М?х?мм?т Мирза и?атыны? т?рбияви ???мияте


Мөхәммәт Мирза иҗатының тәрбияви әһәмияте
С.И.Низамова, 7 нче сыйныф укучысы
Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре "Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Безнең максат, кардәш, истә тот,-
Хак Ватанның чәчәк атуы.
Мөхәммәт Мирза.
Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирза иҗаты белән танышуны мин, аның "Тере су", "Адәм баласы", "Киек каз юлында", "Биш юлым-биш кулым" кебек хезмәтләрен өйрәнүдән башладым.
Мөхәммәт Мирзаның кайсы гына китабына күз салсак та, аларның һәркайсында ул акыллы сүз әйтү ысулы белән халкы, милләте алдындагы җаваплылыгы турында сүз алып бара. Шагыйрьнең иманлы, зыялы, игелекле, тәүфыйклы гаиләдә тәрбияләнгәне сизелеп тора. Шигырьләрдә алдап булмый, шәхеснең эчке дөньясын шигырь ачып сала. Мөхәммәт Мирза иҗатында классик Шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик, эпик эчтәлекле әсәрләр чагылыш таба. Ул татар поэзиясендә онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итә һәм бу юлдагы уңышлы иҗат үрнәкләре, кыю тәҗрибәләре җитди игътибарга лаек. Мөхәммәт Мирза – кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Өстән-өстән күз йөртеп кенә аларны аңлап булмый. Белем, зиһенгә таянып башны эшләтергә, тирән мәгънәсенә төшенергә кирәк. Хакыйкатькә, олы мәгънәгә, әхлаклылыкка илтә бу күпкырлы әсәрләр.
"Тере су" шигъри җыентыгының исеме символик яңгырашлы. Автор тере су образында тарихи барышта мәңгелек хәрәкәттә булган, авырлыкларны җиңеп алга баручы Кеше образын символлаштыра, аның җирдәге миссиясен хуплый. Әлеге акыллы, хикмәтле сүзләрне дә тематик яктан берничә төргә бүлеп өйрәнеп була. Ислам мәдәниятенең үзәген тәшкил иткән төп кыйммәт – акыл. Динебез буенча, Аллаһы Тәгалә иң элек акылны яраткан, диелә.
Шагыйрьнең газәл, робагый, гыйбарәләрендә Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышануны белдергән юллар байтак очрый. Аларның арасында "...Фатихасын Раббыңнан сора гел" (“Тере су” 38б.),"...Тәүбә ит, бәндә, бер Ходаң каршыңда" (“Тере су”, 58б.), "Коръән – бел – хаклык үрнәге бердәнбер, Раббым мәңгелек нурына төргәндер" дип, бәхетле иҗат мизгелләре бүләк иткән Аллаһыга рәхмәтен җиткерә лирик герой. "Бер Аллам" (“Тере су”, 9б.) дигән сүздә тайпылышсыз кыйбла ачык һәм нык билгеләнгән. Какшамас кыйбланың әхлакый байлыгы М.Мирзаның күп шигырьләрендә урын таба, дип әйтергә була. М.Мирза кемнәр өчендер ачы, кискен фикерен дә тыныч, матур, күңелгә ятышлы шигъри сүз белән күңелләргә җиткерә белә.
"Тере су" китабы күптармаклы: ул төрки-татарларның сүз сәнгате хәзинәсенә, Коръән тәгълиматына, Шәрык әдәбиятына, акыллы, хикмәтле сүз әйтүгә, фәнни-фәлсәфи фикерләргә, үгет-нәсыйхәт белән үрелгән рухи кыйммәтләргә нигезләнгән. Автор үзе дә: "..Мин хәзер барлык кыйммәтләрне, шигырь бизмәненә салып үлчим ..."- ди.
Укучысына үгет-нәсыйхәтен биреп:
“Биеклектә, бөеклектә бел чамаң,
Үзең дә буй җитмәслеккә мотлак булма”, - ди. (“Тере су” 33 б.).
"Мәңгелек сорау" исемле дүртьюллыгында болай дип язган:
"Гел яңаны эзләп табабызмы,
Табып югалтканны күптәннән?
Киләчәккә таба барабызмы,
Кайтып киләбезме үткәннән?"
Юкка гына ул аны "Тере су" китабының тышлыгында үзенең төп иҗат шигаре рәвешендә кабат урнаштырмаган. Автор, Коръән-Кәрим белән иңгән рухи кыйммәтләрне һәм ислам әдәбиятларына хас казанышларны иҗади үзләштерергә омтыла. Гомумән алганда, бу җыентыктагы һәр сүз, һәр җөмләнең тәрбияви әһәмияте ярылып ята.
“Мең дә бер гыйбарә” исемле җыентыкта да Мөхәммәт Мирзаның хикмәтле сүзләре урын алган. Күтәрелгән темаларны бүлекләргә бүлеп карасак, аларны "чын кеше булу, әдәп, оят, намус, иман, дәрәҗә, кешелеклелек, җан, йөрәк, күңел, дәрт-дәрман, батырлык-куркаклык” дип карарга мөмкин. Монда бик күп гыйбрарәләр арасыннан әлеге хикмәтле сүзләр дә урнаштырыган:
”Җанга - Күк хуҗа,
Тәнгә җир хуҗа” (“Мең дә бер гыйбарә”, 21 б.)
”Иманын җуйган” дигән гыйбарә бар. Җуйганчы, югалтканчы, аның бит әле иң әүвәл булуы кирәк. Имансызлык дәвере әле дә дәвам итә. Шул ук вакытта иманга кайту да күзәтелә... Аның иң беренче зарури адымы – тәүбәгә килү, тәүбә итү” ( “Мең дә бер гыйбарә”, 43 б.).
Әхлак темасын “Акыл, аң, акыллылык һәм акылсызлык” дип аталган бүлектә шул исемгә тәңгәл гыйбарәләр китерелә:
Акыл сатучының киңәшен бушка да алучы юк (“Мең дә бер гыйбарә” 196б..)
Ахмак теленең тезгене өзек (“Мең дә бер гыйбарә” 196 б.)
Мөхәммәт Мирза шигъриятенең югары ноктасы - "Адәм баласы" дип аталган бишьюллыклар бәйләме. Күренекле шагыйрь Ренат Харис, Мөхәммәт Мирзаның "Адәм баласы" шигырьләре тупланмасын ил, дәүләт, халыкның җитешсез яклары хакында "батыр йөрәкле" ирләрчә "кычкырып әйтелгән публичный сүз", татар шигъриятен энҗе-җәүһәрләр – яңа ачыш-казанышлар белән баеткан, аның үсеш дәрәҗәсен яңа баскычка күтәргән "үтә җитди әсәр", - дип атый.
Монда һәр шигырьдә диярлек "Адәм баласы" әсәрнең эчтәлегенә карап кабатлана. Әйе, "...баласы". Техника, фән, сәнгать өлкәләрендә ирешкән даһи уңышларына карамастан, адәм баласы әле, чыннан да, бала гына. Барлык ялгышлары, ахмаклыклары – барысы да бернәрсә аңламаган баланың шаяру-шуклыклары кебек.
“Нәфесен тыялган –
Күңеле камил зат.
Адәм баласына
Гап-гади хакыйкать
Нилектән шулай ят?”
Күптән ачык бит, Җирдәге күпме бәла-каза, кайгы-хәсрәт адәм баласының чамасыз комсызлыгыннан килә. Кеше, гомумән, чама хисен белми.
Халык әйтемнәренә, гыйбарәләргә мөрәҗәгать итеп, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, кешелек алдында торган бихисап проблемаларны яңача тасвирлауга ирешә автор. Укучыны, уйландыру өчен, шигъри дөньяга алып керә.
“Кем син, адәм баласы?
Кайдан син?
Тамырларың кайда?
Кая барыш?”
“Әдәп, әхлак - нидән,
Мәдәният - кемнән?
Адәм баласының
шәрә гаурәтенә
яфрак япкан көннән!..”
Дини кыйммәтләр белән бәйле тагын бер мотив – иман сафлыгы мәсьәләсе. Ә дингә ышану, иманлы булу – мәңгелек хәзинә:
“Байлык бер айлыктыр,
Ярлылык – гомерлек...
Адәм баласына
Бетмәс байлык – иман,
Оҗмахка керерлек.”
Бер төркем газәлләрдә Аллаһ, иман, күкләр, җир кешесенең җирдәге вазифасы турында сөйләнсә, икенчеләрендә диннән ерагайта торган бозык гамәлләр – антикыйммәтләр хакында язылган (миһербансызлык, комсызлык, усаллык, гайбәт сөйләү, куркаклык, хәйләкәрлек, ахмаклык, саранлык, исереклек, мәнсезлек, мактанчыклык, караклык, һ.б.). Бу исә, урта гасырларда киң таралган әдәб җанрының яңа шартларда тууы.
Саранның сандыгында алтын булыр
Ятагы һәм якканы салам булыр ( “Мәйдан"51б.,1/11)
Байлык ирне – ирәйтә;
Хатынны – хөсетләндерә;
Балаларын – баш бирмәс итә ( “Мәйдан"51 б. ,1/11)
Мин-минлекнең азганы тәкәббер ( “Мәйдан" 51 б., 1/11)
Боерганда чыгар бөердән ( “Мәйдан"51 б.,1/11)
Мөхәммәт Мирза иҗаты белән танышу миңа әйтеп бетергесез файдалы булды. Аның әсәрләре изгелекләрне күрә белергә, дөньяда дөреслекне аңларга, яхшылыкны явызлыктан аера белергә, кеше гомерендә рухи байлыкның матди байлыкка караганда күпкә мөһимрәк икәнен аңларга булыша. Иҗаты белән ныклап кызыксынуым, аның безнең авылдаш, бабамның сыйныфташы булуыннан башланган булса, бүген инде мин аны хәзерге татар әдәбиятының бөек йолдызы икәнен беләм. Аңа багышлап, күңелгә шигырь юллары да килде:
Зур артистлар, шагыйрьләр,
Җырчылар туган якта -
Чалманарат авылында
Туган Мөхәммәт Мирза.
Такталачык авылында
Белем алган мәктәптә.
Тәртип бозып та йөрмәгән,
Күп укыган, әлбәттә.
Гүзәл Актаныш ягының
Табигать тәэсиреме?
Күп сынаулар аша үтеп,
Мирза була зур кеше.
Кызык, мәгънәле язмалар,
Кулдан-кулга күп йөргән.
Гыйбарә һәм шигырьләре
Күп санда дөнья күргән.
Тагын бик күп еллар шулай
Иҗаты сөендерсен.
Якташыбыз белән һәрчак
Горурланырбыз, белсен !
Файдаланылган әдәбият
1. Даутов Р.Н., Рахмани Р. Ф. “Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/ төз. Р.Н. Даутов, Р.Н. Рахмани. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735 б.
2. Ибраһимов М.М. “Адәм баласы: шигырьләр = Сын Адама: Стихи = Ademoglu: Siller = The Sons of Adam: Poems" / Мөхәммәт Мирза. – Казан: Мәгариф, 2009. – 448 б.
3. “Мең дә бер гыйбарә". – Казан: Рухият, 2010. – 240 б.
4. Мирза М. “Биш юлың – биш гөлем: шигырьләр" / Мөхәммәт Мирза; (кереш сүз авт. Р. Ганиева ).- Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 207 б.
5. Мөхәммәт Мирза “Киек Каз Юлында: Шигырьләр, газәлләр, поэмалар". – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.-303 б.
6. Мирза М. “Тере су: газәлләр, робагыйлар, гыбарәләр, шигырьләр" / Мөхәммәт Мирза. – Казан : Татар. кит. нәшр.,- 351 б.