Гамил Афзал и?атында милли м?сь?л? ??м халык язмышы.


Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәлә һәм халык язмышы.
Алабуга районы “Лекарево урта гомуми белем бирү мәктәбе”
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Һадиева Резеда Мәҗит кызы.
Фәнни эшемнең темасы Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәлә һәм халык язмышы.
Эшемнең максаты: Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, шигырьләрендә милли мәсьәләнең ассызыклавын ачыклау.
Максатыма ирешер өчен түбәндәге бурычларны куйдым:
Гамил Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу;
Шагыйрь иҗатында милли мәсьәләләргә кагылышлы шигырьләрен туплау;
Милли мәсьәләләргә кагылышлы шигырьләрен төркемнәргә бүлеп өйрәнү.
Бүген татар халкы,милләте турында ,аның киләчәге турында уйлану,борчылучылар шактый. Шуларның берсе Гамил Афзал. Аның иҗаты күпкырлы: туган як, туган ил, табигатькә багышланган шигырьләре урын ала. Без бер тармагын карап китәрбез бу милләт язмышы, милли мәсьәләләр, татар кешесе булып калу, аны нәселдән – нәселгә, буыннан- буынга дәвам итү. Шәхсән үзем Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәләләрне берничә төркемгә бүлеп карадым.
Беренче төркем булып,татар халкы тарихына багышланган әсәрләе урын ала. “Болгарлар”, “Болгар бәете”, “Сөембикә сылу”, “Салават Юлаев”, “Шаехзада Бабич” “Алтын бөртек”, “Сарматлар” шигырьләрен укыганда үзең дә шул чорларга кереп китәсең, тарих битләрен айкыйсың.
Икенче төркем булып, авыл темасы аркылы милли мәсьәләләр чагылыш таба. Аның “ Әй авылым”, “Җанга якын урыннар”, “Өянкеләр моңы”, “Ностальгия”, “Татар авылы” шигырьләрендә бу тема ачык күренә.
“Әй авылым” шигырендә татар авылларына гына хас әдәп- әхлак тәрбиясе, бер-береңә ярдәмләшү, бергәләшеп эшләү, кунакка йөрү һәм туган телне бары авыл гына саклап кала алуын әйтеп үтә:
Әй авылым, туган телнең матурлыгы сүнми торган,
Мең яшәрлек мәкальләрең, бәетләрең синдә туган.
“Ностальгия” шигырендә татар авылы аркылы, татар халкының асылына алып кайтмакчы. Шәһәрдә ничек кенә күңелле булмасын, ләкин авыл үзенә тарта:
Тормышлар күңелле анда да,
Тик менә йөрәктә ялгызлык.
Ул кайчандыр үзен куып чыгарып җибәргән Ватанын кичерә, үпкәсен, зарын күңеленең иң ерак почмагын яшереп, авылга иң газиз, изге хисләрен багышлый.
“Татар авылы”ның язмышы шагыйрьнең үз язмышы белән тәңгәл килә. Адым саен сынау, адым саен драма, фаҗига. Авыл драмасын үз кайгысы итеп кабул итә шагыйрь.
Өченче төркем урман темасында милли мәсьәләнең чагылышы. Урман – ул кешенең якын дусты, урман җәнлекләргә, бөҗәкләргә яшәү урыны бирә. Урман кешене авыр вакытта да, шатлыклы вакытта да үз канаты астына ала. Гамил Афзал да урманны яшәү чыганагы дип атый. Аның “Бергәлек” шигырендә барлык милләт вәкилләре белән бергә булуны, ләкин үзебезнең нигезне какшатуны ассызыклый. Дөрес юлдан бармавыбызны урман кисәтә:
Башын чайкый-чайкый урман шаулый:
“Кайсы юллар белән барасың?!.”
Дүртенче төркемне халкыбызның күренекле әдипләренә, шәхесләренә мөрәҗәгать итүе. Аның Кол Галигә, Габделҗаббар Кандалыйга, Габдерәхим Утыз Имәнигә,Муса Акъегеткә, Мифтахетдин Акмуллага, Габдулла Тукайга, Дәрдемәндка, Сәгыйть Рәмиевка, Һади Такташка һәм башка күренекле татар шәхесләренә багышлап язган шигырьләре урын ала. Нәкъ шушы бөек шәхесләр, татар телен үрләргә мендерүчеләр, аны саздан, баткактан тартып чыгаручылар да, инде. Татар халкы үзенең шагыйрьләрен данлаган, зурлаган, буыннан-буынга аларның шигъриятен күчерә барган.
“Һәр яралгы яктылыкка үрелә” шигырендә Кол Галинең җиде гасыр узып, безнең чорга килүен әйтә. Кол Галинең хезмәтләрен орлык белән чагыштыра, әгәр орлыкны буразнага салсаң, ул шыта, үсә. Аның хезмәтләре дә эссез югалмавын әйтә:
Ил намусын ак кулында тоткан
Егетләрен халык онытмый.
“Габдерәхим Утыз Имәнигә” шагыйрьне Гамил Афзал имән белән тәңгәл куя. Чыннан да имән агачы мең еллык агач, ул нык , таза агач. Имән агачы тиз генә югалмаган кебек Габдерәхим Утыз Имәни исеме дә халык теленнән тиз китми.
Елап, җырлап, күпме еллар үткән,
Сандугачлар сайрый һаман да.
Офыкларга карап нидер көткән
Утыз имән шаулый аланда...
“Габделҗәббар Кандалыйга” шигырендә шагыйрьнең юлын кометалар юлы белән чагыштыра. Комета юлы якты, эз калдыручанлыгы белән аерылып тора. Габделҗәббар Кандалый иҗаты да кометалар кебек ялтыраган эз калдыра.
Шагыйрьләр дә форсат көтеп ята,
Җыры, эзе калган бу җиргә,
Онытылып беткәч тагын кайта,
Бер ялтырап, балкып йөрергә.
“Таулар” шигырен Сибгат ага Хәкимгә багышлап яза. Гамил Афзал бөек әдипләребезне биек тауларга тиңли. Шагыйрь әйткәнчә: “Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Муса Җәлил – татар шигъриятенең, татар әдәбиятының таулары...” Ул гына да түгел, “алар – үзләренең дәвамчыларына юл күрсәтүчеләр, аларны сәламләүчеләр, рухландыручылар, әдәбият сагында торучылар, илгә тугрылык юлында үрнәк булучылар...”
Бишенче төркемгә мин татарларга, милләткә турыдан туры мөрәҗәгать иткән шигырьләрен керттем. Гамил Афзалның “Без татарлар” шигырен татар халкының баш очында лозунг итеп язып куярга була: “...Без- ирек сөяр халык-...”
“Милли рух” шигырендә шагыйрь үзенең татар икәнен бер генә минутта да онытмый, Уралда яшәп, татар җырларын, әкиятләрен тыңлавын ассызыклый:
Гомер итеп урыс белән бергә,
Татар икәнемне онытмадым.
Милли рух шагыйрьнең авыр чакларда булган хәсрәтләрен, кайгыларын җиңәргә булыша. Бу шигырен укыгач, үзебезенең җәмгыять күз алдына килә. Без дә булган татар телен онытмыйча, аны саклап, буыннан- буынга тапшырырга тиеш.
“ Уяну” шигырендә милләтнең уянуы ачык күренә, ләкин иң элек бу милләт уянганчы озын юл үтүен әйтә:
Күзеңне тырнап ачтың да,
Уянасың, милләт,
Әйдә инде алга барыйк,
Илне буйлап- иңләп!
“Иманлы юл” шигырендә татар кешесе үзенең туган телен белмәве, милләтне үзебез бозуы күренә. Ә татар теле нигә кирәк дип сорау бирә, шунда ук җавап та ишетеп була:
Туган телдә генә иманлы юл,
Теләкләргә изге терәктер.
Фәнни эшемне Мәхмүт Әхмәтҗан сүзләрем белән тәмамлыйсым килә: “Нигә, мәсәлән, Гамил Афзалның түбәндәге юлларны һәрбер сәхнәдән һәм радио-телевидение аша яңгыратмаска икән:
Очам, телем, сине өзелеп яратканга,
Дисәк, безгә булдың канатлар да;
Дошман белән көрәшкәндә - үткен кылыч
Балдай татлы дуслар белән сайрашканда.
Гамил Афзалның ана теле – татар теле турындагы мондый фикерләре укыту-тәрбия эшендә һич артык булмас, дип уйлыйбыз,” – ди ул.
Кулланылган әдәбият
Афзал Г. Гомер кичүләре. - Казан: Рухият, 2000.
Афзал Г. Рәхмәт. - Казан: Рухият, 2009.
Афзал Г. Сайланма әсәрләр. Өч томда. 1 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004.
Афзал Г. Сайланма әсәрләр. Өч томда. 2 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004.
Гыйлманова Г. Шагыйрьнең биеклеге. Шагыйрь Гамил Афзал иҗаты. – Казан – 2000.