Статья Х?зерге заман китапхан?чесе
Хәзерге заман китапханәчесе – яңа информацион технологияләр өлкәсендәге белгеч
Китапханә мәктәпнең беренче катында урнашкан.Китапханәнең мәйданы – 52 м². Аның 18 м² ын китап фонды, 32 м² ын уку залы алып тора. Белем байлыгын арттыру өчен сирәк табып була торган энциклопедия –белешмәләребез бар. Олимпиадага, БДИ-га әзерләнү өчен өстәмә материаллар тупланган. Уку залында әзерләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Укучыларга, укытучыларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Китапханә ишекләре һәркемгә ачык.
Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Дәрестә шөгыльләнеп кенә укымышлы булып булмый. Белемнең күп өлешен кеше индивидуаль рәвештә китаплардан укып туплый. Әдәби әсәрләр уку – ул дөньяны, тормышны, тарихны һәм бүгенгене , кешенең психологиясен аңлауда ачкыч ролен үти.Укучы әсәрдәге вакыйгаларны күңеле уздыра, герой белән бергә шатлана, герой белән бергә кайгыра.Һәр баланы матур әдәбият дөньясына алып керү, аны китап белән кызыксындыру, әдәбиятка мәхәббәт уяту – китапханәченең төп бурычы. Хәзерге заман укчысы укый, яза белергә генә түгел, ә үзенә кирәк мәгълүматны таба һәм куллана белергә тиеш.
Без укучыларны өч төркемгә бүләбез: башлангыч сыйныф укучылары, урта сыйныф һәм югары сыйныф укучылары.Башлангыч сыйныфларда - үз теләге белән мөстәкыйль рәвештә китап алып укырга гадәтләндерү, китаптан алган тәэсирләре белән уртаклашырга мөмкинлек тудыру, яңа китапны аңлауга әзерлек максатлары килеп чыга.Урта сыйныфларда исә баланың кызыксыну даирәсен ачыклау, шуннан чыгып китап сайлауга өйрәтү, эстетик зәвык булдыру әһәмиятлерәк.Югары сыйнфларда укучының кызыксыну даирәсе, мөстәкыйль уку күнекмәләре формалашкан була.Әдәби әсәрләр уку белән берлектә , фәнни - әдәби, документаль, автобиографик әсәрләрне дә файдаланырга кирәк. Китапханәнең имиджын ктәрү өчен аның белән янаргаһәм үз эшеңнең остасы булырга кирәк.