Технологическая карта урока окружающий мир в малокомплектной школе (на татарском языке)
Технологик карта
1 класста Әйләнә - тирә дөнья дәресе. “Нәрсә ул ылыс?”
3 класста Әйләнә - тирә дөнья дәресе. “Суны саклагыз!”
Укытучы: К.Х. Мостафина
1 класс 3 класс
Укытучы эшчәнлегенең максатлары. 1. Укучыларны ылыслы агачларның төрләре белән таныштыру.
2. Ылысы буенча агачның төрен аерырга өйрәтү.
3. Табигый объектларны өйрәнүнең беренчел күнекмәләрен үстерү.
4. Парлап эшләү күнекмәләрен формалаштыру.
5. Табигатькә сак караш тәрбияләү. 1. Суның пычрану сәбәпләрен ачыклау.
2. Суны саклау юлларын күрсәтү.
3. Кирәкле мәгълүматны эзли һәм аера белү, аңлы рәвештә
үзеңнең телдән сөйләмеңне төзү.
4. Табигатькә сак караш тәрбияләү.
Дәрес тибы Яңа белемнәрне “ачу” дәресе Яңа белемнәрне “ачу” дәресе
Планлаштырылган нәтиҗәләр Предметлы нәтиҗәләр:
ылысларның ылыслы агачларның яфраклары икәнен белү;
чыршы белән наратны тышкы кыяфәте, ботаклары, ылыслары һәм күркәләре буенча аеру;
яфраклы һәм ылыслы агачларны аера белү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
дәреснең уку мәсьәләсен аңлау һәм аны үтәргә омтылу;
чыршы белән наратны чагыштыру;
план буенча агачны тасвирлау;
йомгаклау сорауларына җавап бирү һәм дәрестәге эшеңне бәяли белү.
Шәхси нәтиҗәләр:
Агачларга карата сакчыл булырга кирәклеген аңлау. Предметлы нәтиҗәләр:
кеше тормышында суның әһәмияте, аны саклау кирәклеген турындагы белемнәрне актуальләштерү һәм киңәйтү;
Метапредмет нәтиҗәләр:
проблемаларны аеру һәм формалаштыру, проблеманы чишү алгоритмын төзү күнекмәсен үстерү;
кирәкле мәгълүматны эзли һәм аера белү, аңлы рәвештә үзеңнең телдән сөйләмеңне төзү;
үз эшеңне контрольли һәм бәяли белү.
парлап, төркемләп эшләү күнекмәсен камилләштерү;
бер - береңне тыңлый һәм ишетә белү, үзара аңлаша белү.
Шәхси нәтиҗәләр:
Сулыкларга карата сакчыл булырга кирәклеген аңлау.
Белем бирүнең методлары һәм формалары Объяснительно – иллюстративный; өлешчә - эзләнүле; фронталь, индивидуаль, парлы. Объяснительно – иллюстративный; өлешчә - эзләнүле; фронталь, индивидуаль, парлы.
Җиһазлау А.А. Плешаков. Әйләнә-тирә дөнья. 1 класс дәреслеге, чыршы, нарат, карагай ботаклары, күркәләре, өрәңге, каен, имән яфраклары һәм аларның рәсемнәре, электрон ярдәмлек. А.А. Плешаков. Әйләнә-тирә дөнья. 3 класс дәреслеге, тест, тикшерү өчен эталон, тикшерү эшләре битләре, фломастерлар, сызым, презентация.
Дәреснең структурасы.
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге 1 класс укучылары эшчәнлеге 3 класс укучылары эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре
I. Оештыру өлеше Хәерле иртә, балалар!
Дәресебез файдалы һәм кызыклы үтсен.
Ә хәзер кунакларыбыз белән дә исәнләшик.
Хәерле иртә! Хәерле иртә! Шәхси : үзләрен укучы позициясеннән бәяләү.
Регулятив :уңышлы эшчәнлеккә омтылу.
II. Белемнәрне актуальләштерү. Биремнәрне формалаштырам
1 кл:
Киселгән яфрак силуэтларын җыегыз, нинди агач яфрагы икәнлеген билгеләгез.
3 кл:
Су турында тест эшләү.
Сорауларга җавап бирү. -Киселгән яфрак рәсемнәрен җыялар, формасына карап агач исемнәрен әйтәләр.
- Исемнәре буенча агач яфракларын күрсәтәләр.
Минем кулымда нәрсәләр? (яфраклар)
Агачларның яфраклары пластина рәвешендә булса аларны яфраклы агачлар диләр. Тест эшләү
– Су турында белгәннәребезне искә төшерик.Мин сезгә тест эшләргә тәкъдим итәм.
– Эшләрегезне алмашыгыз һәм бер-берегезне тикшерегез.
– Кайсы сораулар авыр булды?
- Үзегезгә билгеләр куегыз.
Тестларны өстәл кырыена куегыз.
Тест нәрсәгә багышланган иде? (Суга)
Танып белү:
аңлы рәвештә үз фикерләрен телдән җиткерү;
Коммуникативные:
тыңлый, ишетә белү, үз фикереңне диологта һәм монолог рәвешендә башкаларга җиткерү .
Регулятив:
эш сыйфатына бәя бирә белү;
ІІІ. Уку мәсьәләсен кую Проблема куела.Уку мәсьәләсе кую оештырыла.
Дәреснең темасы һәм максатының балалар тарафыннан аңлап кабул ителү тикшерелә.
Укучылар, тыңлагыз, табышмак әйтәм:
Җәй дә яшел, көз дә яшел.
Кыш та яшел шулай ук
Энәләре күп булса да,
Җебе аның бер дә юк.
Бу нәрсә?(Чыршы, нарат)
Бу үсемлекләрне нинди төркемгә кертеп була?(Алар да агачлар)
Алар бер-берсенә ничек ошаган? (Аларның энәләре бар)
Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
(Чыршы һәм нарат турында сөйләшербез) Су дөньядагы искиткеч, уникаль матдә. Кеше тормышын судан башка күз алдына да китереп булмый. Кеше судан башка бары тик 5 тәүлек кенә яши ала. Суның җирдә бик күп булуын да без беләбез. Ул җир шарының дүрттән өч өлешен алып тора.Ә шулай да без бүген “Суны саклагыз!”
дигән теманы өйрәнербез.Нәрсәдән сакларга соң суны?Аңа нинди куркыныч яный? (җаваплар тыңлана)
Без дәрестә суны нәрсәдән, ни өчен, ничек сакларга дигән сорауларга җавап бирергә тырышырбыз. Танып белү:
аңлы рәвештә үз фикерләрен телдән җиткерү;
Коммуникатив :
тыңлый, ишетә белү, үз фикереңне диологта һәм монолог рәвешендә башкаларга җиткерү .
Шәхси:
үзеңне укучы ролендә кабул итү, куелган максатка ирешү мотивларын формалаштыру.
Регулятив :укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;
IV.Я ңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
1 кл. “ Ылыс, ылыслы агач” төшенчәләре бирелә.
3 кл. Тикшерү эше оештырыла. Дәреслекнең 30 битен карагыз, үзегез таныган агачларның исемнәрен әйтегез. Кайсы агач артык? (Чыршы, чөнки аның яфраклары урынына энәләр)
Ә энәләр – алар шул ук яфраклар, бары тик формалары гына башка төрле. Мондый яфраклар ылыс дип атала. Ылыс чыршы белән наратның яфрагы.Ылыслары
булган агачларны без ылыслы агачлар дип йөртәбез.
Ә бу сорауларга җавап бирер өчен сез хәзер тикшерүче –галимнәргә әйләнерсез .Ләкин галимнәргә дә берәм- берәм эшләргә кызык түгел, шуңа күрә парларга берләшегез.
Үзегезнең эшегезнең нәтиҗәләрен язып барыр өчен мин сезгә тикшерү битләре бирәм.
Сезгә дәреслекнең 59 -62 битләрен укып өйрәнергә һәм фәнни нәтиҗәләрне теркәп барырга тәкъдим итәм. Эшне башладык. Танып белү:
аңлы рәвештә үз фикерләрен телдән җиткерү;
Коммуникатив : фикер алышу, парлап эшли белү,
Регулятив :үз эшеңне контрольли белү,
Шәхси: белем алуда үзеңнең мөмкинлекләреңне аңлый белү
V. ФизминуткаVІ. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
1 кл. Пратик эш оештырыла.
3 кл. Тикшерү эшләренең нәтиҗәләре буенча фикер алышу оештырыла. Чыршы белән нарат ылыслы агачлар. Алар ел әйләнәсенә яшел булалар, ылысларын коймыйлар. Ә менә карагай исемле агач нәкъ яфраклы агачлар кебек ылысларын коя. Бу агач та безнең авылда үсә.
Практик эш.
Ә хәзер без чыршы белән наратны аерырга өйрәнербез.
Чыршы һәм нарат ботаклары таратыла.
Ылыслары, ылысларның урнашу тәртибе, күркәләре чагыштырыла. Тикшерү эшләрен тәкъдим итү.
Нәтиҗә ясау.
Нәрсәдән сакларга?
Ни өчен сакларга?
Ничек сакларга?
Танып белү :
әзерләнгән мәгълүматны тәкъдим итә белү.
Коммуникатив :
укытучы һәм яшьтәшләрең белән хезмәттәшлек итү.
Регулятив :
укытучының бәясен кабул итү,
биремнең үтәлешен тикшерү (бирем үтәлгәнме, юкмы).
VІІ.
Яңа белемнәрне ныгыту. 1 кл. Дәфтәрдә эшләү.
3 кл. Экологик мини- проект. Дәфтәрдә эшләү.
Чыршы һәм наратның ботаклары рәсемнәре ясала.
Бер укучы чыршы турында, икенчесе нарат турында сөйли. 2016 ел Татарстанда су саклау зоналары елы игълан ителде. Бу елда күп кенә су объектларын саклау өчен шартлар булдырылды.Сулыклар янында кешеләр өчен уңайлы ял итү урыннары ясалды. Безгә якын гына урнашкан Әлмәт, Лениногорск шәһәрләренең сулыклары танымаслык булып үзгәрде. Җәйге каникулларда сез дә бу урыннарда ял иткәнсездер.
Безнең авылда да бер ясалма сулык бар. Ул Котый буасы. Мин сезгә буаның кырыен үзгәртү проектын эшләргә тәкъдим итәм. Балалар төркемдә эшлиләр.Аннары үз эшләрен тәкъдим итәләр. Регулятив :
үз эшеңне контрольли белү,
Шәхси:
иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру.
VІІI.Дәрескә йомгак ясау.
Рефлексия.
Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?
Электрон ярдәмлек белән эшләү.
Рәсемнәр белән эш “Бу нинди агач?”
31 биттәге сорауларга җавап бирү.
Үз эшеңә бәя бирү. - Карточкалар буенча эшләү. Үз эшеңне бәяләү.
Дәресебез азагына якынлаша. Хәзер инде без суны сакларга кирәклеген беләбез.
Бәлки киләчәктә суны саклауның яңа юллары табылыр. Диңгез, океан суларын төче суга әйләндерүнең арзан ысуллары табылыр. Анысын киләчәк күрсәтер. Ә хәзергә һәрберебез суны саклау кирәклеген онытмасын, бу эшне без көн саен башкара алабыз. Регулятив :
алган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен фаразлау .
Шәхси:
алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау.
ІХ. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү. Өй эше тәкъдим ителә 1.Дәреслек. 59 -62 битләр,сораулар, 1,2 бирем.
2. Безнең авылдагы бер сулыкта суны саклау эше ничек башкарылуы турында язарга.
3. “Суны саклагыз!” исемле плакат ясарга. Шәхси: белем алуда үзеңнең мөмкинлекләреңне аңлый белү