Эссе Мин — укытучы
«Ел укытучысы» 2017 Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабына “ЭССЕ”
Мөбарәкшина И.С.
Түбән Сон УГББ мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мин – укытучы
Мин – укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре тупланган бу сүздә.
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы! Уйлап карасаң, нинди җаваплы һәм кирәкле минем һөнәрем. Һәр сүзем, һәрбер үткәргән дәресем халкыма хезмәт итү түгелме соң?!
“Әгәр укытучының мәхәббәте хезмәткә карата гына икән –ул яхшы укытучы. Әгәр укытучы баланы әтисе яки әнисе кебек ярата икән – ул дөньядагы барлык китапларны укып чыккан укытучыдан да яхшы булачак, ләкин аның хезмәткә һәм укучыларга карата мәхәббәте булмаячак. Әгәр укытучыда укучыларга да, хезмәткә дә мәхәббәт була икән – ул чын укытучы” дип язып калдырган Л.Н.Толстой.
Чыннан да укучысының эчке дөньясын тоя белмәгән, аны яратмаган педагог, белеме шәп булса да, үзенең укучылары өчен Укытучы була алмыйдыр минемчә.
Балага бу дөньяда яшәп китү өчен кирәкле белемнәрне бирү, аны яхшы шәхес итеп тәрбияләү – минем төп бурычларымның берседер, мөгаен. Минем хыялым, эшемнең мәгънәсе – иманлы, игелекле, шәфкатьле, намуслы, белемле, тәрбияле укучылар үстерү. Тормыштагы сынауларны үтә белү, куйган максатларыңа ирешү, башкаларга үрнәк булу, әлбәттә, җиңел түгел. Моның өчен сабыр булырга кирәк. Тырыш, миһербанлы кешеләр генә җирдә изге гамәлләр кыла, тирән эз калдыра ала. Минем укучыларым да,шушы сыйфатларны югалтмыйча, тормышта үз урыннарын табып, бәхет- сәгадәттә яшәсәләр иде дигән өметтә калам
Заманча мәктәпнең ФДББСы яңа буынны иҗади, килеп туган мәсьәләләрне гадәти булмаган юл белән чишүче, һөнәри юлны сайлый белүче, алдагы тормышында һәрчак яңалыкка омтылучы шәхес тәрбияләргә булыша. Укучы белемне “әзер килеш” алырга тиеш түгел. Укытучы аны мөстәкыйльлеккә, кирәкле белемнәрне үзенә таба белергә өйрәтергә бурычлы.
Мөгаллим булу – дәүләт, җәмгыять, әти-әни һәм бигрәк тә бала алдында зур җаваплылык тою ул. Аларның ышанычын аклау – укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе булып тора. Бу– табигать бүләге, талант дип уйлыйм мин. Һәркем дә укытучы була алмый.
Укытучыдан башка яхшы табиб та, юрист та, хәрби дә булып булмый. Ул – укучылар һәм ил өчен алыштыргысыз кеше.
Боларның барысын да уйлаганнан соң, мин шундый нәтиҗәгә киләм: минем яраткан һөнәрем бар. Мин иртәгә тагын мәктәпкә барачакмын. Тормыш дәвам итә...
Бәхетлеме соң мин? Аны һәркем үзенчә аңлый. Минем уйлавымча бәхетле булу өчен яраткан һөнәрең булу да бик мөһим.
Мин - бәхетле, чөнки минем кызыклы, яраткан эшем бар. Мин – бәхетле, чөнки мин көн саен риясыз, самими балачагым белән очрашам. Мин – бәхетле, чөнки минем кемгәдер ярдәм кулы сузарга мөмкинлегем бар. Мин – бәхетле, чөнки көн саен мин “үсәм”, үземне яңадан-яңа яктан “ачам”. Мин – бәхетле, шуңа күрә дә мин елмаям, мин яшим!..