Балалар бакчасында зурлар т?ркеме ?чен ш?гыль конспекты фольклор кич?се


Фольклор кичәсе “Күңелле балачак”
“Туган тел көенә балалар залга керәләр.
А.б. хәерле көн дуслар, туганнар.
Хәерле көн күңелле язга.
Хәерле көн барчагызга да.
Бүген без күңелле балачак иленә кунакка килдек. Нәрсә соң ул балачак? Балачак ул-- матур киемнәр, якты кояш, зәңгәр күк йөзе, велосипедта чабучы балалар, туп тибеп уйнаучы малайлар, яшел чирәм өстендә чабып йөрүче чебиләр.
Хәзер сезнең игътибарга Адилә үзнең шигырен сөйләр.
Иртә торгач, гөлләремә
Сулар сибәм һәр көнне.
Аның матур чәчәкләре
Сокландыра һәркемне
Курчаклар чиста булсын дип,
Аларның керен уам.
Ашап-эчкәч, һәрвакытта
Чынаягымны юам.
Оста кулларга һәрвакыт
Теләсәң эш табыла.
Эш эшләгәч тәмле була
Аш та. Чәй дә табында.
Ә Айгөл исемле кызыбыз матур әниләргә багышланган җыр башкара.
Илюзә исә “Кунаклар” дигән шигырь сөйләп күрсәтер.
Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын:
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янында- чәкчәк.
Бавырсак һәм кош теле.
Ризыклар төрле-төрле:
Сумса, бәлеш. Өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
Һәркемгә чыгар өлеш:
Бар кыстыбый һәм бәлеш!
-җитешегез, кунаклар.
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз, кунаклар!
Ишектә “яз кызы” күренә кулына матур чәчәкләр тоткан.
Я.к. исәнмесез балалар.
А.б. исәнме яз кызы кая болай юл тотасың?
Я.к Менә кыш бабайны эзләп табасым бар иде. Иртәдән бирле кар яудыра, инде китәргә дә вакыты җитте, һаман китми азаплата.. монда күренмәдеме?
А.б. юк шул күренмәде. Әйдә безнең янда күңел ач. Бигрәк борчулы күренәсең.
Я.к. минем яраткан уеным бар. “Чәчәкләрне җый” дип атала. Әйдәгез уйнап китәбез. Кем күпме җыяр икән?.
Уен уйнала. Чәчәкләр идәнгә сибелә балалар аны җыя.
А.б. бик күңелле уйнадык. Әйдәгез яз кызына “чума үрдәк, чума каз” уенын өйрәтәбез.
Татар халык уены “чума үрдәк, чума каз”---- уйнала.
А.б ә хәзер әниләргә багышланган җыр яңгырый: “әниемә”
Сезнең белән бик күңелле балалар менә сезгә яз күчтәнәчләре төркемгә кайткач ашарсыз, ә мин кыш бабайны табып салкын якка озатыйм .(китә).
Сау бул яз кызы, ә без кичәбезне дәвам итәбез хәзерХабир шигырь сөйли
Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп
Әнинең берүзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Магазиннан сөт апкайтам,ипигә дә йөгерәм,
Әниемнең кызы юк та-
Малае бар бер дигән.
Җыр “әбиемә”
Бию курчаклар белән һәм җыр башкарыла” шаян кызым”
Шигырь Айгөл башкаруында Роберт Миңнуллин “ Кошкайлар”
Кызлар башкаруында бию “кайтыгыз кошкайлар”
Гүзәл башкаруында шигырь
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул- минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул- минем туган телем.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Ринат башкаруында шигырь
Әле укый белмәсәктә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу- Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр дибез.
Әкиятләр сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр-
Безнең дуслар барсы да.
Кичәбез ахырына якынлашты кичәбезнеГАБДУЛЛА ТУКАЙ язган “ТУГАН ТЕЛ” җыры белән тәмамлыйбыз.