Ак калфак внеклассное мероприятие ШОУ( традиции, обычаи татарского народа)


КЛАССТАН ТЫШ ЧАРА
"АК КАЛФАК"

Ак калфак бәйгесе.
Ата-бабаларыбыздан васыять итеп калдырылган рухи-әхлакый мирасны укучыларга җиткерү зур әһәмияткә ия .
Максат: Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, искә төшерү, барлау. Милләт белән горурлану хисе тәрбияләүне дәвам иттерү. Татар милли киемнәренә, татарның зәркан сәнгатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Катнашалар: алып баручылар (3 укучы ), гармунчы, ярдәмчеләр (егетләр) һәм бәйгедә катнашучы кызлар.
Талгын гына гармунда татар халык көйләреннән вариацияләр башкарыла.
1 алып баручы.
Вакыт ага, рух кала. Безнең, Идел буе болгарларының гасырлардан-гасырларга күчеп килгән гореф-гадәтләре, йолалары бар.
2 алып баручы.
Илдә тату яшәр өчен, кешене кеше итә торган иң мөһим сыйфатларга ия булырга кирәк. Ул сыйфатларның игелеклелек, шәфкатьлелек, юмартлык, әдәплелек һәм уңганлык-булганлык булуына ышанырга кирәк.
Яшәү дигән гомер чишмәсенең сулары саф килеш калсын, киләчәк буыннар алдында йөзебез якты булсын дисәк, изге мирасларыбызны барлау зарур.
3 алып баручы.
Бүгенге бәйге "Ак калфак" дип атала. Татар милли киемнәре - үзе гүзәл бер дөнья. Осталар чиккән калфаклар, түбәтәйләр, гаҗәеп нәфис муенсалар, алка-йөзекләр, чигүле алъяпкычлар, бәби итәкле күлмәкләр, камзуллар...
Болгар илендә кызлар кигән ак калфак диңгез энҗесе белән чигелгән. Ак төс - аклык-пакьлек билгесе.
1 алып баручы.
Хәзер сезне, дуслар, "Ак калфак" бәйгесендә катнашучылар белән таныштырабыз.
Матур көйгә биеп, кызлар сәхнәгә чыгалар. Музыка яңгырый. Кызлар алга чыгып, һәркайсы үзе белән таныштыра.
2 алып баручы.
"Ак калфак"- нәфислекне, эчкерсезлекне, сафлыкны, тыйнаклыкны тагы бер кат барлаучы сыйфатында. Бәйгедә катнашу- җиңел эш түгел, иң чибәр, иң булган, иң тыйнак, иң уңган кызлар сезнең каршыгызда.
1 алып баручы.
Яхшы эш-гамәлләр безнең илдә догадан башлана. Кызларыбыз хәзер сезгә изге Корьән сурәләрен укып күрсәтәчәкләр.
Сәхнәгә милли киемнән малай кереп килә һәм кергән уңайга :
- Хатлар, хатлар, кызлар хаты,(иснәп) "Гөлҗиһан" сабыны исе килә, ислемай исе килә. Хатлар Айрат абыйга, Ринат абыйга, Хәлил абыйга... ( хатларны тапшыра).
1 алып баручы.
Кайсы гына кыз үзенең сөйгәненә хат язмаган, сәлам юлламаган икән? (Егетләр хатларны алалар, малайга кызыл билле прәннекләр, конфетлар бирәләр).
3 алып баручы.
Безнең кызларыбыз музыка, сәнгать, әдәбият, театр турында күп беләләр. Алдагы бәйгебез тестлар була.
1 ."Сүнгән йолдызлар" әсәренең жанры:
- комедия;
- драма;
- трагедия.
2. Муса Җәлилнең "Җырларым" әсәренә музыканы кем язган?
- халык җыры;
- 3. Хәбиуллин;
- С. Сәйдашев.
3."Театрның атасы" дип кемне атыйлар?
- Габдулла Кәриев;
- М. Сәлимҗанов;
- Г. Камал...
4. " Беренче театр" комедиясенең авторы кем?
- Г. Исхакый;
- Г. Камал;
- К. Тинчурин.
5. "Җырларым" шигырен М. Җәлил кайчан һәм кайда язган?
- Казанда, 1940 елда;
- лагерьда, 1942 елда;
- Моабит төрмәсендә, 1943 елның 26 ноябрендә.
6. "Хөкем алдыннан" картинасын нинди рәссам ясаган?
- Харис Якупов;
- Лотфулла Фәттахов;
- Иван Шишкин.
7. Казан да беренче театр кайчан куелган?
-1906 елның 29 декабрендә;
-1905 елның 14 маенда;
-1906 елның 22 декабрендә.
Музыка. Луиза Батыр-Болгариның "Аулак өй" көе башкарыла. Кызлар яңадан җыелалар, егетләр дә керә башлый. Сәхнә яшьләр белән тула. Утырышалар.
1 алып баручы.
Кызлар, әйдәгез, "Йөзек салыш" уенын уйныйбыз. Җырлыйлар. "Беләзегем-йөзегем". Уйныйлар.
- Кемдә йөзек, йөгереп чык!
Алып баручы: Кызлар, ана нинди җәза бирәбез?
2 алып баручы.
Кызларның белемнәрен дә тикшерәсе иде. Әйдәгез, тизәйткечләр әйтсеннәр әле.
Кызлар чиратлашып тизәйткечләр әйтәләр.
Кызларның берсе: "Кәбирләрнең каеннарына кара каргалар кунган. Кәбир кызы Кәримә каргаларны кәкре көянтәсен күтәреп куган, келәтләренә кереп киткән."
Егетләрнең берсе: Көянтә дигәннән безнең кызлар мөлдерәмә су тулы чиләкләр күтәргән килеш, суны түкмичә сыгылмалы буй-сыннарының сылулыкларын күрсәтә белергә тиешләр.
Музыка уйный. (Рөстәм Яхин, "Килен төшә безнең авылга").
3алып баручы.
Килен булып төшкән туташларга үз халкының гореф-гадәтләрен белү белән бергә, милли ризык әзерли белү, табын кору серләре белән таныш булу да бик мөһим.
Кызлар үзләре әзерләгән ризыкларны алып чыгалар һәм һәрберсе үз ризыгы турында сөйли.
1алып баручы.
Татар халкы тапкыр, шаян һәм җырны, сәнгатьне, театрны оста бәяли белүче милләт. Кызларыбыз хәзер сезгә, хөрмәтле тамашачыларыбыз, үзләре яраткан спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәкләр.
Татар халкының озак дәверләр буенча уйналып килгән сәхнә әсәрләреннән өзекләр уйналына.
2алып баручы.
Хөрмәтле дуслар, безнең бәйге ахырына якынлашты. Җиңүчеләрне билгеләп бәйгене тәмамлыйбыз.