Инсценированный монтаж из произведений Г.Тукая на татарском языке


Габдулла Тукай шигырьлэрен кулланып сэхнэллэштерелгэн монтаж.
Гали.( песи тотып чыга).
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи — Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнең илә бергә йоклый ул, Хезмәтедә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
-Пескэй ,син тик кенэ ятып тор,э мина ой эшен эшлисе бар, шигырь ятларга кирэк.
(Утыра да китап укый.)Тау башына салынгандыр безнең авыл,Берчишмә бар, якын безнең авылга ул;Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,Шуңа күрә сөям җаным, төнем белән.Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;Абый белән бергәләшеп, кара җирнеСука белән ертып-ертып йөргәннәрем.Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләркүрем,Билгесездер—кая ташлар бу тәкъдирем;Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. (йоклап китэ)
2пэрдэ
(Гали йортта. Бабасы янына килэ.Ул сэнэк саплый.)
Гали.Бабай,син ник гел эштэ?
Бабай:
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
(Бабай сэнэк кутэреп чыгып китэ).
(Минхаж белэн керэ Сабит):
-Гали!Син ойдэме?
Кил эле нэрсэ сойлим сина!
Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым, Күнелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым.
Аңар бирдем азатлык мин, үзем дә шулвакыт күрдем: Тынычлап калды никтер һәм тәмам иркенләде күңлем.
Күзем берлән озаттым: кошчыгым урман таба очты, Югалды күк йөзендә тиз вакытта, бер дә юк төсле.
Минхаж.Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
 Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара Чыгарды ул матур-матур балалар да.
 Ачыксалар Карлыгачның балалары, Чебен-черки тотып кайта аналары.
-Киттек,малайлар ,курерсез.
Эби. Гали,балам,бар эле,якын урманнан куркэ алып кайтып бир.Бабан белэн атан кайтуга самавыр куясы булыр.
Гали.И,эби,мин берузем урманга бармыйм.Я Шурэле очрар..
Эби.Һич сине куркытмасыннар шурэле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.
Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк; Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.
–Барыгыз,балалар,сез дэ жиллэнеп йореп килегез.
3 пэрдэ.
Ойдэ эни, кыз бала.Чигу чигэлэр.Кыз:Эни,нэрсэ ул бэхет?Нинди кеше бэхетле була?
Эни. Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә, Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.
Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!
Кыз.Анладым,энием.Рэхмэт.Мин хэзер дэресемне карап алыйммы?
Эни.Эйе,кызым.Эзерлэ.Мин дэ йорт эшлэрен карыйсы итим.
Кыз.(Дэрескэ утыра.Укый-яза.)
Кояш «И Сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»Кыз:«Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.Көнозын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».
Сандугач, «Әйдә тышка, күңлең ач!Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»Кыз: «Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.Туктале, бетсен дәрес, эйтмэсэн дэ уйнармын ,Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»Алмагач «Әйдә тышка, күңлең ач!Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»Кыз:«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач, Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».
(Дэресен бетереп,китапларын жыештырып куя,чыга).
«Йә, кем чакырды, мине?Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсемне!»
4 пэрдэ.
(Малайларга этен ойрэтуче малай очрый).
Малай.Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Маэмай— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә. 
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
(Урманга керэлэр).
Гали.Курыкмагыз, кошлар,куреп яныгызда мин барын.
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
 
Минхаж:Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим; Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?! 
Сабит:Курыкмагыз— яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам; Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
Берсе:-Эйдэ,энэ теге карагайлыктан алыйк. (Китэлэр.)
5пэрдэ.
(Укереп Шурэле чыга.Икенче яктан Су анасы).
Су анасы: Шулай ямьсез укереп нишлэп йорисен, Шурэле?
Шурэле: Мин урманга берсекем зыян китермиме дип карарга чыктым.Э син,Су анасы,урманга ничек килеп элэктен?
Су анасы:Эй,уткэндэ бер карагы минем алтын таракны шэлдерде.Шул малайны эзлэп,авылга китеп барам.Энэ малайларнын берсе тугелме?
(Шурэле малайларны уратып чыгып берсенэ):
Бер дә шикләнмә, Җегет, син;мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел.Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, иЯшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.
Малайлар:Синнэн курыккан юк.Без ялгыз да тугел!
Су анасы.Мин алтын тарагымны урлаган малайны эзлэп килгэн идем.
Сез, балалар шундый акыллы куренэсез, кеше эйберенэ тимисездер?
Шулай тэртипле,гадел булыгыз.Урлашырга хич ярамый!
МалайларУйнап алуга калса,бер шартыбыз бар.
Табышмакларны чишсэн,синенчэ булыр.
Шурэле.Мине урман сарыгы дисэлэр дэ, сарык баш тугел мин.Эйт табышмагынны.
Боз һәм кар эрде, Сулар йөгерде; Егълап елгалар, Яшьләр түгелде.
Көннәр озая, Төннәр кыскара. Бу кайсы вакыт? — Иә, әйтеп кара.(Шурэле:Бик кайгылы вакыт була)
Ашлыклар үсте, Башаклар пеште; Кояш пешерә, Тиргә төшерә.
Халык ашыга, Китә басуга, Урагын ура,— Бу кайчак була?(Шурэле Су анасына:Син дэ уйла,монысын син эйт .С анасы: Жэй бу,су коена торган чак.)
Кырлар буш кала, Яңгырлар ява; Җирләр дымлана,— Бу кайчак була? Шурэле:Кырда йоргэн юк,белмим.
Һәр җир карланган, Сулар бозланган; Уйный җил-буран,— Бу кайчак, туган?(Сон узен эйтэсен ич,буранлы кон)

Гали.Жавапларны белмэсэгез дэ, тырыштыгыз.Бер уйнап алсак та язык булмас.
«Шурэле» жырына биилэр. Эби-бабай,эни,башкалар да чыга.
Барысы да «Туган тел»жырын башкаралар.
6пэрдэ.
Гали уяна. Йоклап киткэнмен.Алай да тош кенэ икэн!Эллэ нэрсэлэр керде тошкэ!

… Тау башына салынгандыр безнен авыл…(.Ятлый-ятлый чыга.)