Х?терл??д?н курыкма син, ?тк?не?не онытма син!


Әлки районы Иске Чаллы урта гомуми белем мәктәбе
Хәтерләүдән курыкма син,
Үткәнеңне онытма син!
(Телдән журнал)
Төзеде: 7 нче сыйныф җитәкчесе
Фәтхетдинова Нурия Сәлих кызы
2014 ел
Ватан –кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем
хозурында тора торган кадерле бер
мактанычыдыр...
Шуның өчен малыгызны кызганмагыз,
көчләрегезне аямагыз,
Ватан хакына болай фидакәр булмаган
кеше анда яшәргә лаек түгелдер.
Ризаэтдин Фәхретдин
Тема. Туган як турында уйланулар.
Максат. Укучыларга үзләренең нәсел тамырларына,үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту.
Туган як тарихына бәйле шәхесләрне , мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү;укучыларда милли үзаң формалаштыру.
Туган якка мәхәббәт, соклану , ата – бабаларыбыз белән горурлану хисе уяту.
Җиһазлау:проектор,презентацияләр, туган авыл табигатен чагылдырган фоторәсемнәр, аудиоязмалар, гаилә архивыннан документлар.
Чара төре:телдән журнал.
Чара барышы.
Укытучының кереш сүзе.
Бүгенге чарабызны Ризаэтдин Фәхретдиннең сүзләре белән башлыйсы килә.Кушымта № 1.
Ватан – кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр... Шуның өчен малыгызны кызганмагыз.көчләрегезне аямагыз, Ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер - , ди ул.
Бүгенге чарабызны телдән журнал формасында алып барырбыз.Ә сездән укучылар, әңгәмәдә актив катнашуыгызны сорала.
Журналыбызның беренче темасы “Мин һәм минем гаиләм” диеп атала.
Кушымта № 2
Илен белмәгән игелексез, халкын белмәгән халыксыз, нәселен белмәгән нәселсез дип, халык юкка гына әйтми дер. Нәсел ул оруның кемнән башланганын, ничек тармакланып китүен күрсәтү тарихы. Татар халкы борынгы заманнан ук нәсел тарихын гаилә белән бәйләгән. Гаиләнең үткәне, кайча барлыкка килүе, шөгеле, кылган гамәлләре, кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалары нәселне тасвирлаган. Укучылар, нәрсә соң ул гаилә? (укучыларны тыңлау)
1 укучы. Гаилә – дәүләтнең нигезе диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була.
Гаилә – ул син яши торган йорт, синең әтиең һәм әниең, әбиең һәм бабаң , апа-сеңелләрең һәм абый-энеләрең.
Гаилә татарларда да югары бәяләнгән. Гаилә төзү табигый ихтыяҗ булып саналган. Татар гаиләләре элек күп кешеле булган, балалар саны дүрттән дә артып киткән.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле, “Тату гаилә” риваятен уку.
“ Дөньяда яшәгән, ди, булган, ди, бер гаилә. Ул гади генә булмаган. Ул гаиләдә 100дән артык кеше булган. Һәм бу гаилә бер авылны биләп торган. Шулай бер гаилә, бер авыл булып яшәгәннәр,анда тынычлык һәм татулык хөкем сөргән. Талашлар да, сугыш һәм ызгышлар да булмаган.
Бу гаилә турында сүзләр илнең хакименә барып ишетелгән. Һәм ул кешеләр дөрес сөйлиләрме икәнен тикшереп карарга булган. Бу авылга килгәч җаны шатланган: тирә-якта чисталык , матурлык, җитешлек һәм тынычлык хөкем сөргән. Илнең хакиме авыл кешеләренең мондый татулыкка ничек ирешкәннәрен белергә теләп, гаилә башлыгына килгән һәм аның мондый килешүгә һәм тынычлыкка ничек ирешүен сораган.
Тегесе кәгазь бите алган да нәрсәдер яза башлаган. Озак язган, күрәсең, укымышлылыгы бик зур булмагандыр. Кәгазьгә өч сүз сызгаланган: МӘХӘББӘТ, КИЧЕРҮ, САБЫРЛЫК.
“Барысы шушымы?”
“Әйе, - дигән карт, - һәр яхшы гаиләнең нигезе шул инде. – Бераз уйлап торгач өстәгән: - Һәм шулай ук тынычлыкның да”.

- Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен һәр гаиләнең нигезе булып гафу итү, мәхәббәт һәм сабырлык тора? Бу сүзләрнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?
- Сезнең гаиләгездә бу сыйфатлар бармы?Сез үз нәселегезне беләсезме?
Ә хәзер Ләйсән үзенең гаиләсе белән таныштырып китәр.
1 бит.Үз нәселеңне беләсеңме? Кушымта № 3
(Киямова Ләйсән Нияз кызы әзерләгән автобиографик гаилә тарихы.)
Минем дәү әнием Разия һәм Мәсхут Киямовлар бергә 43 ел гомер кичергәннәр. Дәү әтиемнең әтисе Мөбәрәкҗан,ә әнисе Шәфига исемле була.Дәү әниемнең әтисе Нәҗип,ә әнисе Сания атлы була.Дәү әнием ишле гаиләдә үсә. Аның ике апасы, бер абыйсы һәм энесе булган.Аларның гаиләсендә биш кеше гомер кичергән.Хәзерге вакытта дәү әниемә 75 яшь.Ул өч оныгын үстереп хәзергесе көндә улы тәрбиясендә, бәхетле дәү әни булып, безнең гаиләдә яши. Без дәү әнигә барыбыз да бик рәхмәтлебез.
Минем дәү әтием дә ишле гаиләдә яшәгән.Аларның гаиләсендә 8кеше булган.
Дәү әтиемнең әтисе сугышта 5 ел торып кайткан.Хәзер инде дәү әтием дә,аларның әтиләре дә вафатлар.
Минем әтием нәселне дәвам итүче. Безнең гаиләдә 6 кеше яши.Әтием Нияз, комбайнда эшли.Әнием Ллия – тәрбияче.Мин-Ләйсән, абыем- Алмаз, сеңлем Ләйлә – укучылар.Менә шундый тату гаиләдә яшибез без.
Яхшы, без Ләйсәннең гаиләсе белән таныштык. Ә Гөлшат үз гаиләсе турында ни дияр?
Сез мине таныйсызмы?
Минем исемем – Гөлшат.
Яңа Чаллы авылында
Туып үскәнгә бик шат.
Табигате и гүзәлдер,
Тирә ягы урманнар.
Тезелеп киткән зәңгәр күлләр
Мондый авыл тагын кайда бар?
Бик кадерле бала булып
Әти белән әнигә.
Дөньяга аваз салганмын
Бәхет биреп бу өйгә.
Безнең гаилә бик түгәрәк
Тора алты кешедән
Дәү әтием,дәү әнием,
Әти – әни һәм абый,
Алтынчысы – мин үзем.
Дәү әнине бик яратам,
Матур гөлләр үстерә.
Дәү әтием дә бик уңган
Һәр җирне ялт иттерә.
Ә әнием – укытучы,
Белем бирә һәр көнен.
Өйрәтә бар белгәнен
Бик ярата үз эшен.
Әтиемнең дә һөнәре
Бик кирәкле,белегез,
Авыраса терлегегез,
Сез тик безгә килегез!
Абый белән икәүләп .
Дус һәм тату яшибез.
Әти белән әни безне,
Яраталар бертигез.
Үзем турында ни әйтим:
Биек шат кыз мин,сөйкемле,
Һәр кыз булсын иде әле
Менә минем шикелле!!!
Һәр кешегә гаиләмдә
Булышырга тырышам.
Әтигә кар көрәшсәм,
Әнигә кер юышам.
Менә шундый безнең гаилә,
Дус һәм тату яшибез.
Гаиләдәге бөтен эшне,
Бергәләшеп эшлибез.
Менә укучылар, без Ләйсән һәм Гөлшатның гаиләләре белән якыннан таныштык.
Җыр “Яшәгез сез бәхет-шатлык белән”. Башкара Киямова Ләйсән.
Журналыбызның икенче битенә күчәбез.
Журналыбызның икенче бите - Минем фамилиям ни сөйли? дип атала. Кушымта № 4
Фамилия һәм аның килеп чыгу тарихына күз салыйк.
Начало формы
Укытучы. Хәзергесе вакытта үзенең фамилиясе белән кызыксынмаган кешене очратуы бик авыр. Кешенең фамилиясе килеп чыгышы аның тамырлары белән бәйле. Элеккеге вакытта төркем булып яшәүче кешеләр үзләренең балаларына төрле хайван исемнәре бирә торган булганнар .Чөнки бу хайвандагы сыйфатлар баланың характерында чагылырга тиеш булган.Тора бара бу исемнәр әкрен генә фамилияләргә әйләнгәннәр. Шулай ук фамилия килеп чыгышына кешенең нинди хөнәр иясе булуы да бәйләнешле булган. Исемне безгә әти әниләр бирсә,ә фамилия ерак бабаларыбыздан килә.
Фамилияләрнең килеп чыгу тарихы турында презентация карау.
Кушымта № 5
Фамилия сүзе латин теленнән гаилә диеп тәрҗемә ителә. Фамилия ул кешенең буыннан –буынга күчкән тарихи исеме. Ә хәзер Гөлшат безне фамилияләрнең килеп чыгу тарихы белән якыннанрак таныштырыр.
Минем фамилиям каян килеп чыккан? Минем фамилиям Исхакова. Бу фамилия минем дүртенче буын бабам- Исхак бабай исеменнән килеп чыккан. Исхак бабай игенчелек белән шөгыльләнгән. Исхак бабайның малае Гыймран карт булган. Бу бабамның да хезмәт сөючән, белемле, сабыр икәнлеге билгеле. Гыймран бабамның малае минем дәү әтием Мингата була. Дәү әтиемнең гадел, хезмәт сөючән, киң күңелле, кешелекле булуы мине үзенә җәлеп итә. Дәү әтием безне тәртипле, сабыр, ихтирамлы булырга өйрәтә. Ул безнең өчен һәр эштә дә үрнәк булып тора. Мин үземнең фамилиям, ата-бабаларым белән чиксез горурланам.
Җыр. “Бабам югалган” Мусина Альбина башкара.
Журналыбызның 3 битенә күчәбез. Ул “Нәселем шәҗәрәсе “ диеп атала.
Кушымта № 6.
Ф.Яруллинның "Тамырлар" шигыре тыңлана.
Туган туфрагыма күмелеп калган
Гомер агачымның тамырлары.
Ул тамырлар җирдә сабыр гына
Көтеп ята безнең кагылганны.
Өр яңадан катламнарны тишеп,
Калкып чыгар алар югарыга.
Аларны тик җылы яңгыр белән
Сугарырга кирәк, сугарырга.
Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый
Җир -хәтерле, җир- ул мәрхәмәтле.
Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,
Тойсын гына безнең мәхәббәтне.
Бик күпләрнең кәүсәләре читтә,
Туган җирдә калган тамыр гына.
Ә җир көтә әле, һаман көтә,
Аналарча көтә сабыр гына.
Тик җирнең дә сабыры бетеп куйса,
Черек китсә әгәр тамырларга?
Коткаралмас инде ул чагында
әллә нинди җылы яңгырлар да.

Вакыт йөгерә, яңа буынныр җиргә килә. Әгә р дә бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан без үзебез дә онытылырбыз Адәм баласына үзенең җиде буынын белү фарыз дигән борынгылар. Шәҗәрә ул – нәсел агачы. Ыруыңның кемнән башланганы, нәсел ыру тарихы ул. Нәсел агачын төзегәндә нәрсәләргә игътибар итәргә соң?
Презентация “Нәсел агачын төзү үзенчәлекләре.” Кушымта № 7.
Ә хәзер Гатин Рәсим үзенең нәсел агачы белән таныштырыр. Кушымта № 8.
Мин хәзер үзебезнең нәсел агачын күрсәтеп үтәм.. Иң аска — тамыр турына үземнең исемемне язам.. Агачның кәүсәсе ике ботакка аерыла. Бу ботакларга да квадрат ясыйбыз. Бер квадратка — әтимнең исемен- Рәниф, икенчесенә әниемнеңнең исемен –Миләүшә дип язам. Шунда ук аларның туган елларын, фамилияләрен, туган җирләрен, эш урыннарын күрсәтсәң дә ярый.Агачны тагын да озынайтабыз. Зур ботаклар тагын ике кечкенә ботакка аерыла. Кечкенә ботаклардагы квадратларга әбиләр һәм бабайлар турында язабыз. Минем әтиемнең әтисе Рауф, әнисе Гайшә, әниемнең әтисе Надыйр, әнисе Фәхимә була. Шуннан соң аларның ир балалары нәсел дәвамчысы буларак күрсәтелә. Алга таба әби бабаларның әти – әниләре һәм аларның ир балалары языла. Рауф дәү әтиемнең әтисе Хатыйп, ә Надыйр дәү әтиемнеке Хуҗаҗан. Мөмкин кадәр еракка китеп, нәсел җебен белсәк без үз бабаларыбызның томышын якынрак күз алдыбызга китерә алачакбыз. Минем иң ерак бабам булып Төхвәтулла бабам тора. Ул минем җиденче буын бабам булып санала.
Киямов Алмаз башкаруында җыр.
Укытучы.
Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Ул синең тәүге тапкыр аяк баскан җирең, шушы җирдә “әни” дип телең ачылган, шунда белем аласың, яшисең. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та туган җиребезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый.
Туган авылым!Күңелләргә гаҗәеп якын,изге ул!Үзенең туып – үскән җирен уйламаган,сагынмаган кеше бармы икән.
Гөлнур. Безнең туган авылыбыз – Әлки районы Яңа Чаллы авылы.Җәй кояшының нурларына төренгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра авылым.Мондый төс бары тик минем туган авылыма гына хастыр.Аның алсулыгы кояштан,ап – ак ромашка таҗларыннан ,зәңгәр аяз күктән иңгәндер.
Ләйсән.
Туган авылым Яңа Чаллы
Зур инешле,көмеш күлле.
Аның матур табигате
Минем төшләремә керде.
Аның төнге көмеш ае
Күктә янган йолдызлары
Барысы да якын миңа
Сызылып аткан алсу таңы.
Елмаядыр аяз күктә алсу кояш
Ул сибәдер тирә –якка җылы нурын.
Шул кояшның яктысына хәйран калып
Матурлыгын тоям тагын туган якның.
Урманында үсә чыршы – нарат
Тезелеп киткән зифа каеннар.
Бездәгедәй гүзәл табигатьле авыл
Я, әйтегез, тагын кайда бар?
Кабат кайтам сиңа туган авыл
Якын монда миңа талларым
Китсәләр дә читкә сагынып кайта
Кайта сиңа кыз һәм улларың.
Исхакова Гөлшат башкаруында җыр. “Авыл кешеләре”.
Журналыбызның киләсе бите “Туган авылым – Яңа Чаллы, кемнәр кушкан сиңа исемең?” диеп атала.
Авылыбызның килеп чыгу тарихына күз салыйк әле.
Гүзәл
Яңа Чаллы авылы элек Спас өязенә кереп ,үзенең биләгән мәйданы һәм халкының күплеге ягыннан тирә – як авыллар арасында беренче урынны алып тора.Авылга Иске Чаллы авылыннан аерылып чыгучылар нигез салган дигән фаразлар яши.17 нче гасырда кенәз Мостафиннар нәселе авылның беренче гаиләләре булуына дәлилләр була.Легендаларга караганда Чаллы исеме елгага бәйле.Зираттан агып чыккан мул сулы елга була,бу елга буйлап халык көймәләрдә йөзә,Рус теленнән алынган атамасы ЧЕЛН булганга авылның татар телендә тәрҗемәсе Чаллыга әйләнә.Чаллы сүзе ташлы мәгънәсен аңлата.
И.Гөлшат
Җир йөзендә шундый авыл бар
Тургайлары матур сайрыйлар.
Инеш – чишмәләре агарга
Җырлап торган көйләр сайлыйлар.
Чәчкән,урган тырыш игенче
Җир үбәргә анда тезләнә
Өстендәге аксыл күлмәге
Кайнар тирдән аның тозлана.
әрәз каксаң анда һичкайчан
Кыланмыйлар өйдә юк булып
Булмаса да йортта әллә ни
Кунак итә барыбер утырып
Халкы аның алтын җәй төсле
Буламы соң шуны онытып
Яңа Чаллым синдә яшибез
Керсез күңелләрне җылытып.
Укытучы
Әйе,шигъри юлларда әйтелгәнчә авылыбызның шифалы һавасы,көмеш кебек сулары,бер күрүдә дәрт өстәп күңелләрне күтәреп җибәрә торган хәтфәдәй болыннары – кырлары,күреп туймаслык купшы урманнары ,сиңа ихластан бәхет – шатлык теләүче кешеләре үзенә тарта.Аллы – гөлле чәчәкле болыннары,энҗе мәрҗән бөртекләре ,төсле җиләкләре,зифа каеннар авылымда гына кебек.
Киямова Ләйсән башкаруында җыр “Сандугач”.
Журналыбызның 5 бите авылыбызның елга күлләре, урманнарына багышлана.
З.Илнур
Яңа Чаллы авылын бик күп урманнар әйләндереп алган булган.Алар төрле атамалар белән йөртелгәннәр.Үрәдник урманы – Яңа Чаллы территориясе җиренә җиткәч башлана.Бу урманнар меңяшәр имәннәре,зифа каеннары белән Үрәдник Зариф исемле картныкы була һәм шул исем белән атап йөртелә.Исхак урманы да – шулай ук үзенең хуҗасы исемен йөртә.Дубрау исемле урман үзенең гел имәннәре белән дан тотканга дуб сүзеннән Дубрау исемле урманга әйләнә.Гаврил урманы исә рус алпавыты Гаврилов биләмәсе булганга шулай атап йөртелә..
Ләйсән.
Һәркайсының үз моңы бар
Җилләр йөри сызгырып
Урманында кошлар сайрый
Бер-берсеннән уздырып.
Бер җирдә юк мондый ак каеннар,
Бер җирдә юк мондый урманнар,
Үрәдниге, Исхак , Гаврил, Дубрау -
Бездәгедәй шаулый торганнар.
Табигатең гүзәл , әй Чаллым син
Иркен кырлар,яшел тугайлар
Бүгенгедәй зифа,матур булып
Шаулап торсын мәңге урманнар.
Яңа Чаллы бүген дә тирән күлләргә бай авылларның берсе.Нинди генә исем йөртми синең күлләрең!
Шакир дип атап йөртелә торган күлне Шакир исемле кеше казытканга,шундагы буаны да аның исеме белән атыйлар. Ә Ишек күлен казыган вакытта зур ишек килеп чыгуы бу күлгә исем буларак та тагыла.
Авылның уртасына урнашкан күлгә Урталык күле диеп,ә авылның читендә җәелеп яткан чиста,саф сулы күлгә Якты күл диеп эндәшәләр.
Кыр уртасында урнашкан Мүкле куак күле, һәр язда торналар үз иткән күл - Торналар күле Чаллы авылын күлләргә тагын да баета гына.
Җыр “Тугын авылым” Мусина Альбина башкара.
Г.Гөлшат
Әкияттәге күлләргә тиң
Авылымның күлләре
Биредәге матурлыкны
Бер килеп син күр әле.
Анда зәңгәр төннәрдә
Ай да төшеп тирбәлә
Сайрап туймый таң алдыннан
Кошлар якын тирәдә.
Яр тутырып талгын гына
Тибрәлә камышларым,
Саф сулы күлләре белән
Дан тота минем Чаллым.
Альбина
Чишмәләр, газиз чишмәләр! Чишмәләр кечкенә генә булсалар да табигатькә җан бирүчеләр , елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр.”Башы –тауда, аягы диңгездә” дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын,кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сурәтли.Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Яшел чирәмле чишмә юлы безгә тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибеше аша тоябыз.
Авылыбыз түбән очында урнашкан күп санлы чишмәләрнең тарихы ерак еракка барып тоташа. Аларның сулары шулкадәр чиста ки, хәтта зәңгәрләнеп, кояш нурларында, ялык-ялык килеп, ялтырап тора. Чишмәләр халык тормышының истәлек- хатирәләре һәм олы тарихы турында сөйлиләр.
Авылымның һәр сукмагы,
Әйтерсең лә миңа эндәшә
Болындагы һәр чишмәсе,
Күңелемнең кылын тибрәтә.
Кемнәр монда тормыш көткән?
Кемнәр иген чәчкән, урган?
Болынында көтү көтеп,
Табигатьтән хозурланган?
Бу сорауга җавап эзләп,
Эндәшәм мин чишмәләргә
Әйтерсең лә мине аңлап
Бер чишмәбез килә телгә:
-Чишмәләрнең исемнәре
Юкка гына бирелмәгән.
Һәр атама нигезендә
Тарихларның эзе калган.
Чишмәнең сүзен тыңлап,
Мин калдым тирән уйга.
Чал тарихыбызны аңлап,
Без барырбыз тик алга
Җыр “Чишмәләрем” . Замалеева Гөлнур һәм Мусина Альбина башкара.
Укытучы.
Безнең авыл халкы элек-электән җырга, биюгә сәләтле булган. аулак өйләр , кичке уеннар оештырылган, төрле бәйрәмнәр үткәрелгән. Монда яшьләр күңел ачканнар. Уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр. Бер генә бәйрәм дә халык биюеннән башка узмаган .
Ә хәзер Киямова Ләйсән белән Сафина Гүзәл татар халык биюен башкаралар.
Кеше үзенең кайгысын да, шатлыгын да җыр белән уртаклашкан, җырлар  аша иң тирән тойгыларын бирә алган. Тормыш сукмагының һәр мизгелендә җырлар кешегә юлдаш булган. Халык җырларының һәрберсенең үз тарихы, хәтердә сакланырлык үз серләре бар. Тапкыр сүз, җор теллелек хас безнең халыкка. Татар җырлары , беренчедән, тормышны бизәсә, икенчедән, беркайчан да искермиләр.  Халкыбызның  күңел байлыгын саклыйк, гореф-гадәтләрен хөрмәтлик, татар халык җырларын өйрәник ,Халык җырларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, телебезне баетыйк.
Гүзәл
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Исеңдә тот аларны син
Сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен
Зинданнарда интеккәнен...
Һәр карыш җир сугарылган
Шәһит җаннар каннарында.
Үткән яулар шәүләсе бар
Туган якның таңнарында.
Һәр нигезнең, һәр авылның
Һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар.
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
Киямов Алмаз башкаруында җыр .
Шушының белән телдән журналыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
.