Сценарий осеннего утренника для проведения во второй младшей группе


2 кечкенәләр төркемендә көз бәйрәме үткәрү сценариясе.
Көз турында җыр яңгырый. Кызлар залның бер ягыннан, малайлар икенче ягыннан кереп ике түгәрәк ясап басалар. Җырның сүзләренә туры китереп бииләр.
Алып баручы:Пумаласын манчып алтынга
Бизәгән урман, кырланы.
Көне буе яуган яңгыр да
Юып төшерә алмаган бизәкләрне.
Ягез әле белегез,
Кем икән ул рәссам, әйтегез.
Балалар: Көз.
Алып баручы:Каеннар бишек шикелле
Күренә туган якта.
Сары чыбылдык эчендә
Көзге моң йоклап ята.

Җыр “Көзге моң”
Салкын булып көз җилләре
Исә башлады
Торналар һәм кыр казлары
Китә башлады.
Кыйгак-кыйгак, кыйгак-кыйгак
Китә башлады.
Яңгыр елый кошлар киткәч
Моңсу була дип
Тып-тып-тып-тып, тып-тып-тып-тып
Моңсу була дип.
Карагыз әле күпме матур яфраклар җиргә коелган. Әйдәгез аларны кулларга алыйк та, биик.
Җырлы бию “Осенние листочки”
Покачайся надо мной
Мой листочек золотой
Листики кленовые,
Листики дубовые
Мы за листиком сидим
Из-за листика глядим
Листики кленовые,
Листики дубовые.
Вот веселый ветерок
Хочет вырвать мой листок
Листики кленовые,
Листики дубовые
Мы листочек не дадим
Пригодится нам самим
Листики кленовые,
Листики дубовые
Вы листочки отдохните
На дорожки упадите
Листики кленовые,
Листики дубовые
Алып баручы: Табигатьнең алтын мәле
Һаваларның салкын хәле
Икмәк белән амбар тулы
Бушап бара басу юлы.
1 бала : Нарат сагызы –гәрәбә
Көннәр көзгә авыша
Тиен чикләвекләр ташый
Кыш ашарга куышка.
2 бала:Урманнарда әзер сыйлар,
Керпе әнә гөмбә җыйган.
Ә миләшләр кош-кортларга
Кышка җиләк элеп куйган.
3 бала: Яфрак саргайды,
Үләннәр шинде,
Ашыкмый гына ,
Алтын көз килде.
4 бала: Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Алып баручы:Бигрәк матур яфраклар, алар турында җырлыйсы килеп китте.
Җыр «Яфрак бәйрәме»
(Р. Еникеева көе, Л. Лерон сүзләре).Яңгыр түгел, кар да түгел, Яфраклар ява җиргә. Көз турында җырлыйм әле - Кушыл син яңа җырга. Кушымта: Сары, сары, сап-сары Агачның яфраклары. Җил исә, ява яфрак - Көзнең матур чаклары Оча яфрак, уйный яфрак, Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген Яфракларның бәйрәме!
Алып баручы: Бигрәк матур, бизәкле йорт, анда кем яши икән ?
Ишеген шакып карыйк әле, бәлки ишетеп чыгарлар.
Уенчык тиен тоткан тәрбияче чыга.
Тиен: Исәнмесез балалар. Сез кунак булып килгәнсез мин бик шат. Мин
шаян тиен. Уйнарга, шаярырга яратам. Тагын көзне бик яратам, чөнки
көз көне кышка күп итеп күркәләр, гөмбәләр җыеп куям. Көз көне
урманда алар бик күп булалар. Менә карагыз.
Гөмбә, күркә силуэтларын бүлмә буйлап чәчеп җибәрә.
Алып баручы: Тиен , телисенме без сина гөмбәләрне, күркәләрне җыеп
бирәбез.
Тиен: Әлбәттә, әйдәгез сезнең белән уйнап алык башта кызлар кәҗингә гөмбә
җыярлар, соңыннан малайлар күркә җыярлар.
Уен “Күркәләр, гөмбәләр”
Тиен: Рәхмәт, дусларым! Миңа булыштыгыз.
Алып баручы: Тиен, урманда яңгыр ява башласа син нишлисең?
Тиен: Агачтагы куышыма кереп качам.
Осень, осень.Безнең балалар яңгырдан курыкмыйлар. Алар яңгыр турында
җыр да беләләр, тыңла әле.
Җыр “Осень”
Осень, осень.Дождик льет
Погулять нам не дает.
Осень, осень.Листопад.
Листья по ветру летят.
Кап-кап-кап, стучит в окно
Непоседа дождик.
Мы возьмем гулять с сабой
Разноцветный зонтик.
Алып баручы: Яңгыр туктагач, без балалар белән өйгереп уйнарга яратабыз.
Уен : “Кояш, яңгыр”.
Без уйныйбыз болыннарда
Күктә кояш булганда
Нинди аяз зәңгәр күк
Бер дә яңгыр булмас күк
Шыбыр-шыбыр-шыбырдык
Килеп чыкты дөбердек
Тыпырдарга тотынды
Кемнәр качып котылды?
Тиен: Быел гөмбә, күркәләр күп булды. Мине кышның салкыннары хич кенә
дә куркытмый.
Алып баручы:Быел без дә бакчабыздан яхшы уңыш җыеп алдык. (яшелчә
җиләк-җимеш муляҗлары салынган кәрҗиннәрне күрсәтү.)
Тиен: Абау, нәрсәләр бу? Минем бердә мондый әйберләр күргән юк.
Алып баручы:Балалар, тиенгә безнең кәрҗиндә нәрсәләр барын сөйлик әле
Уен: “ Яшелчәләрне, җиләк – җимешләрне ата.”
Уен : “Яшелчәләрне аерып, машиналарга салып ташу”.
Тиен: Мин хәзер сезнең бакчада нәрсәләр үскәнен белдем , рәхмәт
Алып баручы: Тиен син бик тә уеннар яратасың икән, телисеңме без дә сиңа
бер уен өйрәтәбез?
Уен “Төсле яулыклар”
Балалар кулында тасле кулҗяулыклар, 1 өлеш – балалар зал буйлап ирекле хәрәкәт итә, 2өлеш – чүгәләп яулык артына качалар. Тәрбияче берәр төстәге яулыкны күтәрә шундый ук төстәге ялык тоткан балалар тәрбияче янына йөгереп киләләр.
Тиен: Бигрәк күңелле уен, рәхмәт. Кайткач урмандагы дус җәнлекләргә дә
уенны өйрәтермен әле.
Алып баручы: Без әле сиңа матур бию дә өйрәтергә телибе.
Бию : “Топни ноҗка моя”
Тиен бутофор гөмбә алып чыга.
Тиен: Балалар, мин сезгә серле гөмбә бүләк итәм, анын эчендә сезгә күчтәнәч.
Тиен гөмбә эченнән күчтәнәчләр чыгарып балаларга бирә.
Балалар : рәхмәт.
Алып баручы: Безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт. Рәхмәт тиенкәй, сау
бул
Тиен: Сау булыгыз, балалар ! Тагын шулай кунак булып килегез.
Огородная-хороводная
В огород мы пойдём,
Хоровод заведём.
Будем петь и плясать,
Урожай собирать.
Есть у нас огород
Там капуста растет.
Вот такой вышины, вот такой ширины.
Ты капуста к нам спеши и немножко попляши.
А потом не зевай и в корзину полезай.
Есть у нас огород
Там зелёный лук растет.
Вот такой вышины, вот такой ширины.
Ты лучок к нам спеши и немножко попляши.
А потом не зевай и в корзину полезай.
Есть у нас огород
Там морковка растет.
Вот такой вышины, вот такой ширины.
Ты морковка к нам спеши и немножко попляши.
А потом не зевай и в корзину полезай.
Есть у нас огород
Там редиска растет.
Вот такой вышины, вот такой ширины.
Ты редиска к нам спеши и немножко попляши.
А потом не зевай и в корзину полезай.
Есть у нас огород
Там картошка растет.
Вот такой вышины, вот такой ширины.
Ты картошка к нам спеши и немножко попляши.
А потом не зевай и в корзину полезай.
Есть у нас огород
Там горошек растет.
Вот такой вышины, вот такой ширины.
Ты горошек к нам спеши и немножко попляши.
А потом не зевай и в корзину полезай.
Есть у нас грузовик,
Он не мал, не велик
Вот такой вышины, вот такой ширины.
Ты шофёр не спеши, с нами вместе попляши
А потом не зевай, увози наш урожай.