Татар теленн?н Аергыч темасы буенча д?рес эшк?ртм?се.


Татар теле. 7 сыйныф.
Тема. Иярчен кисәкләр. Аергыч.
Белем бирү максаты: яңа җөмлә кисәген ачу, аның төп грамматик билгеләрен ачыклау, билгеләмәне формалаштыру. телдән һәм язма сөйләмдә аергычны табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру;;
Үстерү максаты: укучыларның иҗади һәм критик фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;
Тәрбияви максат: фронталь сорау-җавап вакытында, төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша белү, бер-береңне тыңлый белү културасы, ярдәмчеллек, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштереп, яңа күнекмәләр бирү дәресе.
Җиһазлау: компьютер, мультимедия проекторы,таратма материал(маркер, каләм, карточкалар) , дәреслек (Н.В.Максимов, Г.Ә. Нәбиуллина “Татар теле” 7 сыйныф, Казан, 2014 ел,94-95 нче битләр).
Дәрес барышы  Эш этапларыЭтапның эчтәлеге
Кулланылган структуралар, критик фикерләүнең этәргечләре, типлары1. Оештыру моменты:
− дәреснең бу этабына төп максатны кую;
− дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларда уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага тиешенчә кызыксыну уяту (классның реаль мөмкинлекләрен искә алып); I. Оештыру моменты.
1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
2. Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә:
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне сәламлик!
     Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! ДК4: язык сообщества
ДК5: взаимодействия и отношения
2. Актуальләштерү.
– дәреснең бу этабында укучылар алдында куеласы төп максатны билгеләү;
– әңгәмә вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм алымнарны билгеләү.
  II. Белемнәрне актуальләштерү . Бу этапта укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәре тикшеререлә, яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып барыла .
- Укучылар,дәреснең бу этабында без сезнең белән баш кисәкләрне ни дәрәҗәдә үзләштерүебезне тикшерербез.
Аның өчен без без СИ ФИНК УАНДЭ алымын кулланабыз. Укучылар игътибарына рәсем(өй нигезе) тәкъдим ителә һәм сораулар бирелә.
- Сез нәрсә күрәсез?
- Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз?
-Рәсемне күзәткәннән соң сездә нинди сораулар туды?
Һәр сорау алдыннан укытучы ВАКЫТ бирә.Укучылар уйлыйлар, язалар, СИНГЛ РАУНД РОБИН кулланып, фикер уртаклашалар.Фикерләре тактага языла.
Укучыларның фикерләре тыңлана. Укытучы тарафыннан бәяләнә. Мактау сүзләре яңгырый.
Укучылар рәсем белән дәрес темасы арасында уртаклык эзлиләр. Рәсемгә карап. Баш кисәкләрдән генә торган җөмләләр төзиләр.
Соңрак, янә бер рәсем тәкъдим ителә һәм алдагы рәсем белән чагыштырырга кушыла. Укучылар җөмләләр төзиләр , аларны да чагыштыралар. Һәм иярчен кисәкләр турында

ДК4: язык личного участия
ДК1:ожидания
ДК2: время
Генератив сорауСИ ФИНК УАНДЭ
ДК5: взаимодействия и отношения
ДК 3:окружающая среда
Иҗади фикер йөртү
Проблеманы чишү
3. Яңа теманы аңлату.
– укучыларга дәреснең төп максатын конкрет күрсәтү (дәреснең бу этабында укуылардан нинди нәтиҗә көтелә);
  III. Яңа теманы аңлату. Укучылар, әйтегез әле, җөмлә һәрвакыт ия белән хәбәрдән генә торамы? Әйе, җөмләнең иярчен кисәкләре дә була икән.Алар – аергыч, тәмамлык, хәл. Без сезнең белән бүген шул иярчен кисәкләрнең берсе – аергыч хакында сөйләшербез.
Дәреснең бу этабында укучылар үзләре (проблема кую юлы белән) алдагы җөмлә кисәге – аергычка билгеләмә бирәләр. Укучылар исем сүз төркеменә караган сүзләр эзлиләр һәм язып баралар.
Берничә сүз тактага языла.
Исемнәр янына аларның билгесен ачыкларлык сүзләр уйлап язалар. Ул сүзләр тактага да языла.Килеп чыккан сүзтезмәләр белән җөмләләр төзелә. Берничә җөмлә тактага языла .Җөмләләрне файдаланып, сораулар бирә-бирә укучылар укытучы белән берлектә аергычның билгеләмәсен әйтәләр. Укучыларга серле сандыкчык тәкъдим ителә.
Дәреслек белән эшләп тема ныгытыла.


ДК4: язык личного участия
ДК1:ожидания
ДК2: время
ДК 3:окружающая среда ДК5: взаимодействия и отношения
ДК6:возможности
Время
4. Ныгыту.
− дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү;
−  яңа теманы ныгыту барышында, укучыларның мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү; IV. Ныгыту.
Ныгыту өлешенең максаты – алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү.
1.Теманы ныгыту өчен, 179 нчы күнегү телдән эшләнә.
2. Тактага язылган җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерәләр. Эшне башлар алдыннан, тикшерү тәртибе кабатлана. Башта урыннарда бергәләп эшлиләр, беренче җөмләне төркемнәрдә тикшерәләр. 1 укучы эшне сөйләп аңлата. Аннары һәркем үзе эшли
Укытучы белән берлектә нәтиҗә ясала.
Тим Чир эшләнә. ДК8:моделирование
ДК1:ожидания

ТИМ ЧИР
5 Өй эше бирү.
V. Йомгаклау
1. Әңгәмә .- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә үзләштердек?
- Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?
Дәрес ахырында формейшенс эшләнә. Укучылар ия, хәбәр, аергыч сүзләре язылган урыннарга барып басалар. Соңыннан җөмлә кисәкләренең бөтенлеген аңлаталар.
- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.