Театрализованное представление к празднику Осенний бал 
                                            Ялкау Гөлшат
Бер пәрдәлек күренеш.
Катнашалар:
Гөлшат
Сарык
Тәкә
Тавык
Әтәч
Бозау
Куян
Кәҗә
Маска кигән балалар (тәкә, сарык, тавык, әтәч, бозау, куян, кәҗә) тезелешеп басканнар .  Алларында идәндә яшелчәләр ята – бакча күренеше.
Балалар: Бигрәк матур безнең бакча,
                 Яшелчәләр күп анда.
                 Шалкан, кишер, кабаклар
                 Түтәлләрдә яталар.
Гөлшат: (Бакчада су сибә).  -Уф! Билем авырта.  Ой,  бигрәк авыр бу эш! Туйдырды җәй буе шул бакчада казынып.  Я чүп басып китә, я су сибәргә кирәк. Ичмасам, яңгыры да яумый бит!  Арыдым, туйдым!  Минем ял итәсем килә! (Лейкасын атып бәрә, кереп китә).
Балалар: Безнең Гөлшат бик арыган
                 Әнә, диванда ята.
                 Ул диванда яткан чакта                 Сарык керә бакчага.
Сарык белән тәкә (музыка астында биеп бакчага керәләр):
                -Бә-бә, бә-бә! Тәмле нәрсә кәбестә!
                 Түтәлдә азык әзер,  безнең тамак тук хәзер! (Кәбестә алып урыннарына басалар)
Балалар: Безнең Гөлшат бик арыган
                 Әнә, диванда ята.
                 Ул диванда яткан чакта                 Тавык  тула бакчага.
Тавык  белән әтәч (музыка астында биеп бакчага керәләр):
-Тавыкта да кикерик, әтәчтә дә кикерик.
Гөлшат йоклаган арада  без дә бакчада йөрик!
Балалар: Безнең Гөлшат бик арыган
                  Әнә, диванда ята.
                  Ул диванда яткан чакта                  Бозау  керә бакчага.
Бозау( музыка астында биеп бакчага керә):
-Мууууу! Чөгендере бигрәк мул!
Үзе кызыл, файдалы, рәхәтләнеп ашыйм әле! (Чөгендер алып урынына баса.)
Балалар:  Безнең Гөлшат бик арыган
                  Әнә, диванда ята.
                  Ул диванда яткан чакта                  Куян  керә бакчага.
Куян (музыка астында биеп бакчага керә):
                -Кишердә күп каротин,
                 Ашап кына кара син!
                 Ашыйм мин кетер-кетер,
                  Бигрәк тәмле шул кишер! (Кишер ала һәм урынына баса).
Балалар:  Безнең Гөлшат бик арыган
                  Әнә, диванда ята.
                  Ул диванда яткан чакта                  Кәҗә  керә бакчага.
Кәҗә  (музыка астында биеп бакчага керә):
                  Мур кыргыры, дип куалар, сакалым да селкенми!
                  Әнә, ямь-яшел кыярлар мине көтеп яталар! (Кыяр ала да урынына баса).
Балалар: Бакча сине көтеп туйган,
                 Гөлшат, йокыңнан уян!
                 Безнең матур бакчабызда 
                Үсми хәзер бернәрсә дә!
Гөлшат (киерелеп, иренеп кенә чыга, бакчаны күрә):
                Бу бакчага ни булган?
                Әллә инде туфан узган?!
                Бер яшелчә калмаган,
                Әйтерсең дә булмаган!
Балалар: Син бит үзең гаепле,
                Азрак йокларга иде!
                Җәй эшләсәң тир түгеп,
                Көз алырсың күп итеп!