Милли м?кт?пл?рд? 9 класс ?чен БРТ варианты. ?.Еники ?с?ренн?н ?зек


Татар мәктәпләрендә белем алучы 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән Бердәм Республика Тестированиесенең 2 һәм 3 бүлекләре буенча әзерләү өчен Әмирхан Еники әсәреннән файдаланып төзелгән эш варианты.
Төзүче: Әюпова Алсу Фаит кызы,
I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2 бүлек.
Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.
1)Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте...
2)Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. 3)Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. 4)Бәбкә үләннәре өстендәге, энҗе бөртекләре шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды... 5)Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды, һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:
6)— Кызым... 
7)Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән: 
8)— Нәрсә, әни?—диде.  9)— Чыбылдыкны күтәр... 10)Менә шулай... 11)Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята.  12)Ул кансыз юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты, яртылаш ачык күзләрендә әйтерсең кояшның бер бөртек нуры төште, аз гына җылылык белән елтыраган кебек булдылар. 13)Ул, көрсенеп:  14)— Менә Алланың рәхмәтле яңгыры,— диде, һәм аның авыру күкрәгеннән сәламәт вакытындагы тавышы чыгып куйды.  15)Ана күптәннән каты авыру, һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә.16) Ләкин тыныч җан белән үлемне көткән бу авыру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичектерү теләге бик көчле: ул улын көтә. 17)Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, «Әни!» дип дәшүен күрергә тели иде. 18)Бу гади сагыну гына түгел, бу — үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. 19)Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык белән тышка чыга алмый. 20)Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде... 
(Әмирхан Еники)
2. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1) кечкенә; 2) дәвамын; 3) өстеннән; 4) кыяфәте.
3. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне күрсәтегез.
1)  бары; 2) ачыклык; 3) каршында; 4) чыга.
4. Рәт гармониясе сакланмаган сүзне билгеләгез.
1)  аралашып; 2)  яңгыр; 3) мәхәббәтен; 4) шифалы.
5. 3 нче җөмләдәге коелды сүзенең нинди мәгънәдә кулланылуын күрсәтегез.
1) акты; 2) чәчрәде; 3) тамды; 4) түгелде.
6. Синонимнар рәтен билгеләгез.
1)мәхәббәт, сөю; 2)мәхәббәт, олы; 3)мәхәббәт, нәфрәт; 4)мәхәббәт, бәхет.
7. Бирелгән җөмләдә өтерләр ни өчен куелган?
Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята. 
1)тиңдәш кисәкләр арасындагы өтерләр;
2)аерымланган кисәк янындагы өтерләр;
3)аныклагыч янындагы өтерләр;
4)дөрес җавап күрсәтелмәгән.
8. Аерымланган хәл булган җөмләне билгеләгез.
Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды, һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:
Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән:
Ана күптәннән каты авыру, һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә.
—Нәрсә, әни?—диде. 
9. 15 нче җөмләдән зат алмашлыгын табып языгыз.
10. 20 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?
В3. 15-20 нче җөмләләр арасыннан теркәгечле тезмә кушма җөмләнең санын языгыз.
В4. 18 – 20 нче җөмләләрнең кайсында исем фигыльләр бар? В5. 7 – 11 нче җөмләләрнең кайсында артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бар?
В6. 20 нче җөмләдән ясалма рәвешне языгыз.
В7. 2 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.
В8. 17-19 нчы җөмләләрдән иясе исем белән белдерелмәгән җөмләнең номерын языгыз.
В9. 2 нче җөмләдә юнәлеш килешендәге ничә исем бар?
3 бүлек.
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, биремне үтәгез.
 11.1. “Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде...”  дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.