Т?рбия с?гате ?биемне? серле сандыгы


Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының
“ Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“ӘБИЕМНЕҢ СЕРЛЕ САНДЫГЫ”
Төзеде:югары квалификацион
категорияле башлангыч
класслар укытучысы
Әсхәдуллина Гөлнара Җәүдәт кызы
2015-2016 нчы уку елы
Максат: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.
Өй күренеше. Түрдә сандык. Бер читтә өстәл. Аның өстендә милли ризыклар.
Кичәне ачып җибәргәндә, сәхнәгә татар кызлары киеменнән Рәзилә исемле кыз чыга.
 
Рәзилә.
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
 
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы…
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүhәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
 
Әбиемнең күңел сандыгын
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Бүлмәгә самовар күтәргән Нурия әби керә.
Рәзилә.
Әбием! Әйтергә дә онытып торам, бүген безгә минем дусларым килергә тиеш. Мин аларга синең сандыкта кадерләп саклаган милли киемнәр турында сөйләгән идем. Аларның бу әйберләрне күрәсе килә. Ә без әле милли киемнәр турында бик күп шигырь, җыр, бию дә өйрәндек.

Нурия әби.
Иптәшләреңне чакырып бик яхшы эшләгәнсең, кызым. Тәмле ризыклар – үзебезнең милли ашларны пешердем. Сыйлармын үзегезне. Сандыгымда сакланган милли киемнәр турында да сөйләрмен. Без яшь чагында уйнаган уеннарны да уйнарбыз.

Рәзилә.
(тәрәзәдән карый) Әбием! Кунакларым килеп тә җиттеләр. (Бер төркем балалар керә)

Балалар.
Исәнмесез! Хәерле көн!

Нурия әби.
Хәерле көн, балакайларым. Күптән инде үзегезне кургәнем юк, үсептә киткәнсез. Түргә узыгыз, утырышыгыз.Кая,күршекәемне чакырып керим әле булмаса.Бибинур,ахирәт.Кер әле,кер тизрәк!

Бибинур әби.
Ник чакырдың ахирәт?

Нурия әби.
Менә оныгымның дуслары килгән.Минем “Серле сандыгым”ның серенә төшенәселәре килә.Әйдәле,бергәләп таныштырыйк әле .
Алинә:
Әбиебез сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез сорыйк үзеннән.
Ачып күрсәтсен безгә. (Әби сандык янына килә.)
Гөлназ:
Каян аңлап алды икән.
Әби безнең теләкне?
Түрдә торган сандыгын,
Үзе ачып күрсәтте. (Әби сандыгын ача, кулына матур итеп чигелгән түбәтәйне ала).
Нурия әби.
Балакайларым!
Татар хатын –кызларыбыз.
Эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап,
Оста чигү чикәннәр.
Бибинур әби.
Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.
Инсаф:
Нурия әби, без түбәтәй турында күп шигырьләр өйрәндек, безне дә тыңла әле.
Әмир:
Балкып тора түбәтәйләр
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.

Инсаф:
Мөселманга фарыз баш киеме-
Үзе матур, үзе бәләкәй.
Әллә кайдан нурлар сибеп тора
Кызлар чиккән милли түбәтәй.
Кәрим:
Түбәтәйне кем кигән?
Иң элек бабам кигән.
Бераз үсә төшкәчтен
Әтием алып кигән.
Әмир:
Кигән аны малайлар,
Яшьүсмерләр, агайлар.
Түбәтәйне син сакла.
Аны башыңнан салма.

Нурия әби.
Бу татарның милли баш киеме.
Килешә ул кемнәр кисә дә.
Исеңдә тот , балам, кадерен бел,
Гасыр буйлап килгән ул безгә.
“Түбәтәй” уены уйнала. Балалар түгәрәккә басалар, җыр җырлап түгәрәк буенча хәрәкәт итәләр. Җыр бетүгә, түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: (шигырь сөйләргә, җырларга, мәзәк сөйләргә һ.б. Уен 2-3 тапкыр кабатлана)
Түбәтәеңне кигәнсең,Түп-түп түбәтәй,
Ераклардан килгәнсең.Төбәтәең укалы.
Төскә матурлыгың беләнЧиккән матур түбәтәең
Шаккаттырыйм дигәнсең.Менә кемдә тукталды.
Гөлназ:
Алинәне нишләтәбез?
Балалар:
Биетәбез,җырлатабыз,шигырь сөйләсен.
Зәлия:
Алинә бик матур җырлый бит,җырласын.
Җыр:”Әнием”
Алинә:
Фирзәрне нишләтәбез?
Балалар:
Гармунда уйнасын.
Фирзәр гармунда уйный.
Нурия әби.
Рәхмәт, балакайларым. Олы кешене сөендергәнегез өчен. Яшь чакларым искә төшеп китте. Без дә шулай күңелле итеп уйный идек. Кая әле яшь чагымда кигән калфагымны сезгә дә күрсәтим.(Әби сандыктан калфагын ала, оныгының башына кидерә, аңа сокланып карап тора)


Бибинур әби:
Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде.
Айгөл.
Сандыкта ятты озак
Әбием чиккән калфак.
Ул калфакны әнием дә
Кадерләп кигән һәрчәк.
Лилия.
Милләтемнең нуры анда
Ука, чугы, чачагы.
Онытма, ядкарь бүләк-
Әбиемнең калфагы.
Җыр “Кәләшүшем-калфагым”
Нурия әби.
Рәхмәт, балакайларым, матур җырыгыз өчен (әби сандыктан, чулпылар, көмеш алкалар ала). Ә бу әйберләр турында нәрсә әйтә аласыз?
Зәлия.
Чың-чың итеп чыңлыйлар
Толымнарда чулпылар.
Иң башыма хәтле төште
Матур көмеш алкалар.
Минем йөрәгемне кага
Әбимнең чулпы чыңы.
Яңа буын оныклар да
Чыңлатыр микән аны?
Бибинур әби.
Сезнең кебек акыллы, мәрхәмәтле, милли сәгатебезне яратучы балалар булганда милли киемнәребез югалмас. Аларны киючеләр көннән-көн күбәер, алла боерса.

Зәлия:

Калфак , яулык, күлмәк, камзул-
Болары безгә таныш.
Сөйләгезче, кайчан туган
Татарда читек – кәвеш?
Инсаф:
Мин беләм. Теләсегез сөйлим.
Борын – борын заманнарда
Болгар иле булган, ди.
Безнең борынгы бабайлар
Шушы илдә торган, ди.
Ул бабайлар әйбәт күннән
Читекләр теккәннәр, ди.
Читек киеп ,дөнья буйлап
Сәүдә дә иткәннәр, ди.
Фирзәр:
Ул заманда күп халыклар
Чабата кигәннәр, ди.
Ә безнең Болгар бабайлар
Читектән йөргәннәр, ди.
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр,
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Алинә.
Кызлар ,әйдәгез бер биеп алабыз.
Татар халык биюе башкарала.
Нурия әби.
Бигрәк оста биисез. Әйдә,ахирәт,синдә балаларга үзеңнең осталыгыңны күрсәт әле.Син бик оста итеп мөнәҗәт әйтәсең бит,әйдә әле.
Бибинур әби (мөнәҗәт әйтә).
БисмиЛләhир-Рахмәнир-Рахим.
Килеп кердем өегезгә,                                 Мәҗлесегез күркәм булсын,
Дога кылдым түрегездә.                              Өегезгә фәрештә тулсын,
И Аллаһым, иман нуры                               Догаларым кабул булсын,
Балкып торсын йөзегездә.                           Әрвахларыгыз шат булсын.
Балалар.
Рәхмәт,Бибинур әби.
Бибинур әби.
Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.
Гөлназ.
Әбекәйләр, безгә дә өйрәтегез әле шушы уенны.
Бибинур әби.
Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.
Айгөл:
Фирзәрне нишләтәбез?
Икенче төркем җавап бирә:
“Биетәбез”.
Фирзәр бии-бии бер кызны чакырып бииләр.
Фирзәр (йөзек сала, йөзек Гөлназа чыга).  
Гөлназга нинди “җәза” бирик?
Балалар. “
Биетик!”, “Җырлатыйк!”
 Гөлназ.
Рөхсәт итсәгез, мин шигырь сөйләр идем.
Уйнаучылар.
Рөхсәт, рөхсәт.
Шигырь: “Хәбәрсез югалганнар.”
Нурия әби.
Сез сөйләгән шигырьләрне, җырларны тыңлап, вакытның үткәнен сизми дә калганмын. Сандыгымда сезгә күрсәтәсе тукыган, чиккән сөлгеләрем дә, эскәтерләрем дә, башка әйберләрем дә бар. Алар турында икенче вакыт сөйләшербез. Аларның матурлыкларын карап, бергә сокланырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, узегезне тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Бергәләп тәмле итеп чәйләр эчик.
Алинә.
Бу байлыкны урнаштырып,
Әби сандыгын япсын.
Безнең кебек балаларга
Аны ачып күрсәтсен.
Бибинур әби :
Бу киемнәр, бу бизәкләр
Килә ерак чорлардан.
Үсәр татар балалары
Илһам алып шулардан.
Безнең милли сәнгатебезне дәвам иттерүчеләр күбәйгәннән-күбәя бара. Шуңа күрә дә гореф-гадәтләребез яшәр, чәчәк атар. Ә милли киемнәребез тормышта үз урынын табар дип өметләнәбез.
Файдаланылган әдәбият
Балалар фольклоры/Төз. Н Исәнбәт. – Казан: Татар, китап нәшрияты, 1984.
Балачак бәйрәмнәре/Тәз. З Зарипова. – Чаллы, 1994.
Иң матур сүз/Төз. К.В. Закирова. Казан – “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
Иң татлы тел – туган тел/Төз. М.Ф. Кашапова. Казан – “Мәгариф” нәшрияты, 2004.