?нил?р к?нен? багышланган кич? ?нием-кадерлем
Әнием – кадерлем!
Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе
Максат: укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Аудиоязмада “Әнием-син якты кояшым”җыры яңгырый.
Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше әни турында бу жыр. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 30 ноябрь(иртәгә) көненә туры килә.
Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең иң кирәге сез.
Укытучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
Кадерле әниләрне
Яратабыз, тыңлыйбыз.
Исәнлек һәм саулык теләп
Бәйрәм белән котлыйбыз. (Ирек)
Син әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.(Данил)
Әнием, кадерлем!
Син – энҗе бөртегем,
Син - хөрмә җимешем
Син – йөрәк тибешем.
Мин сине яратып,
Иркәләп торырмын
Мин сиңа тормышта
Таяныч булырмын.(Ирек)
Чын күңелдән котлыйбыз
Бәйрәм белән без сезне
Шатлык нуры балкытсын
Ягымлы йөзегезне.(Данил) (бүләкләрен тапшыралар)
Әнием! Әнкәем! Газиз әнкәм! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда? Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең син балаларыңны.
Укучылар! Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың,эшкә өйрәнеп үсүең белән шатландырырга кирәк.
Әйдәгез әле укучылар, әниләргә мәктәптә нәрсәләргә өйрәнүебез турында сөйлик, уңышларыбыз белән сөендерик.
-Безнең иң төп китабыбызның исеме ничек әле?
-Ул безне нәрсәләргә өйрәтә? (1.Укучыларга хәрефләр бирелә, аларны сузык һәм тартык аваз хәрефләренә аералар) Хәрефләрдән әни(әнием) сүзләрен төзетү.
2. Тәртип буенча 10га кадәр санарга (кирегә)
(Геометрик фигуралар куела, саныйлар бергәләп, соңыннан бу фигуралардан нәрсәләр ясарга мөмкин икәнлеге ачыклана)
3. Менә бу рәсемнәрне кәрзиннәргә аерып салырга кирәк- бер кәрзиндә кыргый үсемлекләр, берсендә культуралы үсемлекләр рәсемнәре булсын.
-Молодцы! (урыннарга утырабыз)
Кадерле әниләр! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек юлдашыгыз булсын. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә - якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны.
Иң газиз кешеләребезгә бүген чын йөрәктән рәхмәт әйтәсебез килә.
- Миңа гомер биргән өчен,
- Кадерләп үстергәнең өчен,
- Назлы карашларың өчен,
- Пешергән ашларың өчен,
- Йөрәк җылыларың өчен,
- Шәфкатьле кулларың өчен,
- Барсы, барсы, барсы өчен
(бергә)- Рәхмәт сиңа, Әнием!
Укытучы: Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын.
Елның һәрбер көне сезгә
Әниләр көне булсын.
Кичәнең ll бүлеге.
Хөрмәтле әниләр, ә хәзер сезне бәйгедә, уеннарда катнашырга чакырабыз. Рәхим итегез!
“Әдәп төбе – матур гадәт” бәйгесе. Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле,пакъ халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән. Бәйгенең эчтәлеге: мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укыйм, ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.
1) Сезнең улыгыз урамнан елап кайтып кергән. Сез хәлне аңларга теләп, ни булганын сорыйсыз,ә ул үзен Шамил кыйнаганын әйтә. Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез? ( Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый һ.б.)
2) Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе аны табын янына чакырды. Роза бик кәефсезләнеп кенә өстәл янына үтте, әкрен генә ашый башлады. Әбисе аның нигә кәефе төшкәнен сорады. Оныгы елап җибәрде. Ул тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле “2” ле билгесе алганын әйтте. Әбисе бу очракта нәрсә әйткән икән?
(Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк балам, тырышып әзерлән дә икелеңне төзәтеп кайт...һ.б.)
3) Әнисе 1 нче класста укучы улы Маратка фатир ачкычын бирде дә:
- Улым, мәктәптән кайткач, хәзер ишекне үзеңә ачып керергә туры киләчәк. Менә сиңа ачкыч,- диде.
Улы үзенең зур үскән икәнен раслау өчен:
- Бауны үзем тагам, - диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Тик бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе нәрсә дияр? (Җиде кат үлчә, бер кат кис дип юкка гына әйтмиләр шул).
4) Наилә табын артында утыра, әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач ни әйтер? (Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың?)
Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. (Бәйгенең шарты: әниләр, акча саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиешләр)
Балагызның исеме ничек?
Балагызның фамилиясе ничек?
Улыгызга ничә яшь?
Әтисенең исеме ничек?
Балагыз кайсы ел фасылында туган?
Туган көне, ае?
Балагызның күзе нинди төстә?
Аяк киеменең үлчәме?
Балагыз ничә яшьтә укырга керде?
Яраткан ризыгы нинди?
Кайсы фәнне яратып үзләштерә?
Атнаның ничә көнендә укырга бара? Һ.б.
“Матур сүзләр” бәйгесе. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, ди халык. Ә хәзер, әйдәгез, матур сүзләр әйтүдә ярышып карыйк. Матур, йомшак, иркәләү сүзләре һәммәбезгә дә кирәк. Балалар аны көненә кимендә 12 мәртәбә ишетергә, тоярга тиеш. ( Әни белән бала бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтешәләр).
Матур сүз баланың кәефен күтәрә, тынычландыра, эшчәнлеген арттыра, белем алуга омтылышын үстерә. Шуңа күрә бер-беребездән ягымлы сүзләребезне кызганмыйк!
“Тапкырлыкта ярышабыз”. Мин кызыклы сораулар, мәсьәләләр әйтәм,сездән җавап көтәм. Иң тапкыр әнине, баланы билгелик.
Җиде үрдәк оча. Шуларның өчесен атып төшерәләр.Ничә үрдәк кала?
Нәрсәнең башын да, ахырын да табып булмый?(түгәрәк, боҗра)
Нинди савытка су салып булмый?
Күлмәкне икегә аерсаң нәрсә була? (күл һәм мәк)
Кайсы күл кыргый дуңгыз исемендә йөри? (Кабан күле)
Аучы мылтыктан атканда нигә бер күзен йома?
Су кайда коры була? (картада)
Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенә берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган? (7)
Имәндә 10 ботак. Ботак саен икешәр алма. Барысы ничә алма?
Өстәл өстенең 4 почмагы бар,бер почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды? (5)
Җиде шәм янып тора иде. Дүртесен сүндерделәр. Ничә шәм кала? (4, 3 шәм янып бетә)
Дөньяда ни кирәк, иң кирәктән дә ни кирәк? (саулык, сәламәтлек)һ.
Бу бәйге “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны бала башта укытучының колагына әйтә,соңыннан шул ук сорауга әнисе җавап бирә – җаваплар туры килерме, юкмы.
Балагыз нинди төс ярата?
Нинди ел фасылын ныграк ярата?
Кайсы бәйрәмне ярата?
Яраткан шөгыле нинди?
Сез пешергән кайсы ризыкны яратып ашый?
Яраткан йорт хайваны? Һ.б.
Укучылар, игътибар иттегезме, безнең өебезнең яме булган, безгә тормыш бүләк итүче әниләребез менә нинди уңганнар,булганнар икән. Сез моны үзегез дә күрдегез: алар тапкырлар да, зирәкләр дә, җитезләр дә, халык педагогикасын яхшы белүче яхшы тәрбиячеләр дә, сизгерләр дә. Аларның яхшы сыйфатларын әйтеп, санап бетереп кенә булмый.
Алар сезнең һәрбер һөнәрегезгә сөенеп, шатланып, килешмәгән эшләрегез өчен борчылып та йөрүчеләр.Әйдәгез, без дә әниләребезгә карата игътибарлы булыйк! Аларның сүзләрен тыңлыйк!
Тормыш булгач,давыллары була, барын җиңеп, алга барыгыз,
Сау-сәламәт, һәрчак киң күңелле , бик бәхетле булып калыгыз.
Иң-иң изге теләкләрне әниләребезгә әйтәбез,
Һәркөн саен әниләргә шатлык бүләк итәбез.
Безнең өчен гел сөенеп, яшәгез сез дөньяда,
Безгә яшәү бик-бик рәхәт сез янәшә булганда.
Сабыр, йомшак күңелле әниләребез! Бүген бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез. Бала хәсрәтләре күрмичә,аларның игелекләрен күрергә язсын. Бәхетле булыгыз!
- Укучылар! Бүген без әниләр турында сөйләштек, аларның безнең өчен иң якын, иң кирәкле кеше булуларына тагын бер кат инандык. Әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз, яхшы укып, һәрвакыт тәртипле булыгыз.
Көннәр якты булсын өчен,
-Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
-Әни кирәк!
Җил- яңгырдан саклар өчен
-Әни кирәк!
Усаллардан яклар өчен
-Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
-Әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен
-Әни кирәк!
Иң кирәкле кеше җирдә
-Әни димәк!!!
Ә хәзер,кадерле әниләр, сезнең хөрмәткә җыр:
“Кояш гомере телим мин, әнием сиңа”
Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.