Татар теле д?ресе. 3 класс (татар т?ркеме) Тема: Сыйфат (экскурсия-д?рес)
Татар теле дәресе. 3 класс (татар төркеме)
Тема: Сыйфат (экскурсия-дәрес)
Максат: Укучыларның сыйфат турында 2 класста алган белемнәрен барлау, кабатлау, тирәнәйтү. Сыйфатның билге төркемнәрен өйрәнү, сыйфатланмыш төшенчәсен аңлауга ярдәм итү. Грамоталы, орфографик һәм каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен үстерү, камилләштерү. Игътибарлылык, мөстәкыйльлек, пөхтәлек тәрбияләү. ( 1 нче cлайд)
Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, презентация, сыйфатның билге төркемнәре язылган таблица- күрсәткечләр, яхшы кәеф теләүче шар, яшелчә, җиләк- җимеш рәсемнәре.
Дәреснең барышы:
Ι. Актуальләштерү
Оештыру моменты. Дәрескә әзерлекләрен барлау.
Матур язу минуты.
ΙΙ. Дәреснең төп өлеше. Сыйфат иленә сәяхәт.
Кереш сүз. Укытучы шигырь укый. Бари Рәхмәт “Рәсемнәр ясыйбыз”
Бакчада барысы бар!
Тик менә юк таулар,
Елгалар, урманнар,
Зур йортлар, урамнар.
Ә кирәк булганда,
Ясыйбыз урамнар,
Ямь-яшел урманнар,
Төлкеләр, куяннар...
Бик оста без аңар,
Бездә бар буяулар:
Ак, кызыл, ал, зәнгәр,
Сарылар, яшелләр...
Ясыйбыз дәфтәргә
Бик матур рәсемнәр.
Укучыларга алдан ук бирем бирелә.
Шушы шигырьдән кайсы сүзләргә нинди? ниндиләр? сорауларын куеп була? Алар предметның нәрсәсен белдерә? (Укучылар җавабы)
Димәк, без бүген нинди сүзләр турында сөйләшәбез икән?
Әйе, без бүген сезнең белән “Сыйфат” иленә сәяхәткә китәбез. ( 2 нче cлайд)
Үзебез белән безгә яхшы кәеф теләүче шарны да алабыз. Ләкин анда турыдан- туры барып булмый. Шуның өчен безгә төрле тукталышларда туктарга кирәк булачак. Һәр тукталышта бирелгән биремнәрне үтәрбез.
“Төс” тукталышы.( 3 нче cлайд)
Укучылар тактада язылган шигырьне укыйлар; нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләрне табалар, нәрсә белдергәнен әйтәләр. (Соңыннан төс белдергән 3 сүзне дәфтәрләренә язып куялар)
С. Я. Маршак.
Светофорның бар өч төсе;
Белә машинайөртүче:
Янса кызыл ут,
Туктап тор –юл юк!
Сары ут кабынуга,
Әзерлән кузгалырга!
Яшел кабынса, бел ачык;
Алга китәргә юл ачык!
Юл йөрү кагыйдәләре турында әйтеп китү.
3. “Тәм” тукталышы.( 4 нче cлайд)
Әниләрегез нинди тәмле ризыклар пешерә һәм үзегез нинди тәм яратасыз?
(Татлы, баллы, шикәрле, тозлы, тозсыз, төче, ачы, сусыл, тәмле, тәмсез. Укучылар әйтә.) 3 сүзне дәфтәргә язып куялар.
4.“Форма, күләм” тукталышы. ( 5 нче cлайд)
Ә хәзер безнең сыйныф бүлмәсенә яки әйләнә – тирәгә карагыз һәм форма, күләм белдергән сыйфатларны әйтегез.
(Озын, озынча, биек, зур, түгәрәк, овал, кечкенә, юан, нечкә һ.б.) 3 сүзне дәфтәргә язып куялар.
5. “Характер” тукталышы. ( 6нчы cлайд)
Балалар, хәзер без сезнең белән характер турында сөйләшербез. Кешеләр нинди характерларга ия булалар?
(Юмарт, усал, юаш, ягымлы, кырыс, әйбәт, яхшы, тырыш) 3 сүз язып куела.
Физкультминутка үткәрелә.
6. “Табигать күренешләре” тукталышы.( 7 нче cлайд)
Безнең үткән ял көннәрендә һава торышы бик үзгәреп торды. Әйдәгез әле, искә төшерик, ул нинди булды?
(Карлы, буранлы, юеш карлы, җилле, кояшсыз, җылы, җепшек, суык һ.б.) 3 сүз языла.
7. “Физик хәл” тукталышы.( 8 нче cлайд) Сез сорауларга җавап биргәндә игътибарлы булыгыз. Хәзер әйтелә торган сыйфатлар предметны кайсы ягыннан ачыклый?
Таш (нинди?) каты
Мамык(нинди?) йомшак
Урамга чыкканда сез нинди киемнәр киясез?(коры)
Ә кире кергәндә киемегез нинди була? (юеш)
Балалар һәм олы кешеләрне яшьләре буенча ничек аералар? (яшь, карт)
(Юеш, коры, йомшак, каты, куе, яшь, карт һ.б. сүзләр әйтелә) 3 сүз язып куела.
8.“Вакыт” тукталышы.( 9нчы cлайд)
Безнең хәзер кайсы ел фасылы? Шушы ел фасылыннан сыйфат ясап карагыз. (Кышкы, җәйге, көзге, язгы, кичке, иртәнге, көндезге һ. б.) 3 сүз язып куела.
9. “Сыйфатланмыш” тукталышы. ( 10 нчы cлайд)
Сыйфат җөмләдә һәрвакыт башка сүзләр белән килә һәм ул гадәттә нинди сүз төркемен ачыклый, нинди сүз төркеме алдында килә? (Исем сүз төркеме)
Бүген без шул сүзнең ничек аталуын өйрәнербез.
Сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш була. Мәс-н: яшел яфрак, җылы сөт һ.б. 3 мисал язып куярга.
10. Шулай итеп без “Сыйфат” иленә килеп җиттек.( 11 нче cлайд) Ә хәзер, балалар, әйтегез әле, ник кирәк икән соң ул безгә сыйфат сүз төркеме? Бәлки сыйфаттан башка да яшәп буладыр?
(Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар, алар предметны, күренешне төрле яктан сурәтлиләр) Әле без ”Сыйфат ” илендә бераз “кунакта” булырбыз, сыйфат турында күбрәк белербез!
11. Китаптагы кагыйдәләрнеуку.
ΙΙΙ Белемнәрне ныгыту.
Дәреслек белән эшләү. Күн 229, 110 бит.
Калын белән язылган сүзләр (сыйфатларның) нинди билге белдерүләрен ачыклау. (телдән)
-Нәрсә турында сүз бара? (күн 229.)
-Күнегүдән сыйфатларны табып, сайлап алып язарга. (күн. 226, 108 бит)
(Җылы , якты , матур, яшел, аллы-гөлле, кызыл, тигез, матур кызыл)
ΙV Өй эше бирү. Күн 232, 111бит язарга, кагыйдәне ятларга.
V “Кем күбрәк әйтер” уены. Күргәзмәлелек белән эшләү.
Алма, груша, помидор, кишер, шалкан, җиләк,слива һ.б. предметлар турында сыйфатлар уйлап әйтү.
Күн 230; сорауларга җавап бирү. (телдән)
VΙ Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.