карандашын карават астыннан ...
а) эзли;
б) эзләде;
в) эзләгән;
А4. Выберите правильное окончание:
Бабай тау ... төшә
а) -дән
б) -дан
в) -га
А5. Выберите правильный вопрос к выделенному слову:
Рөстәм әбиләрдә кунакта булды
а) кая?
б) кайда?
в) кайдан?
А6. Вместо точек выберите нужное слово:
Малай карандаш тапты, ... кесәсенә салмады
а) белән;
б) ләкин;
в) чөнки;
А7. Найдите правильный перевод:
Югалткан
а) нашел;
б) потерял;
в) соскучились;
А8. Найдите пару слов с противоположным значением:
а) салкын-суык;
б) матур-гүзәл;
в) әдәпле-тәрбиясез;
А9. Выберите нужное слово:
Иртәгә яңгыр ..., экскурсиягә бармыйбыз
а) яуды;
б) яуса;
в) яумаса;
А10. Найдите ответ на этот вопрос:
Фәрит сәгать ничәдә тора?
а) Фәрит сәгать биш тора;
б) Фәрит сәгать биштә тора;
в) Фәрит биш сәгать тора;
А11. Выберите правильный перевод:
Когда закончились уроки, я пошел домой
а) Дәресләр беткәч, мин өйгә киттем;
б) Кайчан дәресләр бетә, мин өйгә киттем;
в) Дәресләр бетте, мин өйгә киттем;
А12. Вместо точек выберите нужный глагол:
Мин матур ... алам
а) яза;
б) язарга;
в) яздым;
А13. Найдите окончание неопределенного прошедшего времени:
а) -ган -гән, -кан -кән
б) -а, -ә, -ый, -и
в) -ды -де, -ты -те
А14. Выберите правильное окончание:
Кичә сез нигә өй эшен эшләмә... ?
а) дегез;
б) де;
в) гән;
А15. Найди ошибку:
а) Мин булыштым;
б) Син булыштың;
в) Син булыштысың;
А16. Выберите нужное слово:
... күлмәге бик матур
а) минем;
б) синең;
в) аның;
Используя текст, выполните задания В1-В3.
Дәресләр беткәч, өйгә кайтып бара идем. Мин тауга менә башладым. Тау бик текә. Шул таудан бер бабай төшә, аның бер кулында зур кәрзин, икенче кулында таяк. Мин бабайның кәрзинен алдым hәм бабайга таудан төшәргә булыштым. Бабай бик зур рәхмәт әйтте.
В1. Продолжите предложение.
Бабай бик зур рәхмәт әйтте, чөнки .....
В2. Как ты скажешь по-татарски, что:
Когда закончились уроки, я пошел домой.
В3. Отвечайте на вопрос.
Ни өчен малай бабайга булышты?
Кушымта №2
Татар теленнән белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары
Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү:
а) сүзлек диктанты 10-15 сүздән тора.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
б) сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. 7-8 җөмлә
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә “3” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2” ле куела
Телдән җавап бирүне тикшерү :
а) тыңлап аңлау – 0,8-0,9 минут; ә) диалогик сөйләм – 6-7 реплика; б) монологик сөйләм – 8-10 фраза