VI сыйныфны? татар т?ркеме ?чен эш программасы
“Каралды”
МБ җитәкчесе:
_____________/Г.Н.Шәнгәрәева/
МБ утырышы беркетмәсе № 1
“26” август 2015 нче ел.
“Килешенде”
ГБМБУ “47 нче мәктәп”нең
уку -укыту мәсьәләләре буенча директор урынбасары:
______________ /З.В.Зиннәтова/
“27” август 2015 нче ел. “Раслыйм”
ГБМБУ “47 нче мәктәп”нең директоры:
_________________/А.В.Афонский/
Боерык № 248
“28” август 2015 нче ел.
Казан шәһәре Совет районы гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
“47 нче мәктәп”нең 6а сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән
2015-2016 нчы уку елына
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бакирова Равия Мөкатдәс кызы
Педагогик утырышта каралды
бертекмә №36
26 нчы август 2015 ел
Татар теленнән эш программасы
Төзүчесе: Казан шәһәре Совет районы 47 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллахмәтова Г.М.
Сыйныф: 6 нчы
Сәгать саны: атнасына –3, елына – 105 сәгать.
Административ контроль диктант – 1 сәг.
Арадаш аттестация- 1 сәгДиктантлар – 5 сәг.
Диктант күләме:
Уку елы башында – 60 – 70 сүз;
Уку елы ахырында – 70 – 80 сүз.
Изложениеләр саны – 4 сәг.
Изложение текстының күләме:
Уку елы башы : Сүз саны – 140 – 160;
Язма күләме –8 -95;
Уку елы ахыры:
Сүз саны – 160 – 190;
Язма күләме – 95 – 105;
Сочинениеләр саны – 4 сәг.
Сочинение күләме – 1 – 1,5 бит.
Аңлатма язуы.
Эш программасы статусы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
- 6 статья – белем алу теле (телләре)
-10 статья –уку-укыту программалары- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
3. ”Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011нчы ел.
4. Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина тарафыннан эшләнгән ”Татар теле” дәреслеге, 6нчы сыйныф, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015 нчы ел.
Татар теле укытуның максаты һәм бурычлары.
Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик(тел), аралашу(коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.
Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.
Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.
Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:
1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
5. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
6.Татар телен башка фәннәрдә белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләрен булдыру.
7. Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү.
8. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.
9. Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычларны онытмаска кирәк.
10. Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллана белү.
11. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү.
12. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.
Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.
Яңа уку елы башына укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә кыскача характеристика.
Фонетика:
1. Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, алардагы үзгәрешләрне белү. Сингармонизм законын, рәт һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен сөйләмдә дөрес куллану.
2. Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Тиешле интонация белән сөйләү.
3. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Алфавитны истә калдыру.
4. Сүзләргә фонетик анализ ясау.
5. Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану.
Лексика һәм фразеология:
1. Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе буенча бәяли белү.
2. Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.
3. Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы:
1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
2. Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.
Морфология:
1. Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру(уртаклык яки ялгызлык булуы, берлектә яки күплектә килүе, килеше, тартым белән төрләнүе-төрләнмәве, нинди җөмлә кисәге булып килүен күрсәтү).
2. Сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясау(гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек). Дәреслектәге һәм укытучы тарафыннан бирелгән сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясап, алар белән җөмләләр төзү.
3Сан сүз тәркемен һәм аның төркемчәләрен билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.
4.Тартым, зат алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.
5. Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, хикәя фигыльләрнең барлык заманнарын зат-сан белән төрләндереп, аларны сөйләмдә, изложение һәм сочинение язганда дөрес куллану.
Синтаксис:
1. Җөмләнең баш кисәкләрен табып , аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтү. Аергычны табып, аның сыйфат һәм сан белән белдерелүен күрсәтү.
2. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.
3. Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куллану.
4. Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.
5. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру(ия, хәбәр, аергыч, тиңдәш кисәкләрне күрсәтә белү).
Сөйләм эшчәнлеге:
Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, кечкенә хикәяләр төзү. Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, яраткан ел фасылы турында кечкенә хикәя язу. Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган китап яки караган спектакль буенча диалог төзү. Бирелгән текстка план төзү. Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу. Бирелгән фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү. Текстлар тәрҗемә итү. Изложение, сочинение язарга өйрәнү. Төрле характердагы диктантлар язу.
6нчы сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.
6 нчы сыйныфта бирелә торган осталык һәм күнекмәләр (1-5 сыйныфларда алган белемнәргә өстәп күрсәтелә ). Алдагы сыйныфларда алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Морфология:
1. Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм өлешчә синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм рәвеш сүз төркемнәренә морфологик анализ ясый белү.
Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.
Сөйләм эшчәнлеге:
1. Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән, 7-8 репликадан торган диалог төзү.
2. Эш кәгазьләреннән әти - әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт хаты, табигатьне саклау турында газетага мәкалә яза белү.
Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, кечкенә хикәяләр төзү.
Төрле характердагы сочинениеләр язу.
Сүз төркемнәрен өйрәнгәч, алган белемнәренә таянып, грамматик биремле диктантлар язу.
Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә белү.Сүзләрне куллану.
Уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләүмаксатыннан чыгып сайланган текстлар буенча изложениеләр язу.
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Сүзлек диктанты –18-25
Сүзлек диктантын бәяләү
Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.
Контроль диктант- ел башында 60-65 сүз, ел ахырында 65-70 сүз
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложение текстының күләме
ел башында 140-160 сүз (85-95 –язма күләме)
ел ахырында 160-190 сүз (95-105- язма күләме)
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Соинениенең күләме- 1-2 бит
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән календарь –тематик план.
№ Дәрес темасы Сәг
ать саны Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр Укучылар эшчәнлегетөрләре План Факт
1. Б.с.ү. Туган телем – иркә гөлем. 1 Бирелгән тема буенча 7 -9 җөмләдән торган хикәя язу. Туган тел турында әңгәмә Әңгәмә, сүзлек белән эш итә белү. Күзәтү-ләрне язма сөйләмдә бирә белү. Телдән хикәя төзү. Туган телнең бөеклеген Һәм матурлыгын ачу. 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау
2 Сүз төзелеше һәм ясалышы. 1 Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү. Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү. Күнегүләр эшләү. 3 Лексикология һәм лексикография. 1 Сүзләрне һәм фразеологизм- нарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү.Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану. Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү. Алган белемнәрне системалаштыру. Күнегүләр эшләү, сүзләргә лексик анализ ясау, сүзлекләр белән эшләү. 4 Фонетика. 1 Сүзләргә фонетик анализ ясау.Сүзләргә басымны дөрес кую тәртибе. Тактада һәм дәфтәрдә эшләү:фонетик анализ ясау күнекмәләре. 5 Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. 1 Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтү. Аергычны табып, аның сыйфат һәм сан белән белдерелүен күрсәтү.
Җөмлә кисәкләре турында өйрәнгәннәрне актуальләшерү. Рус теленнән тәрҗемә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү. Күнегүләр эшләү. 6 Тикшерү характерындагы диктант №1 1 Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Диктант язу Морфология
7 Морфология турында төшенчә.
Хаталар өстендә эш. 1 Морфология төшенчәсе.Сүз төркемнәрен танып белү. Диктантта һәм грамматик биремнәрдә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү., китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 8 Сүз төркемнәре. 1 Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәрен, аларның грамматик категорияләрен искә төшерү Морфологик синтаксик билгеләрен искә төшерү. Күнегүләр эшләү. Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау. 9 Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. 1 Исемнең үзенчәлекле грамматик билгеләрен тану, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру, дөрес язу. Таблицаларга таянып исем, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында төшенчә бирү. Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 10 Мәкалә язу. “Спорт уеннары каласы - Каазан” 1 Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, мәкалә язу. 11 Исем ясагыч кушымчалар. 1 Сүз ясагыч кушымчаларны белү, алар белән яңа сүзләр ясау. Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 12-13 Исемнәрнең ясалышы. 2 Исемнәрнең ясалышлары ягыннан язылышын күзәтү һәм дөрес яза белү, дөрес итеп төркемчәләргә бүлә белү. Алар белән җөмләләр төзү . Исемнәрнең ясалышы турында төшенчә формалаштыру. Ясалышлары ягыннан исемнәрнең тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма аеру. Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 14 Б.с.ү. Тәрҗемә итү күнегүләре. 1 Тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру Сүзлек белән эшләү. Бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү. 15 Исемнәрнең берлек-күплек саны. 1 Исемнәрнең берлек һәм күплек саннарда килүе, исемнәрнең күплек төренә -лар,-ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгануын искә төшерү.
Тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү 16-17 Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 2 Сүзләрне килеш белән төрләндерә белү. Килешле исемнәрне җөмләдә дөрес куллану. Килеш кушымчаларының җөмләдә бәйләүче чара булуын белү.
Килешле исемнәрне җөмләдә дөрес куллану. Таблицаларга таянып килешләрне өйрәнү, кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү.
Килешле исемнәрне җөмләдә дөрес куллану.күнекмәләре булдыру, күнегүләр эшләү. Рус һәм татар телендәге килешләрне чагыштыру. 18 Б.с.ү. Изложение №1 1 Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү. Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп ,изложение язуны камилләштерү. 19 Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. 1 Сүзләрне тартым белән төрләндерә белү һәм аларны сөйләмдә дөрес куллану. Күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү, исемнәрне тартым белән төрләндерү. 20-21 Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 2 Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерә белү һәм аларны сөйләмдә дөрес куллану. Таблицаларга таянып тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү Таттымлы исемнәрне җөмләдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру, күнегүләр эшләү. 22 Аңлатмалы диктант №2 1 Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп диктант язу. 23 Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.
Хаталар өстендә эш. 1 Алынма сүзләрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен белү. Алыниа сүзләргә кушымча ялгану эзлеклелеген белү. Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү. Кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү. Хаталарны бетерү өстендә эш. 24 Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. 1 Җөмләдән исемнәрне табып, нинди җөмлә кисәге белән белдерелүен белү. Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. Җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү. 25 Исемнәргә морфологик анализ. 1 Исем сүз төркемен танып
белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Исемнәргә морфологик анализ ясый белү. Алган белемнәрне системалаштыру. Таблицаларга таянып исемгә морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу һәм анализ ясау. Күнегүләр эшләү. 26 Б.с.ү. Сочинение №1 'Туган ягым". 1 Язу күнекмәсен камилләштерү. Укучыларның эзлекле фикер йөртә белү сәләтләрен тикшерү. Бирелгән тема буенча фикер алышу, сөйләп карау, план язу, караламага һәм чистага күчерү. 27-28 Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау. 2 Исем сүз төркемен танып
белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Исемнәргә морфологик анализ ясый белү. Кагыйдәләрне кабатлау. Исемнәргә морфологик анализ ясау. Күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 29 Диктант №3. Исем. 1 Дөрес язу күнекмәләре булдыру Белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп диктант язу. Бирелгән исемгә морфологик анализ ясау. 30
Тәрле биремле күнегүләр эшләү. Хаталар өстендә эш. 1 Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.Хаталарны төзәтү. Күнегүләр эшләү. 31 Б.с.ү. Эш кәгазьләре. Рәхмәт хаты. 1 Эш кәгазьләрен язуга куелган таләпләрне, алар белән эш итә белү. Эш кәгазьләре төрләрен, аларның зарурлыгын искә төшерү, рәхмәт хаты язарга өйрәтү, берничә хат үрнәгенә тянып хат язу. Сыйфат
32 Сыйфат турында төшенчә. 1 Сыйфатның үзенчәлекле грамматик билгеләрен тану. Сыйфатларны танып белү. Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 33 Асыл һәм нисби сыйфатлар. 1 Асыл һәм нисби сыйфатларның төп билгеләрен белү һәм аеру. Кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү. 34 Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы.. 1 Сыйфатларның мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Сыйфатларның ясалышын, төзелешен, сыйфат ясагыч кушымчаларны белү. Сыйфатларны дөрес язу. Таблицаларга таянып тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатларның ясалу үзенчәлеген ачыклау. Сыйфатларны сүз төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү, күнегүләр эшләү. 35 Б.с.ү. Хикәяләү сочинениесе №2. Яхшылык. 1 Дөрес язу күнекмәләре булдыру Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. 36-37
Сыйфат дәрәҗәләре. 2 Сыйфат дәрәҗәләрен тану һәм аеру. Сөйләмдә төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны куллану һәм дөрес язу. Сыйфат дәрәҗәләре турындагы белемнәрне актуальләштерү. Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 38 Изложение №2 язу. 1 Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә сыйфатны төрле дәрәҗәләргә куеп язу. Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп, изложение язуны камилләштерү. 39 Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. 1 Җөмләдән сыйфатларны табып, нинди җөмлә кисәге белән белдерелүен белү. Хаталар өстендә эшләү, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 40 Сыйфатларның исемләшүе.
1 Исемләшкән сыйфатларны җөмләдән танып белү. Исемләшкән сыйфатлар белән җөләләр төзү. Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 41 Сыйфатларга морфологик анализ ясау, күнегүләр эшләү 1 Сыйфат сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү. Таблицаларга таянып сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу һәм анализ ясау. Күнегүләр эшләү. 42 Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. Сүзлек диктанты язу. 1 Сыйфат сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү.дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Кагыйдәләрне кабатлау. Сыйфатларга морфологик анализ ясау. 43 Административ контроль тест. 1 Алган белемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Тикшерү биремнәре эшләү. 44 Диалогик сөйләм үстерү. Юл йөрү кагыйдәләре. 1 Сөйләм телен баету. Бирелгән репликалардан диалог төзү Кара каршы сөйләшү күнекмәләрен ныгыту. Диолгны язма сөйләмдә язу. 45 Б.с.ү. Сурәтләү сочинениесе №3 “Кышкы урман” 1 Язма һәм телдән сөйләмне үстерү. Язма сөйләмне үстерү. Сочинениенең планын төзү, терәк сүзләр ярдәмендә язу. Сан
46 Сан турында төшенчә. 1 Сан сүз төркемен танып белү. Саннарны дөрес уку һәм язу. Кагыйдәләр уку,китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 47-48 Саннарның ясалышы. 2 Саннарның ясалышын белү. Саннарны дөрес уку һәм язу. Таблицаларга таянып тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар ясау. Әңгәмә, күнегүләр эшләү. 49 Гарәп һәм рим цифрларының язылышы. 1 Гарәп һәм рим цифрларының язылышын белү. Саннарны дөрес уку һәм язу. Гарәп һәм рим цифрларының язылышы турында мәгълүмат алу. Саннарны дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру. Күнегүләр эшләү. 50 Сан төркемчәләре. Микъдар саны. 1 Сан төркемчәләре турындагы төшенчәне белү. Саннарны дөрес уку һәм язу. Саннарны дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру. Күнегүләр эшләү. 51 Тәртип саннары. 1 Тәртип саннарын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу. Таблицаларга таянып тәртип саннары турында төшенчә бирә белү. Әңгәмә, күнегүләр эшләү. 52 Бүлем саннары. 1 Бүлем саннарын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу. Таблицаларга таянып бүлем саннары турында төшенчә бирү. Саннарны дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру. Күнегүләр эшләү. 53 Чама саннары
1 Чама саннарын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу. Таблицаларга таянып чама саннары турында төшенчә бирү. Саннарны дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру. Күнегүләр эшләү. 54 Җыю саннары. 1 Җыю саннарын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу. Таблицаларга таянып җыю саннары турында төшенчә бирү. Саннарны дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру. Күнегүләр эшләү. 55-56 Саннарнын җөмләдә кулланылышы. 2 Җөмләдән саннарны табып, нинди җөмлә кисәге белән белдерелүен белү. Таблицаларга таянып саннарның җөмләдә нинди кисәк булып килүе турында белешмә бирү. Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. Җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү. 57 Саннарга морфологик анализ. 1 Сан сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Саннарга морфологик анализ ясый белү. Алган белемнәрне системалаштыру. Таблицаларга таянып санга морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу һәм анализ ясау. Күнегүләр эшләү. 58 Б.с.ү. Изложение №3 1 План төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу. Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп ,изложение язуны камилләштерү. 59-60 Саннарны гомумиләштереп кабатлау. 2 Сан сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Саннарга морфологик анализ ясый белү. Өй эшен тикшерү. Кагыйдәләрне кабатлау. Саннарга морфологик анализ ясау. Күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 61 Төрле биремле күнегүләр эшләү 1 Алган белем һәм күнекмәләрне дөрес куллана белү. Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.Хаталарны төзәтү. Мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 62 Диктант №4. Сан. 1 Дөрес язу күнекмәләре булдыру. Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. Бирелгән санга морфологик анализ ясау. Рәвеш
63 Рәвеш турында төшенчә. Хаталар өстендә эш. 1 Рәвеш турында төшенчәләрне белү. Рәвешләрне танып белү, сөйләмдә куллану. Таблицаларга таянып рәвеш турында төшенчә бирү. Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 64 Рәвешләрнең ясалышы. 1 Рәвешләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Рәвешләрнең ясалышын, төзелешен, рәвеш ясагыч кушымчаларны белү. Рәвешләрне дөрес язу. Таблицаларга таянып тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә рәвешләрнең ясалу үзенчәлеген ачыклау. Рәвешләрне сүз төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү, күнегүләр эшләү. 65 Рәвеш дәрәҗәләре. 1 Кайбер рәвешләрнең, сыйфатлар кебек үк, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә килүләрен белү. Рәвешләрне сөйләмдә куллану һәм дөрес язу. Таблицаларга таянып рәвешләрнең дәрәҗә формалары турында төшенчә бирү. Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 66 Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр. 1 Рәвеш төркемчәләре турындагы төшенчәне белү. Рәвешләрне сөйләмдә куллану һәм дөрес язу, җөмләдәге функциясен белү. Таблицаларга таянып рәвешләрнең төркемчәләре турында төшенчә бирү. Саф рәвешләрнең кулланылу үзенчәлеген билгеләү. Күнегүләр эшләү. 67 Күләм-чама рәвешләре 1 Күләм-чама рәвешләрен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Таблицаларга таянып күләм-чама рәвешләре турында төшенчә бирү. Әңгәмә, күнегүләр эшләү. 68 Охшату-чагыштыру рәвешләре. 1 Охшату-чагыштыру рәвешләрен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Таблицаларга таянып охшату-чагыштыру рәвешләре турында төшенчә бирү. Әңгәмә, күнегүләр эшләү. 69 Урын рәвешләре 1 Урын рәвешләрен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Таблицаларга таянып урын рәвешләре турында төшенчә бирү. Әңгәмә, күнегүләр эшләү. 70 Вакыт рәвешләре
1 Вакыт рәвешләрен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Таблицаларга таянып вакыт рәвешләре турында төшенчә бирү. Әңгәмә, күнегүләр эшләү. 71 БСТҮ. Хикәя язу. 1 Хикәяләү тибындагы текст язуның үзенчәлекләрен актуальләштерү, язу күнекмәсен камилләштерү. Хикәянең планын төзү, терәк сүзләр ярдәмендә хикәя язу. 72 Сәбәп-максат рәвешләре 1 Сәбәп-максат рәвешләрен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Таблицаларга таянып сәбәп-максат рәвешләре турында төшенчә бирү. Әңгәмә, күнегүләр эшләү. 73 Рәвешләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ 1 Рәвеш сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү. Алган белемнәрне системалаштыру. Таблицаларга таянып рәвешкә морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу һәм анализ ясау. Күнегүләр эшләү. 74-75 Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау. 2 Рәвеш сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү. Кагыйдәләрне кабатлау. Рәвешләргә морфологик анализ ясау. Күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 76 Диктант №5. 1 Дөрес язу күнекмәләре булдыру Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. Бирелгән рәвешкә морфологик анализ ясау. 77 Б.с.ү.. Төрле биремле тестлар эшләү. Хаталар өстендә эш 1 Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Диктантны укучылар белән бергә җентекләп тикшерү.Хаталарны төзәтү. Тестлар эшләү. Алмашлык (15+7)=22
78 Алмашлык турында төшенчә. 1 Алмашлык турында төшенчәләрне белү. Алмашлыкларны танып белү, сөйләмдә куллану. Таблицаларга таянып алмашлык турында төшенчә бирү. Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 79 Алмашлыкларның ясалышы. 1 Алмашлыкларның мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Алмашлыкларның ясалышын, төзелешен белү. Алмашлыкларны танып белү. Т аблицаларга таянып тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә алмашлыкларның ясалу үзенчәлеген ачыклау. Алмашлыкларны сүз төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү, фукцияләрен ачыклау, күнегүләр эшләү. 80 Б.с.ү. Изложение №4 1 План төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу. Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп ,изложение язуны камилләштерү. 81 Алмашлык төркемчәләре. 1 Алмашлык төркемчәләре турындагы төшенчәне белү. Алмашлыкларны сөйләмдә куллану һәм дөрес язу,тану, җөмләдәге функциясен белү. Таблицаларга таянып алмашлыкларның төркемчәләре турында төшенчә бирү. Күнегүләр эшләү. 82 Зат алмашлыклары. 1 Зат алмашлыкларын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Әңгәмә, алмашлыкларны килешләр белән төрләндерү, күнегүләр эшләү. 83
Тартым алмашлыклары. 1
Тартым алмашлыкларын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Әңгәмә, алмашлыкларны килешләр белән төрләндерү, күнегүләр эшләү. 84 Күрсәтү алмашлыклары. 1 Күрсәтү алмашлыкларын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Китап белән эш, әңгәмә, күнегүләр эшләү. 85 Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнеше 1 Күрсәтү алмашлыкларын килеш белән, тартым белән төрләндерә белү һәм аларны сөйләмдә дөрес куллану. Өй эшен тикшерү. Әңгәмә, алмашлыкларны килешләр белән, тартым белән төрләндерү, күнегүләр эшләү. 86 Б.с.ү.Сочинение №4.. Картина буенча сочинение-тасвирлама язу 1 Дөрес язу күнекмәләре булдыру Картина буенча план төзү, терәк сүзләр ярдәмендә сочинение язу. 87 Сорау алмашлыклары. 1 Сорау алмашлыкларын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Әңгәмә, алмашлыкларны килешләр белән төрләндерү, күнегүләр эшләү. 88 Билгеләү алмашлыклары. 1 Билгеләү алмашлыкларын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Билгеләү алмашлыкларын килеш белән, тартым белән төрләндерә белү. Әңгәмә, алмашлыкларны килешләр белән төрләндерү, күнегүләр эшләү. 89 “Без Бөек җиңү варислары” дәрес-әңгәмә 1 Сөйләм телен баету. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү күнегүләе, хикәя язу 90 Билгесезлек алмашлыклары. 1 Билгесезлек алмашлыкларын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Китап белән эш, әңгәмә, күнегүләр эшләү. 91 Юклык алмашлыклары. 1 Юклык алмашлыкларын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану, язу, җөмләдәге функциясен белү. Күнегүләр эшләү. 92 Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. 1 Җөмләдән алмашлыкларны табып, нинди җөмлә кисәге белән белдерелүен белү. Таблицаларга таянып алмашлыкларның җөмләдә нинди кисәк булып килүе турында белешмә бирү. Китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. Җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү. 93 Кабатлау күнегүләре, контроль диктантка әзерлек. 1 Алган белемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү 94 Административ биремле контроль диктант (арадаш аттестация) 1 Алган белемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Үткәннәрне кабатлау һәм тикшерү биремнәре эшләү. 95 Б.с.ү. Диалоглар төзү.
Хаталар өстендә эш 1 Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Биремнәрне укучылар белән бергә җентекләп тикшерү. Хаталарны төзәтү. Тестлар эшләү. 96 Алмашлыкларга морфологик анализ. 1 Алмашлык сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү. Алган белемнәрне системалаштыру. Таблицаларга таянып алмашлыкка морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу һәм анализ ясау. Күнегүләр эшләү. 97 “Казаным – башкалам” интернет сәяхәт. 1 Сөйләм телен баету. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү күнегүләе, телдән хикәя. 98-99 Алмашлыкларны кабатлау 2 Алмашлык сүз төркемен танып белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү. Кагыйдәләрне кабатлау. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау. Күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү. 100 Б.с.ү. Эш кәгазьләре. Гариза язу. 1 Эш кәгазьләрен язуга куелган таләпләрне, алар белән эш итә белү. Эш кәгазьләре төрләрен, аларның зарурлыгын искә төшерү, гариза язарга өйрәтү, берничә үрнәк белән таныштыру. Гомумиләштереп кабатлау (4+1)=5
101 Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. Исем. 1 Алган белемнәрне системалаштыру. Исем темасын кабатлау.Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш, күнегүләр эшләү. 102 Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. Сыйфат. 1 Алган белемнәрне системалаштыру. Сыйфат темасын кабатлау. Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш, күнегүләр эшләү. 103 Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. Сан. 1 Алган белемнәрне системалаштыру. Сан темасын кабатлау. Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш, күнегүләр эшләү. 104 Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. Рәвеш. 1 Алган белемнәрне системалаштыру. Рәвеш темасын кабатлау. Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш, күнегүләр эшләү. 105 Йомгаклау дәресе 1 Алган белемнәрне системалаштыру. . Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, күнегүләр эшләү. Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше
- белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;
- әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;
- электрон китапханә, башка электрон ресурслар, электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;
- мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;
- интерактив тикшерү программалары;
- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).
Әдәбият исемлеге
1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010.
2. Максимов Н.В, Шәйхразиева З.В.Урта мәктәптә татар теле укыту. Гади җөмлә синтаксисы. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2008.
3. Максимов Н.В, Шәйхразиева З.В.. Татар урта мәктәбендә синтаксик анализ. Укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Школа” нәшр., 2007.
4.Нурмухамметова Р.С. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся– Казан: Издательство «Гыйлем»., 2008. – 71 с
5. Сафиуллина Ф. С. Набиуллина Г.А.Татар теленнән тестлар. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез. – Казан: “Яңалиф” нәшр., 2006.
6. Фәрхетдинова Ф.Х.Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле һәм әдәбияты. – Тәтеш: ООО “Тетюшеская типография” 2006. – 25 б.
7. Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханда язган сочинениеләре. – Казан: “Школа” нәшр., 2003. – 293 б.
8.Шәмсетдинов Г.,Вәлиуллин М,Бикчуров Р,. Онытылмас мәктәп еллары– Казан: Мәгариф журналы китапханәсе, 2005.
Өстәмә әдәбият
1. Максимов Н.В. “Урта мәктәптә татар теле укыту: Синтаксис.”Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008.
2. “Мәгариф” журналлары.
3. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2009.
Мәгълүмат чыганаклары
http://www.ed.gov.ru
Белем бирү буенча федераль агентлык
http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү
һәм профессиональ әзерләү академиясе
http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства
http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге
http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы
http://www.mon.tatar.ru
http://www.shoolexpo.ru http://. belem.ru
Укыту-методик комплекты
1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.
2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2008);
3. 3. Татар теле. Н.В.Максимов, М.З.Хәбибуллина. Татар теле: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы .
.Казан:Татарстан китап нәшрияты,2015.
4. Ч.М.Харисова. Татар теле. Анализ үрнәкләре. “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел.
5. Ч.М.Харисова. Язма эшләр җыентыгы. “Мәгариф” нәшрияты, 2004 ел.
6. Н.С.Гыймадиева, Г.Н.Закиров, З.В.Шәйхетдинова. Диктантлар һәм изложениеләр, 5-11 сыйныфлар өчен. “Яңалиф” нәшрияты, 2006 ел.
Рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән календарь –тематик планның кушымтасы.
Диктант №1.
Таган.
(Тикшерү характерындагы диктант)
Мин таган атынам. Миңа шундый рәхәт, гүя очам. Мин тауларга таба очам. Көчлерәк атынган саен, шул тауларга якынаермын төсле. Алар кул сузымында, якында гына кебек. Ләкин никтер барып җитеп булмый. Алар минем өчен мәңгелек серле булып, мәңге үзләренә чакырып торачак зәңгәр таулар. Таулар артында кояш бар! Таулар артында тормыш бар! Тормыш бөтен җирдә бар. Җир шары тормыш өчен яратылган. (59 сүз)
(“Мәгариф” журналы, 11 сан, 2014 ел)
Эшне бәяләү.
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Диктант №2
Күркәм сыйфатлар.
(Исемнәрнең, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше)
Һәр милләтнең үзенә хас бер үзенчәлеге була. Игътибар белән карасаң, кешенең тышкы кыяфәте үк кем икәнлеген күрсәтеп тора.
Пөхтә, чиста, матур итеп киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәчелбулу безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Татар кешесе әдәп сакларга, инсафлы булырга омтылган. Бигрәк тә бу сыйфат безнең әти-әниләребездә, әби-бабаларыбызда нык сакланган. (56 сүз)
Бирем.
I вариант Кыяфәте сүзен килешләр белән төрләндерегә.
II вариант Кешесе сүзен килешләр белән төрләндерегә.
(“Мәгариф” журналы, 11 сан, 2010 ел)
Эшне бәяләү.
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Грамматик биремне бәяләү
Грамматик бирем ялгышсыз башкарылса, “5”ле куела, ярысыннан азрак өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.
Диктант №3
Икмәк.
Икмәк турында уйламаган кеше бармы икән дөньяда?
Без аны яратып ашыйбыз. Хуш исле йомшак икмәк табынга ямь бирә. Ләкин без икмәкне ашый беләбезме? Безнең арада икмәкнең кадерен белми торган кешеләр дә бар. Кайчак урамда яки идәндә ипи кисәкләре ята. Бу икмәкне кем ташлаган? Аның исеме ничек? Бу кешеләр игенченең хезмәтен аңламыйлар, ахрысы.
Ипине үзең ашап бетерерлек итеп кенә алырга кирәк. Аны ташлап калдырыга ярамый. Аның һәр валчыгын кадерләргә кирәк. (69 сүз)
Бирем.
I вариант Икмәкнең сүзенә морфологик анализ ясарга.
II вариант Урамда сүзенә морфологик анализ ясарга.
Эшне бәяләү.
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Грамматик биремне бәяләү
Грамматик бирем ялгышсыз башкарылса, “5”ле куела, ярысыннан азрак өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.
(“Диктантлар җыентыгы” Казан, 2007 ел)
Диктант №4
Сайланма диктант.
(«Сан» темасын кабатлау)
Якуп мәсьәләне авыл җыенына күчерде. Өр-яңадан тавыш, тартыш, үпкәләш башланып китте. Бер-берсен күрсәтү башланды. Берәүгә сарык бирелгән, ә аның сыер аласы килә. Икенчесенә сыер гына җитми, ат та кирәк. Барлык кешенең сораганын бирә башласаң, биш алпавыт малы да җитмәячәк.
Карап керегезче, 7 нче атлы дивизия килмәдеме икән анда?
Гәрчә ул шушы өч-дүрт сәгать вакыт эчендә бер сүз әйтмәсә дә, күңеленнән үзен бу утырышның тулы хокуклы катнашучысы итеп саный иде. (72 сүз)
(“5-11 сыйныфлар өчен Ддиктантлар җыентыгы” Казан,”Мәгариф” нәшрияты, 2001 ел)
Эшне бәяләү.
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Диктант №5
Балык тотканда.
(«Рәвеш» темасын кабатлау)
Бану бүген гадәттәгедән иртәрәк торды. Ул энесе Габитне уятты. Алар, кармакларын алып, Идел буена балык тотарга киттеләр.
Бүген көн җилсез һәм кызу иде. Кояш тын Идел өстенә алтын нурларын сибә. Идел аллы-гөлле төстә ялтырый. Ул балаларны елмаеп каршылый төсле.
Эре балыклар, вак балыкларны куып, су өстенә чыгалар да, көмеш тәнкәләрен ялтырата-ялтырата, шапылдатып, кире суга чумалар. Ә вак балыклар, дошманнарыннан куркып, көтүләре белән комлы сайлыкка йөзеп чыгалар.
Безнең нәни балыкчыларыбыз кармакларын салырга оныттылар. Балыкларның уйнауларына кызыгып, үзләре дә уйнарга керештеләр. (80 сүз)
Бирем.
Рәвешләрне табарга, астларына сызарга.
(“Диктантлар җыентыгы” Казан,”Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел)
Эшне бәяләү.
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Грамматик биремне бәяләү
Грамматик бирем ялгышсыз башкарылса, “5”ле куела, ярысыннан азрак өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.
Административ контроль диктант.
Бирем.
Исем сүз төркемнәрен табарга, өсләренә килешләрен язарга.
Береняе кызыл юлдагы җөмләләрнең баш кисәкләрен табып, астларына сызарга
Контроль диктантларны бәяләү
№ Таләпләр Билге
1. Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган, пөхтә язылган эшкә «5»ле билгесе куела.
2. 1 орфографик, 2 пунктуацион хатасы булган эшкә
Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә «4»ле билгесе куела.
«4»ле билгесе куела .
3. 2 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы , 2 төзәтүле эшкә
Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «3»ле билгесе куела.
«3»ле билгесе куела.
4. 5 тән артык орфографик,
4 орфографик, 5 пунктуацион хаталы , 4 төзәтүле эшкә «2»ле билгесе куела.
Грамматик биремне бәяләү
Грамматик бирем ялгышсыз башкарылса, “5”ле куела, дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.
297180053340
Изложение №1
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Изложение №2
24003000
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Изложение №3
4914900167640
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
417576017145
Изложение №4
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.