Уртанчылар т?ркеменд? ата – аналар ?ыелышы. “Минем гаил?м – аннан кыймм?тлер?к н?рс? бар?”
Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы.
Уртанчылар төркемендә ата – аналар җыелышы.
“Минем гаиләм – аннан кыйммәтлерәк нәрсә бар?”
Программа эчтәлеге. Эффектлы эш формаларын эзләү һәм алар белән эшләү аша ата – аналарны бакча тормышында катнашырга кызыксындыру.
Бурычлар: Ата – аналарның педагогик культураларын үстерү.
Ата – аналарны тормыш ситуацияләрен, гаилә конфликтларын чишәргә тарту.
Ата –аналарның белемен балаларга белем бирү һәм тәрбияләүдә куллану.
Җыелыш формасы: түгәрәк өстәл + иҗади остаханә.
Җыелыш үткәрү урыны: төркем бүлмәсе.
Вакыты: 40 мин
Җиһаз: Проектор, магнитофон, магнитлы такта, бубен, музыка, видеосюжет, шигырь, презентация мәкальләр, «Балаларга киңәшләр», рәхмәт хатлары, кәгазь А3, кайчы, клей, маркер, өй эшләр өчен җиһаз, матур чокыр, кәгазь йөрәкләр, кәгазь, карандашлар.
Үткәрү планы:
1. Тема буенча тәрбияченең башлангыч сүзе.
2. Блиц-сораштыру «Гаилә нәрсә ул?
3. “Халык әйтсә – хак әйтә”
4. Иҗади остаханә”Үзебез төзегән йорт!»
5. Анкеталарга,кул эшләренә анализ. «Ата – аналарга киңәшләр»
6. Төркемнең презентациясе «безнең икенче өебез».
7. Рефлексия «Чынаяк».
8. Рәхмәт сүзе.
9. «Кайнар линия (Капма – каршы)» - фикерләр белән алышу, планнар.
10 Нәтиҗә.
Әзерлек этабы:
1. Ата – аналар белән анкеталаштыру үткәрү
2. Балалар белән Гаилә нәрсә ул? темасына интервью үткәрү. Видеога яздыру.
3. “Минем гаиләм” темасына күргәзмә үткәрү.
4. Ата – аналарга киңәшләр
5. Презентация әзерләү.
Төп этап:
Өстәлләр ярым түгәрәк итеп тезелгән. Ата – аналар җыелганда, тыныч көй яңгырый.
Тема буенча тәрбияченең башлангыч сүзе.
Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле ата – аналар. Эшләрегезне бер читкә куеп, безгә килергә вакыт тапканыгыз өчен зур рәхмәт. Сезне балалар бакчасында күрүебезгә без бик шат. Димәк безне,шушы ата- аналар җыелышына кызыксыну берләштерә, ә ул чыннан да игътибарны таләп итә. Сезнең алдыгызда кәгазьләр һәм карандашлар бар,аларга сорауларыгызны, уй – фикерләрегезне язып, безгә мөрәҗәгать итә аласыз.
Димәк безнең очрашуыбызның темасы – Минем гаиләм – аннан кыйммәтлерәк нәрсә бар “ Гаилә татулыгы белән көчле, ди халкыбыз. Безнең бүгенге очрашуыбыз да әнә шул хакта. Һәр кеше бөтен гомерен гаиләдә үткәрә. Иң элек – әти-әнисе гаиләсендә, аннары-үз гаиләсендә. Ә инде картайган көннәрендә ул балалары янында яши.Вакытлар узган саен гаилә составы да, бурычлар, мәшәкатьләр дә үзгәрә. Ләкин тормышлар җайлы гына барган чакта без, "гаилә”, "татулык” дигән күнегелгән сүзләрнең мәгънәләре турында бик сирәк уйланабыз. Ә бит, җирдәге, илдәге иминлек гаиләдәге татулыктан башлана бит. Гаилә-тормышыбызның нигезе.Гаилә нык, тату икән җәмгыятебез дә нык, тату дигән сүз. Гаилә бәхете-ил бәхете, ди халык. Ата-аналар гаиләнең тоткасы, балалар-көзгесе.Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-беребезне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк. Соңгы елларда яшәү шартлары авырлашты. Ләкин, олы язучыбыз Мостай Кәрим әйтмешли: "Яхшылыкны күрә белергә өйрәник”. Гаилә -һәр кешенең таяныр ноктасы , ә гаиләнең татулыгы -ир белән хатынның иҗат җимеше. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу- икесенең дә гаебе. Безнең тормышыбызда нинди генә авыр хәлләр булмасын , бу ыгы-зыгыдан гаилә генә коткара. Җылы учагың , сагынып көтәр пар канатың , юатучың булса , тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч. Тирә-юнебезне балалары турында ихлас кайгыртып, сабыйларын тәрбияләүгә җитди караган, өйләрендә җылылык, яхшылык хөкем сөргән тату гаиләләребез безнең арабызда бар.
2. Блиц-сораштыру «Гаилә нәрсә ул? Сезнеңчә гаилә нәрсә ул? “Күңелле бубен “ уенын тәкъдим итәм. Көй уйный, бубен кулдан – кулга хәрәкәт итә, көй туктый – бубен кем кулында кала, шул кеше үз фикерен әйтә. Без дә шул ук сорауны балаларга бирдек, әйдәгез тыңлап карыйк әле, алар нәрсә әйтер икән. (видеоматериал). Балалар һәм ата – аналарның фикерләрен берләштереп, шигырь тыңларга тәкъдим итәм.
Ата-ана –бөек көч ул!
Эшли ала барсын-барсын да.
Без һәрвакыт шуның барсы өчен
Бурычлыбыз алар каршында.
Ата-ана күңеле кебек җылы, нурлы,
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ата-ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
Ата-ана күңеле мәңге күләгәсез,
Ата-ана күңеле мәңге бозланмый.
Кирәк икән, ул баласы өчен
Яшьлеген дә, саулыгын да,
Гомерен дә хәтта кызганмый.
Аналарның күңеле балаларда,
Бала күңеле,диләр, далада.
Тик онытмыйк шуны:
ике килми Хезмәт итү ата-анагаНинди була ул гаилә?
Тату , бәхетле була.
Бер – береңне яратып,
Булышып яшәү була.
Бер – бер хәл була калса
Һәрчак йөгер янына.
Ярдәм ит туганыңа,
Ташлама ярты юлда.
Сөеп яшә гаиләңне,
Һәрчак бул аңа терәк.
Гаиләң булу бик зур бәхет,
Гаилә һәркемгә кирәк
3. Халык әйтеме
Гасырлар буена, буыннан – буынга халык әйтеме бирелеп килә. Гаилә турында бик күп мәкальләр, әйтемнәр бар, аларны сөйләмдә еш кулланабыз, ә хәзер аларны искә төшереп карыйбыз. Мин башын башлап әйтәм, ә сез дәвам итәсез.
Гаилә - ул тормыш нигезе”.
Әти-әниләр гаиләнең тоткасы, ә балалар аның көзгесе.
“Гаилә- ул ил терәге”
Олыларны хөрмәт ит, Кечкенәләргә шәфкать ит.
Бердәм өйдә - бәрәкәт була.
Тату туганнар таштан койма койганнар.
Әти-әни чын дустым, Дус-ишләрем - юлдашым.
Кечегә шәфкать итеп юл бир, Олыга хөрмәт итеп кул бир.
Олыласаң олыны, Олыларлар үзеңне.
Ата-ананы тыңлаган адәм булган, Тыңламаган - әрәм булган.
Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
Балага иң куәтле кеше - ата.
Атаң данын онытма, дан эшләүдән курыкма.
Әткәй - шикәр, әнкәй - бал.
Ана күңеле балада (бала күңеле далада)
Өйнең яме (бала белән)
Каты сүздән тал сына( йомшак сүзгә таш сына).
4. Иҗади остаханә. ”Үзебез төзегән өй!» Хәзер без сезнең белән төзүчеләр булып карарбыз һәм “Гаилә” исемле йорт төзербез.Аның өчен безгә 3 – 4 кешедән торган төзелеш төркеменә бүленергә кирәк. Бар кирәкле әйберләр подноста. Һәр бригаданың йорт нигезе, стенасын өяр өчен кирпичләре һәм түбәсе бар. Сезнең бурыч: Нигезне салу, стенасын күтәрү, түбә ябу. Сезнең фикерегез буенча гаилә төзегән вакытта иң мөһим, кирәкле булган сыйфатлар.(ябыштырасыз, язасыз). Стенаны күтәрү дә аз роль уйнамый,гаилә нык булсын өчен нәрсә кирәк?. Түбәне япканда төзелеш инде тәмам була. Үзегезнең йортыгыз турында сөйләргә берничә җөмлә дә әзерләгез. Йорт төзелешенә 3 мин. Яклауга 2 мин.
5. «Ата – аналарга киңәшләр» Димәк безнең өебез төзелде, анда һәрвакыт мәхәббәт, бер – береңне аңлау, дуслык, яхшы кәеф булсын. Ә без дәвам итәбез. Сез тутырган анкеталарга һәм гаилә белән эшләгән кул эшләренә нәтиҗә ясау.
1.Балалар өчен тапшырулар, китап – журналлар укыла, ул яктан барыгыз да булдырасыз.
2. Бала тәрбияләүдә берегез дә бернинди дә кыенлыклар сизмәвегез турында язгансыз, бусы да бик сөендерә.
3. Балалар бакчасы коллективына тулысынча ышануыгыз өчен зур рәхмәт.
Кул эшләренә нәтиҗә ясау
Ләкин игьтибар итәсе әйберләр бар әле. «Ата – аналарга киңәшләр” сезгә кайбер сорауларны чишкәндә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. (таратып чыгалар)
Ата – аналарга киңәшләр.
Бала күргәнен эшләр
Бала чакта кергән гадәт гомергә калыр
Баланы кыйнап юатма, көйләп юат
Баланы эшкә өйрәт, эшен бетерергә дә өйрәт
Баланы ничек бар, шулай кабул ит
Баланы шәхес буларак таны
Балага Ата- ана мәхәббәте бир
Бала өчен терәк бул.
Балаңда җаваплылык тәрбиялә.
Балаңа үрнәк ата – ана бул. (Ата- ана авторитеты)
6. Төркемнең презентациясе «Безнең икенче өебез».
Балалар бакчасы– ул кечкенә гаилә. Анда да бәйрәмнәр, күңел ачулар, ачуланышулар да була.(Видео карау)
7. Рефлексия.”Чынаяк”
Очрашуыбызга нәтиҗә ясарга безгә менә бу чынаяк ярдәм итәр. Бу чынаякны баланың күңеле дип күз алдына китерегез. Сезнең һәрберегездә кечкенә йөрәкләр бар – сезнең уегыз буенча , киләчәктә балагызга тормышта кирәк булачак бер характер , сыйфатны языгыз, чынаякка салыгыз.Сезнең теләкләрегез чынга ашар дип өметләнеп калыйк. Бу чынаяк ватылмасын дисәгез, баланы әйләндереп алган өлкәннәр, сабыр һәм ягымлы, яхшы күңелле һәм таләпчән булырга тиеш.
8. Рәхмәт сүзе..
Без балалар бакчасы тормышында актив катнашкан ата – аналарга рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә аралашып яшәрбез дип уйлыйбыз.
9. «Кайнар линия» - фикерләр белән алышу, планнар, ата – аналар комитетын сайлаулар. 10.Нәтиҗә. 1 мин. Бүген безгә килүегез өчен зур рәхмәт. Гаиләгездә һәрвакыт тынычлык, бер – береңне аңлау булсын, үз балаларыгызны аңлап яшәгез, ә алар үсеп җиткәч, сезнең турыда кайгыртсыннар. Бүгенге очрашу турында үз фикерләрегезне берничә сүз белән язып калдырсагыз без бик шат булыр идек.
Йомгаклау: Җыелыш сезнең өчен файдалы булдымы?
Бала тәрбияләү- ата- ананың изге бурычы булуы турында ышаныч тудымы?