План-конспект по татарской литературе на тему И г?з?л туган ягым (Г.З?йнашева и?атына к?з?т?) (7 класс)
Тема: "И гүзәл туган ягым..."
(Г.Зәйнашева иҗатына күзәтү)
Максат: 1) Г.Зәйнашева иҗатына тулырак мәгълүмат бирү;
2) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3) Укучыларда татар җырларына,сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау:Г.Зәйнашеваның төрле елларда чыккан шигырь җыентыклары;матбугат материаллары,МРЗ, слайдлар.
Дәрес барышы:
I. Актуальләштерү.
-Исәнмесез, (укучылар! Дәресебезне "Туган җирем – Татарстан" җыры бепән башлыйк әле. (МРЗда'Туган җирем-Татарстан" җыры тыңланыла А .Ключарев
музыкасы,Г.Зәйнашева сүзләре.Шул ук вакытта дәреслек белән эш).Җыр
тыңлаганнан соң укучылар белән әңгәмә үткәрелә.
1.Бу җыр нәрсә турында?
(Туган җиребез -Татарстан турында).
2.Нәрсә соң ул Туган җир?
( Ул- безнең туган җиребез,ул-безнең торган җиребез һ.б.)
З.Сез туган җиребезне яратасызмы соң?
(Әйе,яратабыз.)
Укытучы сүзе: Әйе,укучылар без барыбызда туган җиребезне яратабыз.Ә шагыйрә Гөлшат апагыз бу турыда ничек әйткән соң?
(туган җиребезне ярату турындагы юллар укыла)
4.Сезгә бигрәк тә кайсы юллар ошады?
(укучыларның фикерләре тыңланыла).
Ә хәзер өй эшен тикшереп китик әле.Сезгә өй эше итеп, әле генә без тыңлап киткән җырның авторы-шагыйрә Г.Зәйнашева турында мәгълүматлар тупларга,үзегезгә ошаган шигырьләрне ятлап килергә кушылган иде. 1-2 укучы Г.Зәйнашеваның биографиясе белән таныштырып китә.
1нче укучы җавабы: Г.Зәйнашева 1928 нче елның 13 нче гыйнваренда Татарстанның Сарман районы Иске Теләнче авылында туган.Әтиләрен кулак дип авылдан сөрәләр.2 яшьлек Гөлшатны әтисенең апасы үзенә ала.Аның балачагы Минзәлә районының Югары Тегермән авылында уза.Ләкин апасының ире бу баланы яратмый ,аны хәтта кайчакларда кыйный да.
Гөлшатларның өйләре клуб янында урнашкан була.Минзәләдән артистлар килгәч, аларга фатирга керәләр.4-5 яшьлек кызны артистлар үзләре белән концерт карарга ала торган булалар.Спектакь караганнан соң артистлар аны урындыкка бастырып шигырь сөйләтәләр.Өйдә ялгыз калса, ул артист булып уйнарга ярата.
Гөлшат кечкенәдән үк тырыш кыз була.Мәктәптә бик әйбәт укый,җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
2 нче укучы җавабы:Мәктәпне тәмамлаганнан соң башта педагогия училещесын тәмамлый,аннары 1945-1949 нчы елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.Бер үк вакытта театр училещысына йөреп,дәресләр ала.Әмма аңа я институтны, я театр училещысын сайларга кушалар.Ул институтны сайлый,ләкин концерт бригадалары белән бергә авылларга чыгып йөри,концертлар алып бара.Институтны тәмамлагач,
Г. Зәйнашева Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә эшли.50 нче елларда беренче шигырьләре,җырлары матбугат битләрендә күренә башлый.
1958 нче елда "Тыңларсыңмы җырларымны" исеме белән беренче китабы басылып чыга.
Укытучы сүзе:Педагогия институтында укый башлагач та, җиңел булмый аңа. Иң башта фронтта бер кешең дә юк дип, тулай торактан урын бирмиләр.Гөлшат бер-берсенә терәп куелган урындыклар өстендә йоклап йөри,бер елдан соң гына урын бирәләр аңа.Бик яхшы укыганы , җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен аңа Дәүләт стипендиясе бирелә.
Тагын шуны өстәп әйтәсем килә:Г.Зәйнашева моңлы,матур тавышка ия була.Һәркем белә:җырчы тавышына ия булган кеше бәхетле,чөнки ул йөрәк түрендә сакланган серләрне беркемнән яшермичә җыры аша әйтеп бирә.
II. Яңа тема өстендә эш.
1. Укучылар, без Г.Зәйнашева иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Ә хәзер шигырьләр тыңлап китик әле.
"Шаулый урман "шигыре тыңланыла.
Укучылар,шигырьне игътибар белән тыңлагыз,шагыйрә нәрсә әйтергә тели, нинди проблема күтәрә?
-Син ни өчен бу шигырьне өйрәнеп килдең?
(табигатьне саклау проблемасын күтәрә)
-Тагын кемнәр шигырь өйрәнде?
"Футбол" шигыренә анализ бирелә.
- Шагыйрә нәрсә әйтергә тели?Сезгә туп тибеп йөрергә генә кушамы, яки тырышып укырга да кушамы?
(укучыларның җавапларын тыңлаганнан соң нәтиҗә ясала).
2.Г.Зәйнашеваның "Әби һәм онык " скетчы тыңланыла һәм укучылар белән әңгәмә үткәрелә.( Бу скетч сәхнәләштерелә).
а) Сездә онык нинди тәэсир калдырды? Сез аңа охшарга теләр идегезме?
( укучыларның җавапларыннан соң укытучы нәтиҗә ясый).
Укытучы сүзе:Әйе, укучылар без сезнең белән Татарстан республикасында яшибез.Безнең республикада татар һәм рус телләре-дәүләт телләре ител санала. Без сезнең белән үзебезнең туган телебез- татар телен дә һәм рус телен дә бик әйбәт белергә тиешбез.Ә.Ерикәй дә әйткән бит" Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел, икесе дә безнең өчен иң кирәкле яхшы тел"
20 гасыр башында иҗат иткән күренекле шагыйрь Дәрдемәнднең сүзләре дә шуңа туры килә.
"Кил,өйрән,и туган,бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вәләкин телгә телне
Тел уйнатмак,наданлыктан әсәрдер."
( әсәрдер-билгеседер).
- Сезгә бу малайның тагын кайсы ягы ошамады?
(әбисе кесәсеннән акча урлавы)
-Онык дөрес эшлиме?
(Юк, ул әбисен хөрмәт итми, яратмый).
3. Укытучы сүзе:Әйе, укучылар без олыларны хөрмәт итәргә тиеш. Укучылар,без сезнең белән шагыйрә Г.Зәйнашеваның ике шигыренә күз салдык,аның сүзләренә язылган җырны тыңладык.Ә шигырьләргә музыканы кем яза соң?(композиторлар).Әйтегез әле сез нинди композиторларны беләсез? (укучыларның җаваплары тыңланыла)
-Гөлшат Зәйнашева сүзләренә җырлар язган композиторларыбыз бик күп .Минем бу урында Г.Зәйнашеваның композитор С.Садыйкова белән дуслыгы турында әйтеп үтәсем килә.Алар иҗатташ дуслар гына түгел, җан дуслар булалар.Сара апа каты авырып киткәч,аның янында Гөлшат булды.Соңыннан С.Садыйкова вафат булгач,ул кадерле дусты, иҗатташының якты образын мәңгеләштереп китап язды.Бу китап-авторның проза өлкәсендә дә уңыш белән эшли алу мөмкинлеген сөйли.(Г.Зәйнашева "Сара садыйкова" китабы күрсәтелә).
4.Һәрбер партага Г.Зәйнашеваның "Йөзе кара" шигыре таратыла. 1-2 укучы укыганнан соң укучыларга түбәндәге сорауларны бирергә мөмкин.
-Йөзе кара дип нинди кешеләргә әйтәләр?
-Әбисе аны нинди булырга өйрәтә?
(кара йөзле дип кешеләргә юл бирмәгән,кеше өлешен тартып алган,кешеләргә яхшылык эшләмәгән,үзендә булмаган акылны кешеләргә өйрәткән кешеләргә әйтәләр).
5."Гөлләр иле" исемле шигырьләр җыентыгыннан табышмаклар тәкъдим итәргә була.
6.Нәтиҗә ясау.Эпиграфка бәйләп нәтиҗә ясала.
"И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Бәхетемне читтә түгел
Мин синдә таптым!" (эпиграф).
Укучылар,бу дәрестә без шагыйрә Г.Зәйнашева иҗатына кыскача күзәтү ясадык.Билгеле, бер дәрестә без аның иҗатын-ул язган шигырьләрне, җырларны һ.башкаларны карап бетерә алмыйбыз.
Г.Зәйнашева-әдәбиятның төрле жанрларына караган китап авторы.Аның драма әсәрләре("Гайфи бабай,өйлән давай" комедиясе К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәхнәсеннән төшмичә уйналып килә).Аның балалар өчен, зурлар өчен язган шигырьләре бик күп.Г.Зәйнашева бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат иткән шагыйрә.Бер генә концерт та Г. Зәйнашева җырларыннан башка узмый.Шунысы билгеле:һәрбер язылган шигырь җыр булып китә алмый,һәм шулай ук һәрбер шагыйрь дә җыр текстлары яза алмый.Ә Г.Зәйнашеваның һәр шигыре диярлек көйгә салынган.Җыр барлыкка китерү өчен аерым талант кирәк һәм шагыйрә шул талантка ия була.(аерым талант ул-үзенчәлекле фикерләү сәләте,гадилек, тумыштан күңелгә салынган музыкальлек булу).Тактага язылган юлларга игътибар итик әле.(бер бала эпиграфны укып китә).
Әйе,укучылар ,чыннан да,шагыйрә Г.Зәйнашева бәхетен туган ягында,туган җирендә тапты.Аның җырлары һәркөн радиодан, телевизордан,республикабызда гына түгел татарлар яши торган төбәкләрдә яңгырый.Аның җырлары-мәңгелек,үлемсез.Халык яшәгәндә аның җырлары да яшәячәк. Мин ышанып калам:киләчәктә сез дә талантлы шагыйрә Г.Зәйнашева иҗаты белән кызыксынырсыз дип.
III.Йомгаклау. Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела.
Өй эше:Үзегезгә ошаган берәр шигырьне ятлап килергә.