Рабочая программа по татарскому литературному чтению 1класс (по методике Хайдаровой)


Каралды”“Килешенде”“Расланды”
МБ җитәкчесеДиректор урынбасары159нчы лицей директоры
_______/Р.Р..Хафизова /_______/Р.Х.. Әхмәтҗанова / ________/С.Х.Заһидуллина/
Беркетмә № ____“___”_______________20__елПриказ № ______
“___”___________20___ел“___”___________20___ел
Казан шәһәре Совет районы
159 нчы лицейның
__ категоряле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы ФИО
1 нче сыйныфның рус төркеме өчен
әдәби укудан эш программасы
Педсовет утырышында каралды
беркетмә № ____
“_____”____________20____ел
____________ нчы уку елы

1.Аңлатма язуы
Беренче сыйныфта укучы рус телле балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны күзаллый:
Федераль дәүләт башангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты – балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, яки уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү.
Балаларның психик үсешендә программа аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

1 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”ФедеральЗакон (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" ).
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы, ( № 68-ЗРТ 22.07 2013). (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22.07. 2013).
3. Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
4. МГББУ “Лицей №159“ның башлангыч гомум белем бирүнең төп белем бирү программасы;
5.” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014)
Укытуга каралган сәгатьләр саны
Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга 33 сәгатькә төзелде.
Уку-укыту методик комплекты
- Дәреслек: Күңелле татар теле Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева, Татармультфильм нәшрияты, 2012.
-“Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту, 1 сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма/Р.З. Хәйдәрова, Г. Җ. Әхмәтҗанова.– Казан: Татармультфильм, 2012, .”-Мультимедиа
- Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах.
2.Укытуның көтелгән нәтиҗәләре:
Предмет нәтиҗәләре:
Диалогик сөйләм 1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшүгә өйрәнү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр: сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Тыңлап аңлау укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү; сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Монологик сөйләм сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр ;җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча кечкенә хикәя төзи белү; программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.
Уку татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү; дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү; тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку; укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү; укыганда сүзлекләр куллана белү.
Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:
Регулятив нәтиҗәләр: уку хезмәтенә бәя бирә белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белүе; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
Коммуникатив нәтиҗәләр: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; парларда һәм күмәк эшли белү; рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Танып белү нәтиҗәләре: укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне мөстәкыйль үтәү. чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Шәхси нәтиҗәләр: шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру; ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.
3.Эш программасының эчтәлеге.
Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелгән: “Әйдәгез танышабыз”, “Урман дусларыбыз”, “Спорт бәйрәме”,“Мәктәптә”, “Йорт хайваннары һәм кошлары”, “Бакчада”, “Кыш”, “Сәламәт бул”, “Безнең гаилә”, “Татар халык ашлары” ,“Кибеттә”, “Шәһәрдә”, “Җәй”.
Эчтәлек коммуникатив технология принципларына нигезләнеп төзелде. Телне аралашу аша өйрәнү өчен материал 1 сыйныф балаларының аралашу сфераларын исәпкә алып сайланды.
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат
Әйдәгез танышабыз! (4 сәг.)
Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар.
Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.
Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.
Урман дусларыбыз (2 сәг.) Кыргый хайваннар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү. Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.
Спорт бәйрәме (1 сәг.)
Без команда бирәбез. Спорт бәйрәмендә катнашу. Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.
Мәктәптә (2 сәг.)
Уку-язу әсбаплары. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм? Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)
Йорт хайваннары һәм кошлары (4 сәг.)
Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү. Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү
Бакчада (3 сәг.)
Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме. Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.
Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.
Кыш җитте (3 сәг.)
Кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме. Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.
Сәламәт бул (3 сәг.)
Тән әгъзаларының исемнәре. Табиптә. Шәхси гигиена предметлары. Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.
Безнең гаилә (4 сәг.)
Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8нче Март – әниләр бәйрәме. Язгы көн. Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.
Татар халык ашлары (3 сәг.)
Татар халык ашлары. Кунакта.
Табын янында. Туган көн.
Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.
Кибеттә (2 сәг.)
Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.
Без шәһәрдә яшибез (1 сәг.)
Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Мин транспортта барам. Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.
Җәй җитә ( 1 сәг.)
Күңелле җәй. Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз. Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.

Календарь-тематик план 1сыйныф рус төркеме (әдәби уку) – 33сәг.
Дә
рес № Дәрес темасы Төп эшчәнлек төрләре Сәгатьләр саны Үткәрү вакыты Искәрмә
план факт 1 Әйдәгез танышабыз! Исәнмесез! Хәерле көн! Минем исемем ....җөмләләрен әйтү күнегүләре 1 2 Әйдәгез, уйныйбыз!
Бу кем? Бу нәрсә? соравы аша кирәкле информацияне ала белү 1 3 Татарстан шәһәрләре Син кайда яшисең? соравын куя һәм аңа җавап бирә белү. Шәһәрләрне картадан күрсәтү күнегүләре 1 4 Үзең турында сөйләү Монолог төзү, 1дән 10 га кадәр саннарны өйрәнү 1 5 Урман дусларыбыз. Кыргый хайваннар Исемнәрне күплек санга кую, Нәрсә? Нинди? соравын куя һәм җавап бирә белү 1 6 Рус халык әкияте “Теремкәй” “Теремкәй” әкиятенең эчтәлеген искә төшерү 1 7 Спорт бәйрәме Өйрәнелгән фигыльләрне кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү 1 8 Уку-язу әсбаплары Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтү, үзеңә сорап алу, санын әйтә белү күнегүләре 1 9 Без дәрестә Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә) күнегүләре 1 10
Йорт хайваннары һәм кошлары Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәрен әйтә һәм алар белән җөмләләр төзү 1 11 Хайваннарны сурәтләү Бу нәрсә? Ул нинди? сорауларын куя һәм дөрес җавап бирә белү күнегүләре 1 12 “Акбай” тексты Татар теленә хас авазларны дөрес әйтү, тәрҗемә белән уку. 1 13 Тыныч йокы. “Без йоклыйбыз” тексты Йоклый фигылен I, III затта сөйләмдә куллана белү, текстны дөрес интонация белән уку 1 14 Яшелчәләр Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү күнегүләре, схема буенча җөмләләр төзи белү 1 15 Җиләк –җимешләр Җиләк –җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү
1 16 Рус халык әкияте “Шалкан” Текстны дөрес интонация белән уку күнегүләре, рольләргә бүлеп уку һәм сәхнәләштерү 1 17 Кыш билгеләре Кыш бабайга кечкенә күләмле хат язу, рәсем буенча эш, “Көн нинди?” уены 1 18 Кышкы уенга чакыру Дәреслектә бирелгән җөмләләрне дөрес интонация белән уку күнегүләре 1 19 Яңа ел бәйрәме Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү 1 20 Тән әгъзалары Сораулар ярдәмендә сөйли белү 1 21 Табиб янында Тәрҗемә итү күнегүләре 1 22 Шәхси гигиена предметлары Сораулар төзү. Сорауга төгәл җавап бирү 1 23 Безнең гаилә Рәсем эчтәлеген сурәтләп сөйли белү 1 24 Г.Тукай “Безнең гаилә” Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү 1 25 Ф. Кәрим “Яз җитә” Шигырьне яттан өйрәнү 1 26 8 нче Март - Әниләр бәйрәме Әниләргә кечкенә күләмле котлау язу 1 27 Татар халык ашлары Халык ашлары атамалары кулланып, җөмләләр төзү 1 28 Кунакта Рәсем эчтәлеген сурәтләп сөйли белү 1 29 Бүген минем туган көнем Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү 1 30 Ашамлыклар һәм савыт-саба кибетендә Бер-береңнең укуын тикшерү, бәяләү. Укыган әсәр буенча фикер алышу. 1 31 Киемнәр кибетендә Монологик сөйләм күнекмәләре. 1 32 Безнең шәһәр Чиста, матур, кечкенә, зур сыйфатларын кулланып сурәтләү күнегүләре. Карта буенча эшләү
1 33 Күңелле җәй. Җәйге ял. Сабантуй бәйрәме Җәйге табигать турында сөйләү, өйрәнгән шигырьләрне искә төшерү
1