Технологическая карта по татарскому языку на тему Алфавит(1класс)
МБОУ “Бишнинская начальная школа-детский сад Зеленодольского района Республики Татарстан”
Проект урока
Предмет: татарский язык
Класс: 1Тема урока: Алфавит Тип урока: изучение нового материала
Автор проекта: Идиатова Таскира Каюмовна
Педстаж: 35 лет
Высшая квалификационная категория
2015 год
Проектның актуальлеге
Татар теленнән башлангыч гомуми белем бирү баскычын тәмамлаган укучы:
аваз һәм хәрефләрне аера;
ана теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчелекләрен аңлый, авазларга характеристика бирә ала;
хәрефләрнең алфавитта урнашу тәртибен һәм, кирәкле мәгълүматны табу өчен, алфавитны куллана ала.
Укучыга дәреслектә тәкъдим ителгән үрнәк буенча сүзгә мөстәкыйль рәвештә фонетик-график (аваз-хәреф) анализ ясарга өйрәнү, сүзгә ясалган фонетик-график анализның дөреслеген бәяләү мөмкинлеге бирелә.
Укучы үз сөйләмендә татар әдәби тел нормаларын саклый һәм әңгәмәдәшенең сөйләмендә бу нормаларның дәреслектә бирелгән материал күләмендә үтәлүен бәяли; сүзгә басым куйганда яки сүзнең дөрес әйтелешендә икеләнү туган очракта, дәреслектәге сүзлек буенча мөстәкыйль рәвештә җавап таба яки укытучысына һәм әти-әнисенә мөрәҗәгать итә ала.
Укучылар бу дәресләрдә алфавиттагы хәрефләрнең исемен дөрес әйтергә, аларның урнашу тәртибен белергә өйрәнәләр. Сүзлекләр яки белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалана беләләр. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру. Укучыларда коммуникатив компетенция булдыру. Аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү
Татар теле дәресенә технологик карта
2 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”
Тема Кушымчалар
МаксатТатар алфавитындагы хәрефләр санын, аларның урнашу тәртибен, хәреф исемнәрен һәм исемнәренә аваз мәгънәләрен белүнең мөмкинлеге турында аңлату.
Тормышта алфавитның тоткан ролен билгеләү..
Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәТатар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес әйтеп, яттан белү, беренче хәрефләренә карап,сүзләрне алфавит тәртибендә язарга өйрәтү
Укучылар өчен чыгарылган орфография сүзлегеннан файдалана белергә өйрәтү.
Төп төшенчәләрАлфавит, сүзлек
Предметара бәйләнешРус теле, әйләнә-тирә дөнья
Эшне оештыру төрләреФронталь, индивидуаль, парлап эшләүЧыганаклар :- төп- өстәмә1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 1 нче кисәк, 93-96 бит.
2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 32 б.
3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012
1. Презентация Power Point - “Алфавит”
2. Тест
Дәрес этаплары Дәрес этабының максаты Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Оештыру.
Эшкә кызыксыну тудыру Укытучы өчен максат:
психологик уңай халәт барлыкка китерү
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк
Тәрәзәне какмый,
Ачмый, ватмыйПыяла аша өйгә керә.
Нәрсә ул? Дөрес . Сезнең алдыгызда көлеп торган, ачулы, елак кояш рәсемнәре.. Без үзебезгә юлдаш итеп кайсын сайларбыз? (Анлаталар: ни өчен алай?) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.
- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик. Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!
− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру Укытучы өчен максат:
сузык һәм тартык авазлар турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат:сузык һәм тартык авазлар төшенчәсен аңлата алу 1. Матур язу күнегүе.
- Балалар, мин сезгә хәзер бер ребус курсәтәм, анда нинди сүз язылган?
И алфа Т(Балалар "алфавит" сүзен укыйлар.)
- Дөрес, алфавит. Бу сүздәге авазларны ике төркемгә бүлегез.
- а, и һәм ф, в, т, л.
- Нинди төркемнәргә бүлдегез?
- Сузыклар hэм тартыклар.
-Хәзер дәфтәрләрдә число, сыйныф эше дип язабыз һәм матур язу минуты үткәрәбез. Дөрес итеп утырдык.
Балалар, хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле:
Озын-озын өч бүлмә,
Утыз тугыз исем керә
Нинди uсемнәр икән ул?
Я, кайсыгыз әйтеп бирә?
Укучыларның җаваплары тыңлана. Бу сүзләрдә тартык һәм сузык авазлар барлыгын ачыклыйлар.
Укучылар үз җавапларында табышмакта алфавит турында сүз барганлыгы турында әйтәләр. ТБУУГ: сузык һәм тартык авазларны аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
Уку мәсьәләсен кую Укытучы өчен максат:
яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.
Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
Нәрсә соң ул алфавит?
– Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы.
– Татар алфавитында ничә хәреф?
– 39 хәреф.
– Ә рус алфавитында ничә хәреф?
– 33 хәреф.
– Рус алфавитында нинди хәрефләр юк?
– Ә, Ү, Ө, Ң, Җ, Һ .
– Авазлар нинди төркемнәргә бүленә?
– Сузык һәм тартык авазларга.
– Сузыклар нинди була?
– Калын hәм нечкә.
ау ы ыйо
ә ү э и ө
– Тартык авазлар турында нәрсә беләбез?
– Алар яңгырау һәм саңгырау булалар.
– Борын авазлары: м, н, ң.
– Парлы hәм парсыз тартыклар да бар
– Ике авазны белдеруче хәрефләр бар: я, е, ю, ё.
– Тагын тавышсыз хәрефләр дә бар: ь, ъ.
– Алфавитта баш hәм юл хәрефләре бар.
– Баш хәреф белән сүзләр нинди очракта языла?
– Җөмләнең беренче сүзе баш хәреф белан языла.
– Кеше исем-фамилияләре, авыл, ил, елга, шәhәр исемнәре, хайван кушаматлары баш хәрефтән языла.
– Балалар, әйдәгез татар алфавиты белән рус алфавитын чагыштырыйк әле.
– Татар алфавиты баерак.
- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?
-Дәрескә нинди максат куярсыз?
Укучыларның җаваплары
Алфавит-хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы. Алфавит нигә кирәк?
Алфавитны кайда кулланып була?
Этимологик сүзлектән алфавит төшенчәсен аңлату.
Алфавитта баш hәм юл хәрефләре бар. Җөмләнең беренче сүзе баш хәреф белән языла. Кеше исем-фамилияләре, авыл, ил, елга, шәhәр исемнәре, хайван кушаматлары баш хәрефтән языла ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу
Танып-белү эшчәнлеге.
Уку мәсьәләсен чишү. Укытучы өчен максат:
алфавит турында күзаллау булдыруда ярдәм итү
Укучылар өчен максат:
кеше исем-фамилияләре, авыл, ил, елга, шәhәр исемнәре, хайван кушаматлары баш хәрефтән языла Алфавитны белү безгә нигә кирәк?
- Сыйныф журналында укучыларның фамилияләрен дөрес тәртиптә язу өчен кирәк.
- Китапханәдәге китапларны тиз эзләп табу өчен, китап авторлары алфавит тәртибендә язылган бит.
Балаларның җаваплары
Дәреслекнең 94нче битендәге кагыйдә өстендә парлап эшлиләр, берничә укучы кагыйдәне сөйләп күрсәтә. Үзбәя . ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне
аерып алу нигезендә
кагыйдә формалаштыру
КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
Динамик пауза Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (следуем за лидером) структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ул лидер, нәрсә эшли сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез, бар укучы да лидер булганчы. Барыбызда бастык, урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннын бастык.Музыка башланды.
(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез). – Рәхмәт, урыннарга утырабыз.
Яңа белемнәрне ныгыту Укытучы өчен максат:
яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү Практик эш.
– Укучылар, без бүген сүзләрне алфавит тәртибендә язарга, әйтергә өйрәнербез. Дәреслек белән эшләү
94 нче күнегү. Фамилияләрне алфавит тәртибендә язу.
2. 96 нчы күнегү.
- Баганалап бирелгән сүзләрне игътибар белән укыгыз. Алар турында нәрсә әйтә аласыз?
Күнегүне язма үтәлә. Хрестоматиядән табып укыйлар, шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр.
Өйрәнгәннәргә нигезләнеп, соңгы баганадагы сүзләргә кеше исемнәре өстәп язалар РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда “Аңлатмалы сүзлек” куллану
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: алфавит турындагы белемнәрне практик куллана белү
1. Сүзлекләр белән таныштыру.
- Балалар, сезнең алда сүзлекләр күргәзмәсе. Нәрсә соң ул сүзлек? Сүз мәгънәләрен, дөрес язылышын аңлата торган китап ул. Бу китапларда сүзләр алфавит тәртибендә урнаштырылган. Сүзлекләр бик күп төрле була:
– орфографик – сүзләрнең дөрес язылышы;
– аңлатмалы – сүзләрнең мәгънәләрен аңлата торган;
– икетелле – аларда сүзнең бер телдән икенче телгә тәрҗемәсе бирелә.
Тагын төрле предметлар буенча сүзлекләр була. Мәсәлән, математикадан терминнар сүзлеге h.б.
2. Таблица буенча эшләү.
– Әйләнә-тирәбездәге дөнья дәресендә без сезнең белән йолдызларга сәяхәт ясадык һәм планеталар белән таныштык. Әйдәгез, исемнәрен искә төшерик әле. Тактадагы сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштырыйк:
Венера Нептун Җир Җир
Марс Уран Сатупн Сатурн
Плутон Меркурий Юпитер Юпитер
в) Кызыл китап белән эшләү.
– Укучылар, а бу китап сезга танышмы? Әйе, бу - Кызыл китап. Ә аның турында без нәрсә беләбез соң? (Укучыларның жавабы тыңлана.)
– Кызыл китапка җир йөзеннән юкка чыга барган үсемлек һәм җәнлекләр турында мәгълүмат тупланган. Таблицада бирелгән җәнлек исемнәрен алфавит тәртибендә дәфтәргә язып куегыз, аннан тикшерербез.
Тиен Керпе Ас Куян Борындык Әрлән Аю Йомран
Тикшерү. Үзбәя.
Яңа сүзләрне кертеп, 2 җөмлә төзеп язарга тәкъдим ителә.
4. Тест
Соңыннан дәфтәрләрен алмаштырып, бер- берсенекен тикшерәләр, эшләрен бәялиләр. Группалап эшләү:
1 төркем: орфографик
2 төркем: аңлатмалы
3 төркем: икетелле сүзлекләр турында сөйлиләр.
Берничә укучы үзләренең өйләрендә булган сүзлекләре турында сөйлиләр..
Укучылар парлап эшлиләр.
Парлап эшләү .Кызыл китаптан
тиен, керпе, ас, йомран, аю, куян, борындык, әрлән, турында белешмә эзләү.
Фәнни чыганак белән танышу. ('Табигать бизәкләре" исемле китаптан керпе турында хикәя- фәнни белешмә укыла.)
Балаларның җаваплары
Балалар, сез тартык һәм сузык авазларны дөрес аера беләсезме икән? Хәзер "керпе" сүзенә фонетик анализ ясыйбыз. (Бер укучы тактада, калганнар дәфтәрдә эшлиләр.)
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу
Уку эшчәнлеген йомгаклау. Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару Рефлексия.
– Балалар, бүген без сезнең белән нинди яңа hөнәрләргә өйрәндек?
Әдәплелек әлифбасы белән танышу
А – актив, аралашучан Ә-әдәпле Ә – әдәпле,әхлаклы.
Б – батыр. В-ваемлы В – вәгьдәле, ваемлы.
Г – гүзәл, горур. Д-дус Д – дус.
Е – елмаючан, егет. Җ-җитез Җ – җитез, җыйнак.
3 – зиhенле. И-игьтибарлыИ – игьтибарлы, ихтирамлы.
Й – йөрәкле. К-кыю К – кыю, кешелекле.
Л – лаек. М-матур М – матур, максатчан.
Н – намуслы. О-оста О – оста.
Ө – өлгер П – пөхтәП – пөхтә.
Р-рәхимле С – сәламәтС – сәламәт.
Т-тырыш У-укымышлы У – укымышлы.
Ү-үткен Ф-фидакарь Ф – фидакарь.
Х-хезмәт сөюче Һ-һөнәрле Һ – һөнәрле.
Ч-чая Ш – шатШ – шат, шәфкатьле.
Ы-ышанычлы Э-эчкерсез эЭ – эчкерсез.
Ю-юмарт Я-ягымлы Я – ягымлы, яхшы.
Э – эчкерсез. Сезнең кәефегез ничек булды? Теманы син аңлый алдыңмы?
Дәрестә үзеңә нинди билге куяр идең?
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу