Проектная работа Государственные награды моего рода (Минем н?селемд? д??л?т б?л?кл?ре)


Эзләнү проекты.
“Минем нәселемдә дәүләт бүләкләре”
Эшне башкарды:
Акбүре төп гомуми белем мәктәбенең
3нче сыйныф укучысы Залалетдинов Җәмил Җәүдәт улы.
Җитәкчесе:
Вәлиуллина Гөлия Таһир кызы.
Акбүре, 2015 ел.
Эчтәлек.
Кереш----------------------------------------------------------------------- 1-2
I.Бүлек. Эзләнүне теоретик яктан анализлау ------------------- 3-5
1.1 Бүләкләрнең барлыкка килү тарихы -------------------------- 3
1.2 Бүләкләнү чорлары-------------------------------------------------- 3-5
1.3 Бүләкләргә кемнәр лаек?------------------------------------------5
IIБүлек. Эзләнүнең практик өлеше----------------------------------- 5-11
2.1 Минем әби – бабамнарның бүләкләре бармы икән,булса
Нинди орден, медальләре бар? Нәрсә өчен бирелгән?--------- 5-9
2.2 Бүләкләр кайсы чорга туры килә?--------------------------------9-10
2.3 Кайсы зуррак дәрәҗәгә ия?---------------------------------------- 10
2.4 Нәселемдә тагын шундый бүләкләргә ия булучылар бармы? 10,11
Йомгаклау.------------------------------------------------------------------------------- 12

Һәр нигезнең, һәр авылың, һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның, калганы бар, киткәне бар.
Горур сүз әйт, сорасалар: Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар. Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син! Ил үткәнен онытма син!
(Равил Фәйзуллин.)
Кереш.
Без сыйныфыбыз белән “Гаилә елъязмасы” дигән сыйныф сәгате үткәрдек. Укытучыбыз Гөлия Таһир кызы белән бик күп эзләнү эшләре алып бардык.Төрле сайтларда утырдык, фотолар эзләдек. Әлбәттә әти – әниләр дә читтә калмады. Алар безгә булыштылар. Нәсел шәҗәрәләре төзедек, сугышта катнашкан бабаларыбыз турында мәгълуматлар җыйдык. Әлеге эзләнүләр миндә зур кызыксыну уятты һәм мин әлеге проект эшен башлап җибәрергә булдым. Миндә күп төрле сораулар барлыкка килде. Аларны чишү юлларын эзли башладым. Мондый сораулар куйдым:
1. Әби – бабамнарда нинди дәүләт бүләкләре бар?
2. Әби – бабамнарга орден, медальләрне нәрсә өчен бирделәр икән?
3. Бу бүләкләрнең кайсысы зуррак икән?
4. Минем нәселемдә тагын шундый бүләкләргә лаек булучылар бармы икән?
Шушы сорауларга җаваплар табу өчен мин үз алдыма шундый максатлар куйдым.
Максатлар: Минем нәселемдә сугыш чорында һәм аннан соңгы тыныч тормышта дәүләт бүләкләренә ия булучыларны ачыклау, өйрәнү, чагыштыру.
Нинди казанышлары өчен бүләк алуларын белү.
Мәсьәләләр: 1. Әти – әниләрдән бүләкләр турында белешү;2. Гаиләдәге сугыш чорында һәм хәзерге чорга кадәр вакыт арасында алынган бүләкләрне табу һәм аларны өйрәнү;
1
3. Минем нәселдә булган бүләкләр белән үземнең сыйныфташларымны таныштыру.
Эзләнү объекты: Минем гаилә тарихында булган бүләкләр.
Эзләнү предметы: Минем якын кешеләрем.
Эзләнү гипотезасы: Үз бабаларыңның тарихын белсәң, үз илеңнең тарихын да яхшы белерсең.
Теманың актуальлеге: Темамны актуль дип саныйм, чөнки үзенең үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк. Үз нәселеңне , әби- бабаларыңның ничек яшәгәнлекләрен белмәү, ул – манкортлык була түгелме соң? Ә минем андыйлар рәтендә буласым килми. Киләчәктә, үземнең нәсел җепләремне белеп, өйрәнеп балаларыма тапшырасым бар бит. Быелгысы ел әле ,юбилей елы да. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел. Бабам ,аның агалары әлеге сугышны кичкән әбиемнәрнең ,бабамның әтиләре, агалары әлеге утлы елларны үткән. Ничек инде мин боларны белмәскә тиеш ди? Минем бу эзләнү эшем , үземнең нәселем өчен бер истәлек булып торачак.
Куелган максатларга ирешү һәм гипотезаны тикшерү өчен, әлеге эштә, өстәмә әдәбият өйрәнү, күзәтү, эзләнү, чагыштырмача анализ ясау һәм йомгаклау алымнары кулланылды.

2
I.Бүлек. Эзләнүне теоретик яктан анализлау.1.1. Бүләкләнүләрнең барлыкка килү тарихы.
Бүләкләнүләрнең тарихын белү өчен, күп әдәбият укырга туры килде. Кызганычка каршы, әлеге тема буенча, әдәбият бик аз икән. Миңа бу эшемдә яңа фән – фалеристика ярдәм итте. Фалеристика - бүләкләр – орден – медальләрне өйрәнүче фән .
Бүләкләр бик борынгыдан, әле кешеләр кием дә кимичә йөри торган вакыттан ук барлыкка килгән. Эләктереп куярга җае булмаганга күрә,аларны тәннәренә татуировка сыйфатында кадаганнар.
Фалеристиканы агач белән чагыштырырга мөмкин. Аның тамырлары – хәзерге бүләкләргә китерүче чыганаклар ролен үти. Борынгы грек һәм римлыларда дәүләт бүләкләре булып – такыялар, байраклар һәм күкрәк билгеләре торган.
Дөньяда фалеристика белән шөгыльләнүче белгечләр бик аз. Әлеге темага карата китаплар да, соңгы вакытларда гына дөнья күрә башлады. Шуңа да карамастан, безнең һәрберебез, дәүләт бүләкләре турында күреп тә, ишетеп тә беләбез.
1.2. Бүләкләү чорлары.
Бүләкләүләр өч периодка бүлеп карала. Беренче период 1698 – 1917 елларны үз эченә ала. Бу чор патша заманына туры килә.
Икенче период – СССР вакытындагы орден һәм медальләр.
Өченче период – Россия Федерациясе чорындагы дәүләт бүләкләре.
1нче чор:
Беренче орден Изге Андрей Первозванный исемен йөртән; Изге Екатерина ордены; Изге Георгий ордены; Изге Владимир ордены; Изге Георгий ордены.
3
Шулай ук, төрле төрдәге күкрәк билгеләре. Алар тәре формасында булган.
Медальләр гадәттә алтыннан ясалган. Күп вакыт аны алтын чылбыр белән бергә такканнар.
2нче чор:

Барлык орден – медальләрне дә санап китү бик күпкә китәр иде. Алар сугыш чорында һәм тыныч хезмәттә батырларча көрәшкән һәм эшләгән кешеләргә бирелгән. Мин аларның берничәсен генә атап үтәм:
“ Хезмәт Кызыл Байрагы” һәм “Сугышчан Кызыл Байрак “орденнары; “Ленин” ордены; “Кызыл Йолдыз” ордены; “Җиңү ордены”; “Батырлык өчен”, “За боевые заслуги”, “Алтын йолдыз”, “За победу над Германией”, “За доблестный труд” һ.б бик күп төрле медальләр, “Победитель социалистического соревнования 1973, 1975 нче елгы билгеләр барлыгын белдем.
3 нче чор: Россия Федерациясе чорындагы орден, медальләр.
“Батырлык” , “Почет”ордены, “Почет билгесе”, “Дуслык” ордены һ.б.
4
“За заслуги перед Отечеством”, “За отвагу”, Алтын Йолдыз”,”медальләре. Алар бик күп, һәрберсен санап бетерү мөмкин түгел. Шулай ук тагын бик күп юбилей медальләре барлыгын белдем.
1.3. Бүләкләргә кемнәр лаек?
Кызганычка каршы,кешелек тарихында бик еш сугышлар булган. Бу сугышларда батырлык күрсәткән кешеләргә борынгы заманнарда һәм урта гасырларда җир участоклары, яхшы көтүлекләр, йорт хайваннары, мал – туар,утарлар, замоклар, хәтта шәһәр һәм авыллар да биргәннәр. Аеруча зур батырлыклар эшләгән батырларга дворян дәрәҗәсе биргәннәр.Алар бик зур байлыкка ирешкәннәр,чөнки дворяннар бик дәрәҗәле кешеләр була бит , дворян дәрәҗәсе гомерлек булган,аларга шулай ук йөзләрчә кешеләр хезмәт иткән. Заманалар үзгәрү белән мондый мөмкинлекләр кимегән. Россиядә Петр I чорыннан башлап орденнар бирелә башлый. Моннан 200 еллар элек безнең илдә сугышта батырларча көрәшкән гади кешеләргә дә орден һәм медальләр бирә башлыйлар. Тыныч тормышта фидакарьләрчә эшләгән кешеләрне бүләкләү СССР чорында гамәлгә кертелә башлады.
II Бүлек. Эзләнүнең практик өлеше.2.1. Минем әби – бабамнарның бүләкләре бармы икән, булса нинди орден, медальләре бар? Нәрсә өчен бирелгән?
Әтием ягыннан бабам – Залалетдинов Мәхмүт Җалак улы. Ул 1904нче елда туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1941 нче елда сугышка китә. Мәскәү өчен барган сугышларда катнашып, бик каты яралана. Бер кулы имгәнә. Аны хәрби хезмәткә яраксыз диеп санап, өенә кайтарып җибәрәләр. ”Сугышта күргәннәрен сөйли алмый иде, “мәхшәр инде, мәхшәр”,-дигән сүзләр белән чикләнә иде”, - дип искә ала әтием, бабай турында. Хәрби хезмәтләре өчен, ул “ За победу над Германией” һәм күп кенә юбилей медальләре (“Җиңүнең 20 ,30 , 40 еллыгы”) белән бүләкләнә. Менә алар, бабамның медальләре:
5

Әбием – Залалетдинова Факия Сәмигулла кызы 1928 елда туа. Тумышы белән Зирекле авылыннан. Авыр сугыш елларында, авыл хуҗалыгында эшләгән. Фермада бозаулар һәм дуңгызлар караган. Сарык көтүе көткән. Урып – җыю вакытында бик тыршып эшләве белән аерылып тора. Шулай ук, Казанга тоз төяүче буларак та эшкә җибәрәләр аны. Иң авыр хезмәтләрнең берсе ул. Чөнки тоз болай да авыр әйбер, ә яңгыр, кар яуганда ул икеләтә авырая. Кечкенә гүдәле әбием , шуны капчыклап күтәреп баржаларга ташый. “Әле бит аның ,өскә , аякка кияргә әйбере дә юк иде “,- дип күз яшьләрен сөртеп сөйләгән ул. 1964 нче елда бабама тормышка чыгып , Акбүрегә килеп урнаша һәм хезмәт юлын дәвам итә. Әлеге хезмәтләре өчен әбием, “Хезмәт ветераны” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Болары Факия әбием бүләкләре:
6

Әнием ягыннан бабам – Сабиров Миншакир Ярулла улы. Ул 1931нче елда туа. Сугыш елларында, барлык үсмерләр, хатын – кызлар белән беррәттән, аңа да бөтен авырлыкларны үз җилкәсендә күтәрергә туры килә. Армиягә киткәнче, Минхәеров Әхтәм бабай янында алачыкта эшли . Армиядән соң да, бер көн дә колхоз эшеннән калмый ул. Лаеклы ялга чыккач та, оста тимерчене эштән җибәрәселәре килми. Күрсәткән хезмәтләре өчен бабам : “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены (1971), “Владимир Ильич Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан намуслы хезмәте өчен”(1970), “ Социалистик Хезмәт Җиңүчесе ” (1973),(1975), “Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен”(1995) һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
7
сс
8
Әбием Сабирова Минҗиян Хөснелгата кызы 1934 елда туа. Тумышы белән ул Яңа Ибрай авылыннан. Әбием бик яшьли терлекчелектә эшли. Үзенең ярты гомерен сыерлар савуга багышлый ул. Әле саву җайланмалары булмаган вакытларда, 28-30 сыерны иртә – кич кул белән саварга туры килә аңа. “Бер генә көн дә эштән калмадым. Кар, яңгыр һәтта таш яуса да, алны – ялны белмичә эшләдем”, дип искә ала әбием. Боларны инде ул, миңа – оныгына сөйли. Әнә ни өчен бик еш сызлый икән әбиемнең аяк – куллары. Хезмәтләрен хөрмәтләп , хөкүмәт ана түбәндәге бүләкләр белән зурлый:
“ Социалистик Хезмәт Җиңүчесе ”(1975) билгесе, “Хезмәт ветераны” (1987) медале.

Нәтиҗә: Димәк, минем ике яктан да, әби – бабамнарның орден ,медальләре бар икән. Бу бүләкләр аларга юкка гына бирелмәгәнен аңладым мин. Алар зур көрәш юлы үткән кешеләр. Сугыш һәм хезмәт юлы узган алар. Түбәндә санап киткән орден, медальләрне алар, сугышта катнашып һәм тылда эшләп, Җиңү өчен үзләренең өлешләрен керткәнгә, үзләренең хезмәтләрен намус белән үтәп, бик яхшы эшчеләр булганга күрә алганнар. Мин алар белән горурланам!
2.2. Бүләкләр кайсы чорга туры килә?
Бу сорауга җавап табу өчен, миңа орден, медальләрне кабат әйләндереп – әйләндереп карарга туры килде. Алынган бүләкләрнең елларын язып чыктым.
9
1946,1965, 1970, 1971, 1974, 1975, 1985, 1987, 1995, 2005. Алда язылганнарга, эзләнүләргә кире кайтып мин аларның кайсы чорларга туры килүен ачыкладым.
Нәтиҗә: Димәк, минем әби – бабамнар алган бүләкләр 2нче, 3нче чорларга туры килә.
2.3. Кайсы зуррак дәрәҗәгә ия?
Бу сорауга җавапны мин бик җиңел генә табармын дип уйладым. Моның өчен мин, линейка алдым һәм аларның озынлыкларын үлчәргә булдым.
Иң озыны - “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены 10см, иң кечкенәсе - “Владимир Ильич Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан намуслы хезмәте өчен” 6см. булды.
Нәтиҗәне дөрес ясыйммы икән дип уйга калдым һәм дөреслекне ачыклау өчен мәктәбебезнең Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе, тарих укытучысы Вәсил Вәлиҗан улы янына барырга булдым. Укытучы миңа болай диде:“Бүләкләрнең – орден – медальләрнең һәрберсе дә олы, кадерле, чөнки алар киеренке хезмәт, зур тырышлык, ә кайвакытта гомереңне куркыныч астына куеп батырлык күрсәткән өчен бирелгән. Ләкин аларны озынлык һәм авырлык күләмнәрен үлчәп бәяләү дөрес түгел Җәмил! Орден-медальлләрнең үз иерархиясе, ягъни бәяләмәсе бар. Бу турыда син бераз үсә төшкәч күбрәк белерсең! Син молодец! Бик зур эш башкаргансың!Синең фамилияңдә әлеге бүләкләр арасында иң югары булып – “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены тора. СССРда Ленин орденыннан соң әлеге орден иерархия буенча икенче урынны били. Аның белән синең Миншакир бабаң бүләкләнгән!
Нәтиҗә: Димәк, бүләкләрнең дәрәҗәсен мин уйлаганча түгел, башкача бәялиләр икән. Минем кулымдагы бүләкләр арасында иң зур бүләк: “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены. Орден, медальдән дәрәҗәсе буенча зур. Аны аеруча зур батырлык күрсәткән өчен яисә хезмәттә олы нәтиҗәләргә ирешкән өчен бирәләр.
2.4. Нәселемдә тагын шундый бүләкләргә ия булучылар бармы?
Әби – бабамнарның бу бүләкләрен күргәч, миндә зур кызыксыну уянды.
10
Нәселемдә тагын шундый бүләкләргә ия булучыларны ачыклыйсым, барлыйсым килде. Әлеге сорауга җавап бирү өчен “Подвиг народа” сайты
ярдәмгә килде. Әлеге сайт Бөек Ватан сугышы чорында бүләкләнгән батырлар турында сөйли. Мин анда, Миншакир бабамның абыйсы Сабиров Гарифула бабай турында кыйммәтле мәгълүмат таптым. Гарифула бабай Бөек Ватан сугышында батыр пулемётчы була. Польшада ул, һөҗүм вакытында 5 немецны граната, 7сен үз пулемёты белән кырып сала. Дошман пулемётын юк итә. Шушы батырлыклары өчен, ул “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләклә. Ләкин аңа Туган илгә кайтырга насыйп булмый. 1945 елда Германиядә һәлак була.
Сугыш чорында алган тагын берәр бүләк иясен табып булмасмы, дигән нияттә, укытучым белән Зирекле авылы музеена юл алдык. Чөнки әбиемнең тамырлары шуннан. Факия әбием ягыннан бик кыйммәтле материалларга баеп кайттым мин. Әбиемнең сугышта катнашкан абыйларының фотоларын күрдем. Кызганыч, аларның бүләкләре булмавы ачыкланды. Ләкин Музей хуҗасы Мидхәт абый миңа, фоталар белән төзелгән нәсел шәҗәрәсен бүләк итте. Менә яңлык! Без Мидхәт абый белән бер нәселдән икән бит!
Эзләнү эшен дәвам итеп, Р.Корбанның “Тамырларны өзмәгез” китабын актарам. Менә алар, затлы бүләк ияләре. Болары инде әтиемнең абыйлары. Залаков Габбас Мәхмүт улы – “Хезмәт Кызыл Байрагы”, “Почет Билгесе” орденнары хуҗасы, Залаков Нургаяз Мәхмүт улы- “Почет Билгесе” ордены, Залаков Әнвәр Мәхмүт улы – “Почет Билгесе” ,”Дуслык”, “ Республика алдындагы казанышлары өчен” орденнары белән бүләкләнгән.Әлеге абыйларым барсы да җитәкче урыннарында эшләгән кешеләр.
Нәтиҗә: Димәк, әби - бабамнардан кала, әле минем нәселемдә дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләр бар. Габбас абыем да, Миншакир бабамныкы кебек “Хезмәт Кызыл Байрагы”ордены алып, зур дәрәҗәле бүләк иясе булган икән.
11
Йомгаклау.
Әлеге проект эшен, мин зур кызыксыну белән башкардым. Яңалыкларны белгән саен, миндә горурлык хисләре артты. Мин орден - медальләрнең тарихын гына түгел, ә әби - бабамнарның үткән тормышын да өйрәндем, нәселемдә нинди кешеләр яшәвен белдем. Гыйбрәтле хәлләр турында ишеттем, аларның хезмәтләренә карап сокландым. Юкка гына алмаганнар икән, алар әлеге бүләкләрне. Мин үз нәселем белән бик горурланам!
Проект башында куйган барлык сорауларыма җавап таптым мин. Гипотезам тулысынча ачылды. Чыннан да үз бабаларымның үткәнен белеп, мин үз илемнең тарихын да өйрәндем. Ләкин, бу гына аз әле. Минем әле, Минҗиян әбиемнең тамырлары тоташкан Яңа Ибрай авылына барасым, андагы ерак бабамнарның үткәне белән танышасым бар. Димәк, бу эшем минем дәвамлы була. Шулай булмый соң! Минем бит әле бертуган абыйларым, сеңелем һәм үзем , үсеп зур кеше буласыбыз бар. Минем нәселемдә шундый бүләкләр алган кешеләрдән үрнәк алып, үземнең бүләкләрем белән дә , әлеге эшне дәвам итәргә хыялланам мин. Бу эшемне киләчәктә балаларыма тапшырмын әле мин, насыйп булса!
Тагын бер бурычым үтәлде: әлеге бүләкләр , аларның тарихы белән мин, сыйныфташларымны да таныштырды. Аларның кызыксынуларын күреп, темамның актуаль булына тагын бер кат инандым. Алар арасында да минеке шикелле, проект зшләргә теләүчеләр табылды. Мин моңа чиксез шат һәм бик теләп ярдәм кулымны сузарга әзер.

12
Кулланылган әдәбият.
1.Корбан Р. Тамырларны өзмәгез.
2.Петерс Д.И.Наградные медали России.М.: Просвящение.
3.Шевелёва Е.Н.Каталог отечественных орденов, медалей и нагрудных знаков.
4. Шепелев Л.Е.Титулы, мундиры, ордена.Л.: Наука.
5.Щукина Е.С.Два века русской медали.-М.:Терра , 2000-272с., ил.
6. Акбүре һәм Зирекле архивындагы материаллар (фотолар, альбомнар, шәҗәрәләр)
7.” Подвиг народа” сайты.
13














Залалетдинов Мәхмүт бабам

Залалетдинова Факия әбием

Сабиров Миншакир бабам

Сабирова Минҗиян әбием