9 сыйныф (татар т?ркеме) 1 нче чирекк? татар теленн?н тестлар


9 нчы сыйныф укучылары өчен
1 нче чиреккә татар теленнән тест биремнәре
(2014/2015 нче уку елы)
1. а хәрефе булган сүзне күрсәтегез.
А) м…н…с…б…т;
Ә) к...н...г...ть;
Б) х...р...к...т;
В) б…р…к…т.
2. Сүзләрнең дөрес язылышын билгеләгез.
А) сагайу, йугары;
Ә) сагайу, югары;
Б) сагаю, йугары;
В) сагаю, югары.
3. Артык сүзне табыгыз.
А) сәхнә;
Ә) башкаручы;
Б) әсәр;
В) исәп-хисап.
4. Билгеләмәне дөрес рәвештә дәвам итегез: Предметның билгесен белдергән сүзләр төркеме….
А) исем дип атала;
Ә) сыйфат дип атала;
Б) рәвеш дип атала;
В) сан дип атала.
5. Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльле җөмләне табыгыз.
А) Укытучы китапханәгә кергәндә, дустым китап ала иде.
Ә) Укытучы кушкач, дустым бу китапны укыган.
Б) Укытучы дәрескә кергәндә, без класста идек.
В) Укытучы дәресен тәмамлады.
6. Кешенең холкын белдерә торган сүзне табыгыз.
А) авыз;
Ә) явыз;
Б) нигез;
В) шөгыль.
7. Боерык фигыль булган җөмләне табыгыз.
А) Күренекле шагыйрь Сибгат Хәким халыклар дуслыгы турында күп язган.
Ә) Әгәр бүген вакытың булса, Фатих Кәримнең шигырьләрен кабатла.
Б) Барыгызны да Гаяз Исхакыйның иҗатына багышланган кичәгә чакырабыз.
В) Син ялгышасың, бу хикәяне башка язучы иҗат иткҽн.
8. Грамматик хаталы җөмләне табыгыз.
А) Кышкы ял үтеп китте, яңадан укулар башланды.
Ә) Син ничек уйлыйсың, миндә шулай уйлыйм.
Б) Тагын шуны телисем килә: сәламәт булыгыз.
В) Күңел кайда, күз шунда.
9. Бирелгән җөмләнең башын күрсәтегез.
... , шунда куярга кирәк.
А) Кичен яңгыр яуса;
Ә) Китапны кая куйсаң;
Б) Әйберне каян алсаң;
В) Тактага нәрсә язсаң.
10. Кайсы җөмләдә нокталар урынына туктаусыз сүзен кулланырга кирәк?
А) Һәр кешегә бу сыйфатларны булдыру ... .
Ә) ... тырышсагыз гына, уңышка ирешерсез.
Б) ... ялгышсагыз, сәламәт булырсыз.
В) Һәр кеше кешеләр ... яши.
11. Ия белән хәбәр арасында сызык куела, чөнки
1) икесе дә җөмләнең баш кисәкләре;
2) икесе дә исем һәм исем мәгънәсендәге сүзләр белән белдерелә;
3) икесе дә җөмләнең башка кисәкләрен ияртеп килә.
12. Иртәнге таң нурыннан уянды ромашкалар (М.Җ.) җөмләсендә билгеләнгән сүз
1) хәл;
2) аергыч;
3) хәбәр булып килгән.
13. Сагындырды әнкәемнең иркәләп уятуы җөмләсендәге билгеләнгән сүз
1) аергыч;
2) тәмамлык;
3) ия булып килгән.
14. Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен дөрес билгеләгән фикерне күрсәтегез.
Алиш абый белән очрашырга һәм сөйләшергә дип, мин 1941 нче елның августында Казанга килдем. (С.Ш.)
1) аерымланган сәбәп хәле;
2) аерымланган вакыт хәле;
3) аерымланган максат хәле бар.
15. Бирелгән җөмләдәге билгеләнгән сүзне дөрес аңлаткан фикерне табыгыз.
Без бары җәен генә очраштык. (Г.Х.)
1) бу сүз – уртаклык исем;
2) вакыт рәвеше белән белдерелгән вакыт хәле;
3) бу сүз – төшем килешендәге исем.
14. Тыныш билгеләре ялгыш куелган җөмләне күрсәтегез.
1) Менә һич тә көтмәгәндә, уйламаганда, аңа дустының улы килеп керде. (Г.Б.);
2) Сөйләшеп утыра торгач, көндезге аш вакыты җитте. (С.Ш.);
3) Матбугат йортына кереп, аның баскычыннан, кыюсыз гына, өскә күтәрелдем. (С.Ш.)
15. Җөмләдәге цифрлар урынында өтерләр дөрес куелырга тиешле урыннарны күрсәтегез.
Өй эшләрен (1) эшләп бетереп (2) иртәгә буласы дәресләре өчен (3) портфелен тутырып куйгач (4) Зөһрә (5) һәр көндәгечә үзенең якын дустын искә төшерде (6) (Г.Г.)
1) 1, 3, 5;
2) 2, 4, 6;
3) 1, 2, 4.
16. Бирелгән җөмләдәге сызыклар куюны дөрес аңлаткан очракны күрсәтегез.
Безнең мәктәп залында – икенче каттагы өч зур тәрәзәле класс бүлмәсендә - язучылардан кемнәрне генә күрмәдек без. (И.Ә.)
II бирем. Басымны дөрес куеп, сүзләрне языгыз.
Кайсы, китмәскә, әмма, сокланыгыз, күчермәде.
III бирем. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Я люблю классическую музыку.
2) Куда ты идешь сейчас?
3) Из какого вы города?
4) Где мой словарь?
5) Это мои друзья, ты их знаешь.
6) Кого вы спрашивайте?
7) Весна – самое прекрасное время года.
8) Собака – друг человека.
9) Сколько книг нужно?
10) Кому ты говоришь?3
IV бирем. Җөмләләр төзеп языгыз.
1) Тәмамлагач, уйлыйм, табиб, мин, мәктәпне, булырга.
2) Һәм, алабыз, теле, генә, без, дәресендә, билгеләре, дүртле, татар, бишле.
3) Борынгы, шөгыльләнгәннәр, белән, игенчелек, кешеләр.
4) Укучылары, кыш, җимлек, мәктәп, ясап, җиткәч, куйдылар.
5) Көнне, була, сәгатьтә, кичә, залында, сишәмбе, актлар, унсигез, әдәби.