Конспект урока по татарскому языку на тему Сохраним природу!


Сыйныф: 9
Дәреснең темасы:Табигатьне саклыйк!
Дәреснең тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.
Дәреснең максаты:“Кеше һәм мохит”темасы буенча үзләштергән белемнәрнегомумиләштереп системалаштыру.
Бурычлар:
Белем бирү: тема буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне камилләштерү, кушма җөмләләрне гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.
Үстерү: уен моментлары аша укучыларның фикерләү сәләтен, ишетеп аңлау күнекмәләрен,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сөйләгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясарга өйрәтү.
Тәрбия бирү: табигатьтәге матурлыкка соклану хисләре һәм аны сакларга омтылыш,теләк уяту.
Методлар: репродуктив,аңлатмалы – иллюстратив.
Укучыларның фикерләү эшчәнлеген оештыру формалары:индивидуаль, фронталь, төркемле.
Җиһазлау:Дәреслек:Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Татар теле, 9 нче сыйныф. Казан: Мәгариф,2007; Татарстанның Кызыл китабы, компьютер, проектор, экран, дәрескә кагылышлы слайдлар( табигать күренешләре,урманда кошлар тавышы), уку-язу әсбаплары, таратма материаллар(кушма җөмләләр буенча схемалар,карточкалар).
Дәреснең эпиграфы: “Табигать бетсә, кешелек тә бетә”.
Класс 9
Тема урока:«Сохраним природу!»
Тип урока:Урок обобщения и систематизации знаний.
Вид урока:урок-конференция
Цель:более глубокое усвоение знаний, высокий уровень обобщения, систематизации знаний по теме «Человек и окружающая среда».
Задачи:
Обучающие:закрепление понятий о сложных предложениях и правильное употребление их в связной речи.
Развивающие:развитие логического мышления ,речи посредством дидактических игр, монологов и диалогов.
Воспитывающие:воспитание любви и бережного отношения к природе.
Оборудование:
1.Компьютер, проектор, экран,слайды , рисунки
2.Презентация «Родной край-зеленая колыбель»
3. Раздаточный материал для индивидуальной работы.
4 .Красная книга Республики Татарстан
5.Учебник: Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Татарский язык, 9 кл. Казань: Магариф,2007;
Методы и приемы обучения:
Метод словесной передачи и слухового восприятия информации (приемы: беседа, дискуссия)
Метод наглядной передачи и зрительного восприятия (приемы:демонстрация)
Метод контроля (приемы: фронтальный и индивидуальный опрос, самостоятельная работа)
Ход урока
I.Организационный этап. Проверка подготовки учащихся к уроку.
II. Актуализация знаний.
Фонетическая зарядка.
Работа над правильным произношением звуков [ә ], [ң], [ү ], [ җ], [һ ]
III.Лексическая зарядка.Закрепление лексических навыков по теме “ Человек и окружающая среда”
IV. Этап постановки цели, оперирования знаниями и способами деятельности.
Виды деятельности:
экологическая конференция
2)самостоятельная работа: грамматический анализ
3)творческая деятельность:составление рассказа
4) беседа
V. Этап подведения итогов и формулирования выводов.
развитие мыслительной деятельности-ответ на вопросы, высказывание своего мнения.
VI. Этап определения и разъяснения домашнего задания.
На основе изученного материала написать сказку или статью о том,что будет в будущем, если мы не сохраним природу.
VII. Рефлексия. Анкета, беседа.
Дәрес этаплары
Этапның эчтәлеге
I.Оештыру моменты. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.
Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.
II. Фонетик күнегү.
Укытучы өчен максат: [ә ], [ң], [ү ], [ җ], [һ ] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү.
Укучы өчен максат: авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү.
Күрсәтмәлелек:
1. слайдлар
1. Оештыру моменты:
− Хәерле иртә, укучылар!Татар теле дәресен башлыйбыз.
Бүген кем кизү тора ? (дежур укучы числоны, һава торышын әйтә)
− Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк,матур сүзләр әйтик.
2. Фонетик күнегү.
-Укучылар, әйдәгез, слайдта язылган җөмләләрне укыйк әле.
Һай, безнең якларның гүзәллеге!
Җиләге дә җиләге!...
Мәңге яшәсен табигать,
Сабыйлар сау булсыннар.
Күкләребез аяз булсын
Ипекәйләр уңсыннар!
(аерым укучылар һәм бергә укыйлар)
III. Лексик күнегү
Укытучы өчен максат:тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү.
Укучылар өчен максат:
тема буенча лексиканы ныгыту.
Алымнар:
Сорауларга җавап бирү;
IV.Белемнәрне гомумиләштереп ныгыту.
Укытучы өчен максат:
теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә ирешү
Укучылар өчен максат:
яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана белергә өйрәнү
Алымнар:конференция
Укытучы өчен максат:
Укучыларның грамматик материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
Укучы өчен максат:
Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау,төрләрен билгеләү.
Күрсәтмәлелек:
1. карточкалар
Алымнар:
1.Грамматик анализ
Укытучы өчен максат:
Укучыларның логик фикерләүләрен, иҗади эшләүләрен үстерү
Укучылар өчен максат:
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Алымнар: хикәя төзү.
Укытучы өчен максат:
ишетеп аңлау күнекмәләрен ныгыту;туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Укучылар өчен максат:
үзләштерелгән белемнәрне сөйләмдә куллану
Алымнар: әңгәмә,сорауларга җавап бирү
V. Йомгаклау
Укытучы өчен максат:
укучыларның фикерләү сәләтен үстерү
Укучы өчен максат: нәтиҗә ясарга,үз фикерләрен дәлилләргә.
Алымнар: сорауларга җавап бирү;
VI. Өй эше бирү.
Укытучы өчен максат: материалны ныгыту, үзләштерү.
Укучылар өчен максат: өйрәнгән структураларны мөстәкыйль куллану.
Алымнар: әкият,мәкалә язу
VII. Рефлексия.
Эшләнгән эшләргә бәя бирү, билгеләр кую.
Анкета.
3. Лексик күнегү
-Укучылар, ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
- Без бүген табигать турында сөйләшәчәкбез.
- Сез табигатьне яратасызмы?
- Әйе, яратабыз.
- Ә ни өчен яратасыз?
1укучы: Без табигатьне яратабыз, чөнки тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән алабыз. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә.
Җирдән без файдалы казылмалар алабыз, кырларда иген үстерәбез.
2 укучы: Табигать безнең тормышыбызны бизи.Күпме шатлык китерә ул безгә!
Мин урман шаулавын, кошлар сайравын яратам.
3укучы: Мин дә табигатьне бик яратам,чөнки табигать ул- матурлык, гүзәллек дөньясы.Жәйге болын.Кояшлы көн.Бөтен якта чәчәкләр.Чикерткәләр сикерә, кырмыскалар йөгерешә.Кып-кызыл җиләкләр пешә.Бу миңа бик ошый.
4 укучы: Мин тар урман юлыннан йөрергә яратам.Барасың да барасың сихри сукмактан.Сиңа бер кеше дә комачауламый. Табигатькә гашыйк буласың. Кулыңда-чәчәкләр,баш өстендә кошлар сайрый, янәшәңдә каеннар.Шундый рәхәт.
-Әйе, туган ягыбызның табигате бик матур һәм бик бай. Ләкин бу байлылар чиксез түгел. Сез ничек уйлыйсыз,табигатьне сакларга кирәкме?
Укучылар:
-Әйе,табигатьне сакларга, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга кирәк.
4. Дәреснең темасын, максатын әйтү.
-Укучылар! Безнең бүгенге дәресебез “Табигатьне саклыйк!” дип атала. Хәзерге заманда экология проблемасы- иң мөһим проблемаларның берсе.
- Бүгенге көндә табигать нинди хәлдә соң?
Аңа кеше ничек тәэсир итә һәм табигатьне саклау өчен нинди чаралар күрелә?
Бүген без менә шул хакта сөйләшербез, үз фикерләребезне әйтербез.
Уен.
Бүген әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгында конференция уза. Сезне шул конференциядә катнашырга чакырам.Сез ризамы? ( Әйе , риза)
Конференциядә чит ил делегациясекатнаша. Шулайукжурналистлар да килгән. Аларның сорауларына министрлык белгечләре җавап бирә. Хәзер сүзне журналистка бирәбез.
Журналист: Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Мин бүгенге репортажымны әйләнә-тирә мөхитне һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгыннан алып барам. Хәзерге вакытта табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһим.Моның сәбәпләре бик күп. Беренчедән, төрле радиактив матдәләр җирләребезне, суларыбызны, һаваны агулый. Икенчедән , казылма байлыклар, агачлар елдан-ел азая. Өченчедән, иген уңышын арттыру өчен, бик күп химик ашламалар кулланыла. Шул сәбәпле җир зарарлана, агулана. Табигатьне ничек сакларга соң? Хөкүмәтебез тарафыннан нинди чаралар күрелә?Мин шул сорауларым белән министрлык вәкилләренә мөрәҗәгать итәм.
-Исәнмесез! Мин Ф,И,О, Яңа гасыр телеканалы журналисты. Үзегез белән таныштырыгыз әле?
1 укучы: Хәерле көн! Мин .......... экология буенча министр урынбасары.
Журналист: Әйтегез әле, бүгенге көндә табигать нинди хәлдә?
Министр урынбасары:
ХХ-гасырның икенче яртысы табигать өчен бик аянычлы булды. Табигатьне җиңәргә тырышу начар нәтиҗәләргә китерде. Туфрак куркыныч астында, чөнки дөньядагы чәчү җирләренең яртысы эрозиягә дучар.
Су-табигатьнең тормыш чыганагы,әмма сулар бик пычранды.Европада күп елгалар химик күбек белән капланды. Бу- елгалар үле дигән сүз.Атмосфера шулай ук начар. Урманнарны кисәләр,яндыралар.Табигатьтәге катастрофалар хайваннар дөньясына да зыян китерә.Планетада 120 төр хайван һәм 150 төр
кош юкка чыккан.Бүгенге көндә 600 төр хайванның юкка чыгуы мөмкин.
Журналист: Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз!
1 укучы: Уңышлар сезгә.
Журналист: Исәнмесез! Мин (Ф.И.О.) “Яңа гасыр” телеканалы журналисты. Үзегез белән таныштырмассызмы?
2 укучы: Мин .................-хайваннарны саклау бүлеге мөдире.
Журналист: Мәгълуматлар буенча, бүгенге көндә тагын 600 төр хайванның юкка чыгуы мөмкин. Әйтегез әле, аларны саклау өчен, дәүләт нинди эшләр алып бара?
Бүлек мөдире: Хайваннар дөньясы бик бай һәм күптөрле, әмма табигый яшәү шартларының туктаусыз үзгәрүе күп кенә төрләрнең юкка чыгуына сәбәпче була. Һәр ил һәлакәткә дучар булган тереклек илләрен саклап калу өчен төрле чаралар күрә. Россия һәм Татарстанның да Кызыл китаплары басылып чыкты. Китапның берничә томы язылган. 1нче томга – имезүче хайваннарның 236 төре кертелгән.
2нче томда – 287 кош.
3нче томга җир-су хайваннарының 36 төре һәм сөйрәлүчеләрнең 119 төре кертелгән.
4нче томда – төче суларда яшәүче балыклар.
5нче томда – сирәк очрый торган үсемлекләр.
Журналист: Бик зур рәхмәт сезгә.
Бүлек мөдире: Исән булыгыз!
Журналист: Хәерле көн! Әйтегез әле, ни өчен Кызыл китапны шулай атаганнар соң?
3 укучы – консультант: Кызыл китап Кеше, Кешелек намусының чагылышы булып тора. Һәр халык, милләт табигать хәзинәләрен саклау өчен җаваплы.
Журналист: Кызыл китап турында тагын берничә сүз әйтеп китмәссезме?
4 укучы – 2 консультант: Китапның битләре 5 төстә.
Кызыл битләргәбөтенләй бетү куркынычы астында калган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән.
Сары битләрдә кими баручы төрләр язылган.
Ак битләрдә сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр.
Яшел битләрдә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә саннары арткан төрләр турында язылган. Яшел битләр елдан-ел күбәя. Бу кешенең табигатькә ярдәм итә алуын күрсәтә.
Кызганычка каршы, Кызыл китапның кара битләре дә бар. Анда язылган хайваннарны без инде беркайчан да очрата алмаячакбыз.
Журналист: Зур рәхмәт сезгә. Эшегездә уңышлар телим.
2 консультант: Рәхмәт. Сау булыгыз.
Журналист: Табигатьне саклау эшендә тыюлыкларның роле бик зур. Безнең илдә хәзер 30дан артык тыюлык. Татарстанда да Идел-Кама тыюлыгы бар. Тыюлыклар территориясендә үсемлекләргә,хайваннарга,хәтта бөҗәкләргә дә кагылырга ярамый. Кеше табигатькә зыян китерә икән, ул үзенә дә зарар китерә. Кеше үзе дә табигать баласы бит. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш.
И күңелле җәй көнендә-
Табигатькочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында!
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул – безнең әни,
Табигатьне саклагыз!
(Ирина Рәҗәпова шигыре)
-Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Очрашканга кадәр, сау булыгыз!
Укытучы: Рәхмәт. Укучылар, конференциябез тәмамланды, көндәлек тормышыбызга әйләнеп кайтыйк.
Без белгечләрнең җавабын ишеттек, ә сез үзегез ничек уйлыйсыз? Табигатьне саклауга без нинди өлеш кертә алабыз соң?
Укучылар:
Без хайваннарны үтермәскә тиеш.
Без кошларга ярдәм итәбез. Кышын аларга җим табуы авыр, шуңа күрә җимлекләр куябыз. Яз көне сыерчык оялары ясыйбыз.
Без агач ботакларын сындырмаска һәм агачлар утыртырга тиеш.
Урамнарны, суларны пычратмаска, чүп ташламаска тиешбез.
Урманнарны сакларга, ут белән уйнамаска кирәк.
Укытучы: Дөрес. Мин сезнең белән килешәм.
5. Мөстәкыйль эш
Хәзер мин сезгә карточкалар таратам.Анда язылган кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясыйсыз,төрләрен билгелисез.1 укучы тактада эшли.
Биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.
6. Хикәя төзү.
-Укучылар, менә бу слайдларны карыйк әле. Рәсемнәрдә нәрсә сурәтләнгән? (табигать)
Хәзер 2 төркемгә бүленик һәм төркемнәр картина сайласын.
Кушма җөмләләр кулланып, хикәя төзегез.( Акрын гына музыка уйный,балалар хикәя төзиләр)
-Һәр төркемнән берәр укучы язган хикәяне укып яки сөйләп күрсәтә.
7.”Туган ягым-яшел бишек” презентациясе слайдлары буенча әңгәмә.
Укучылар,сез хикәя төзегән рәсемнәрдәге табигать күренешләре матур,әлбәттә. Ләкин безнең авыл бик матур җиргә урнашкан . Сезгә менә бу сурәтләр танышмы? (слайдлар күрсәтелә)
-Әйе,таныш.
-Безнең авыл янында нинди елга ага?
- Безнең авыл янында Актай елгасы ага?
Карагыз әле,укучылар, безне әйләндереп алган табигать нинди гүзәл,матур!Авыл артында кырлар җәелеп ята.Ерак түгел калкулыклар,урманнар, Кама елгасы. Җәен елгада су коенырга яратасызмы?( Әйе)
Ял итү өчен бик матур урыннар.Һәр ел фасылының үз матурлыгы, яме бар.Җәйге кояшлы яңгырдан соң чыккан салават күпере, алтын – сары төскә кергән урманнар ак шәл бөркәнгән агачлар, язгы ташу...Табигать уяна , яшәрә...Гаҗәеп күренешләр! Сез минем белән килешәсезме?
- Әйе, килешәбез. Туган ягыбызның табигате искиткеч матур!
- Тик җир зарарлана,ерымнар барлыкка килә.Әби-бабаларыбыз җирне ишелүдән саклау өчен, нарат урманнары утыртканнар.
8. Нәтиҗә ясау.
-Укучылар! Дәресебез ахырына якынлаша.Нәтиҗә ясыйк әле.Дәресебезнең эпиграфына да күз салыгыз. Нәрсә турында ул? Уйланыгыз әле, укучылар.
“Табигать бетсә, кешелек тә бетә”
Укучы шигырь укый.
Җирдә безнең өчен диеп
Үсә матур чәчәкләр.
Явыз куллар өзмәсәләр,
Шулай гел үсәчәкләр.
Урмандагы агачларны
Калдырмыйча киссәләр,
Урмансыз калган кешеләр
Киләчәктә нишләрләр?
Табигатькә һәр көн шулай
Гел зыян китерсәләр,
Сайрар кошларны да әгәр
Үтереп бетерсәләр ?
Табигать бетсә әгәр дә,
Кешелек тә бит бетә,
Шуңа күрә уйлан ныклап,
Алда сине ни көтә?
Укытучы. Димәк, бездән нәрсә сорала?
Укучылар.
- Без табигатьне сакларга, суларны ,чишмәләрне карарга, агачлар утыртырга тиешбез.
- Без кошларны үтермәскә, аларга ярдәм итәргә тиеш.
Укытучы. “Кеше үз гомерендә 10 төп агач утыртырга тиеш”дигән халык әйтеменә ничек карыйсыз ?Килешәсезме ?
Укучылар.Әйе, килешәбез. Без табигатьне яратырга ,күп агачлар утыртырга тиеш.
Укытучы.Табигатьне кемнәр сакларга тиеш соң?
Укучылар.Без,барлык кешеләр, экологлар сакларга тиеш.
Укытучы.Әйе, һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш.Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата бит.Киләчәк еллар өчен без хәзер кайгыртырга тиеш.
Табигатькә караш турында берничә төрле фикер бар.
Беренчесе- табигатьне буйсындырырга. Аннан теләгәнчә файдаланырга .
Икенчесе-табигатьне сакларга, аңа тимәскә. Сез ничек уйлыйсыз, бу фикерләр дөресме?
Укучылар (1 төркем). Юк, бу ялгыш фикерләр.Табигать байлыкларыннан теләгәнчә түгел, дөрес файдаланырга, акыл белән эш итәргә кирәк.
Укучылар ( 2 төркем).Бу фикерләр дөрес түгел. Табигатьне “ җиңәргә” тырышу начар нәтиҗәләргә китерде . 1986 елда Чернобыльдә фаҗига булды.Нәтиҗәдә, Татарстанда да пычранган урыннар табылган. Беренчесе-Чаллы, Зәй,Мөслим арасында. Икенчесенә Югары Ослан, Апас районнары
керә.
9. Өй эше.
Бүген экологик проблемалар,табигать турында күп сөйләштек. Әгәр без табигатьне сакламасак, киләчәктә ул нинди булыр икән ? Бүгенге сөйләшүләр нигезендә, өйдә мәкалә яисә әкият язып килергә.
10. Дәресне йомгаклап,билгеләр кую
- Әйдәгез , дәрескә йомгак ясыйк.
Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз,яхшы әзерләнгәнсез.Молодцы! (билгеләр кую)
Дәрес сезгә ошадымы? Кайсы өлеше күбрәк ошады яки ошамады? Кәефегез ничек?
Укучылар, нинди нәтиҗәгә килдегез? Үзегезнең фикерләрегезне әйтегез(укучылар җавабы).
- Балалар! Сез табигатькә беркайчан да зыян китермәссез, аны яратырсыз һәм сакларсыз дип ышанам.
Язылган сүзләрне тәрҗемә итегез әле:
Зыян китермә! – Не вреди!
Ярат! – Люби!
Сакла!- Береги!
Дәресебез тәмам. Барыгызга да рәхмәт. Сау булыгыз
Әдәбият исемлеге
1. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Татар теле, 9 нче сыйныф өчен дәреслек . Казан: Мәгариф,2007
2. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы. Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, 2010 ел.
3.  Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова .Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5-9 нчы сыйныфлар) /. – Казан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2013ел.
4. Я.Х.Абдрахимова. «Уроки развития устной речи по татарскому языку в 5-7 классах татарской общеобразовательной школы». Мәгариф, 2007 г
5.Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.Татарстан
Республикасының Кызыл китабы.”Идел-пресс”нәшрияты.Казан,2006
6. Р.Р.Шамсутдинова. Татар теле. Күнегүләр.Анализ үрнәкләре. Тестлар. Мәгариф, 2005 ел
7. http://belem.ru/