Д?рес планы. Б?йл?геч кушымчалар. 5нче сыйныф 
Тема : Бәйләгеч кушымчымчалар .Максат : 1) Бәйләгеч кушымчалар турында төшенчә бирү ;
2) Игътибарлылыкны  арттыру , мөһим     өлешне аерып ала белү күнемәләрен үстерү өчен шарт тудыру; 
3) милли бәйрәмнәр белән танышуны, бер-береңне ихтирам итәргә өйрәтүне дәвам итү . 
Дәреснең төре : яңа тема аңлату . 
 Җиһазлар : мульти медиа , карточкалар ,дәреслек.
Дәреснең барышы :
I. Психологик унай халәт тудыру :
-Исәнмесез , укучылар!  
- Хәерле иртә ! Көннәрегез имин булсын!
-Рәхмәт. Сезгә дә шуны телим. Утырыгыз!
-Балалар, күктә балкыган кояшка карагыз да әйтегез әле, ул сезгә ошыймы?
-Әйе, ошый.
-Ни  өчен?
-Чөнки ул бик матур елмая, аннан җылы бөркелеп тора кебек.
-Сезнең дә аңа охшыйсыгыз киләме?
-Бик килә.
-Әйдәгез, без дә бер-беребезгә  мөлаем елмаеп, кояштан күп итеп энергия алып, күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.
II. Актуальләштерү :
1. Алдагы дәресне тест формасында тикшерәбез. Сезнең алда чиста кәгазьләр.  Дөрес җавапны билгеләгез. 
Тест
1) Кушымчалар
 а) 1         ә) 2               б) 3           төрле була . 
2) Яңа мәгънәле сүз ясый : 
  а)  Ясагыч кушымчалар 
 ә) мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар
 3) 1 сүзнең төрле формаларын барлыкка китерә : 
  а)  Ясагыч кушымчалар 
 ә) мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар
4) Ясагыч кушымчалар гына булган рәтне билгеләгез . 
а) эшкә , әнине , барырмын . 
ә) уйчан , акыллы , эшлә . 
б) икенче , җәйге , кошлар . 
5Модаль  куш. гына булган рәтне билгеләгез:
 а) эшкә , әнине , барырмын . 
ә) уйчан , акыллы , эшлә . 
б) икенче , җәйге , кошлар . 
2.Парларда  эш .
 - Укучылар, күршегезнең эшен тикшереп бәяләгез .Дөрес җаваплар экранда бирелә : 
1) ә  2)а  3)ә4)ә5) а 
Карандаш белән бәялиләр.
-Балалар, 5леләр бармы ? 4леләр ?
III. Уку мәсьләсен кую.
1)Балалар, без хәзер уен уйнап алырбыз. Ә уеныбыз “Адашкан хәрефләр” уены дип атала. Сезгә буталчык хәрефләрне дөрес урнаштырып , сүзләрне укырга кирәк булыр . 
Әбәтәсмөн (мөнәсәбәт ) 
чыгася (ясагыч) 
шукамчы (кушымча )
 гечләбәй (бәйләгеч) .  
2)- Балалар, килеп чыккан сүзләр арасында кайсы безнең өчен әле яңа ? 
- Бәйләгеч .
-Әйе, дөрес. Кайсыгыз нәтиҗә ясап әйтер икән ? 
-Димәк безнең дәреснең темасы- бәйләгеч  кушымчалар .
-Афәрин, дуслар!
IV. Уку мәсьәләсен чишү :
-Укучылар, исеменнән үк күренгәнчә, бәйләгеч кушымчалар ни өчен хезмәт итә икән? Күршегез белән киңәшегез әле.
-Бәйли .
-Сез җавап белән килешәсезме? Бәйләгеч  кушымчалар  нәрсәләрне бәйли икән ? 
1) Әйдәгез әле әти сүзен апа сүзе белән бәйләп карыйк . Безгә нинди кушымчалар ярдәм итәр икән ? Әтинең апасы.
 –нең нинди кушымча ? (килеш кушымчасы)
 –сы нинди кушымча? (тартым кушымчасы)
2) Син алмашлыгын кайта фигыле белән бәйлик . Син кайтасың 
–сың нинди кушымча ? (2 з., б.с.куш.)
- укучылар, сорауны кабатлыйм, бәйләгеч  кушымчалар  нәрсәләрне бәйли икән ? 
- Бәйләгеч  кушымчалар  сүзләрне бәйл.
- Әйе, балалар, бәйләгеч  кушымчалар  сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт итәләр . Сез тагын нәрсәне күреп, әйтеп бетермәдегез икән, төркемнәрдә киңәшеп карагыз әле. 1нче, 2нче очракта нинди сүз төркемнәре каралды?
-Исемнәр бер-берсе белән килеш һәм тартым кушымчасы белән, фигыльләр зат-сан кушымчасы белән бәйләнәләр.
-Димәк , исемнәрдәге килеш һәм тартым кушымчалары, фигыльдәге зат –сан кушымчалары –нинди кушымчалар  була икән ? 
-Бәйләгеч кушымчалар. 
Бәйләгеч кушымчаларны схемада шакмак белән билгелибез .
V. Физкультминут .
Салмак кына көй яңгырый .
-Балалар сүзләрдәге кушымчалар санынча төркемнәргә берләшегез . 
-авыл-даш-лар (2)  -кит-мә (1)
-кил-де-ләр-ме (3)- көй-лә –мә –гән –нәр –дер (5) 
-җыр-чы-лар (2) -уй-лан-дыр-ыр-лык (4)
-сыйныф-таш-лар-ыбыз-ны (4) 
3) Китап белән эш . Кагыйдәне к укып чыгу.
4)Дәфтәрләрдә эш. Һәр төркемгә берәр исемне тартым белән дә, килеш белән дә төрләндергә.  
Парларда эш .дәфтәрләрне алыштырып  тикшерәләр , бәялиләр.( Экранда  дөрес җаваплар чыга.)
5) Балалар, тиздән язгы кыр эшләре тамамланыр . Аннан соң нинди бәйрәм уздырыла  әле ? (-Сабантуй ) . 
Ә хәзер бәйләгеч кушымчалар ярдәме белән Сабантуй турында  җөмләләр төзибез. Кайсыгызның җөмләсе иң матуры булды? Шул җөмләне тактатада язалар һәм бәйләгеч кушымчарны күрсәтәләр. 
VI.  Рефлексия .
Без бүген дәрестә бәйләгеч кушымчалар турында  сөйләштек .Ә хәзер шул турыда  диалог төзеп алыйк әле.
Диалог.
- Бәйләгеч кушымчалар нинди сүз төркемнәренә ялгана ? 
-Исемгә, фигыльгә.
- Бәйләгеч кушымчалар ни өчен кирәк ?
-Сүзне , җөмләне бәйләр өчен .
Карточкалар белән  эш .1нче баганада сүзләр бирелгән , 2нче баганада шартлы билгеләр күрсәтелгән. Туры килерлек итеп, стрелкалар ярдәмендә тоташтырга . 1 укучы такта  артында башкара . Дәфтәрләрне алыштырып , тактадагы эш буенча тикшерәләр , бәя бирелә.
VII. Үзбәя.
Һәркем үзенә билге куя. ( Укытучы нәтиҗә ясый.) 
                    
VIII. Өй эше бирү.
1нче төп күнегү. 125 бит , 270 нче күнегүдәге калын хәреф белән бирелгән сүзләрне күчереп алып , бәйләгеч кушымчаларны билгеләргә. 
2нче төркем .”Безнең якта Сабантуйлар гөрли” дигән хикәя төзергә, я шигырь язып карарга.