Ш.Галиев и?атыны? балалар ?д?биятындагы урыны ??м т?рбияви ???мияте.


Шәүкәт Галиев иҗатының
балалар әдәбиятендәге урыны
һәм тәрбияви әһәмияте
Түбән Кама муниципаль районы
Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Краснова Фирая Гәптрәүф кызы эше
2013 ел
Шәүкәт Галиев шигырьләрен кабат укып утырам. Әйтерсең, әле генә, менә бүгенге малайлар-кызлар турында язылган. Ә бит шагыйрь вафат булганга да инде ике ел. Соңгы елларда (И.Юзеев вафатыннан соң) Ш.Галиев шигырьләрен бастырмады, “куен дәфтәрендә” саклады. Актуальлеген югалтмаган әсәрләр турында без “классика” дибез. Без аның шигырьләре белән тәрбияләнеп үстек. "Шәвәли"енннән үрнәк алдык, "Косманавт булабыз дип" хыялландык, "Пәрәмәч"еннән сыйландык, "Көлке бүлмәсе"нә кереп рәхәтләнеп көлдек, шаярдык. Үзенең шигъри тәлгәшләре белән шаян шагыйребез безне һәрчак сөендереп торды. 1962 нче елда аның махсус балаларга атап язган шигырьләре тупланган “Камырша” исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң Ш.Галиев балаларга адресланган өч дистәдән артык китап яза. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья — яңа теле ачылган нәниләрдән алып мәктәп яшендәгеләргәчә булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы: уеннары, укулары, шатлыклары-борчылулары, шаянлыклары-батырлыклары, уйлары-хыяллары. Ул балалар дөньясын да, аны камаган тирә-юньне дә яхшы белә, аның нәниләр белән сөйләшер сүзе күп. Балалар шигъриятендә ул үзенең бөтен мөмкинлекләрен, талантының әлегә кадәр ачылмаган якларын күрсәтә башлады. Нәниләр поэзиясен бала-чага шигыре генә дип кимсетмәде, балалар шагыйре генә мин, дип кимсенмәде. Балалар әдәбиятендә үзенең кирәклеген аңлады. Һәм алданмады. Балаларны да алдамады. Малайлар-кызлар күптәннән көткән шагыйрьләрен таптылар, шагыйрь исә үзе кебек үк шаян, тапкыр дусларына тап булды. Ш. Галиев балалар поэзиясенә берсеннән-берсе хәрәкәтчәнрәк, берсеннән-берсе тиктормасрак, тынгысызрак, берсеннән-берсе тапкыррак малайларны, кызларны китереп тутырды. Балалар шигырендә моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән җанлылык башланды. Тәртипле, үтә дә инсафлы, эшчән геройлар урынына хыялый Хәйдәрләр, кикриге шиңгән Ирекләр, Хәлим, Сәлим, Мәсәлимнәр, басмалар санаучы Әсмалар, Шәвәлиләр килеп керде. Әлеге балаларның иң шаяны, әлбәттә, Шәвәли булып чыкты. Аны бездә белмәгән малай-кыз юктыр. Хәтта заманында «Шәвәли» исемле китап чыкканнан соң Сибгат ага Хәким дә: «Балалар өчен «Шәвәли» кебек бер китап та язып булмады», - дип уфтанган иде. Шәвәлинең пропискасы - шагыйрьнең китапларында һәм “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) газетасында. 50 яше тулуга да карамастан, ул һаман да шук, һаман да шаян малай килеш. Малайларыбызның һәм кызларыбызның һаман да сердәше, фикердәше, яшьтәше, киңәштәше.
С. Михалковның Дядя Степасы, Белмәмеш һәм Чиполлино кебек үк популяр ул Шәвәли.
Ш.Галиев нәнине дөнья белән таныштыруны аның үзен камаган тирәлектән – әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан башлый. Гыйбрәтле хәлләр, яңа ачышлар гаилә эчендә дә бихисап икән бит. Солдатта булган әби, эш тәмен белүче бабай нәнигә дөньяга күзен ачарга булышалар.
Шәүкәт Галиев иҗатында белем бирү тәрбия максатларыннан һич аерылмый. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк: ”Әдәбиятнең максаты – кешеләрне яхшырту. Моңа никадәр иртәрәк алынсаң, шулкадәр нәтиҗәле. Нигә кешенең кимчелекләре үзе белән бергә үскәнен көтәргә. Соңыннан дәвалыйсы урынга башта профилактика булсын”.
Балаларда яхшы сыйфатлар тәрбияләүнең үтемле чарасы итеп ул юмор-сатираны саный. Көлкеле әсәрләр аның иҗатында төп урын алуы менә шуңа бәйле. Аның тәнкыйть угына кемнәр генә эләкми: көч саклап яткан Тимерша да, мактанчык Ирек тә, астыртын Тәүфыйк та. Ләкин Шәүкәт Галиев беркайчан чама тойгысын югалтмый. Үзенең “витаминлы” фикерләрен ул ялангач рәвештә көчләп такмый, сабый күнеленә төрле кызыклы хәлләр, күренешләр, күңелле вакыйгалар аша сеңдерә. “Җылы тигән”, “Айдар белән Хәйдәр”, “Хәйләнең файдасы” кебек шигырьләрендә Шәүкәт абый аңа гына хас үзенчәлек белән балалар сәламәтлеге, аны чыныктыру чараларын ачып сала. Әлеге шигырьләрне укыгын бала актив тормыш зарурлыгын һич онытмаячак.
Әхлак проблемалары да шагыйрьнең игътибарыннан читтә калмый, балаларны өлкәннәр тормышына кыюрак алып керә. Чынбарлык белән таныштыруны ул “Бүләк көзге”дәге кыздан башлап, югары нокталарга – “Әни, дим, эчмә инде!” җиткерә. “Көзгеләр көлеп тора”, “Ярышу” шигырьләрендә дә шагыйрь олылар дөньясының кимчелекләрен ача.
Табигать турындагы шигырьләре аерым урын алып тора. Шәүкәт абый табигатьне аңларга, матурлыгын, төрлелеген күрергә өйрәтә. Менә томанлы көнне ул ни рәвешле күз алдына китерә:
Үләннәргә, тугайларга
Тулган сөт кебек томан,
Чүмеч белән чиләкләргә
Тутырып булыр сыман...
“Кайтып киләм урманнан” шигырендә ул табигать серләрен аңлаучы баланы тасвирласа, “Кеше урман кисә”, “Нефть таптык” шигырьләрендә укучыны уйларга этәрә. Табигатькә сизгер мөнәсәбәт тәрбияли торган әсәрләре күп шагыйрьнең.
Ш.Галиев бервакыт болай дигән иде: “ Балалар өчен язуымның, ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр сөйләвемнең максаты акыл өйрәтү, әзер өлгеләр биреп кую түгел, йөгерек, тапкыр фикер йөртергә күнектерү, туган телнең тәмен сеңдереп кую. Иң мөһиме шул – шәхеснең мөстәкыльлеге. Калганын ул үзе эшләр”. Бүгенге җәмгыять, мәктәп алдында торган бурычларны Шәүкәт абый үз алдына инде 50 ел элек куйган булган. Бу өлкәдә ул озак еллар ару-талуны белмичә эшләде. Һәм уңышлы эшләде.
Кулланылган әдәбият:
1. Р.Миңнуллин. Уртак уйга чакыру. 1988 ел
2. Н.Юзеев. Балаларга шатлык өләшүче.1987 ел.
3./ Информационные ресурсы интернет/.