Урманга сэяхэт ?лк?нн?р т?ркеме ?чен к??ел ачу кич?се.
Урманга сәяхәт.
Өлкәннәр өчен шөгыль
Урманга сәяхәт.
Зал бизәлеше: урман күренеше.Агачта кош оясы, ояда йомыркалар. Залның бер җиренә “ елга “ ясала , чүп-чарлар аунап ята.
Балалар салмак көй астында залга керәләр.
Алып баручы: Балалар , хәзер бездә татар теле дәресе. Ул гади түгел, “сәяхәт -дәрес”. Урман- кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга-бүрәнә, өстәл ясарга такта, ягарга утын бирә.Гөмбә, җиләк, чикләвек, дару үләннәре. Кыскасы, урман “бүләк итә” торган байлыклар санап бетергесез.Урман безгә Үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Саф һавасы, агач яфракларының әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы-болар барысы да кешенең кңефен күтәрә. Урманның чиста, кислородка бай һавасы безнең сәламатлегебезне сакларга һәм ныгытуга ярдәм итә. Урман- безнең байлыгыбыз. Шуңа күрә яшел дусларны сакларга, аларны тагын да күбәйтергә кирәк!
Урманга кергәнче, урман ачкычын табарга кирәк. Ә ул ачкыч-мин әйткән табышмакта.
Җәен киенә, кышын чишенә.
Бу нәрсә булыр икән , балалар?
Балалар. Урман.
Алып баручы . Менә сез ачкычны таптыгыз. Хәзер түрдән узыгыз, урман эченә керегез.
Балалар “тәрбияче апалары белән “урманга” керәләр.
Алып баручы. Балалар , урман турында нинди сез нәрсәләр беләсез, әйдәгез сөйләшеп алыйк.
Әйтегез әле , урманда нинди агачлар үсә?
Балалар .Каен, имән,чыршы, нарат.
Алып баручы. Әйдәгез , алар турында шигырьләр укыйк.
Балалар агачлар турында шигырьләр укыйлар.
1 Мин көчле агач- имән.
Җилләргә, давылларга-
Берсенә дә баш имәм.
2 Минем исемем каен.
Үсәм һәр урман саен.
Буем зифа һәм озын,
Ак кәгазь кебек тузым.
3 Ә мин юкә исемле.
Юкә ул чәчәк төсле-
Һәрвакытта хуш исле.
Бал кортлары киләләр
Миңа безелдәп кенә.
Иң тәмле балны җыеп
Алып китәләр сезгә.
4. Ә мин-чыршы, беләсез,
Чыршы булмый энәсез
Җәен, кышын яшел мин
Арттырам урман ямен.
5 Без үсәбез һәркайда,
Без кешеләргә-файда.
Бездән салалар өйләр
Һәм ясыйлар мебельләр.
Балаларга карандаш та,
Парталар да, чаңгылар да.
Агачтан була- бар да.
Алып баручы. Балалар, әгәр дә агачларның телләре булса, нәрсә әйтерләр иде, ничек уйлыйсыз?
Балаларның җаваплары.
Алып баручы.Урманга килегез, рәрәтләнеп ял итегез, ләкин безнең “тәннәребезгә” исемнәрегезне пычак белән чокып язмагыз. Без кышкы йокыдан уянып кына килгәндә,каен суы эчәбез диеп, безне җәрәхәтләмәгез. Ял иткәндә яшь ботакларыбызны сындырып, палаткалар бизәмәгез.Учакларга яшь ботакларны якмагыз. Урманда ут белән сак булыгыз. Җиләк җыйганда, безнең ботакларны сындырмагыз.
Ә хәзер мин сезне урман аланына алып барам.
Берничә кыз белән малай зур-зур чәчәк бәйләмнәре белән залга керә һәм зал уртасында туктап кара.
1 кыз. Инде шактый җир үттек , арыдык, әйдәгез, утырыйк, ял итик.
2кыз.Кызлар , чәчәкләрне чирәмгә куегыз.Малайлар, нигә басып торасыз? Сез дә безнең янга утырыгыз.
Марат.Бигрәк күп чәчәк җыйдык.Өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы икән инде без аларны?
Алмаз. Әйе, өебез бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча да булмас.
Аланда Алмаз күренә, тиз генә” агач”янына барып, аның ботагын сындыра һәм шуның белән куакларга суккалый башлый.
Марат. Алмаз, нишлисең син, әнә кошчыкны куркыттың.Әкрен генә йөрсәң ни була?
Алмаз. Аның әле йомыркалары да бардыр.Әйдә карыйбыз.
Барлык балалар да йөгереп куак янына киләләр. Яфракларын аралап йомыркаларын эзлиләр.
Марат.Әнә ул оя! Таптым , таптым!
Лейсән.Кагылма ояга, Марат!
Марат.Ничек инде кагылма? Әнә йомыркалары нинди кечкенә, матур. Мин аларны алам.
Залга урман хуҗасы керә.
Кем әле анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме чәчәкне әрәм иттегез, агачларны сындыргансыз?
Алып баручы. Чү кем тавышы соң бу?
Бу мин, табигать сакчысы- урман хуҗасы, Явызлардан, усаллардан табигатьне саклыйм.Гөмбә, җиләк һәм чикләвекләрне дә. Бу урманда барлык табигать хәзинәләренә мин хуҗа. Әгәр хәзер таягымны селкеп җибәрәм икән, сез өегезгә юлны бөтеннәй тапмассыз! Ан ладыгызмы?
Алып баручы. Урман хуҗасы, зинһар, кичер безне. Без беркайчан да алай эшләмәбез.
Әйе балалар урманнын матурлыгы искиткеч. Нинди генә тәмле җиләкләр үсми анда, төрледән-төрле гөмбәләр. Әле бит ул үзенен дару үләннәре белән күпме авыруларны да давалай.
Сез дару үләннәрен таныйсызмы?
Алып баручы дару үләннәрен күрсәтә.
Балалар дару үләннәре турында шигыйрь сөйлиләр.
1.Әрәмәдә үсәм мин
Җимеш тә мин
Гөл дә мин
Витаминнын оясы
Барасы да җыясы.(гөлҗимеш)
2. шат булырсыз һәрвакыт
Ашасагыз кычыткан
Витамин ул кычыткан
Авырмассыз һичкайчан.(кычыткан)
3.яратам минтан нурын
Дару минем тамырым
Шикәре дә җитәрлек
Чәй ясасын кыздырып
Тәме ис китәрлек.(тузганак)
4Суымны өч авытсан
Йөткерсән йә карлыксан
Шәп дару юк моннан да
Дару ясыйлар минем
Хәттә кабыгымнан да.( балан)
5. мин-мәтрүшкә, тыйнакмын
Зәнгәр чәчәк атамын
Җанга , тәнгә ләззәт биреп
Хуш исләр таратамын.
6. Исемем сәер булса да
Мине бик хөрмәтлиләр
Киселсә дә, канаса да
Ин әйбәт дару диләр.(бака үләне, подорожник).
Алып баручы. Ә хәзер мин сезгә дару үләннәре турында шигырь укыйм.
Уздык калын урманны
Болынны, үзәннәрне
Очраттык без һәр җирдә
Дарулы үләннәрне.
Юлда- бака яфрагы,
Тузганак, ромашка.
Сукыр кычыткан, бөтнек.
Җый күп итеп, ташлама.
Ышанмагыз сез, дуслар
Әрем начар, дисәләр
Бабай әйтә, әремнән
Дару ясап эчәләр.
Бабай белән без бүген
Күп итеп үлән җыйдык
Мәтрүшкәләр, әнисләр-
чормага тезеп куйдык.
Алып баручы. Әйдәгез әле бу матур аланда биеп алыйк.
“Су кызы” киеменнән бер кыз керә, ул авыр ынгыраша, уфылдый.
Уф, уф, үләм бугай.
Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?
Мин сурыш бирдем, сусын бастым, сусыл иттем
юдым сезне, тазарттым, иркәләдем
назладым сезне, хушландырдым
агымсуларда агуларыгызны агыздым
инде хәзер , су була торып,
үзем пычрандым, шакшыландым,
тәмәм агуландым. Ишетәсезме?
Мин –су, сукранып яшим,
Сулкылдап елыйм, сусадым чисталыкка
Ничек чистарыныйм?!
Мин- су, тончыгам,
Сулышым кысыла
Сукыр булмасагыз, коткарыгыз.
Су кыызы егыла.
Алып баручы. Чыннап та, лалалар суны тизоәк коткарырга кирәк.менә агу савыты, чери башлаган агач кисәкләре.
Суны тычрату- бик тә зарарлы. Агулы пычрак суны эчеп, кеше үзе дә авырый башлый. Су үлсә, кеше үзе дә, бар тереклек тә үләргә мөмкин.
Ә хәзер бергәләшеп “ чишмәне кем тизрәк чистарта” дигән уен уйнарбыз.
Уен үткәрелә.
Балалар, карагызәле, монда бик күп яфраклар коелган. Бу яфракларда табышмаклар. Аларга җавап биреп урманда нинди җәнлекләр яшәүн белербез.
Сорыдыр төсе
үткендер теше
Урманда йөри
Бозаулар эзли.( бүре)
Ябалактан курка
Чикләвек ярата
Сызгырса, урманны янгырата ( тиен)
Җәен соры, кышын ак
Ана шулай яхшырак.(куян)
Энәсе бар-тотып булмый
Энәсе белән тегеп булмый.( керпе)
Су кызы. Мине шакшыдан чистартыгыз. Хәл дә кереп китте рәхмәт сезг дуслар
Алып баручы.урман беркемгә дә дошман түгел, ул һәрвакыт дус.хайваннар белән кошлар өчен- туган йорт, туендыручы.кешеләр өчен дә урман бик куп файда китерә.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз
Агачларны сындырмагыз, кош оясын ватмагыз
Суларны да пычратмагыз
Пыяла, чүп атмагыз.
Табигать ул- безнен әни
Табигатьне саклагыз.