Урок татарского языка в 4 классе “Татарский фольклор”


Урок татарского языка
в 4 классе “Татарский фольклор”
4нче сыйныфта “Татар фольклоры” темасы буенча татар теле дәресе
Тема: Татар фольклоры
Максат:
Укучыларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру эшен дәвам итү; халкыбызның милли тарихи үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү.
Укучылар арасында үзара дуслык, бердәмлек сыйфатлары булуны ныгыту.
Материал:
С.Әхмәтов. Уйныйбыз да,җырлыйбыз да...,Чаллы, 1991
Р.Ягъфәров. Кәҗә-мәкәрҗә; Казан"Мәгариф", 1994.
Гөлбакча.
Нигъмәтжанов М.Н. Татар халык җырлары.-Казан, 197б.
Халык уеннары. - Казан, 1990.
Жиһазлау: тубәтәй, кул эшләреннән кургәзмә, телевизор, DVD -караоке,магнитофон, кулъяулык, курчак, милли татарча чәй табыны.
Дәрес барышы:
-Исәнмесез, укучылар!
-Исәнмесез, саумысез!
-Хәерле көн, балалар!
-Имин үтсен көнегез!
-Кәефләрегез ничек соң?
-Кояшлы иртә кебек.
-Укучылар, без буген сезнең белән халкыбызньң милли гореф-гадәтләре турында сөйләшербез. (Слайд 1). Алар кешене тәрбиялерәк итәргә булышалар. Татар гаиләсендә балаларга тәрбия биру милли йола-гадәтләргә нигезләнеп алып барыла. Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны саклавы, үстерүе, буыннан-буынга тапшыра баруы һәркемдә милли горурлык хисе уята. Безнең халык кунакчыл, сабыр, хезмәт сеючән, ярдәмчел, күңел ачучан халык.
Без бүгенге дәресебездә татар халык җырларына, биюләренә, мәкаль һәм әйтемнәренә, табышмакларга, уеннарга тукталырбыз.
- Иң элек татар халык җырларын башкарып китик. Укучылар, сез җырлар яратасызмы? (...) Әйе, безнең халкыбыз да җырларны бик яраткан һәм җырлар иҗат иткән. Ул җырларны бәйрәмнәрдә, кичке уенлыкларда, аулак өйләрдә җырлап күңел ачкан. Укучылар, сез татар халкының нинди җырларын беләсез?(...)
-Халкыбыз кешене киеменә карап каршы алган, акылына карап озаткан. Өс-баш матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле. Осталар чиккән калфаклар, кәләпүшләр, тубәтәй-ләр, нәфис муенсалар, чигүле алъяпкычлар, бәби итәкле кулмәкләр, камзуллар искиткеч матур. Әби-бабаларыбыз кием-салымга тәнне каплау, тәнне жылыту чарасы итеп кенә карамаганнар, анъң килешле, уңайлы булуына да игътибар иткәннәр. Бүгенге күргәзмәбездә дә сез татар халкыньң чигелгән кием-салымнарын күрәсез. (күргәзмә карау).
Костюмнар (слайд 2-3)
-Ә сезнең әти-әниләрегез нишли, нинди кул эшләре белән шөгыльләнәләр? (сөйлиләр)
-Татар халкы мәкальләр иҗат иткән һәм кулланган. Без сезнең белән мәкальләр өйрәнгән идек. Ә хәзер ул мәкальләрнең сезнең исегездә калу-калмавын тикшереп карыйк. "Мәкаль әйтеш" уены.
Мәкальләр (слайд4)
Туган илең - (туган анаң).
Кем әшләми - (шул ашамый).
Сабыр төбе - (сары алтын).
Җиде кат үлчә - (бер кат кис).
Әткәй - шикәр, (әнкәй - бал).
Уку - (энә белән кое казу).
Эш беткәч, (уйнарга ярый).
Гыйлем - нур, (наданлык - хур).
Эшнең (ояты юк).
Саф һава - (тәнгә дәва).
- Бишек жырлары - кеше күңеленең иң нечкә кыллары. Шуңа да аларны һәркайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп, гомер буе күңел түрендә саклый. Бишек җырлары ана белән бала икәүдән - икәү генә калган вакытта башкарыла.
- С какой целью исполняются колыбельные песни?
- Как они поются?
«Народ-поэт», «народ-мудрец» на протяжении веков создавал лирику материнства.
Через песню мама передавала ребёнку свою ласку, любовь, нежность.
Бишек җыры(слайд 5)
Считалось, что с шестинедельного возраста ребёнок понимает обращённые к нему слова, реагирует улыбкой на слова взрослых. Сон, как живое существо, приглашают в дом, к колыбели, просят усыпить ребёнка. В песнях выражают пожелания счастья ребёнку во взрослой жизни.
Когда ребёнок подрастал, начинал говорить, он учился у взрослых.Это детский фольклор.
Заклички. Эндәшләр(слайд 6)
Что вы знаете о закличках (Ответы детей).
Люди верили в волшебную силу слова, верили, что произнесённые слова-заклинания может повлиять на силу природы. Ребёнок знакомится с природой, играет с ней на равных.
Какие вы знаете заклички?
 Загадки. Табышмаклар(слайд 7)
Табышмакка җавап табу өчен, ут кебек зиһен йөгереклелеге кирәк. Ул үзе кечкенә булса да, эче төш кенә. Аның шул төшен табу кызыклы. Тик моның өчен хыялың бай һәм җитез булсын да зиһенең йөгерек булсын.
Әйдәгез табышмаклар әйтешеп алыйк:
Считалки. Санамышлар (слайд 8)
Самый распространённый жанр детского фольклора.
Для чего нужны считалки? Какие вы знает считалки? 
Дразнилки . Үртәвечләр
Что высмеивалось в дразнилке?
 Скороговорки. Такмаклар (слайд 9)
Прослушивание детей.
Изучать нужно, чтобы не забывать устное народное творчество нашего края, передавать его из поколения в поколение.
Детский фольклор – явление вечное, ибо вечно детство, которое дано человеку, что бы играя ,творить жизнь.
Татар халкы күңел ачучан халык, дидек. Ул хезмәт итү белән беррәттән ял да итә белгән. Бәйрәмнәрдә, кичәләрдә төрле уеннар уйнаганнар. Әйдәгез без дә татар халкыньң "Йөзек салыш" уенын уйнап алыйк.
Укытучы:
Аулак өйләрдә, кичке уеннарда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган, шаян биюләр, уен – такмаклар яңгырап торган.(слайд 10)
( Җырлы – биюле уен “Челтәр элдем читәнгә”)
Әпипә (слайд 11)
Бию (слайд 12)
Йомгаклау.
Бүген без халкыбызның матур гореф-гадәтләренә, фольклор әсәрләренә тукталып үттек. Без үзебенең милләтебезне онытмыйча, милли гореф-гадәтләрне дәвам итәргә, фольклор әсәрләрен сөйләмебездә кулланырга тиешбез.
Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.