Р?веш темасы буенча тест 
“Рәвеш” темасы буенча тест1.Рәвеш нәрсә белдерә?
 1) предметның билгесен; 
2) эш яки хәлнең билгесен;
3) эшне, хәлне белдереп килә.
2.Рәвешнең сораулары:
 1)Ничек? Күпме?Кайчан? Кая ?Кайда? Нигә?
 2)Нишли?Нишләде?Нишләгән?
 3)Нинди? Кайсы?
3.Ясалышлары буенча рәвешләр нинди булалар? 
1) тамыр, ясалма,кушма, парлы, тезмә, кыскартылма;
 2) тамыр, ясалма, кушма;
 3) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә.
4.”Кояш та аларны бертигез ярата” җөмләсендәге рәвешне табып, төзелеше буенча төрен билгеләгез.
 1) тамыр;
 2) кушма;
 3) тезмә.
5.Рәвешләр нинди дәрәҗәләрдә була алалар?
 1) рәвешләрнең дәрәҗәләре булмый;
 2)төп, чагыштыру, артыклык, кимлек;
 3) төп, чагыштыру, артыклык.
6.Рәвшләрнең мәгънәләре буенча төркемчәләре:
 1)5;
 2) 6; 
 3) 4. 
7.”Ул аны байтак вакытлар яшереп асраган” җөмләсендәге рәвешне табып, мәгънәсе буенча төрен билгеләгез.
 1) саф; 
 2) күләм-чама;
 3) охшату-чагыштыру.
8. Бу җөмләдә рәвеш нинди җөмлә кисәге булып килгән?
 1) хәбәр;
 2) тәмамлык; 
 3) хәл.
9. ”Беркөнне Наил, үзе ясаган чаңгыга басып,тиз генә чыгып китте”җөмләсендә рәвешләрнең мәгънәләре буенча төркемчәләрен билгеләгез.
 1) вакыт, саф;
 2) вакыт, охшату-чагыштыру; 
 3) вакыт, күләм-чама.
10.Рәвешләр нинди сүз төркемен ачыклап киләләр?
 1)исемне;
 2) фигыльне; 
 3) фигыльне, сыйфатны.
11.Рәвешләрне күчереп языгыз, рус теленэ тәрҗемә итегез, төркемчәләрен билгеләгез:  балалардай , әкрен, юри,бервакыт, ерак, инглизчә, шактый, язын, искиткеч, тикмәгә, бераз.