Сан темасы буенча тест 
«Сан» темасы буенча тест
1.Сан нәрсәне белдерә?
  1) предметны;
 2) предметның билгесен;
3) предметның  исәбен, санын.
2.”Безнең сыйныфта 30 укучы белем ала” җөмләсендә саналмышны табыгыз. 1) сыйныфта;
 2) 30; 
3) укучы. 
3. Татар телендә саннарның ничә төркемчәсе була?                              
1) 4; 
2) 5; 
 3) 3.
4. Рус телендә нинди сан төркемчәләре юк?
 1) бүлем, чама;
 2) тәртип, микъдар; 
3)чама, җыю. 
5.Кайсы сан төркемчәсенең саналмышы булмый? 
1) җыю; 
2) бүлем;
 3) чама; 
4) тәртип.
6.”Два ученика” сүзтезмәсенең  дөрес  тәрҗемәсен  билгеләгез. 
1) ике укучы;
 2) ике укучылар;
3) икеләр укучы.
7.Микъдар санын табыгыз. 
 1) бишенче;
 2) 1/5; 
 3) бишләп; 
4) бишәр.
8.Дөрес ясалган бүлем санын билгеләгез:   
1) унар;  
2) унышар;
 3) унлап;
 4) унынчы.
9. Бирелгән саннардан чама санын табыгыз.
1) йөзәр;
 2) йөзенче; 
3) йөзләп;
 4) йөзәү.
10. “ Дүрт алманың икесен алдым”җөмләсеннән  исемләшкән санны күрсәтегез. 
1)икесен;
 4)дүрт.
11. “По два” сүзтезмәсен татар теленә тәрҗемә итегез. 
1) икешәр;
2)икеләп;
3) икәү
12 “Икенче рәттә  10 укучы утыра” җөмләсендәге саннарга морфологик анализ ясагыз.
2 вариант
1.Сан нәрсәне белдерә?
 1) предметның  исәбен, санын ;
 2) предметның  билгесен;
 3) предметны.
2.“ Өстәлдә биш алма ята”җөмләсеннән саналмышны табыгыз. 
1) өстәлдә;
 2) алма; 
 3)биш. 
3. Татар телендә саннарның  ничә төркемчәсе була? 
 1) 5; 
2) 4;  
3) 3.
4. Рус телендә нинди сан төркемчәләре юк?
 1) тәртип, микъдар; 
2) бүлем, чама; 
 3)чама, җыю.
5.Кайсы сан төркемчәсенең  саналмышы булмый?
 1) бүлем; 
2) җыю ;
 3) чама; 
4) тәртип.
6.”15 учебников ” сүзтезмәсенең дөрес  тәрҗемәсен  билгеләгез.
 1) унбиш дәреслек; 
2) унбиш дәреслекләр;
3) унбишләр дәреслек.
7.Микъдар санын табыгыз.
 1) алтынчы;
 2) 1/6; 
 3) алтылап; 
 4) алтышар.
8.Дөрес ясалган бүлем санын билгеләгез.
  1) унышар;
  2) унар;
 3) унлап; 
 4) унынчы.
9. Бирелгән саннардан чама санын табыгыз.
 1) йөзенче;
 2) йөзләрчә;
 3) йөзәү.
10. “ Биш хикәянең  берсен укыдым” җөмләсеннән исемләшкән санны күрсәтегез :
1)берсен; 
2)биш.
11.“Около двух” сүзтезмәсен тәрҗемә итегез.
1) икеләп; 
2) икешәр; 
3) икәү.
12. “Дүртенче дәрескә 25 укучы килде” җөмләсендәге саннарга морфологик анализ ясагыз.