Внеклассное мероприятие?биемне? к?нел сандыгы


Әбиемнең күңел сандыгы.
Максат : Халкыбызның рухи мирасын барлауга һәм өйрәнүгә игътибарны арттыру;
Гасырлар буена тупланып килгән мирасны,күңел бизәкләрен укучыларга җиткерү;
Балаларда милли мәдәнияткә ихтирам,эстетик тәрбия биру;
Материаллар: сандыкта урнаштырылган милли әйберләр:күлмәк,калфак,түбәтәй,ювелир әйберләре,сөлгеләр һб.
Алып баручы балалар белән “Ал Зәйнәбем” музыкасына залга керә.
Укытучы: -Әйдәгез ,Өммегөлсем әби янына кунакка кереп чыгыйк әле,әзерләгән бүләгебезне дә тапшырырбыз(Фанердан эшләнгән авыл йортына игътибар итә).Карагыз,авыл өйләре нинди матур.Элек-электән авыл халкы матур итеп йортларны,капкаларны бизәгән.
Зәңгәргә ак төшкән
Тәрәзә йөзлегендә,
Күгәрченнәр кунган сыман
Йөзлекнең бизәгендә.
Әйдәгез,шакып карыйк әле.
Балалар:-Өйдә кешеләр бармы,керергә мөмкинме?
Әби:-Әйдүк,әйдүк!Керегез.
Балалар: -Исәнмесез-саумысыз...
Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый-шакый арып беттек,
Нигә каршы алмыйсыз?
(Алып баручы кул биреп әби белән исәнләшә.Әби дога кылганнан соң.)
Укытучы: -Әби-бабаларның өе.Күңел нуры,нәфис зәвыгы,җитез кулларның осталыгы-әнә ничек гөл итеп куйган өй эчен.Әйдәгез,әкрен генә карап чыгыйк әле бу матурлыкны.Балалар ,килегез бирегә,менә авыл өенең түрендә төп хуҗасы булып сандык тормаса,нәрсәдер җитешмәгән кебек була.
Әбиләрнең сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез,сорыйк үзеннән
Ачып күрсәтсен безгә.
Әби:-Әйе, сандыкта буыннан-буынга тапшырылган байлыклар саклана.Әйдәгез алайса,бергәләп ачып карыйк,бәлки яшь чагым төшәр.(Курай моңы.Әби күлмәген чыгара.)
Бала:-Әби,ничек матур итеп киенгәнсең яшь чакта.
Әби:-Бу бит минем туй күлмәгем
Бабаеңа чыкканда.
А. Б.:-Матур изү бизәп тора
Күлмәгенең күкрәген .
Диңгез суы кебек тора,
Дулкынланып итәге.
Әйе,татар хатын-кызлары милли киеменә аска таба киңәеп киткән күлмәк һәм озынча камзол керә.Еш кына күлмәк өстеннән чигелгән алъяпкычлар ябып йөргәннәр.(Шкатулка чыгара.)
Әби:-Монда минем истәлекләрем саклана.
Укытучы:-Татар хатын-кызлары зәвыклы итеп бизәнгәннәр.(Беләзекләр,йөзекләр,колак алкалары,чулпылар күрсәтеп,балалар белән сөйләшү оештыра.)
Укытучы:-Без,Өммегөлсем әби,милли әйберләр турында күп шигырьләр беләбез.(Балаларның үз сүзләре белән биргән җавапларны да хуплау.)
Бала:-Балкып тора алкаларым,
Бизи кулны йөзегем.
Тәңкә чыңын ишеткәндә
Өзгәләнә үзәгем.
Укытучы:-Минем йөрәгемне кага
Әбинең чулпы чыңы,
Яңа буын оныклар да
Чыңлатыр микән аны?
Аларны кыйммәтле ташлар белән бизәп, алтыннан һәм көмештән ясаганнар. Өммегөлсем әби, бу милли киемгә нәрсәдер җитешмәгән кебек.
Әби (калфак күрсәтеп): - Белмим шул, әллә бу микән?
Укытучы: - Нәрсә бу, балалар?
Балалар: -Калфак.
Укытучы: -Әйе, хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора. Калфаклар бизәлешендә төрле композицияләр беләбез. Чәчәк бәйләме, бодай башаклары, йолдыз һәм ярымай мотивлары, кошлар сурәте дә очрый.
-Ә бу калфакта нинди бизәк?
Балалар: -Алтын каурый.
Укытучы: -Мәгез, карап чыгыгыз әле.
Бала: -Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә.
(Резеда Вәлеева)
Әби: - Кая әле, килешә микән үзеңә? (Кызга кидерә, кыз мактанып тора.)
Укытучы: - Кызганычка каршы, Өммегөлсем әби, бар матур әйбер кызларга гына икән.
Әби: -Нишләп? Бу түбәтәй ошамыймыни?
Укытучы: -Нинди осталык белән чигелгән бизәк, түбәтәйнең яссы төбенә шахмат тәртибендә, ә чите буйлап дулкынлы үсемлек композициясе урнаштырылган.
Уңган хатын-кызларыбыз
Түбәтәй дә теккәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
(малайга кидерәләр.)
Әби: -Ай икегез, икегез,
Икегез дә бер тигез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Бер биеп курсәтегез.
(Биюдән соң, малай әбигә тубәтәйне бирә.)
Бала: -Бигрәк матур түбәтәе
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
Әби: -Күп кызлар карап калгандыр
Бабаеңның артыннан.
(Бабай керә.)
Бабай: - Өй тулы кунак, мин генә җитмим икән. Әби үз эшендә, һөнәрләре белән мактана.
Минем дә бар ул мактаныр нәрсәм. Әйе. Менә бит хәзер дә “чүлмәкче бабай” дип йөриләр. Әнә койма башларында чүлмәкләр эленгән, күргәнсездер. Менә монысы иң матуры булып чыкты, әбиегез яратып куллана.
Укытучы: -Балчыктан эшләнгән һәм ничек зәвык белән бизәлгән. Тотып карагыз, балалар.
Бала: -Яр астындагы балчыктан
Чүлмәкләр ясап карыйм.
Аннары, мичтә кыздыргач,
Сөт салырга да ярый.
Бабай: -Карале, карчык, теге кызыл башлы сөлге юкка чыкмадымы?
Әби: -Кая китсен, монда, монда.
Бабай: -Алайса, сабантуйда бирелгән бүләгемне күрсәт! Чыгар инде! (Әби сугылган сөлге чыгара.)
Бабай: -Сөртенсәң – сөлге кирәк,
Көрәшсәң – сөлге кирәк.
Батырларга сабантуйда
Бирелгән сөлге – бүләк!
Укытучы: -Карагыз әле, балалар, ничек балкып тора бу сөлге. Туку станогында тукылган сөлгеләрне халкыбызда ничек дип йөрткәннәр әле?
Балалар:-Казан сөлгесе,- дип.
Әби: Әйе,балалар,бу сөлгеләр кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да,нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр. Сиңа, бабай, бүләк иткәннәр, ә менә минеке – узем чиккән.
Укытучы: -Бу сөлгеләр ничек чигелгән?
Бала: -Бу сөлгеләр, ашъяулыклар
Тамбур белән чигелгән.
Әллә инде чын чәчәкләр,
Өсләренә сибелгән.
Әби: -И балалар, сезнең яшь чагыгыз үзе чәчәк кебек бит.
Бабай: -Агыйдел күпере,
Купер күтәрелми ул...
Уйнамыйча да көлмичә
Күңел күтәрелми ул.
“Агыйдел күпере”(“Ручеек”) уены
Бабай:- Ай-һай, матур уйныйсыз, оста биисез. Тик аякларыгызга читекләр генә җитми.
Әби:- Чү, курсәтми калам бит. (Әби сандыктан чәмчәле читекне чыгара.)
Бала:- Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөргәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Укытучы:- Әйе, чын матурлык беркемне дә битараф калдырмый шул. Читекләрнең бизәлешендә нинди чәчәкләр һәм сурәтләр очрый икән. Аларда кыңгырау, лалә, дәлия чәчәкләре, мөгезсыман, болыт, йөрәк, күзсыман сүрәтләр, кәкре дулкынлы сызыклар. Мозаика бизәге нигезендә өч икеяфраклык, пальметкалар,
Бабай:-Койма аркылы таяк атып,
Кемне абындырасың,
Бие дигәч,биемисең,
Кемне ялындырасың?(Бииләр.)
Укытучы: -Менә безнең белән әби, бабай да яшәреп киттеләр. Рәхмәт сезгә, Өммегөлсем апа, Салих абый. Сездә куңел ачып, халкыбызның милли сәнгате белән якынрак таныштык. Бу сөлгене балалар үзләре бизәде.
Әби:- Бик матур булган, рәхмәт. Шундый уңган балаларыбыз булганда, күңелемдә безнең һөнәребезне дәвам итүчеләр бар икән, дигән ышаныч туа. Мәңге сүнмәс безнең милли сәнгатебез, һаман шулай балкып, чәчәк атып торыр.