Новогодний сценария на татарском языке


Яңа ел бәйрәме 3-4 балалар өчен.
Кыш бабай кунакка килгән!
Тәрбияче: Күрәмсез, балалар, нинди матур чыршы!
Ямь-яшел ылыслары,
Балкып тора утлары,
Җем- җем итә утлары.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай
Алып баручы: Балалар, карагыз әле, без нинди матур аланга килеп җиттек. Зур чыршы агачы үсеп утыра, ә менә монысы аннан кечерәк, ә бу чыршы бөтенләй нәни.
“Югары - түбән” күнегүе.
Зур чыршы, Балалар, аяк очларына басып, кулларын өскә
Күтәрәләр
Урта чыршы,Басалар
Кечкенә чыршы,Чүгәлиләр һәм кулларын алга сузалар,
Чәнчемә безне шулай! Бармак яныйлар.
Тәрбияче: Балалар чыршы матур бизәлгәнме?
Балалар: Матур, матур!
Тәрбияче: Матур шул!
Әйдәгез кулга кул тотынышып,
Ясыйк матур түгәрәк.
Бездә бит бүген бәйрәм-
Уйныйбыз әйлән- бәйлән.

Чыршы тирәли түгәрәк ясыйлар.
Матур залга килдек,
Түгәрәк ясадык.
Менә шулай, менә шулай,
Түгәрәк ясадык.
“Чыршы янында” җыры.
Тәрбияче: Матур итеп җырладык,
Биеп тә алыйк инде.
“ Чыршы янында җырлап бию.”
Утыралар.
Җырлап төлке керә.
Мин матур, мин чибәр,
Үзем бик тә хәйләкәр.
Кемдә шундый койрык бар.
Әйтеп бир, белсәң әгәр.
Тәрбияче: Балалар, күрдегезме, атларга утырып, Кыш бабай безгә килә. Әйдәгез куллар чабыйк. Кыш бабайны каршы алыйк.
Чыршы янында җыры.
Кыш бабай: Исәнмесез, дусларым! Кызларым! Улларым! (Башларыннан сыйпый.) Кҗземнең нурлары! Бигрәк зур булып үскәнсез! Сезгә ничә яшь хәзер?
Балалар җавап бирәләр.
Төлке: (исе китеп шатланып). Күрегез бу чыршыны!
Чыршының да чып-чыны
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
Тәрбияче: Ягымлы Кыш бабай,
Без сезне бик көттек.
Дусларың белән килгәнгә,
Барыбыз да сөендек.
Кыш бабай: Рәхмәт, рәхмәт, мин бик шат. Минем дә сезне күрәсем килде. Сезнең белән Чыршы янында биеп җырлыйсым килде.
Чыршы бәйрәме ямьле бәйрәм бит,
Чыршы янында биеп әйләник.
Кыш бабай җыры.
Кыш бабай , төлке чиратлашып бииләр.
Кыш бабай. Биедек, җырладык, хәзер уйныйсы килә. Балалар, сез салкыннан куркасызмы? Салкын сезне өшетмиме?
Тәрбияче ( балалар белән бергә). Юк Кыш бабай, курыкмыйбыз. Урамда кар атышып уйныйбыз.
Кыш бабай: Алайса, хәзер мин кар яудырам.
“Карбөртекләре биюе.”
Кыш бабай: Болытлардан кар ява,
Кар ява, кар ява.
Тәрбияче: Бөтен җиргә кар ява,
Яктырып китте һава.

“Куяннар биюе”.
Кыш бабай: Хәзер кардан кар шарлары ясыйк (күрсәтә), кар атышып уйныйк.
Балалар кар атышып уйныйлар.
Тәрбияче әкрен генә идәнгә “кар шарлары” сибә.
Балалар “кар” атышып уйныйлар.
Кыш бабай: Үзегезгә рәхмәт, балалар. Җырладыгыз, биедегез, күңелемне күрдегез. Мин сезнең белән рәхәтләнеп ял иттем. Ә хәзер безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз. Зур үсегез.

Кыш бабай төлке китәләр.
Тәрбияче: Кыш бабай белән кунаклар китте. Бәйрәмебез дә тәмамланды. Ничек матур итеп күңелле бәйрәм ясадык. Күңелле булдымы бәйрәм, балалар? Әйдәгез, чыршыга да рәхмәт әйтик: “Хуш, чыршыкай!”- диик.

Музыка яңгырый. Балалар залдан чыгып китәләр.