Татар теле ??м ?д?бият д?ресл?ренд? критик фикерл?? технологиясен куллану
«Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясен куллану »
Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)
Г.Селевко фикеренчә, критик фикерләү – интеллектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү кебек психологик төшенчәләрне ала
Критик фикерләү технологиясенең төп критерийлары:
-укучы белән укытучы арасында киртә, “барьер” юк. Алар әңгәмәдә, укыту эшчәнлегендә икесе дә тигез хокуклы.
-Укытучы мәгълүмат чыганагы түгел, ә юнәлеш, юл күрсәтүче буларак карала. Ул укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра.
Бу технология укучыга нәрсә бирә соң?
кызыксыну уята,
критик фикерләргә этәрә,
мәгълүматның кабул итү тәэсирен көчәйтә,
җаваплылык, үзаң формалаштыра,
белем алуның сыйфатын күтәрә,
бергәләп эшләтә,
үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп итоярга мөмкинлек бирә.
Критик фикерләү технологиясе укытучыга нинди мөмкинлекләр ача ?
сыйныфта ачык һәм эшлекле мөнәсәбәт булдыра,
сыналган уку-укыту модельләрен, нәтиҗәле методларны файдаланырга этәрә,
үз эшчәнлеген анализлый белүне таләп итә,
һөнәри осталыкны ачарга ярдәм итә.
Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торгантемага кызыксыну уяту → төшенү (аңлау) → рефлексия.( 8 слайд)
Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.
Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.
Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.
Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала. Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.
Мисал итеп 1 нче сыйныфта“Циркта”дәресен китерәсем килә.
Калын һәм нечкә сораулар
калын нечкә
Бүген мин кая барам?
Бу нәрсә?
Циркта үрдәкләр бармы?
Этләр нинди?
Нәрсә велосипедта йөри? Фил нинди?
Фил циркта нишли?
Гимнастлар нинди?
Аю скрипкада уйныймы?
Гимнастлар кайда?
Клоуннар кая бара?
Клоуннар нинди?
Клоуннар кайда?
Синквейн ( 10 слайд)
Нәрсә соң ул синквейн? Синквейн - француз сүзе, «биш илһам», «биш уңыш» дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.
1 нче сыйныф укучылары да яза аламы?
Әйе,тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта; Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли; Тәнкыйди һәм креатив фикерләүне камил- ләштерә; Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла; Катлаулы информация гомумиләштерелә; Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә; Бөтен укучы да яза ала. Синквейнның нәтиҗәлелеге
1 команда 2 команда
НӘРСӘ?
НИНДИ?
НИШЛИ?
КАЙДА ЯШИ?
НӘРСӘ?
Мәсәлән
Фил Эт
зур кечкенә
бара йөгерә
Африкада яши Йортта яши
Кыргый хайван Йорт хайваны
“Суда түгәрәкләр” ысулы (12 слайд)
А-авыр
Л-лексик
М-матур
А-аз
К-кечкенә
О-оча
Ш-шатлык
Ш-шыксыз
Ү-үпкәчел
Р-ризалаша
Ә-әкият
Л-ләгънәт
Е-егет
Кластер
Бу инглизчә “тәлгәш”, “бер үзәктә туплану”, ягъни тексттагы фикерләрне, төшенчәләрне аерып алу һәм аларның мәгънәви бәйләнешен график сурәттә күрсәтү дигән сүзне аңлата.
Төсләр темасы (кызыл,сары,яшел,ак,кара,зәңгәр)
“Алты эшләпә” ысулы
Укучылар күп төрле булган кебек, фикерләре дә төрле була.
. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар шигырьгә үз фикерләрен белдерәләр. проблемаларны анализлыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар.Бу ысулны аңлату өчен, мин 3 нче сыйныфта “Дуслар”хикәясен укуда тукталам.Укучылар үзләренә төрле төстәге эшләпә сайлыйлар.
Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Хисләр, субъектив бәяләр бирүнең кирәге юк. Мәсәлән, укучылар “Дуслар хикәя”нең төп вакыйгаларын санап чыгалар, нинди персонажлар булуын әйтәләр һәм аларга кыскача бәя бирәләр.Кәрим һәм аның эте Актырнак.Кәрим этен ярата, ипи, аш бирә.
Сары эшләпә. Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар
Малай этен ярата.Эт тә аны ярата.Ят бер эттән аны коткара.
Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр.
Кызыл эшләпә. Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Мисал китерәбез.
Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш
Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә.
Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре, инновацион технологияне элементларыннан дөрес файдалана белсә,ул,һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.
Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык - бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, баланың фәнне кызыксынып өйрәнү укытучы шәхесенә бәйле. Укытучы үз фәнен никадәр яратса, белсә, ул аны укучыларына тапшыру юлларын эзли һәм нәтиҗәле юллар, алымнар таба. Татар телен саклау, аны пропагандалау, тарату бездән – татар теле укытучыларыннан тора.