Классный час на тему: Конвенция о правах ребёнка
Тема. Бала хокуклары Конвенциясе.
Максат: укучыларны бала хокуклары Конвенциясе белән таныштыру;
әлеге документны аңларга омтылыш формалаштыру.
Җиһазлау: бала хокуклары Конвенциясе, проектор
Бүген класс сәгатендә без сезнең белән бик авыр темага, шул ук вакытта сез белергә тиеш нәрсәләр турында сөйләшү алып барырбыз. Үз фикерләрегезне әйтеп, катнашып утыруыгызны сорыйм.
Укучылар, уйлап карагыз әле, әгәрдә кешенең берәр әйберсен тартып алсалар, кайдадыр ябып тотсалар, кыйнасалар, өйдән кусалар…. Бу очракларда кешенең нәрсәсе бозыла? Бу кешедә нинди хисләр барлыкка килә? (үпкәләү,ачу килү, югалып калу һ.б.)
Димәк кешенең «мин»леге югала..
Без үзебез ниндибез соң?
Сорамыйча кеше әйберсенә тотынабыз, бер-беребезне ирештерәбез, укытучыга дәрес алып барырга комачаулыйбыз, зурларга каршы эндәшәбез, бәләкәйләрне рәнҗетәбез. Моңа мисал бик күп китерергә мөмкин. Ул укучыга кимчелекләрен, җитешсезлекләрен әйтсәң, алар кабул итмиләр, башка гаепле кеше эзлиләр. Бу күренеш нәрсәне аңларга ярдәм итә.(Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
Ә хәзер әйтеп карагыз, беркемнең дә хокукы бозылмасын өчен без нәрсә эшләргә тиешбез?
Безнең үзебезнең хокукларыбыз бозылмасын өчен, без кемнең дә булса хокукларын чикләргә, бозарга тиеш түгелбез.
Ә ничек аңлыйсыз сез хокук сүзен?
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә хокук сүзенә шундый аңлатма биргән:
1. Дәүләт властенең законнарында һәм карарларында теркәлгән һәм мәгълүм җәмгыятьтә хөкем сөрүче сыйныф интереслары өчен иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала торган нормалар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
2. Кемгә дә булса дәүләт законнары, карарлары тарафыннан бирелгән мөмкинлек.
3. Берәр вазифаны һәм нинди дә булса эшне үтәргә рәсми рөхсәт(мәсәлән укытучы булырга хокук(диплом), машина йөртергә хокук(право водит.)).
Укучылар сезнең нинди дә булса хокукларыгыз бармы? (Җаваплар)
Дөрес, бар. Шул хокуклар берәр документка теркәлгән, язылган дип уйлыйсызмы?
Документка язылган, ул «Бала хокуклары Конвенциясе» дип атала.
Конвенция - ул халыкара килешү. Бу документта һәр ил балаларны яклауны, саклауны үзенең бурычы итеп куя. Безнең ил дә шушы документка кул куйган. Димәк, балалар турында кайгырту алып барачагы турында вәгъдә биргән.
Хәзер без сезнең белән шушы документта каралган кайбер хокукларны тулырак карап үтәрбез.
Шигырь.(Укучы сөйли.)
Диана безгә нинди хокук турында сөйләде?
Бала туу белән әти-әни аңа исем бирә. Исем, фамилия, атасының исеме махсус документта теркәлә. Ул туу турында таныклык дип атала.
Бу документа туган көн, туган урын, әти-әни турында белешмә языла. Ул баланың беренче документы. Бу таныклык бала туу, аның исем алуын гына белдерми, ә ул баланың безнең илебезнең тулы хокуклы гражданы икәнендә белдерә.(3 нче слайд.) Беренче хокук ул - исем һәм гражданлык алу хокукы икән.
Бала хокуклары Конвенциясендә «һәр кешенең иң зур хокукы-яшәүгә хокук» дип язылган.Бала да шулай ук яшәүгә хокукка ия.
Ләкин һәрвакыт алай уйламаганнар. Борынгы спарта дәүләте көчле,сәламәт, җиңелмәс, түзем сугышчылары белән дан тоткан. Менә шул дәүләттә һәрбер яңа туган баланы тикшергәннәр. Әгәр ул сау-сәламәт булса, яшәткәннәр, ә әгәр чирле, авыру булса текә ярдан ыргытканнар.
Балалар сез ничек уйлыйсыз, дөрес, гадел эшләгәннәрме спарталылар? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)
Хәлсез туган бала әгәр яхшы, дөрес тукланса һәм спорт белән шөгыльләнсә, көчле, сәламәт булып үсәргә мөмкин. Мәсәлән: бөек рус полководецы А.В. Суворов бик хәлсез, авыру бала булып туа. Ләкин аның ихтыяр көче була, ул физкультура белән шөгыльләнә, чыныга һәм барлык чирләрен җиңә. Ул бик талантлы хәрби җитәкче була. Сугышчан походларда ул барлык авырлыкларны да солдатлары белән бергә күтәрә. Суворов җитәкчелегендәге армия бер җиңелүгә дә дучар булмый.
Ә хәзер укучылар кешенең яшәүгә хокукларын чикләүче әкиятләрне искә төшерик.
Шигырь (Укучы сөйли)
Аида нинди хокук турында сөйләп ишеттерде.
Радик безгә нинди хокук турында сөйләп ишеттерәм ди.( Укучы сөйли)
Нинди хокук турында белдегез?(6 нчы слайд)
Дөрес, укуга, белем алуга хокук. Менә шушы хокукыгыз булганга сез бүген җылы, якты мәктәпләрдә утырасыз, белем аласыз. Балага 6-7 яшь тулу белән мәктәп ишеген ачып кереп белем алуга хокукы бар.
Тагын нинди хокукларыгыз бар?
Без сезнең белән «Бала хокуклары Конвенциясе» ндә каралган кайбер хокукларга тукталып үттек. Болар барсы да законга язылган хокуклар. Ә кеше һәрвакыт законга мөрәҗәгать итә аламы? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)
Рәсемгә карагыз әле. Урамда яисә подъездда таныш булмаган кешеләр сезне нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итсәләр, сез нәрсәләр эшли аласыз? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
Тормышта шәхси үзеңә генә кагылышлы хокуклар да бар икән(законга язылмаган).
Мәсәлән:
-сиңа дөрес булмаган сүзләр әйтелгәндә ризасызлык белдерергә;
-дөрес юлны тапканчы, хата ясарга;
-үз фикереңне, үз сүзеңне әйтергә, үзеңне якларга;
-юк, рәхмәт, гафу итегез дип әйтергә.
Сезне нәрсәгә мәҗбүр итәргә тиеш түгелләр:
-100% яхшы, әйбәт булырга;
-кеше эшләгәнне кабатларга,
-сиңа начарлык эшләгән кешене хөрмәт итәргә;
-дөрес әйткән очракта, гафу үтенергә;
-кулдан килмәгән, көч җитмәгән эшләрне эшләтергә.
Әгәр бу үзеңә генә кагылышлы хокукларны яклый алмаган очракта әти-әнидән, укытучылардан, зурлардан ярдәм сорый аласыз.
Сез, укучылар, хокукларыгызны белергә тиешсез, тик болар берсе дә әти-әнине тыңламаска, олыларны ишетмәскә, иптәшләреңне кыерсытырга, үзең теләгәнчә генә яши аласың дигән сүз түгел. Онытмагыз, сезнең хокук булган кебек, әти-әнинең дә,
укытучының да, иптәшләреңнең дә һәм башка кешеләрнең дә шундый ук хокуклары бар.
Йомгаклау.
Бүген без сезнең белән класс сәгатендә нәрсәләр турында сөйләштек?
Яшәргә, бәхетле булырга һәр бала хокуклы. Ләкин җирдә тынычлык булса гына балачак, кешелек бәхетле була.
Хәзер без сезнең белән балачак бәхетле, җир шарыбыз да тынычлык булсын дип җырлап алыйк. (Һәрвакыт булсын кояш!)