Контрольная работа по татарскому языку в 8 классе по учебнику Р.З.Хайдаровой 
Дата: 19.12.2016
Диктант
 “Табигатьне өйрәнүче фәннәр”
     Кешеләр борынгы заманнардан ук табигать серләренә төшенергә тырышканнар. Туган ягын, аның табигатен яратучыларның яңадан-яңа сораулары туган. Җавап эзләп, кеше табигатькә якыная барган саен, сораулар арта бара. Табигатьне өйрәнүче төрле фәннәр барлыкка килгән. Үскән саен, син дә табигать белән якыннанрак танышасың.Үсемлекләр турындагы фән – ботаниканы, хайваннар турындагы фән – зоологияне өйрәнәсең. Планетабыз Җирне өйрәнүче география фәне, тереклек дөньясын өйрәнүче биология фәне белән танышасың.
  Табигатьтәге барлык бәйләнешләрне өйрәнә торган бер фән бар. Ул – экология. (73 сүз)