“Алмашлык” темасы буенча контроль эш
“Алмашлык” темасы буенча контроль эш I вариант
А1. Алмашлык сүз төркеме нәрсәне белдерә?
а) исемне ачыклый;
б) предметның кемнеке икәнен белдерә;
в) исемне, сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә.
А2. Ясалышы ягыннан алмашлыклар ничә төркемгә бүленә?
а) 6
б) 4
в) 5
А3. Теләсә кем, үз, бернинди, барлык, андый-мондый. Ясалышы ягыннан дөрес билгеләнгән рәтне табыгыз.
а) тамыр, кушма, ясалма, парлы, тезмә ;б) тезмә, тамыр, кушма, ясалма, парлы ;в) кушма, ясалма, тезмә, парлы, тамыр.
А4. Һәрберсе, кайбер, беркая алмашлыкларының төркемчәләрен билгеләгез:
а) билгеләү, юклык, билгесезлек алмашлыклары;
б) билгесезлек , юклык, билгеләү алмашлыклары;
в) билгесезлек, билгеләү, юклык алмашлыклары.
г) билгеләү, билгесезлек , юклык алмашлыклары.
А5. Язылышы хаталы булган рәтне табарга:
а) нинди дә булса, ниндидер, болай;
б) андый-мондый, барлык, теләсә кем;
в) һәр вакыт, кайсы дыр, һич кайчан да.
А6. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез:
а) әллә кайчан, нидер, ни дә булса;
б) шушы, тегеләй, болай;
в) һәммә, барлык, һәркем.
А7. Зат алмашлыклары ничәү?
а) 5
б) 6
в) 7
А8. Тартым алмашлыклары нәрсәне белдерә?
а) предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә;
б) затны яки предметны, аларның билгеләрен күрсәтү өчен кулланыла;
в) зат һәм предметларны җыеп яки аерым-аерым билгеләп күрсәтә.
Текстны укыгыз, сорауларга җавапны сүз яки цифр белән языгыз.
1)Әлеге кош тавышын мин башта урманда ишеттем. 2)Ә бервакыт ул безнең бакчабызда сайрый башлады. 3)Бик шатландым- сайравын бирелеп тыңладым, әмма мин аның үзен генә күрә алмадым. 4)Кичен бу турыда әтиемә дә сөйләдем.
В1. 1 җөмләдә нинди алмашлык кулланылган?
В2. 3 җөмләдә ничә алмашлык бар?
В3. 3 җөмләдәге билгеләү алмашлыгын табып языгыз.
В4. 4 җөмләдәге алмашлыкның төркемчәсен билгеләгез.
В5. 2 җөмләдәге безнең алмашлыгына морфологик анализ ясагыз.
“Алмашлык” темасы буенча контроль эш II вариант
1. Алмашлыклар ничә төркемчәгә бүленә?
а) 6
б) 4
в) 5
г) 7
2. Теге, бернинди, барлык, анысы-монысы, әллә нинди. Ясалышы ягыннан дөрес билгеләнгән рәтне табыгыз.
а) тамыр, кушма, ясалма, парлы, тезмә ;б) тезмә, тамыр, кушма, ясалма, парлы ;в) кушма, ясалма, тезмә, парлы, тамыр.
3. Һәммәсе, кайдадыр, һичкем алмашлыкларының төркемчәләрен билгеләгез:
а) билгеләү, юклык, билгесезлек алмашлыклары;
б) билгесезлек , юклык, билгеләү алмашлыклары;
в) билгесезлек, билгеләү, юклык алмашлыклары.
г) билгеләү, билгесезлек , юклык алмашлыклары.
4. –дыр/-дер, -тыр/-тер кисәкчәләре ничек языла?
а) аерым;
б) кушылып;
в) сызыкча аша.
5. Сорау алмашлыкларына һич яки бер сүзләрен ялгау юлы белән нинди алмашлык ясала?
а) юклык;
б) билгесезлек;
в) тартым.
6. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез:
а) әллә кайчан, нидер, ни дә булса;
б) шушы, тегеләй, болай;
в) һәммә, барлык, һәркем.
7. Язылышы хаталы булган рәтне табарга:
а) нинди дә булса, ниндидер, болай;
б) андый мондый, барлык, теләсәкем;
в) һәрвакыт, кайсыдыр, һичкайчан да.
8. Һич һәм бер сүзе белән ясалган алмашлыклар ничек языла?
а) аерымб) кушылыпв) сызык ашаТекстны укыгыз, сорауларга җавапны сүз яки цифр белән языгыз.
1)Әни! 2)Нинди ягымлы да, гүзәл дә, назлы да сүз ул! 3)Бу сүздән күпме җылылык, сафлык бөркелә. 4)Аннан да бөегрәк, гүзәлрәк сүз дөньяда бармы? 5)Юктыр. 6)Чөнки шушы тылсымлы сүзне кабатлаган саен кабатлыйсы килә.
В1. 6 җөмләдә нинди алмашлык кулланылган?
В2. 3 җөмләдә ничә алмашлык бар?
В3. 2 җөмләдәге сорау алмашлыгын табып языгыз.
В4. 4 җөмләдәге алмашлыкның төркемчәсен билгеләгез.
В5. 4 җөмләдәге аннан алмашлыгына морфологик анализ ясагыз.