Конспект: “Мог?иза тудыручы су” М?кт?пк? ?зерлек т?ркеменд? танып бел? эшч?нлеге. (т??риб?л?р ясау).


Актаныш муниципаль районы муниципаль мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе “Яңа Әлем балалар бакчасы”
Конспект: “Могҗиза тудыручы су”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлеге.
(тәҗрибәләр ясау).

Ата-аналар өчен. Тәрбияче:Мирзасалихова Л.В.
15.11. 2016 ел.
 Максат:Балаларның су һәм аның үзлекләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
Бурычлар.  Тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның мөстәкыйль фикер йөртә белү, уйлау, хәтердә калдыру сәләтен, игьтибарын, тирә-юньне кузаллауларын киңәйтү һәм нәтиҗәләр ясый белүләрен үстерү.
Үзеңнең фикереңне эзлекле әйтә ,җөмләне дөрес төзеп сөйләү күнекмәсен үстерү.
Тәҗрибәләр үткәргәндә сак эш итә белү күнекмәләрен ныгыту.
-Сүзлек запасын баету.
Табигатьтә яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү, баланы үзен табигать дөньясының аерылгысыз бер өлеше итеп санарга күнектерү.
-Бер-береңне бүлдермичә тыңлау күнекмәсе тәрбияләү.
Методик ысуллар.  шигырь, аудиоязма тыңлау: “Су тавышы”, тәҗрибә эше, .видеорәсемнәр,презентация карау.
Күрсәтмәлек: су белән бәйле булган рәсемнәр-слайдларда,презентация.
Тәҗрибә өчен: Пыяла стаканнар,кашыклар,тоз һәм шикәр комы салынган “формочкалар”,төрле формадагы савытлар,краскалар,пумалалар,су салынган шешәләр,ташлар,тамызгыч,салфетка, кайнар су белән термос,пыяла.
Аудиоязма. “Су тавышы”
Мультимедия техникасы. Проектор, экран, ноутбук.
Индивидуаль эш. Җөмләне дөрес итеп төзү өстендә эш. Тамызгыч белән эшләүне күрсәтү. 
 
Эшчәнлек барышы.
(Балалар түгәрәктә, тәрбияче балалар белән исәнләшә)
Тәрбияче: Исәнмесез,Хәерле иртә, балалар!
Кулларны-кулга тотыштык
Бер-беребезгә елмайдык
Җылы китте кулларга
Рәхәт булды дусларга .
-кәефләрегез ничек?
-Балалар ,сез нинди тавыш ишетәсез?(аудиоязма ,су тавышы)
-Су тавышы ишетелә.
-Сезнең суны кайларда очратканыгыз бар?(тулы җөмләләр белән җавап бирәбез)
-Елгада,су кранында,ваннада,бакчага су сипкәндә,хайваннарга су эчергәндә,үсемлекләргә сипкәндә,диңгездә һ.б.
--Су безгә ни өчен кирәк?(су безгә юыныр өчен кирәк һ.б.)
Ә хәзер суны без кайларда кулланабыз икән ,бергәләп экраннан карап китик әле.
(слайдлар күрсәтү).
-Балалар,әгәрдә җир йөзендә су булмаса ,нәрсә булыр иде икән?
-Үләннәр,чәчәкләр үсмәс иде,хайваннар,кошлар үлеп бетәрләр иде,бөтен тереклек үлеп бетәр иде,чүлгә әйләнер иде.
-Мин сезнең белән бик килешәм.
-Менә шундый аянычлы,куркыныч хәлләр булмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?
-Суны сакларга кирәк?
-Суны ничек саклап була?
-юынганда су кранына игътибарлы булырга,сулыкларны пычратмаска кирәк.
-Балалар,сезнең сүзләрдән мин шуны аңладым,сез барыгыз да суны яратасыз.Сезнең суны тикшереп карыйсыгыз киләме?Без сезнең белән тикшеренүчеләр,өйрәнүчеләр булырбыз.
-Кемнәр соң ул тикшеренүчеләр?
-Алар фәнни ачышлар ясаучылар,өйрәнүчеләр.
-Балалар ,тикшеренүчеләр аерым лабороторияләрдә,ягъни тикшеренү бүлмәләрендә эшлиләр.Без дә сезнең белән кечкенә тикшеренүчеләр булырбыз һәм су белән төрле тәҗрибәләр үткәрербез.
Лабороториягә кергәнче алъяпкычларны бәйлибез һәм үзебезнең эш урыннарына утырабыз.
Тәрбияче:Эшкә керешкәнче лабороториядә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекне искә төшерик.
Балалар:-тавышланмаска-аның белән безгә бер-берегезгә комачау итәргә мөмкин.
-савыт-саба белән сак эш итәргә,ватмаска.
-тәрбиячене тыңларга.
-тәҗрибәләрнең нәтиҗәсен игътибар белән күзәтергә.
-күзәтүне бетергәч,нәтиҗә чыгарырга.
Тәҗрибә№1.
-Сез ничек уйлыйсыз,суның тәме бармы?
Буш стаканга шешәдән су салабыз.Шул суны эчеп карагыз..Ул нинди?(тәме юк)
-Чиста суның тәме бармы?(Суның тәме юк)
-Ә хәзер суга 1 кашык шикәр комы салыгыз һәм болгатып эчеп карагыз.Ул нинди?(баллы).
-Ә хәзер 2 нче стаканга су салып һәм аңа тоз салып болгатыгыз да телегезне тидереп карагыз.Ул нинди?(тозлы)
-балалар,нинди нәтиҗә ясыйбыз.
Нәтиҗә:Чиста суның тәме юк,аңа нәрсә саласың ул шуның тәмен ала.
Тәҗрибә №2.
Суны иснәп карагыз.Судан ис киләме?
-Б:-суның исе юк.
-Дөрес балалар,чиста суның исе юк.Хәзер бер уен уйнап алабыз.Күзләрегезне йомыгыз.(стаканнарга сарымсак суы тамызу)
-Күзләрегезне ачыгыз да суны иснәп карагыз һәм әйтегез,суның исе киләме?
Б:-судан сарымсак исе килә.
-Хәзер нәтиҗә ясыйбыз.Чиста Суның исе юк.Суга нинди тәмдәге әйберне салабыз ,шуның исе килә башлый.
Тәҗрибә №3
Стакандагы суга ташны һәм кашыкны салыгыз.Алар күренәме.?(Әйе)
-Шулай булгач су нинди?
-чиста су үтә күренмәле.Кашык та ,таш та судан күренеп тора.
-Ә хәзер таш булган стаканга ,пумаланы буяуга манып суга салып болгатыгыз.Таш күренәме?-Ни өчен?
Нинди нәтиҗә ясыйбыз?Чиста су үтә күренмәле.Суга буяу салсаң буяу аның төсен үзгәрә.
Физ минутка .Су!(йөзү хәрәкәте эшлиләр)
Һава(очалар)
Җир(йөриләр)
Тәҗрибә№4
Ишек шакыган тавыш ишетелә.Кар патшабикәсе-Снежная королева безгә бүләкләр җибәргән.Торт савытында боз кисәкләре .Балаларга өләшү.
-балалар,бу нәрсә?(боз кисәкләре)
-Балалар,кулыгызга тотып карагыз әле.Ул нинди?(салкын,эри,суга әйләнә).
-Боз кисәкләрен салфеткага куябыз.Салфетка нишләде?(юешләнде)
-ни өчен салфетка юешләнде?*(чөнки боз эри)
-ни өчен боз эри?(бүлмәдә җылы).
-боз эрегәч нәрсәгә әйләнә?(суга әйләнә).
-су кайчан бозга әйләнә?(салкында туңгач)
-ә җәй көне су кайчан бозга әйләнә?(бозлы яңгыр яуганда)
-Су сыек хәлдә генә булмый,ә каты хәлдә дә була ала икән.
Нәтиҗә:Су сыек һәм каты хәлдә була ала.
Тәҗрибә №;5
Сезнең өстәлдә төрле формада савытлар.Шул савытларга суны салыгыз әле.
Су нинди формага керде?Су савытның формасына керә .
Нәтиҗә:Суның формасы юк,суны нинди савтка саласың ,ул шуның формасын ала.
Тәҗрибә№5.Су газ сыман.(термос белән)
3 литрлы банкага 2-3см.калынлыкта су салабыз.Банка капкачы урынына боз салынган тимер поднос.Банка тирләп чыга.
Тәрбияче-безнең болытыбыз нәрсәгә әйләнде?
Балалар:Болыттан яңгыр ява башлады .
Нәтиҗә:Су газсыман,ягъни парга әйләнә.
Әйдәге әле балалар ,су нинди халәтләрдә була санап чыгыйк.
1.Чиста суның тәме юк.
2.Чиста суның исе юк.
3.Чиста су үтә күренмәле.
---Су сыек хәлдә була.
---Су каты хәлдә була.
---Су газ формасында була.
Тәрбияче. Әйе, балалар, су табигатьтә һәрвакыт әйләнеп тора. Алар башта кар, яки яңгыр булып җиргә ява, кояш аларны җылыта, кыздыра, алар парга әйләнә һәм кире үзләренең өйләренә-болытларга кайталар. Анда аларны һава суыта, кире безгә яңгыр, яки кар булып җиргә явалар. Ә су үзе турында болай дип әйтер ди:
Мин сәяхәтче,
Мин болытта,
Мин томандаЕлга һәм океанда.
Мин очам, мин йөгерәм
Һәм шунда ук юк булам.
 Балалар. Без табигатьне сакларга тиеш.
-Суларны пычратмаска.
-Пыяла ватыкларын суга атмаска.
-Су тирәләренә агачлар утыртырга.
-Агачларны сындырмаска…
Балалар. Су табигатьтә сәяхәт итә, кар бөртеге суга, парга, болытка әйләнә. Яңадан кар яки яңгыр булып җиргә ява.
Тәрбияче. Дөрес, без суны нишләргә тиеш?
-Сакларга.
Тәрбияче. Әйе, без һәрбер кеше, өлкәнме, баламы, суны сакларга, аңа карата мәрхәмәтле булырга тиеш. Шулай булганда гына кешеләр табигатьнең байлыгы белән куллана алачак.
 -Без нинди тәҗрибәләр ясадык?-Суның нинди үзлекләре бар?-Сезгә бигрәк тә кайсы тәҗрибә ошады?.Молодцы!.