Сыйныфтан тыш чара. Боз озату кич?се.
Боз озату.
Залның бизәләше: үзәк стенада киң елга буйлап боз агып килүкүрене сурәтләнгән. Шунда ук басуда трактор җир сөреп йөри, тау итәгендә күпер тора. Уң якта – татар һәм крәшен авыллары, сул якта – рус авылы күренеше. Һәр авылның өйләре алдында утыргычлар. Аларда милли киемнәр кигән балалар һәм түтиләр.
Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Без бүген төрки бабаларыбыздан калган, ләкин ниндидер сәбәпле юкка чыгып баручы йола бәйрәменә җыелдык. Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйлә торган булган. Елгада боз кузгалганны карарага ерак авыллардан да әби-бабайлар,яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар җыелган. Ташу аккан елга буйлары бәйрәм төсен хәтерләткән. Чөнки анда олыларның яшьләрнең шатланып көлүләре, өздереп гармун уйнаган тавышлары төнгә кадәр еракларга ишетелеп торган. Ә инде бер-берсенә бәрелә-бәрелә агучы бозларның яңгыравы яңарып килүче табигатькә сихри ямь өстәгән. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!!!
1нче бала. Инде яз җитте. Җирдә кар эреп бетте. Салкын буранлы көннәр Кыш белән узып китте.
Күңелле татар көе астына Кояш керә.
Кояш. Исәнмесез,туганнарым” ямьле З җиткәнгә мин бик шат. Мин бит язның таянычы, зур көче. Елмаеп карасам. Дөнья яктыра. Алтын нурлардан күзләр камаша, табигать уяна, агачлар бөреләнә башлый, елга-күлләрдә бозлар кузгала.
Мин елмаеп карасам, сезнең күзләр чагыла.
Гөрләвекләр. Елгалар матур җырлар чыгара.
Мин елмаеп карасам, бөтен дөнья шатлана;
Бииләр дә, җыйрлыйлар да – барысы да канатлана.
3 кыз һәм 3 малай уртага чыгып җыр (“Мин кояшны яратам” Л.Хәйретдинова көе, Р.Миннуллин сүзләре) башкаралар.
Кояш. Рәхмәт, рәхмәт, мин дә сезне бик яратам, ләкин эшләрем бик күп, табигатьне уятып бетерәсем бар.
Кояш нурларын елгага җибәрә, сибә күңелле көй астына чыгып югала.
Күпер өстенә йөгереп бер малай чыга.
Малай. Барыгызда тыңлагыз! Барыгыз да ишетегез! Кояш нурлары белән Елга бозын эреткән, Боз китә, боз! Боз кузгалган!
Ул еракта күренгән авылларга кулы белән ишарәли. Чакыра. Күпер янына төрле авыллардан миллли киемнәр кигән балалар керә.
Татар кызы. Язгы ташу башлануын Хәбәр итеп дөньяга, Зәңгәр бозлар агып китте. Зәңгәр сулы дәрьяга.
Рус кызы. Долго шла весна тайком От ветров и стужи. А сегодня босиком Шлепает по лужам.
Крәшен кызы. Бозлар кузгалды. Яз җитте. Яз җитте су бырып, боз китте. Әйдәгез, дуслар, су буена, боз агуын карарга. Боз моңнарын тыңларга.
Алып баручы. Шаулап акты гөрләвекләр Яуды ләйсән яңгыры. Шәһәрләрдә, авылларда Яңгырады яз җыры.
Берничә бала “Яз җитә” җырын башкаралар.
3 малай авыллары буйлап атка атланып күкәй җыярга китә. Татар авылы күренеше янында туктыйлар.
1нче малай. Ач ишегеңне түтәй. Килдек сорарга күкәй
2нче малай. Әгәр күкәй бирмәсәләр,тавыклары сукыр булыр.
3нче малай. Әгәр күкәй бирсәләр, тавыклары көнгә өчәр күкәй салыр.
Тути. Исәнмесез, балакайларым” без сезне күптән көтәбез. Мәгез сезгә күкәйләр. Ямьле үтсен бәйрәмнәр.
Малайлар түтәйдән алган күкәйләрне кәрзингә салып, рзхмәт әйтеп, крәшен авылына юл тоталар.
1не малай. Ач ишегеңне түтәй. Килдек сорарга куас
2нче малай. Әгәр безгә куас бирмәсәләр, Ул әчеп бетәр.
3нче малай. Әгәр куас бирсәләр, Тормышлары мул булыр.
Крәшен түтие. Исәнмесез балакайларым! Куасын да бирербез, күкәен дә бирербез. Өлкәннәрне сыйлагыз!
“Атка таланган” малайлар рус авылы янына туктыйлар.
1нче малай. Ишекләрне ачыгыз. Бәйрәмгә ашыгыгыз! Боз кузгалган! Боз кузгалган!
Рус түтәе. Рәхмәт чакыруыгызга, барабыз барчабыз да!
Малайлар. Әйдәгез, көтәбез!
Төрле милләт кешеләре булып киенгән балалар, үз җырларын ңырлап, төркем-төркем булып елгага таба. Күпер янына узалар. Татар егетеләре, кызлары “Эх. Чибәр кыз икән!”, керәшен татарлары “Әйдә, әйдә” җырын. Рус кызлары “Во поле березка стояла” җырын җырлап узаларю төркемнәр булып, күпер өстенә. елга ярына басалар.
Алып баручы. Бүген бәйрәм бездә, елгабызда боз кузгалган. Әнә. Карагыз. Бозлар ага, бозлар китәләр. Кыш буена ял иткән кар, йокысыннан уянып хәрәкәткә килә дә, бушка узган вакыт артыннан куа чыккандай, бәрелә-сугыла олы елгаларга барып кушылырга омтыла.
1нче бала Бу чын яз җиткән, көннәр җылынган. Тирә-якта яшел хәтфәдәй чирәм тишелгән. Әйдәгез, яшел чирәм өстендә утырып, боз акканын карыйк, ял итик.
Крәшен түтие. Мин табышмак әйтәм, тапкырларны күрик, зирәкләрне белик. ( яз, язгы күренешләр турында 6 табышмак әйтә, тапкырлар җавап бирәләр.).
4нче бала. Мин дә табышмаклар әйтәм, тыңлагыз.
Ишегалдында таш була, өйгә керсә су була. (боз).
5нче бала. Тама-тама таш яра.(тамчы)
6нчы бала. Утта янмый, суда батмый.(боз)
Крәшен түтәе. Бигрәк зирәкләр икәнсез.
Рус түтәе. Елга тулып боз ага Сокланабыз без аңа. Кояш көлә. Көн аяз Бозга басып килә яз.
Түти. Яз безгә шатлык китерсен. Барлык мәшәкатьләр шушы бозлар белән агып китсеннәр.
Бер атар бабае килеп керә. Кулында төенчектә бодай бөртекләре.
Бабай. Исәнмесез, туганнар. Балалар! Елгада боз киткәнен ишеттем дә мин дә килдем әле. Монда кеше күп икән: барча туган-тумача, авылдашлар, күрше авыллар да ераксынмый килеп җиткәннәр. И-и крәшен туганнар да, урыс якташларыбыз да монда икән. Бәйрәмебез котлы булсын, иминлек сезгә.
(Бабай күпердән елгага ашлык бөртекләре сибә)
Илләребез, җирләребез имин булсын, гаиләләрегезгә кайгы ишек какмасын, булган борчу-хәсрәтләрегез шушы язгы сулар белән агып китсен! Балалар сәламәт,имин, игелекле булып үссен. Ә сез язгы күренешләр турында сынамышлар, әйтемнәр беләсезме, балалар?
1нче бала. Беләбез, бабакай, әйтимме? Апрель аенда яңгырлар булса ашлыклар уңар.
2нче малай. Язның бер көне ел туйдыра.
3нче малай. Язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.
4нче малай. Каен суы күп акса, Җәен яңгырлы булыр.
5нче малай. Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Малай. Ә мин бабакай, туган ил турында мәкаль-әйтемнәр беләм: “Илен белмәгән – игелексез,халкын белмәгән холыксыз, нәселен белмәгән – нәселсез”. Туган илнең җире – җәннәт, суы – ширбәт.
Бабай. Рәхмәт улларым, кызларым. Туга илебезне, яшәгән җиребезне яратыгыз, саклагыз. Яшәгән җиребезнең табигате – сезнең кулларыгызда.
Саубуллашып бабай чыгып китә.
Малай. Тау башыннан. Боз китә. Бозлар ага, күрегеззз! Бирегә килегез, уеннар уйнарга-а-а-а! Йомырка тәгәрәтеп уйнарга.
Алып баручы. Йомырка – туып килүче яңа тормыш. Тереклек символы һәм ул үлән-үсемлекләрнең гайрәтен арттырырга тиеш дип фикер йөрткәннәр борынгылар. Әйдәгез чынлап та “Кемнең күкәе ераграк тәгәри” уенын уйнап алыйк әле. Татар халык уены.
Рус түтәе. Ай һай матур кызлар күп күңелләре мәрҗән күк егетләр сез чакырыгыз, кызлар йөгереп чыгыгыз.
“Чума үрдәк чума каз” татар халык уены.
Балалар парлап берсе артына берсе басалар,санамыш ярдәмендә бер бала алга чыга.
Чума үрдәк, чума каз (2 кат)
Тын һаваны яңграта, яңграта
Алсу үзенә иптәш эзли. Белмим кемне ярата
Җырның азагында ул бала үзенә ошаган иптәшен сайлап ала, аның белән бииләр башкалар кул чабалар. Алар парлашып артка басалар, ә ялгыз калган уенчы алга чыга. Уен шулай дәвам итә.
Татар түтие. Кәмәкләшеп, җыйналышып Түгәрәктә без биик. Әйлән-бәйлән җырлар җырлап Бәйрәмне дәвам итик.
Рус халкының “Барыня” биюе башкарыла.
Алып баручы. Әйдәгез, бер уйнап алыйк әле.
“Яулык алыш” татар халык уены.
Уен түгәрәктә уйнала. Санамыш ярдәмендә бер баланы җыючы итеп куялар. Ул түгәрәк уртасында баса.
Талым-талым тал чыбык Уртасында бал чыбык Читләп-читләп кабык ташла... Ал яулык, гөл яулык
Бир син миңа бер яулык. – дип такмаклап, үзе теләгән балалардан яулык җыя. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә.
Алып баручы.Елга ярында шаярыштык. Уйнадык, биедек. Рус туганнарыбызның нинди күчтәнәчләре бар икән?
Рус халык җыры “Блины” (коймаклар белән сыйлыйлар)
Татар халык биюе башкарыла.
Алып баручы. Хөрмәтле туганнар! Ямьле яр буенда бозлар шаулавын тыңладык, яз килүенә күмәкләшеп шатландык...Без бит сезнең белән – шушы гүзәл табигатьнең бер кисәге. Бергәләп табигатьнең бизәкләрен – урман күлләрен, елга-инешләрен саклыйк, чиста тотыйк. Таң атып килә кебек, өйләребезгә таралышыйк.
Күмәк җыр “Яратыгыз”.
Кояшлы ил – безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Һавасы да җире дә,
Салават күпере дә,
Яңгыры да, кары да –
Безгә якын бары да.
Сандугачлы урманы,
Ашлык тулы кырлары,
Бөтен җиргә яңгырыйБезнең бәхет җырлары.
Эх, матур кыз икән.
1. Безнең авыл кызлары
Аклы күлмәк кияләр.
Эшкә оста, сүзгә кыска
Егетләрне сөяләр.
Кушымта:
Эх, матур кыз икән!
Кемгә бирербез икән?
Уңганмы икән егете?
Кемдә икән өмете?
2. Безнең колхоз басулары,
Сулары агып тора.
Колхоз кызы эшкә пешкән,
Битләре янып тора.
3. Безнең кыз чибәрме икән?
Сезнең кыз чибәрме икән?
Безнең колхоз җиңәрме икән?
Сезнеке җиңәрме икән?