Разработка урока по татарской литературе на тему Воспевание труда пекарей в поэзии Р. Файзуллина.


Хезмәт төбе – хөрмәт.
Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс.
Максат: шагыйрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, шагыйрьнең “Икмәк пешерүчеләр җыры”ның эчтәлеген ачу; сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; икмәккә ихтирам, иген игүчеләргә, икмәк пешерүчеләргә карата балаларда хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: язучының портреты, мәкальләр, аудиоязма, икмәк, тастымал, презентация.
Дәрес барышы
Исәнмесез, укучылар! Барыгызга да яхшы кәеф телим.Әйдәгез бер-берегезгә карап елмаеп алыйк әле. Шундый яхшы кәеф белән дәресебезне башлап җибәрәбез.
II Кереш әңгәмә. Үткән дәрестә сез «Бүләк” хикәясен укыгансыз. Нинди бүләк турында сүз бара иде әсәрдә? Рәшиткә ни өчен бүләк тапшыралар? Кайсы мәкаль ныграк туры килә?
Димәк, эшне күңел биреп эшләсәң, кадер – хөрмәт күрәсең.
Нинди һөнәрләр беләсез? Һөнәр – профессия.
Һөнәр алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Шәһәр, авыл йоклый әле,
Без бик иртә торабыз.
Иләк биетеп, он илибез,
Һәм мичне кыздырабыз.
Ипекәй һәр иртәдә
Килсен өчен өстәлгә.
Кем турында сүз бара? Икмәк пешерүчеләр турында ишеткәнегез бармы?
Кемнәр соң алар?
Сезнең дәреслекләрегездә халык шагыйре Р. Фәйзуллинның икмәк пешерүчеләр турында бик матур шигыре бирелгән. Әйдәгез 140нчы битне ачыйк әле. Яхшы.
Ә хәзер дәресебезнең максатын билгелик. Сез бу дәрестән нәрсә алып чыгырга телисез?
Р. Фәйзуллин белән танышып китергә, аның күмәч пешерүчеләр турында язган шигырен тикшерергә, икмәк турында белемне арттырырга, кадерен аңларга, һөнәрләр турында мәгълүмат алырга, татар теленнән сүзлек байлыгын арттырырбыз.
Бу максатка ирешер өчен без:
Икмәк турында сөйләшербез, мәкальләргә мөрәжәгать итербез, Равил Фәйзуллин шигырен жентекләп укып тикшерербез, сүзәрнең мәгънәләрен ачырбыз.
Әйдәгез жиң сызганып эшне башлыйк.
Иң элек мин сезгә автор турында бераз сөйләп китим.
Рәвил Фәйзуллин 1943 нче елның 4 августында Татарстанның Балык бистәсе районы Балтач авылында туа. Күрше авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан университетының тарих- филология факультетында белем ала, аспирантурада укый. Армиядә хезмәт итә. Югары уку йортын тәмамлау белән аны язучылар оешмасына кабул ителә. 24 яшендә язучылар оешмасының җитәкчесе итеп сайлана. Үзенең ижатын ул авыл кешеләренә, хезмәт ияләренә багышлаган. Шуларның берсе – сезнең алдыгызда.
Шигырьгә анализ. Аңлатмалы уку.
Хәзер китапларыгызның 142 нче битен ачыгыз. Мин укыйм, Сез тыңлап утырыгыз һәм үзегез аңламаган сүзләрне билгеләгез.
Нинди сүзләр аңлашылмады?
Сүзлек эше. Бергәләп.
Куплетлап уку. Укучылар укый. Мин биргән сорауга жавапны шигырьдән табың
1нче куплет:
Ипи пешерү процессында нинди хәрәкәтләр ясала? Шул юлларны табып укыгыз.
Икмәк тәмле килеп чыкса, пешерүчеләр нишли?
Сезнең мичтә икмәк пешергәннәрен күргәнегез бармы? Кызлар, үзегез пешереп караганыгыз юкмы? Авылда туганнарыгыз икмәк пешерәме? Мичтә пешкән икмәк белән кибеттән – магазиннан- алган икмәкнең тәме бертөрлеме? Ни өчен? Нинди икмәк аеруча тәмле, хуш исле, телеңне йотарлык була дип уйлыйсыз?
Күңел биреп пешерелгәне.
2нче куплет. Укучы укый.
Күмәчнең нинди төрләре саналып кителә? Тагы нинди ипиләр була?
Икмәк сүзенә нинди синонимнар әйтә аласыз:
Ипи, булка, күмәч, калач, пирәмәч, коймак, кабартма, батон.
Икмәк — яшәү көче бирүче продукт кына түгел, ул әхлак, намус үлчәве булып торган.
Кеше бик мөһим мәсьәләдә кулына икмәк тотып ант иткән. Бу гадәтне әле дә очратырга мөмкин.
Бәләкәй икмәк кисәген ихтирам итсәң, олы җанлы кеше булырсың, ди халык мәкале.
Икмәккә ихтирам бар халыкларда да бертигез. Аны хөрмәт итмәгән, олы ризыкка санамаган бер милләт тә юк.
Презетациядә икмәк төрле илләрдә.
Дәрәҗәле кунакларны икмәк-тоз белән каршы алалар.
Икмәк ул – рәхим-шәфкатьлелекнең юлдашы, аның белән иң авыр елларда уртаклашалар, кыенлык килгән чакта бер телем икмәкне бүлешеп ашыйлар.
3нче куплет. Укучы укый.
Икмәк пешерүчеләр үзләре турында нәрсә диләр? Табып укыгыз.
Икмәк пешерүче алдына нинди таләпләр куела соң? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Бирелгән сыйфатлардан икмәк пешерүчеләргә кирәк булганнарын аерып алыйк. Икмәк пешерүче нинди булырга тиеш?
Балаларга таратып бирелә. Берәмләп әйтәләр. Сыйфатлар.
Икмәк пешерүче һөнәре кайчан килеп чыккан? Пекарь.
Икмәкне Мисыр халкы уйлап тапкан, алар барыннан да алда ботканы әчетергә өйрәнгәннәр, бу 5–6 мең ел элек булган. Иң беренче күмәч пешерүчеләр Мисыр хатын – кызлары булган.
Кешеләргә иң беренче икмәк булып гадәти чикләвек һәм имән чикләвеге хезмәт иткән. Башта аны чылатып ашаганнар, соңыннан киптереп тартканнар да ботка һәм коймак пешергәннәр. Тора-бара кешеләр иген үстерергә өйрәнгәннәр.
4нче куплет. Укучы укый.
Күмәч кемнәргә кирәк? Тагын кемнәргә кирәк?
Дөньяда иң зур хикмәт – кеше үстергән кара икмәк, дип юкка әйтелми. Димәк, икмәкне пешерер өчен, башта аны үстерергә кирәк. Кайда үсә соң икмәк? Безнең өстәлләргә килеп житкәнче нинди юл ясый?
Икмәк булганда җирдә яңа җыр туа, ди халкыбыз. Мин сезгә икмәк үткән юлны карап үтергә һәм икмәк үстерүчеләрне данлаган жырны тынлап үтергә тәгъдим итәм.
Презентация. Жыр.
5нче куплет.
Нинди гаилә әгъзалары шигырьдә әйтелеп үтелгән?
Икмәк табынның уртасында нәрсә булып торсын?
Нигә кояшка тиңли?
Әйдәгез, без дә тактадагы ипикәй сурәтен кояшка әйләндерәбез.
Һәрберегез ипикәйгә карата жылы сүзегезне языгыз. Сүз дә, жөмлә дә, сүзтезмә дә ярый. Русча да, татарча да, башкортча да мөмкин.
Язылганнарны кояш тажы итеп кую. Менә ипикәй сезнең жылы сүзләрдән кояш сыман балкып китте.
Халкыбыз икмәк турында бик күп мәкальләр чыгарган. Мин берничә мәкаль алып килгән идем дә, алар үзара буталып киткәннәр. Кем ярдәм итә ала? Ягез, дөресләп төзик.
Икмәк – тереклек итмәк.
Ил табыны икмәктән башлана.
Авызда икмәк – кулда көч.
Икмәкне зурлаган – гомерен җуймаган.
Икмәкне каккан авырту тапкан.
Бодай икмәге чәйгә, арыш икмәге – тәнгә.
6нчы куплет.
Күмәч пешерүчеләр үзләрен без кемнәр дип әйтәләр? Нинди хис белән әйтәләр? Башкарган эшләре чыннан да горурланырлыкмы? Игътибар итегез, нинди юллар белән шигырь тәмамлана?
Ә соң сез үзегез кем? Ничек жаваплыйбыз?
Икмәк пешереп карасыгыз килеп китмәдеме? Пешекче, ашнакчыга укырга теләүчеләр юкмы? Кем генә булсагыз да, эшегезне күңел биреп башкарыгыз, балалар. Йөрәк жылысы, күңел көче салып, ихлас эшләнгән хезмәт кенә эшәүчегә дә, эштән файда күрүчегә дә рәхәтлек, кәнәгатьлек китерә.
IV Йомгак ясау
Менә без шигырь буенча сәяхәт итеп кайттык.
Бүген нинди шагыйрнең иҗаты белән таныштык? Ни өчен күмәч пешерүчеләрнең хезмәте мактауга лаеклы? Чөнки алар икмәк пешерәләр. Ә икмәксез яшәү мөмкин түгел.
Бергәләшеп икмәк сүзенә синквейн төзеп куябызмы?
Презентация
Урамда яки идәндә икмәк ятканны күрсәм, мин...
Сезнең гаиләдә искергән ипине кая куялар? Аның белән нәрсә эшләп була?
V Билгеләр кую.
VI Өй эше : 1.Үзегезгә ошаган куплетны ятлап килегез.
2. Әниегездән яки дәүәниегездән икмәк рецептын язып алыгыз.
3. Үзегезгә ошаган һөнәр турында сөйләргә әзерләнеп килегез.
Рефлексия.
Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?
Сездә яңа сораулар тумадымы? Ни өчен?
Максатыбыз нинди иде? Без аңа ирештекме? Ни өчен?
Мин сезгә буш кул белән килмәдем. Дәресебез икмәк турында булгач, минем сезне мичтә пешкән чын авыл ипикәеннән авыз иттерәсем килде. Күңел жылымны биреп, дәрестән арып чыккан балаларның тәннәренә, жаннарына көч – сихәт бир, ипикәем, дип теләк теләп сезгә икмәк пешердем. Мәктәп ашханасына төшкәндә алып төшәрсез. Бүлешеп ашарлык дусларыгыз булса, тагын да яхшырак. Рәхмәт Сезгә. Сау булыгыз.