Разработка сценария Новый год, на татарском языке
Хәерле көн,хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, кадерле кунаклар, тырыш,
акыллы,уңган балалар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Яңа елны һәркем көтә,
Иң матур бәйрәм,диеп.
Килгәнсез бүген бәйрәмгә
Матур киемнәр киеп.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш-бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
Хуш исләрен бөркеп тора
Каршыбызда чыршыбыз.
Һәркемгә шат күңел теләп,
Бәйрәмне без башлыйбыз.
Алып баручы: Курәсезме чыршыны
Матур итеп киенгән
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
1 укучы: Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп житте!
Куңелле чыршы бәйрәмен
Балалар куптән көтте!
2 укучы: Сагынып көттек без сине
Көннәрне санап көттек
Календарь битләренә һәм
Сәгатькә карап көттек
3 укучы Син килдең бүген киенеп
Бизәнеп,матурланып
Безгә нәни дусларыңа
Күңелле җырлар алып.
4 укучы Нинди матур безнен чыршы
Җем-җем итеп яна ул!
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
Алып.баручы. Хәзер безне 4 нче класс укучылары вальс биеп,сихри дөньяга алып керерләр
5 укучы: Без җыйналдык бүген монда
Яңа ел бәйрәменә
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә
6 укучы Әйдә килегез тизрәк
Ясыйк матур түгәрәк
Безгә кунаклар килгән
Уйныйк- җырлыйк бергәләп
Алып баручы Хәзер чыршы бездән җыр көтәдер. Әйдәгез чыршы турында җыр җырлап алыйк.( балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)
Җыр “Чыршы яшел тунын киеп” 1Чыршыны без бизәдек,
Нәрсәнедер сизмәдек!
2.Нидер җитми бит чыршыга ,
Карагызчы, балалар!
3.Белдем,белдем:утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
4.Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме,
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?
Алып баручы Әйдәгез кабызыйк чыршының утларын
“Чыршы, чыршы кабынчы
Утларыңны яндырчы”
Әйдәгез бергәләп.
“Чыршы, чыршы кабынчы
Утларыңны яндырчы”
7укучы.Всем нам очень хорошо,
Весело сегодня,
Потому что к нам пришел,
Праздник новогодний.
8укучы.Безгә бүген Кыш бабай
Зур бәйрәм бүләк итте
Яңа ел бәйрәмендә
Җырлап уйныйбыз бергә.
9укучы.Матур чыршыны ?
Күреп туймыйбыз
Чыршы янында
Җырлап уйныйбыз.
Алып баручы.1нче класс укучылары башкаруынды җыр.”Снежинки” Рәхим итегез.
Алып баручы.Туктагыз, безнең бәйрәмебезгә кемнәрдер җитми бит.Ә кем җитми?Ягез әле,бергәләп искә төшерик?
Балалар:Кыш бабай һәм Кар кызы!
Алып баручы.Бая Кыш бабай белән телефоннан сөйләштем.Юлга чыктык,
хәзер килеп җитәбез,көтегез диде.Алар килгәнче “Чыршы әйләнәсендә” дигән җырны басып җырлыйк.
Кыш бабай безнең күңелләрне күтәрер өчен Клоунны җибәргән.Уен
Алып баручы.Хәзер балалар урыннарга утырабыз.
Укучылар, карагыз әле бу куянкайларга. Алар безгә ерак урманнан кунакка килгән-нәр.Ә ерак серле урманда хәзер хәлләр ничек икән, әйдәгез, бергәләп карыйк әле!
1куян.Әй,күңелле Яңа ел.
2 куян. Нинди була Яңа ел? Тәмлеме ул Яңа ел?
3 куян. Тәмлесен бик тәмле дә , бик тиз бетеп китә ул.
Ямьлесен бик ямьле дә, бик тиз үтеп китә ул.
(Уртага тагын бер куян йөгереп керә.Кулында хат.)
Куян.Уф!Кечкә килеп җиттем.
Ни булды куянкай?Артыңнан төлке куды мәллә?
Куян.Ку-ку-кумады.Бик нык йөгердем.
Нигә йөгердең?Кемнән качтың?
Куян.Тизрәк килеп җитим дип ашыктым.Мине Кыш бабай белән Кар кызы җибәрде.Менә бу хатны сезгә бирергә куштылар.(конвертны алып баручыга бирә)
Алып баручы.Яле,нинди хат икән ул?
«Исәнмесез,балалар.Без юлда бәлагә очрадык,Убырлы тозагына эләктек.Сезгә куян аша табышмакла җибәрәбез.Әгәр шуларга дөрес җаваплар язып,кире җибәрсәгез,
убырлы безне азат итәчәк.» Табышмакларга җавап язып җибәрегез дигәннәр бит.Язабызмы, балалар?Табышмакларны чишәбезме?
Яле, нинди табышмаклар ул?
1)Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән
Чыршы,каен,имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак?
Кайчак икән бу?(кыш) дөрес.
Менә икенче табышмак:
2)Елга ул тик бер килә.
Ул килсә,җир гөр килә.
Яшел чыршы әйләнә
Якты заллар күренә.
-Нәрсә икән соң бу елга бер генә тапкыр килә торган?.(Яңа ел).
Дөрес.Яңа ел.Куянкай,син җавапларны язып бар.
Менә өченче табышмак:
3)Килә бары кыш җиткәч,
Иске ел үтеп киткәч.
Үзе белән һәрвакыт
Яңа ел алып килә.
Бүләк тулы капчыгын
Иңенә салып килә.(Кыш бабай)
Дүртенче табышмакны да укып карыйк инде.
4)Кыш бабайның юлдашы,
Аның белән гел бергә.
Шуңа аны җәй көне
Мөмкин түгел күрергә.
Җәй көне ул бөтенләй
Мөмкин хәтта эрергә,
Суга әверелергә.
а.б. Монысы Кар кызы була.
Яле,бишенче табышмакны укып карыйк.
5)Бер карчык яши, кара урманда
Ничек курыкмый,яши ул анда?
Аның үзеннән,күрсәң куркырлык.
Куркыныч карчык була-….(убырлы)
Алып баручы.Дөрес,убырлы карчык була монысы.Менә булды,биш табышмакка да җавап таптык.Мә,куянкай,йөгер,тапшыр җавапларны убырлыга.
Куян.Йөгердем.(китә.)
Клоун уен
Хәзер чыршы бездән җыр көтәдер.. Әйдәгез җыр җырлап алыйк. Маленькой ёлочке,холодно зимой.( балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр
10 укучы.Яшел чыршы басып торчы
Залның түрендә.
Килдек бергә без биергә
Синең тирәңдә.
Алып баручы.Бирегә 2нче сыйныф укучыларын чакырабыз.Рәхим итегез.Бию
Әй, яна ел, яна ел! Тугәрәккә жыйналып
Кил син безгә тизрәк! Басыйк дуслар тизрәк.
Алып баручы “В лесу родилась ёлочка»җырын башкарыйк.(балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)
Алып баручы Хәзер укучылар урыннарга утырабыз.
Куян килеп җитә.
Алып баручы.У-у!Куян килеп тә җитте.Я,куянкай,тапшырдыңмы безнең җавапларны?
Куян.Тапшырдым.Дөрес җавап биргәнсез. Кыш бабай белән Кар кызын җибәрәбез диде
Кар бөртеге. Исәнме,Куянкай!
Куян. Исәнме,Кар бөртеге
Кар бөртеге . Куян,Куянкай!
Безнең кыш бабабыз
Нигә кичекте икән,
Адашты микән?
Куян.Әйе шул,бәйрәм башланды,ә кыш бабабыз юк та юк.
Кар бөртеге. Әйдәле,Куянкай,Кыш бабайны бергә каршы алырга барыйк.
(Китәләр,чыршы астында йоклап яткан аюларны күрәләр)
Кар бөртеге.Куянкай,кара әле бирегә.аюлар йоклап ята түгелме? Хәзер без аларны уятабыз һәм үзебез белән алып китәбез.
Куян.Әйдә соң. Аюкайлар,җитәр сезгә йокларга,әйдәгез безнең
белән,Яңа ел җитә тиздән.
Аю.Юк-юк безгә йокларга кирәк.
Кар бөртеге.Куян(бергә) Ничек инде йокларга кирәк?
Аю.Чөнки кыш бит,ә кышын барлык аюлар да йокларга тиеш.
Куян.Беренчедән,сез әле аю түгел,ә аю балалары гына. Икенчедән,сез бит чын аюлар түгел,ә әкияттәге аюлар. Шуның өчен сезгәйокламаска да мөмкин.
Аю.Син дөрес әйтәсенме?
Куян.Әйе,әйе.
Аюлар.Алайса,без дә сезнен белән барабыз.
Китәләр,төлке килеп чыга.
Төлке. Ашыйсым килә тавык,үрдәк һәм алтын балык
(Чыршы янына Кар бөртеге,Куян,аюлар килеп чыга.)
Төлке. Туктагыз,туктагыз!Сез кая барасыз?
Кар бөртеге,куян һәм аюлар.Кыш бабайны каршылыйбыз.
Төлкеләр.Мине дә үзегез белән алыгыз әле.
Кар бөртеге,куян,аюлар.Әйдә хәйләкәр,тик кара аны,беркемне дә кыерсытма.
Төлке.Юк-юк,кыерсытмам
Кар бөртеге. Дусларым,кыш бабайга тавыш биреп карыйк әле
Барысы бергә. А-у-а-у Кыш бабай
Безнең якын дус баба-й-й.
Алып баручы Безнең җәнлекләребез Кыш бабай белән Кар кызын очратканчы,мин сезгә бер уен тәкъдим итәм.Әгәр мин дөрес әйтсәм,кул чабасыз.Дөрес әйтмәсәм,аяклар белән тыпырдыйсыз.Аңлашылдымы?
- Кыш бабай барыбызга да таныш. Дөресме?-Дөрес.
Ул нәкъ сәгать 7дә килә? Дөресме? –Юк.
Кыш бабай яхшы бабай- Дөресме?-Дөрес
Тун һәм галошлар кигән?Дөресме?-юк
Кыш бабай салкыннан курка дөресме? –Юк
Көндәлекләр тулы икелеләр алып килә Дөресме? –Юк.
Тиздән кыш бабай килер Дөресме? Дөрес
Бүләкләр алып килер дөресме? Дөрес
Алып баручы. Сез бик игътибарлы да икән.Әйдәгез Кыш бабайны чакырып җыр җырлап алыйк.”Кыш бабай”.
Клоун уен
Бик әйбәт.Әйдәгез Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк.
Ягез әле,бергәләп,1,2,3.Кыш бабай!Кар кызы!
Алып баручы .Күренмиләр.Ягез әле тагын бер тапкыр.Кыш бабай!Кар кызы!
Кыш бабай Исәнмесез, балалар
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр алып килсен.
Балалар. Исәнмесез,Кыш бабай, Кар кызы!
Танышыйм әле башта
Һәр берегез белән мин
1,2,3 диюгә
Һәркем әйтсен үз исемен
1,2,3 Менә рәхмәт, кара нинди матур исемнәр.
Кар кызы.Кадерле,дуслар,! Мин дә сезне Яңа ел белән котлыйм!
Кар кызы: Мин, дусларым, Кар кызы
Кардан йолдызлар ясап,
Җир өстенә яудырам,
Каплыйм җирне кар белән.
Сезне чын-чын күңелдән
Котлыйм Яңа ел белән.
Укуда зур уңышлар
Мин телим сезгә, дуслар!
Рәхмәт балалар,табышмакларга дөрес җавап биргәнсез,убырлы карчык безне җибәрде.
Әй.Кыш бабай,кыш бабай
Хуш киләсең уз бире
Шатланышып җыр белән
Каршыйлыйбыз без сине.
Алып баручы Кыш бабай турында җыр җырлап алыйк.”Исәнме Кыш бабай”
Әй,Кыш бабай,кыш бабай
Безнең сөйгән кунак син
Ямьле үтсен кичәбез.
Безне көлдер,уйнат син.
Кыш бабай. Кулыгызга,борыныгызга, кар бөртеге кундырам.
Кем миннән качып өлгерми,салкын өреп туңдырам.
Алып баручы. Кулларны алга суздык.Кыш бабай килгәндә куллларны яшерәбез.Кемнең кулына Кыш бабай тия, шул өшегән була.
Алып баручы.Кыш бабай ,үткән ел Сез бик матур итеп биеп күрсәткән идегез,быел да биеп күрсәтегез әле.
Кыш бабай. Була ул. Шундый көндә нишләп әле бер биептә калмаска?! Яле, музыка!Бию көе янгырый. Кыш бабай, Кар кызы бииләр.
Алып баручы. Булдырдыгыз, Афәрин! Кыш бабай,сез юлдан килеп арыгансыздыр, утырып ял итегез.
Кыш бабай Ай минем тишек башым!
Бөтенләй онытканмын,
Капчыгымны кайдадыр
Югалтып калдырганмын!( эзләнә)
Кар кызы. ЯвызУбырлы Кыш бабайның
капчыгын алган.
Яңа елда нәни дуслар
Күчтәнәчсез калган.
(убырлы керә)
Убырлы: Ә мин чибәркәйне оныттыгызмени? Чыршы да чыршы. Нинди
матурлыгы бар инде аның. Үзе озын, үзе энәле, усал. Дөрес бит?
Балалар: Юк, чыршы матур.
Ә Менә мин,Кыш бабайның капчыгын алдым,бөтен бүләкләрне дә үзем генә ашап бетерәм. Белдегезме?
Кыш бабай,Кар кызы. Әй,убырлы күпме бала минем бүләкләремне
көтеп тора.Алай эшләмә,бир зинһар капчыгымны.
Ә-Ә-Ә уйлап карарга кирәк
Минем өч шартымны үтәсәгез,капчыкны бирәм.
Алып баручы Нинди шартлар ул.
Бик матур итеп биеп күрсәтегез.
. Җырларга да оста без,
Уйнарга да оста без.
Тыпыр-тыпыр китереп,
Биергә дә оста без.
Әй убырлы, безнең укучылар Кыш бабай белән Кар кызына бик күп бүләкләр әзерләделәр. Аларга багышлап җырлар, биюләр ,уеннар өйрәнделәр
Хәзер үзләренен осталыкларын 3 б сыйныфы укучылары күрсәтер Бию
Алып баручы Ә икенче шартын нинди?
Матур итеп җырлап күрсәтегез.
Монысы да авыр түгел 2нче класс укучыларын бирегә чакырыйк җыр”Под Новый год”
Алып баручы (Син канәгатьме, убырлы?)
Канәгать,өченче шартым: Бергә уйнап алыйк. Клоун уен
Миңа бәйрәмдә калырга рөхсәт итегез
Кар кызы. Убырлы,син кеше әйберенә кагылмаска сүз бирәсеңме?
Убырлы.Сүз бирәм Гафу ит мине Кыш бабай,гафу итегез балалар.?
Кар кызы. Балалар,гафу итәбезме Убырлыны,бәйрәмдә калдырабызмы?
Убырлы. Рәхмәт Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы, рәхмәт балалар!
.Ак карлар яуды ?
Безгә кыш килде
Ишек төбенә
Яңа ел килде.
Яңа ел килә,Яңа ел?
Яңа ел – өп –өр яңа ул
Төкле аягын белән,
Рәхим ит Яңа ел
Яңа ел. Мине каршы алыгыз,
Һәм танышып калыгыз
Исемем минем -Яңа ел,
Мин –бәхет таратучы,
Җир йөзендә бар нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Үз телемдә, үз җиремдә,
Бәйрәм белән котлыйм сезне
2016нчы елның
Имин булсын һәрбер көне!
Кыш бабай. –Исән-сау килеп җиттеңме,балам? Түрдән уз.Төкле аягын белән!
(чыршы тирәли кулыннан тотып йөртә).Таныш бул,бу,Яңа Кенәр мәктәбенең уңган балалары.
Алып баручы Хәзер бирегә 1 нче сыйныф укучыларын чакырыйк.Алар башкаруыда бию .
4нче сыйныф укучыларының осталыкларын карыйк Җыр “Яңа Ел белән
с Новым годом “
3нчеА сыйныф укучыларының чыгышларын карап үтик.Рәхим итегез
Кыш бабай Укучылар, ә хәзер «Чыршы – кар» уенын уйнап алыйк. “Чыршы” дисәм басасыз, “кар” дисәм чүгәлисез.
Кар кызы аларга кучтәнәчләр өләшә.
Кыш бабай. –Кызым,безгә китәргә дә вакыт җитте.Башка мәктәпләрдә дә безне көтәләр.Хушыгыз.балалар,бәхетле булыгыз,әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз.
Кар кызы. Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Алып баручы Хуш, сау булыгыз
Кыш бабай,Кар кызы
Уңсын юлыгыз!
Киләсе елга да
Без көтеп калабыз
Икесе бергә. Сау булыгыз балалар!Киләсе яңа елда очрашканга кадәр!
Балалар. Сау булыгыз
Клоун уен
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрнеБер-беребезгә телик.
Укытучы.: Хөрмәтле кунаклар!Хөрмәтле әти-әниләр,балалар.Шушының белән бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез. Еллар имин, дөньялар тыныч булсын. Сау булыгыз.Ә хәзер күмәк бию(татарча бию көе яңгырый