Сценарий внеклассного мероприятия на татарском языке Народные жемчужины
Тема . Халык җәүһәрләре.
Максат. Укучыларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру, дөрес һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләре булдыру, сүз байлыгын арттыру, сәхнәдә үзләрен иркен тотарга өйрәтү.
Җиһазлау. Сәхнә чиккән сөлге, тастымаллар белән бизәлә, әкиятләргә ясалган рәсемнәр эленә.
Кичә “Әссәламегаләйкем” җыры белән башланып китә.
Беренче алып баручы. “Әссәламегаләйкем!”-диеп башлыйк әле,
Күрешүләр шулай башлана.
“Халкыбызның күңел җәүһәрләре”-
Дигән кичә хәзер башлана.
Икенче алып баручы Безнең залда ыгы-зыгы,
Күп балалар кергәннәр.
Бездә кичә буласын,
Белмим , кайдан белгәннәр?
Беренче алып баручы Утырганнар тезелешеп,
Көтеп торалар безне.
Бүгенге кичәбез белән,
Тәбриклибез без сезне.
Икенче алып баручы. Бүген бездә кичә үтә,
Әйтәм сезгә кабатлап,
Сезгә мәкальләр әйтербез,
Табышмакка җаваплар.
Беренче алып баручы Бүген җырлар да җырларбыз,
Уеннар да уйнарбыз
Бергә әкиятләр карап,
Аннан гыйбрәт алырбыз.
Икенче алып баручы Әйдәгез башлыйк кичәне,
Хәзер шушы вакытта.
Тыныч, тыңлап утырыгыз,
Кичә барган вакытта.
Беренче алып баручы Хөрмәтле укучылар, укытучылар! Рөхсәт итегез, бүгенге кичәбезне ачып җибәрергә.Ул берничә биттән торачак. Әйдәгез, беренче битебезне ачабыз. Ул җыр бите-“Җыр күңелне юата” дип атала.
Икенче алып баручы Халкыбыз элек- электән җырга-моңга, иҗатка сәләтле булган. Аның искиткеч бай хәзинәсе буыннан- буынга күчеп килгән.
Беренче алып баручы Татар халкы җырлы-моңлы халык ул. Ул кайгысы килсә дә, шатлыгы булса да үзенең күңелен җырлап юаткан. Үзе дә җырлар чыгарган. Без дә җырларга бик яратабыз.
Икенче алып баручы Ә хәзер мәктәбебез укучылары башкаруында татар халкының иң еш җырлана торган “Әпипә” җырын тыңларбыз.
Җыр җырлана.
Беренче алып баручы Хәзер сүзне 3 а сыйныфы укучылары Әхмәтҗанова Адилә белән Фассахова Зөлфирәгә бирәбез. Алар башкаруында “Эх, зилем-зиләле” җырын тыңлап китәрбез.
Икенче алып баручы. Алда әйтелгәнчә, безнең әби-бабаларыбыз җырларга, күңел ачарга яратканнар. Алар җырларны бәйрәмнәрдә генә түгел, төрле эшләр башкарганда җырлаганнар. Самавыр агарту, каз өмәсе кебек бәйрәмнәрдә эш белән җыр үзара үрелеп барган. Шундыйрак җырларның берсен - “Шома бас” дигән җырны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Беренче алып баручы. Татар халык җырларының тематикасына килгәндә, матурлыкка соклану, аңа мәдхия җырлау зур урын алып тора. Әби-бабаларыбыз табигать матурлыгы, кызлар гүзәллеге турында җырлаганнар. “Өммегөлсем” җыры - шундыйлардан. Әйдәгез әле, укучыларыбыз башкаруында әлеге җырны тыңлап карыйк.
Икенче алып баручы.
Укучылар, кичәбезнең 2 битен ачабыз. Ул уеннар бите: “Уйнап күңел ачабыз” дип атала.
Беренче алып баручы. Татар халкы борын- борыннан уйнап –көлеп, җырлап –биеп яшәгән. Алар тырышып эшләгән дә, ял иткәндә табышмак- мәкальләр дә әйткән, җырлы-биюле уеннар да уйнаган. Без уйнарга да бик яратабыз. Әйдәгез бергәләп, “Кәрия- Зәкәрия” уенын уйныйбыз. Түгәрәккә басыгыз.
Икенче алып баручы. 2 нче уеныбыз-“Күрсәт әле, үскәнем” дип атала.
Беренче алып баручы. Ә хәзер әби-бабаларыбыз яратып уйнаган “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап үтәрбез.
Икенче алып баручы. Менә, укучылар, кичәбезнең өченче битен ачар вакыт та җитте. Ул “Табышмак әйтәм - җавабын тап” дип атала.
Татар халкының җор теллелеге, зирәклеге, тапкырлыгы күпләргә билгеледер. Мәкаль, әйтемнәр, табышмаклар - моның ачык мисалы. Әйдәгез, сезнең тапкырлыкны да тикшереп карыйк әле - табышмакларны ничегрәк чишәрсез икән?
Табышмаклар һәм мәкальләр .
1. Үлән ашый, май ташый. Ул нәрсә?
2. Сакалы бар, акылы юк. Ул нәрсә?
1. Юк аягы, юк күзе,
Сөйли өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк. Ул нәрсә? (Китап.)
Үсеп утыра бер ак чүлмәк, өстенә кигән йөз кат күлмәк. Ул нәрсә?
Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. Ул нәрсә?
Картайган, башын игән,
Кат- кат сары тун кигән.
Кем аны чишендерә,
Шул кеше яшен түгә..
Кәҗәнең башында нәрсә бар? (К хәрефе бар.)
Куян чаба-чаба да ник артына борылып карый? (Артында күзе булмаганга.)
Кара мәче нинди ишектән керә?(Ачык ишектән.)
Дөягә 7 яшь тулгач нишли? (8 гә чыга.)
Олыларга хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл.
Олыларга юл куй, үзең дә олыгаерсың.
Картлыгың бәхетле булсын дисәң, яшьлегеңдә ялкау булма.
Өлкәннәр сүзен кар басмас.
Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
Ана күңеле балада,бала күңеле далада.
Әни сүзен тотмаган, гомер рәхәт күрмәгән.
Беренче алып баручы. Хәзер укучылар, кичәбезнең 4 битен ачабыз. Ул “Әкият илендә кунакта”-дип атала.
Икенче алып баручы. Әкият ул-халык авыз иҗатында төп жанрларның берсе. Ул уйдырмага нигезләнгән тылсымлы, маҗаралы көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре.
Беренче алып баручы. Сүзне 5б сыйныфы укучыларына бирәбез. Алар башкаруында “Өч кыз” әкиятен карап үтәрбез.
Әни ролендә
Тиен ролендә-
1 нче кыз ролендә-
2 нче кыз ролендә-
3 нче кыз ролендә-
Икенче алып баручы. Борын- борын заманда яшәгән ди бер әби. Аның булган ди 2 әтәче. Әйдәгез әле, шул әкиятне карап үтик.
Рольләрдә:
Әби - Яруллина Айсылу
Чукмар - Вәлиуллин Рамил
Тукмар - Нуриев Рәсим
Беренче алып баручы. “Халык җәүһәрләре “ дигән кичәбезнең 4 битен ачабыз. Ул :”Әдәпле булып калыйк”,-дип атала.
Икенче алып баручы. Баланың итагатьле, инсафлы, әдәпле булуы ата-анадан, гаиләдән килә. Татарда ” Оясында ни күрсә, очканда шул була”-дигән мәкаль бар. Безнең әби- бабаларыбыз уйламыйча бер сүз дә әйтмәгәннәр.
Беренче алып баручы. Безнең иң кадерле кешеләребез-әти-әниләребез. Сез караган әкияттәге кебек әниләргә карата миһербансыз булмагыз, әти-әниләрегезне яратыгыз.
Икенче алып баручы. Туганнар әти-әниләрдән соң , шулай ук иң якын кешеләрегез. Тукмар белән Чукмар кебек сугышмагыз, гел әләкләшеп тә яшәмәгез. Тәртипле, инсафлы, әдәпле балалар булып үсегез.
Беренче алып баручы. Әдәплелек- иң төп сыйфат,
Кеше булып калу өчен.
Әрсезлекне бәхет диләр,
Теләгәнне алу өчен.
Икенче алып баручы. Гаделлек һәм ярдәмлелек-
Бөек сыйфат кеше өчен
Нигә кирәк әдәпсезлек,
Кешеләргә яшәү өчен?
Беренче алып баручы. Тәртипсезлек, оятсызлык,
Нигә кирәк кеше өчен?
Кеше була белик әле,
Кешеләр күк яшәр өчен.
Икенче алып баручы. Юллар салыйк бер- беребезгә таба,
Карлар капламасын эзебезне.
Гел яхшылыйк теләп торыйк, дуслар,
Онытырга бирмик үзебезне.
Беренче алып баручы. Хөрмәтле укучылар, укытучылар! Шуның белән “Халык җәүһәрләре “дигән кичәбез ахырына якынлашты. Әти- әниләребезгә, әби- бабаларыбызга, бер- беребезгә ярдәмчел булыйк, дус һәм тату яшик. Җир йөзендә һәрвакыт тынычлык, яхшылык булсын.
Икенче алып баручы. Дөньялар тыныч булсын, халкыбызның кыйммәтле җәүһәрләрен-халык авыз иҗаты әсәрләрен, газиз туган телебезне онытмыйк, аны яратыйк, саклап калыйк. “Теле булган халыкның гына иле була “-дигән мәкальне дә онытмыйк. Сүзебезне шагыйрь Зөлфәтнең “Туган тел” шигыре белән тәмамлыйсыбыз килә.
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң, “Әни”диеп,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” диеп
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле ул булмас.
Беренче алып баручы.
Соң минутта , үз телеңдә әйтә алсаң, “Әни”диеп,
Соң минутта , үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” диеп.
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр.
Икенче алып баручы.
“Мин яратам сине Татарстан” җыры белән кичәбезне тәмамлыйбыз.