Поделки из бумаги своими руками. Корзина цветов
Татарстан Республикасы
Балтач муниципаль районы
Сәрдегән башлангыч белем бирү мәктәбе
«Корзинадагы чәчәкләр»
Эшне башкардылар: 3нче сыйныф укучылары
Җитәкчесе: I квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Сәмигуллина Ләйсән Зиннур кызы
2013-2014 нче уку елы
Бу эшләнмәне ясау өчен безгә кирәк булачак:
Ак кәгазь бите
Корзина өчен 2 төстәге кәгазь
Чәчәкләрне ясау өчен ике ягы да төсле кәгазьләр жыелмасыЯфрак ясау өчен яшел төсле кәгазь
Клей
КайчыСалфетка
Кисточка
Гуашь
Эш барышы :
Ак кәгазь битенә корзинаның рәсемен төшерәбез ( яки икенче вариант картоннан үреп эшлибез)
2. Корзина өчен кирәкле кәгазьләрне алабыз, квадралар итеп ертабыз. Ертып алган квадратларны шахмат тәртибендә ябыштырып чыгабыз.
3. Эшләнмәбез өчен чәчәкләр әзерлибез. Һәр чәчәк өч өлештән тора.
Беренче өлеш иң зурысы. Чәчәкнең урта өлешенә кадәр кисеп куябыз.
Беренче өлешне ябыштыру өчен чәчәкнең бер таҗына клей сөртәбез, ә икенче таҗын өстенә ябыштырып куябыз.
Шундый эзлеклелектә чәчәкнең башка таҗларын да эшләп чыгабыз.
4. Чәчәк күләмле булып күренеп торсын өчен, аның кырыйларын кайчы ярдәмендә бөтереп куябыз.
5. Ә хәзер чәчәкләрне жыя башлыйбыз. Урта өлешенә клей тамызып иң зурдан кечкенәгә таба чәчәкләрне берсе өстенә икенчесен куябыз.
Менә шундый чәчәк килеп чыкты.
Шундый тәртиптә башка чәчәкләрне дә ясап чыгабыз. 6. Яфраклар ясау өчен яшел төстәге кәгазьне алабыз.
7. Әзер булган барлык чәчәкләрне һәм яфракларны корзинага ябыштырып куябыз.
Чәчәкләребез бик матур килеп чыкты!