Бармак уеннары турында а?латма: Бармакларны уйнатыйк…


Бармакларны уйнатыйк...
Ике кулны тоташтырып,
Әйдәгез, ясыйк йозак.
Бармаклар белән төрлечә хәрәкәтләр ясау нәтиҗәсендә баланың кул хәрәкәтләре
Үсешеартуын, ә бу исә, үз чиратында, сабыйның сөйләм үсешенә уңай йогынты ясавын без инде беләбез.
Кул чуклары хәрәкәтен үстерү баланы рәсем ясарга, язу алымнарына өйрәтүгә дә әзерлек ул. Кул бармак мускулларының язганда җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү өчен дә бармакларны “уйнатуның” әһәмияте зур.
Бармакларны хәрәкәтләндерү күнегүләре, гадәттә, шигырь юллары, такмазалар яки хәрәкәтләргә туры килә торган сүзләр белән үткәрелә. Мәсәлән, “Кәбестә тозлау” уены.
Кәбестәне турыйбыз (кулларны вертикаль сузып, уч төпләрен бер – берсенә ышкырга).
Аннан соң тоз сибәбез (уң кул бармаклары белән тоз сибү хәрәкәтләре ясарга).
Тәмле кишер дә кырабыз ( бер кулның бармаклары йодрыкланып, икенче кулның уч төбен ышкый).
Барысын болгатабыз ( ике кулның да бармаклары бер кысыла, бер ачыла).
Савытка тутырабыз (“тутыру” хәрәкәтдәре).
Бармак, кул чуклары хәрәкәтләре сүзсез (шигырьсез һ.б.) дә башкалырга мөмкин. Бу очракта әти – әниләр ( яисә тәрбиячеләр) биремне, хәрәкәтләрне күрсәтә – күрсәтә, җентекләп аңлаталар.
“Фил” күнегүе – кул уч төбе белән аска каратыла. Урта бармак алга чыгарыла, бераз гына күтәрелә, ул – филнең борыны (хоботы), ә имән бармак белән атсыз бармак – аяклар ролен үти. “Фил” әкрен генә өстәл буйлап “бара”.
“Йөгерешчеләр” – уң кулның имән һәм урта бармаклары өстәл буйлап”йөгерә”.
“Кайчы” – ике кулның да имән һәм урта бармаклары белән “кисү” хәрәкәтләре ясала.
“Кошлар җим чүпли” – баш бармак, чиратлаштырып, башка бармаклар белән тоташтырыла.
Кайбер очракларда уеннар өлкән кеше белән бала арасында кара – каршы сөйләшеп үткәрелә. Әйтик, “Мунча” уены.
Тәрбияченың (яки баланың әти – әнисенең, абый – апасының) уң һәм сул кул бармак очлары бер – берсе белән тоташа, уч төпләре бераз аерылы – “мунча төзелде”. Бала имән бармагы белән өлкән кешенең бармак араларыннан йөри: әле бер арага, әле икенче арага керә.
Бала: Мунчага керим әле.
Тәрбияче: Суы салкын.
Бала: (икенче арага кереп): Мунчага керим әле.
Тәрбияче: Сабын юк (себерке һ.б.).
Ахырдан тәрбияче: “Әйдә, кер!” – ди. Бала бармагын тәрбияченең уч төпләре арасына тыга, ә тәрбияче шул арада баланың бармакларын уч төпләре белән кысып өлгерергә тиеш. Ул: “Эссе, эссе!” – дип, баланың бармакларын ышкый.
Күнегүләрне башкарганда, уен вакытларында барлык бармакларны да катнаштырырга тырышырга кирәк. Күнегүләр берьюлы ике кул белән дә үткәрелә.