Технологик карта урока татарского языка по теме С?зне? туры ??м к?черелм? м?гън?л?ре( 5 класс)
Тема Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре
Максат Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләренә төшенчә бирү, табарга, аерырга өйрәтү;
Укучыларның иҗади һәм фәнни фикерләү күнекмәләре үсеше өчен шартлар тудыру;
Сүзлек запасын үстерүне дәвам итү
Укучыларда уңай сыйфатлар булдыруны дәвам итү.
БурычУкучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.
УУЭ Шәхескә кагылышлы УУГ:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру, укытучы һәм иптәшләреңне хөрмәт итү
Регулятив УУГ:
- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;
-укучы үзенең эшен планлаштыру, күзәтү нәтиҗәсендә алгоритм төзи, нәтиҗә ясый белү
-бәяләү.
Танып белү УУГ:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;
- чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау
Коммуникатив УУГ:
- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
- үз фикерләреңә ышандыра белү;
- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.
Төп төшенчәләр Сурәтләү чаралары, образлылык, туры һәм күчерелмә мәгънә
Предметара бәйләнеш Әдәбият, табигать белемеТөп ресурсларӨстәмә ресурсларКуллану өчен дәреслек:
Татар теле Ч.М. Харисова,Н.В. Максимов,Р.Р. Сәйфетдинов
Техник чаралар:
Компьютер, экран, проектор
Эшчәнлекне оештыру формасы Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.
Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыруБалаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре (1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2. .Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!) искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана. Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!
− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.
Максат: Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү, мисаллар китерү Матур язу күнегүе.
- Тактада язылган хәрефләрне һәм шигырьне матур итеп күчереп языгыз
Т,т ; К,к
Йоклый урман. Сулышы киң, тыны иркен.
Уята алмас иде аны беркем.
Яз килде дә ал юрганын болгап үтте,
Әйтерсең дә җир өстенә тылсым сипте.
Талгын гына йомшак җилләр йөгереп үтте,
Мамык юрган “ә”дигәнче эреп бетте.
2. Җөмләләр өстендә эш.
- Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез. Укучыларның җаваплары тыңлана. Бу җөмләләрдә кайбер сүзләрнең мәгънәләре икенче төрлерәк, икенчел мәгънә төсмере белән әйтелүен күрсәтәләр, сүзләрнең мәгънәләре күп булуларын әйтәләр.
3 этап. Уку мәсьәләсе кую
Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую). -Укучылар, без бүген дәрестә сүзләрнең мәгънәләре турында сөйләшүне дәвам итәрбез.
Дәфтәрләрдә парларда эш. Күчерелмә мәгънәгә туры килгән сүзләрне бер укучы, туры мәгънәле сүзләрне икенче укучы сайлап алып яза
Парларда эш.
Укучылар сорауларга җавап бирәләр, теләк буенча тактага чыгып язалар
4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.
Максат: Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера, таба, мисаллар өстендә аңлата белү.
Бүген без сезнең белән Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен өйрәнербез Китаптагы кагыйдә белән танышалар
1нче бирем. Китаптагы кагыйдәне укыгыз һәм кагыйдәне үз сүзләрегез белән аңлатыгыз
Укучылар үзбәя куялар. Әгәр дә кагыйдәне аңлатып, мисал китерә, җөмлә төзеп әйтә алса-“5”, кагыйдәге әйтеп мисал гына китерә алса-“4”; кагыйдәне генә әйтсә мисал китерергә ярдәм кирәк булса-“3” куела
2нче бирем. 64 я 69нчы күнегүне сайлап алып эшләргә. Биремне укучылар үзләре аңлаталар. Биремне укучылар үзләре аңлаталар, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табалар, кәнегәне эшләп бетергәч парлашып бер –берсенекен тикшерәләр.
3 нче бирем: Иҗади. Төркемнәрдә эш. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләр белән бирелгән кешегә хас сыйфатларны язарга.
-Укучылар битне икегә бүләбез,урталай ертабыз , иптәшебезгз бирәбез. Берсенә кешенең уңай сыйфат-ларын ,икенчесенә тискәре сыйфатларын язабыз Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Аннары икенче төркем белән алмашалар, кызыл пасталы каләм белән өстиләр, нәтиҗә чыгаралар
Көтелгән җавап.
Кешеләрнең уңай сыйфатлары күбрәк язылды,тискәре сыйфатларны булдырмаска кирәк
Үзбәя
Ял минуты .
Ял минутында укучыларга музыка астында уен тәкъдим ителә. Укытучы җөмләләр укый . Анда туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр бирелгән.
Урамнарда ак кар ява. (сул)
Җылы караш һәркемне эретә. (уң)
Җылы су эчсәң эч авырта (сул)
Кара сакалы ияреп йөри(уң)
Стенада кел-келт итеп сәгать йөри(уң)
5нче бирем. Төркемнәрдә эш.
Таратылган карточкаларны ике төркемгә тупларга
Укучылар кулга –кул тотынышалар ,күчерелмә мәгънә булса 1адым уңга, туры мәгънә булса 1адым сулга атлыйлар.
Укучылар күчерелмә мәгънә һәм туры мәгънәдә бирелгән сүзләр язылган карточкаларны 2 төркемгә җыялар.
5этап. Рефлексия.
Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау
Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?
Дидактик уен “Уңган бакчачы”. Төркемнәрдә эшләү.
- Әйдәгез, йомшак, тәмле сүзләрен бакчага утыртыйк. Агачыгыз тармакланып үссен өчен, бу сүзләрдән төрле мәгънәле сүзләр ясагыз, җөмләләр төзегез, кагыйдәсен аңлатыгыз. Кемнең агачы күп ботаклы, ябалдашлы булып үсәр икән. Шул укучылар “Уңган бакчачы” дигән исем алачак.
“Уңган бакчачы”ны билгеләү. Тикшерү. Үзбәя.
1 төркем: Йомшак урын йомшак сүз
2 төркем: тәмле ипи тәмле сүз
Берничә укучы үзе төзегән җөмләләрне укый, аңлата
Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:
а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;
б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”;
в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”;
Дәрескә гомуми бәя.
Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.
Билгеләр саны ачыклана.
Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела. Укучылар гомуми билге куялар.
6 этап. Өй эше бирү
Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.
66 я 67нче күнегүне сайлап алу рәвешендә
“Гөлчәчәк”әкиятеннән күчерелмә мәгънәдәге 5 сүз язарга
“Тәмле сүз-җанга дәва”темасына хикәя язарга