Ю.?минов – Минз?л? театрыны? ?з авторы.


Ю.Әминов – Минзәлә театрының үз авторы.
Заһриева Гөлнара Рөстәм кызы, Минзәлә шәһәре гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
Ильина Миләүшә Әхтәм кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;
Хәкимова Елена Николаевна, Минзәлә шәһәре гимназиясенең
сәнгать дәресләре укытучысы
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр…
дип язылган мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның “Театр” шигырендә. Чыннан да, XX гасыр башында гына барлыкка килгән татар театры халкыбыз өчен искиткеч зур әйдәүче көч, аң-белемгә, яңалыкка, якты киләчәккә өндәүче йолдыз булды, җәмгыятьтәге тискәре һәм ямьсез күренешләрне тәнкыйтьләп, заман таләп иткән буын тәрбияләүдә алыштыргысыз роль уйнады. Бу гаять кызыклы һәм мавыктыргыч сәнгать төре бүген дә тормышыбызда зур урын тота. Сәхнә аша без үзебезнең тормышыбыздагы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдәге, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне күреп, аңлап, билгеле бер нәтиҗәгә киләбез... бер сүз белән әйткәндә – театр бүгенгебез һәм үткәнебез көзгесе, безне тәрбияләүче, гыйбрәт бирүче, бик күп катлаулы ситуацияләргә күзебезне ачучы зур бер дөнья.
Театр сәнгатен үстерүдә, әлбәттә инде иң беренче урында безнең авторларыбыз тора. Алар иҗат иткән әсәрләр, оста режиссерларыбыз кулында югары дәрәҗәдә эшкәртелеп, искиткеч талантлы артистларыбыз тарафыннан уйналып, авторларыбызның халкына, замандашларына әйтергә теләгән сүзләре, уй-фикерләре, идеяләре сәхнәдән яңгырап, күңелләребезгә, йөрәкләребезгә, аңыбызга килеп ирешә. Шуңа күрә театрның уңышлы эшчәнлек алып баруы, ул, иң беренче чиратта, талантлы авторлары булуга бәйле. Академия театрыбызның алыштыргысыз авторы Туфан Миңнуллин булган кебек, безнең Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының да үз авторы булган, һәм ул, безгә билгеле – Юныс Әминов. Аның 9 әсәре уйнала театрыбыз сәхнәсендә. Һәммәсе дә искиткеч зур уңыш белән баралар. Драматург Ю. Әминов белән театрыбыз эшчәнлеге бик кызыклы башланып китә. Гастрольләр вакытында, труппа Әгерҗе районы(ул чакта Красный Бор районы) Барҗы авылында чыгыш ясаганда, гап-гади бер мәктәп укытучысы артистлар янына килә. Театрыбыз җитәкчесе Сабир ага Өметбаевка үзенең пьесасын тәкъдим итә. Атаклы режиссер аның әсәре белән кызыксына, алар икәүләп аны эшкәртәләр. Югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткән әсәр сәхнәгә менә. Бу иң беренче карлыгач, хәтта, 1957 елда Мәскәү шәһәрендә узган Татар әдәбияты көннәрендә Ленин комсомолы театрында уйнала. “Советская культура” газетасында, 1957 нче елның июнь ае, театр критигы Владимир Пименов “На спектаклях колхозного театра” мәкаләсендә, ул чакта театр “Минзәлә колхоз-совхоз театры ” исемен йөртә, “Язылмаган законнар” турында “ ... отличен смелостью в постановке темы, глубокими и сложными психологическими мотивировками, серьезным раскрытием внутреннего мира человека...” дип яза. Мәскәү сәхнәсендә зур уңышка ирешү театрыбыз эшчәнлегенең яңа этабын ачып җибәрә. Язучы-драматург Аяз Гыйләҗев Ю.Әминов турында: “Ул игелекле язучы булып чыкты. Эшчән, тырыш драматург булып өлгерде. Аның үсешенә, үз юлын табуына республикабызның күренекле театрларыннан Минзәлә дәүләт театры һәм аның баш режиссеры Сабир ага Өметбаевның роле бик зур булды. “Язылмаган законнар” спектакле Юныс Әминовка киң юл ачты”. 1960нчы елда “Язылмаган законнар” белән “Тамырлар” спектакльләрен иҗат итүе, режиссерлык эшендәге уңышлары өчен театрыбызның җитәкчесе Сабир Өметбаев, татар әдәбияты һәм сәнгатендә бүгенге көндә иң югары бәяләнгән, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе була. Театрыбыз сәхнәләрендә Ю.Әминовның берсеннән берсе уңышлы тагын 8 пьесасы уйнала:
“Гөлчәчәк” (1957нче ел), “Тамырлар”(1958нче ел), “Балдыз” (1961нче ел), “Кошның да үз канаты була” (1961нче ел), “Сатучылар” (1963нче ел), “Кеше күңеле” (1969нче ел), “Минем җәннәтем” (1973нче ел), “Алыштыргысыз хатын” (1980нчы ел).
Әсәрләрендә автор калку образлар тудыра. Һәр чор, һәр буын вәкилләрен кызыксындыра алырлык персонажлары әхлакый сыйфатларга бай, кешелекле, рухи матурлыгы белән җәлеп итүче, эш сөючән, оптимист. Күренекле прозаик һәм драматург, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев “Ак нур белән” дип аталган мәкаләсендә: “Кешеләрне тирәнтен ярата белгән кеше генә алар хакында олы фикер әйтә, акны ак, караны кара дип раслаудан курыкмый. Үз халкының борчулары, мәшәкатьләре, шатлыгы, кайгысы белән яши торган, үз урынын халыкның уртасында тапкан, аның телен, гореф-гадәтләрен бик яхшы белгән Ю.Әминовның киләчәккә ачык күз белән каравы күренеп тора. Ул үзен бер генә минутка да гомуми сафтан читтә итеп күз алдына китерми, халкының гаярь сугышчысы булып калырга омтыла” дип яза. Татарстан культура министрлыгының “Минзәлә татар дәүләт театры” дип исемләнгән басмасында (1982 ел): “Минзәлә театры үз драматургларын булдыру өчен даими эш алып бара һәм нәтиҗәдә, Ю. Әминовның “Язылмаган законнар”, “Гөлчәчәк”, “Тамырлар”, Ш. Хөсәеновның “Профессор кияве”, С.Шәкүровның “Тормыш бусагасында” дигән һәм башка бик күп әсәрләр барлыкка килде. Театрның бу иҗади уңышлары җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый: Минзәләлеләр 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашуга лаек була һәм театр белгечләре, тамашачылар арасында зур бәя белән билгеләнә”, диелә. Танылган язучыбыз Гариф Ахунов, Ю.Әминов Әлмәт шәһәрендә яши һәм иҗат итә башлагач, “Минзәлә театры үзе кебек үк тере, гади, халыкчан авторын югалтты” дип көрсенеп яза. Ләкин аның әсәрләрен башка театрларда да бик теләп сәхнәләштерәләр, “Өти балак” әсәре, мәсәлән, “Өти балак Гөлүзә” исеме белән К.Тинчурин театрында бүгенге көндә дә зур уңыш белән бара.
Кызганычка каршы, Юныс Әминов балалар өчен язган әсәрләре юк, шунлыктан авторны өйрәнү татар әдәбиятыннан мәктәп программасына да кертелмәгән. Якташ язучы буларак аның иҗаты, биографиясе укучыларга бик кызыклы. Без, Минзәлә шәһәре гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ильина Миләүшә Әхтәмовна, Заһриева Гөлнара Рөстәмовна, сәнгать дәресләре укытучысы Хәкимова Елена Николаевна белән берлектә Ю.Әминовның тормышы һәм иҗаты белән укучыларны таныштыру максатыннан берничә этаптан торган план төзедек. Әдәбият сөюче укучыларыбыз белән дәрестән тыш чаралар оештырып, планыбызны тормышка ашыра башладык. Иҗаты тирәнтен өйрәнүгә лаек булган драматург турында мәгълүматлы булу өчен, иң беренче чиратта театрыбыз музеена сәяхәт оештырдык. Илһамия ханым Кичүбаева җитәкләгән театр музееннан Ю. Әминовның тормыш юлы, иҗаты, театрыбыздагы эшчәнлеге турында кыйммәтле мәгълүматка ия булдык. Музейга баруыбызның нәтиҗәсе итеп, презентация һәм чыгыш әзерләдек. ТНВ программасы әзерләгән “Әдәби хәзинә” тапшыруын карадык (авторы – Рания Юнысова). Киләсе этап – Ю. Әминовның 95 яшьлек юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашу, конференциягә тәкъдим ителгән хезмәтләрне өйрәнү. Соңгы этапта – барлык җыйган мәгълүматларыбызны файдаланып, проект эше башкару.
Бу конференциягә әзерләнгәндә, без бик күп чыганакларга мөрәҗәгать иттек, ләкин, кызганычка каршы, үз халкы өчен тынгызсызланып, борчылып, янып яшәгән, үз халкына әйтер сүзе булган драматург турында мәгълүматлар без теләгәннән азрак булып чыкты. Күңелдә, Ю.Әминов иҗаты тиешенчә өйрәнелмәгән һәм бәяләнмәгән, дигән уй туды. Аның иҗатын һичшиксез әдәбият галимнәре өйрәнергә тиеш, шул чакта гына ул халкыбызга танылыр, тиешенчә бәяләнер һәм татар әдәбиятында лаеклы урынын табар дип уйлыйбыз.
Фатыйхов Р. Минзәлә татар дәүләт драма театры. Төзүчесе – Рөстәм Фатыйхов, КПСС Татарстан өлкә комитеты нәшрияты, 1982. – 31б.
Хәбибуллин Ф. Минзәлә татар дәүләт драма театры: Тарихи күзәтү. – Казан: тат. кит. нәшр., 1985. 128 бит.
Гыймранова Д.Ә. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры / Дания Гыймранова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 279 б.
Пименов В. “Советская культура” июнь, 1957г.