Татар халкыны? милли х?зин?л?ре


Региональный конкурс исследовательских и творческих работ для младших школьников
«Наше наследие»
Творческая работа (исследовательская работа)
Татар халкының тәрбия зиннәтләре
(название работы)
Гумерова Алиса ИльфатовнаФ.И.О. ученика
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Старо-Юрашская средняя общеобразовательная школа»
Елабужского муниципального района ,4 класс
школа, класс

Научный руководитель
Учитель Салимова Гульнара Габделнуровна начальные классы
(предмет, категория)
Елабуга, 2013 год
Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.Татар баласы буларак, үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнү -минем максатым. Татар балалары үз милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, туган телен яратырга тиеш.Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләре чәчелергә тиеш соң? Әлбәттә, әдәбият- сәнгать аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була.Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя. Кызганычка каршы, рәхимсез талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Әби- бабаларыбыз, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмаган, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калган. Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз булып балалар фольклорын әйтергә була. Бармак уеннары, санамышлар , алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да без,балалар өчен кызыклы.Сөйләм әдәбе кагыйдәләре - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабаларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә ,бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп ,"И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Мин татар халкының гореф- гадәтләрен , бәйрәмнәр, йола уеннарын , халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар өйрәнәм. Әдәбият дәресләрендә җырлы- биюле уеннар, табышмак ,мәкальләр,бәетләр, сынамышлар,тизәйткечләр өйрәнәбез.Сыйныфташларым белән теләп ,авылыбызда һәр ел саен уздырыла торган "Сабантуй"," Нардуган","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәрендә катнашабыз.Һәр бәйрәмнең үзенә күрә аерым үзенчәлеге бар:сабантуйга авыл уртасындагы мәйдан урнашкан паркны чүп-чарлардан җыештыру дисеңме,бүләк җыю,”Иң матур,чиста йорт”конкурсына әзерләнү-боларның барысында да без,балалар катнашмыйча калмыйбыз.Яз җитүгә, авылны яшелләндерү максатыннан өмәләр башлана.Шул өмәләрдә яше-карты ,балалар катнаша.Картлар шунда шаярып кына яшь чагында уйнаган уеннарын, җырлаган җырларын искә төшерәләр.Ә без, балаларга шул гына кирәк,алардан тизәйткечләрне,такмакларны отып та калабыз.
Авылдагы кичке уеннар хәзер дә гөрли.Җир-су кибүгә, бала-чага су буендагы үзәнлеккә җыела.Бу урында чын тормыш башлана : качышлы уен,волейбол, футбол,берсе дә калмый. Хәзергесе вакытта җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Шулар арасында милли рухлы хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылмаса, без үзебезнең татарлыгыбызны саклап кала алырбыз.