Р?ст?м Мингалимне? “Яшел к?зле” хик?ясе буенча уку сыйфатын ??м а?лап укуны тикшер? буенча тест
Мәгарифне үстерү институты
3 сыйныфның 2 нче яртыеллыгына
Рөстәм Мингалимнең “Яшел күзле” хикәясе буенча
уку сыйфатын һәм аңлап укуны
тикшерү буенча тест
Башкарды: Яшел Үзән районы Афзал Шамов исемендәге Татар Танае гомуми
белем бирү мәктәбе укытучысы
Зәйнуллина Л.Ф.
Башлангыч мәктәп өченче сыйныфының икенче яртыеллыгын тәмамлаганда укучының уку техникасы тикшерелә. Бу эш процессында түбәндәгеләргә игътибар ителә:
1) уку ысулы — сүзләп уку;
2) дөрес уку—әдәби әйтелеш нормаларын саклап, текстны хатасыз уку;
3) уку тизлеге — укыганны тулысынча аңлауны тәэмин итәрлек тиешле уку темпы булдыру, уку тизлеген эзлекле үстерү;
4) сәнгатьле уку — укыганда интонация, пауза, басым һәм башка чаралар ярдәмендә текст эчтәлегенә автор тарафыннан салынган фикерләр һәм хисләрне аерып күрсәтү, әсәр идеясен аңлавыңны уку процессында тавыш белән белдерү.
Ә иң мөһиме — укучының текстны аңлап укуы. Йөгерек уку үзмаксат булып тормый. Уку тизлеген укытучы укучының эзлекле үсеш дәрәҗәсен билгеләү, вакытында тиешле ярдәм күрсәтү максатыннан гына тикшерә ала. Таныш булмаган яки әле беренче тапкыр кычкырып укырга кушылган текстны укыганда, укучылардан сәнгатьле укуны да таләп итәргә ярамый.
Тикшерү эше эчтәлегенә укыганны ачыклауга (язучы, әсәр, герой исемнәрен белү), уку күнекмәләре үсеше дәрәҗәсен билгеләүгә (укыганны аңлату һәм бәяләү) һәм әдәби төшенчәләрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклауга карата биремнәр кертелә. Укучыдан барлык биремнәрне дә үтәү таләп ителми. Аның биремнәрне үз теләге буенча сайлап алу хокукы бар. Тикшергәндә үтәлгән биремнәр саны түгел, ә эшнең сыйфаты искә алына. Сайлап алынган 7 — 8 биремнең барысы да дөрес үтәлсә, эшкә уңай билге куела.
Түбәндә 3 сыйныфта уку буенча 2 яртыеллык өчен — тикшерү эше.
Балалар мөстәкыйль рәвештә дәреслектән (М.Х.Хәсәнов, Р.М.Миңнуллин, И.Х.Мияссарова. Уку китабы, икенче кисәк.)
Укучылар Р.Мингалимовны “Яшел күзле әнкәем”хикәясен укыйлар. Аннан соң түбәндәге тест биремнәрен язмача үтиләр.
Рөстәм Мингалимнең “ Яшел күзле әнкәем” хикәсе буенча тикшерү эше үрнәге.
(“Уку китабы” 3 сыйныф. М.Х. Хәсәнова, Р.М.Миңнуллин, И.Х.Мияссарова)
1 нче дәрәҗә
Текст эчтәлеген аңлап уку
1.Әсәрне игътибар белән укып чык, мәгънәви кисәкләргә бүлеп,
исемнәр бир.
_________________________________________________________
_________________________________________________________
__________________________________________________________
3. Яшел сүзе кергән сүзтезмәләрне тексттан табып яз.
____________________________________________________________
___________________________________________________________
5.Әнкәйнең күзләре нәрсәгә охшаган? Ничек тасвирланган?
_________________________________________________________
___________________________________________________________
6.Хикәяне башкача ничек итеп атар идең?
______________________________________________________________________________________________________________________________
7.Җөмләне тәмамлап бетер һәм яз.
Без, өч малай, җәйләрнең яшел җилкәсендә, кышларның ак түшендә бергә аунап...
2 нче дәрәҗә
Тел чараларын күрә белү
Текстның мәгънәви кисәкләре эзлеклелеген аңлый белү
8. Җөмләләрнең тестта нинди тәртиптә килүен күрсәт. 1 цифры тора инде, 2,3,4 цифрларын куй.
(4).Әнкәй мине барыбер яраткан.
(3).Әнкәй шулай сөйләде.
(2).Кайвакыт шундый итеп елаганмын.
(1). Мин хәзер зур.
9.”Елгабыз чуерташлар өстендә “тырпылдап ага” җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне нинди сүзләр белән алыштырырга мөмкин?
_____________________________________________________________________________________________________________________________
10.”Мин һаман ак кышларның да яшел күзләрен күрәм” җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүзтезмә нәрсә була? Дөрес җавапны күрсәт.
1.Эпитет.
2.Сынландыру.
3.Чагыштыру.
11. Җөмләдә төшеп калган сүзне язып куй.
Аларны карлы юлдан бик еракка_____________киттеләр.
12.Ананың матурлыгы нәрсә белән?
1.Тышкы матурлык.
2.Эчке матурлык.
3 нче дәрәҗә
Текст темасын билгели белү
13.Түбәндәге хикмәтле сүзләрнең кайсы укылган әсәргә туры килә?
Ана күңеле балада, бала күңеле далада.(татар халык мәкале)
Ана күңеле шәфкать диңгезе. (татар халык мәкале)
Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас. (татар халык мәкале)
Сөямен чын күңел берлән үземнең әткәм-әнкәмне,-
Алар олуг, алар матур, алар дөньяда иң ямьле. (Мәҗит Гафури)
14. Автор хикәясе белән нәрсә турында сөйләргә теләгән? Дөрес җавапларны сайлап ал.
1. Туган авыл турында.
2. Яшьлек турында.
3. Бала белән ана арасындагы мәхәббәт турында.
4. Матурлык турында.
Эчтәлек нигезендә иҗади характерда үз текстыңны төзи белү
15. “Быел мин бала чагымны, шул чакта без белгән-күргән кешеләрне сагынып авылга кайттым. ” Ничек уйлыйсың, ни өчен ул ( автор) авылга кайкан? Шул турыда яз.
__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
16. Сез ничек уйлыйсыз, малай әнисен яшел күзле булганы өчен генә “иң матуры минем әнием дип әйтәме”? Үзеңнең фикерләрең белән уртаклаш. ____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
17.Синең әниеңнең күзләре нинди төстә? Син әниеңне ни өчен яра-
тасың?
___________________________________________________________
___________________________________________________________
___________________________________________________________
18. Әгәр язучы булсагыз, әниләр турында нинди хикәя язар идегез?
___________________________________________________________
___________________________________________________________
___________________________________________________________