Исследовательская работа учащегося Роберт Ми?нуллин шигырьл?ренд? балалар д?ньясы, участника республиканской конферен?ии имени Наби Даули


II Открытая научно-исследовательская конференция учащихся имени Наби Даули
Секция «Татарский язык и литература»
Роберт Миңнуллин шигырьләрендә балалар дөньясы
Автор:
Марков Дмитрий,
ученик 6 класса
МБОУ «Александро-Слободская ООШ»
Заинского муниципального района РТ

Научный руководитель:
Хадиуллина Рузалия Хасановна,
учитель татарского языка и литературы
МБОУ «Александро-Слободская ООШ»
Заинского муниципального района РТ
Александровская Слобода
2015
Эшнең эчтәлеге
Кереш
Роберт Миңнуллинның татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре һәм эзләнүләре
Төп өлеш
Роберт Миңнуллин шигырьләрендә өлкәннәр белән балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр
Йомгаклау
3.1.Роберт Миннуллинның балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлеге.
Кулланылган әдәбият исемлеге
Кереш.
Татар шигърияте талантлар күплеге белән генә түгел, ул талантларның төрлелеге белән безне хәйранга калдыра. Алар арасында күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Миңнуллин аерылып тора. Аның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә беркемне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар.
Хезмәтемнең төп максаты – Р.Миңнуллинга үзенчәлекле балалар шагыйре буларак бәя бирү, аның шигырьләрендә чагылдырылган олылар һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең актуальлеген күрсәтү.
Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
-шагыйрьнең татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләрен һәм эзләнүләрен күрсәтү;
- балалар һәм олылар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган шигырьләрне анализлау;
-Роберт Миңнуллинның чын балалар шагыйре булуын күрсәтү;
2.Роберт Миңнуллинның татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре һәм эзләнүләре
Роберт Миңнуллин татар балалар әдәбиятына җитди караш булдырырга тырышучы һәм бү өлкәдә бик күп эшләүче язучыларның берсе.
Ул озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясенең рәисе булып тора. 1976 - 1984нче елларда телевидениедән нәниләр өчен “Шигъри тәлгәшләр” тапшыруын алып бара. Республикабызда чыккан “Сабантуй” балалар газетасының корреспонденты һәм баш редакторы булып эшли. 1988-1995 нче елларда Татарстан Балалар фонды рәисе булып тора, татар балалар әдәбияты турында докладлар белән чыгышлар ясый. Язган мәкаләләре дә балалар әдәбияты проблемаларына багышланган була, шулай ук нәни укучылары белән очрашулар үткәреп тора. Балалар шигъриятендәге уңышлары һәм актив пропаганда эшчәнлеге өчен Роберт Миңнуллин 1982 елда Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе, 1992 елда “Дөньядагы иң зур алма” китабы өчен халыкара әдәби бүләк – Ганс-Христиан Андерсен исемендәге Мактаулы диплом белән бүләкләнде. 1997 нче елда балалар әдәбиятындагы уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, 1998 елда исә “Күчтәнәч” китабы өчен аңа Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Иң беренче чиратта, Роберт Миңнуллин балалар шигъриятендә танылу ала. Аның нәниләргә багышлап “Сөенсеннәр әле сабыйлар” һәм “Балачакка ешрак кайтыгыз” исемнәре белән басылган икетомлыгында гына да 700 гә(!) якын шигырь тупланганР.Миңнуллин, һичшиксез, тормышны, чынбарлыкны барыннан да элек нечкә күңеле, шигъри күзаллавы аша уздырып яктыртырга омтылган, эзләнүчән һәм үз-үзенә гаять таләпчән шагыйрь. Автор туктаусыз эзләнә, балалар әдәбиятын яңа алымнар, ачышлар белән баета, яңа образлар тудыра. Балалар өчен язылган әсәрләрнең һәрвакыт күңелле булырга тиешлеген шагыйрь беркайчан да онытмый: әйтик, ул пешергәч, кычытканның тәмләнүен (“Тәмле кычыткан”); самолетка сыймаган филне өйгә алып кайтып булмавы (“Кайтмый калдым чак кына”); ни хикмәттер, жирафның трамвайга керә алмавы (“Жираф”) һ.б. кызыклы күренешләр турында язарга ярата. Шагыйрь сүз уйнатуларга мөрәҗәгать итә (“Пират”,”Мичкә ягылган мичкә”), бөтенләй яңа сүзләр уйлап чыгара(“Ничекнигәниөчен”), үз иҗатында төрле мәзәк уеннар (“МИ-8А”, “Кем соң минем әби?”), төрле маҗаралы , сәер вакыйгалар уйлап таба (“Крокодил йомыркасы”, “ДТ-75 тракторының улына җырлаган бишек җыры”). Автор шәһәр балаларына һәрвакыт ниндидер маҗаралар белән бәйләнгән трамвай, автобус, зоопарклар турында сөйләсә, авыл балалары өчен шулай ук могҗизалы күренешләр булган бергәләп уйнау, бәрәңге алу, кичен көтү каршылау, сабантуйлар хакында мавыгып яза. Шул ук вакытта ул Җиһандагы, Дөньядагы, Җир йөзендәге тынычлыкны, бердәмлекне саклау кебек мөһим проблемалар турында да балалар теле белән әйтә белә (“Тынычлыкның туган көне”, “Бөтендөнья балалары”, “Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе”). Балалар табигатьне кешеләштереп карыйлар, үзләре белән уртаклык эзләп, шигырь дөньясына чумалар, чынбарлыкның асыл йөзен аңларга тырышалар. “Кем ничек өлгерә?”шигырендә нәниләр карлыганның каралуын, кыярларның яшелләнеп, җиләкләрнең кызарып пешүен, кавыннарның саргаеп өлгерүләрен күреп ала. Шагыйрь яңа эзләнүләрендә үз иҗатын жанр ягыннан киңәйтүгә дә зур игътибар бирә. Аның тарафыннан иҗат ителгән “кечкенәкият”ләр шул хакта сөйли.
Р.Миңнуллин, иҗаты белән генә түгел, бөтен җаны белән – балалар шагыйре. Балалар әдәбиятына даими тартылып яшәү аның эшчәнлегендә дә чагылыш тапкан.
3.Роберт Миңнуллин шигырьләрендә өлкәннәр белән балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр
Роберт Миңнуллинның һәрбер шигыре гадилеге, нәфислеге, күңелгә ятышлыгы, юморга байлылыгы белән аерылып тора. Шагыйрь балалар белән үзе дә бала-чагына әйләнеп кайта кебек. Аның шигырьләрендә балалар дөньясына кагылышлы төрле темалар калкып чыга. Чын патриотлар да алар, әниләренең бердәнбер булышчылары да, тагын әллә кемнәр... Ләкин өлкәннәр белән балалар арасында туып торган катлаулы мөнәсәбәтләрне педагогик һәм психологик яктан Роберт Миңнуллин кебек күрсәтүче юктыр.
Роберт Миңнуллин балалар дөньясына балалар күзлегеннән карый. Аларның барлык проблемаларын, уй-кичерешләрен балалар күзлеге аша чагылдыра. Шигырьләрен конкрет детальләргә кора, аларча фикер йөртә.
“Әти төсле!” шигырендә кечкенә малай әтисенең балачагын күзалдына китерә. Аның әтисе бик тә уйнарга яраткан, өйгә дә кайтып кермәгән. Соңга да калгалаган, шелтә дә алгалаган, качып китап укыган, хәтта “өч”ле дә алган. Мин дә нәкъ әти төсле дип аклана малай. Малай әти дә минем кебек булган икән диеп ачыш ясый. Автор өлкәннәр белән балалар арасында бик еш була торган мөнәсәбәтне сүрәтли. Бала кеше тыңлаусызлыгына, тәртипсезлегенә һәрвакытта аклану эзли һәм еш кына аны үзенең якыннары арасыннан таба. Өлкәннәрнең “син кемгә охшагансың икән, тәртипсез” кебегрәк сүзләре дә алар колагыннан читкә китми. Үзенә бирелгән сорауга баланың аңы җавап эзли һәм колагына ишетелгән хәбәрләр арасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба. Бала күңеленең һәрвакыт яхшыга өметләнүе шигырь юлларыннан күренеп тора. Ул әтисенең бүгенге торышы белән горурлана. Хәзер аның әтисе эше белән мактаулы, хөрмәтле кеше. Ул – гайрәтле, ул – көчле! Мин дә нәкъ әти төсле! дип беткән юллар баланың үз киләчәген әтисенеке кебек үк уңышлы итеп күрәсе килүен, шуңа ышануын, әтисен яратуын, хөрмәт итүен, аның белән горурлануын белдереп тора. Малайга бераз акланырга туры килсә дә, ул үзен горур тота, чөнки ул киләчәкнең мактаулы, хөрмәтле кешесе.
“Онытканнардыр” шигырендә автор Сөн буенда уйнап соңга калган малайның халәтен зур психологик осталык белән тасвирлый. Алмаз якыннарын исенә төшереп куркуга кала.
Өйдә курыкканнардыр,
Мине югалтканнардыр,
Ләкин аның куркуы кинәт кенә шик белән алышына. Бөтен дөнья караңгы! Ә ни өчен соң әле аны эзләмиләр?
Юктыр... онытканнардыр,
Йокларга ятканнардыр.
Димәк, бала тормышында соңга калулар, эзләүләр, ачуланулар, кисәтүләр булган. Ул хәзер дә шуны көтә? Ачулансалар да эзләттерәсе килә, үзен әти-әнисенең кадерле уллары итеп тоясы килә.
Әгәр онытмасалар,
Эзләп килерләр иде:
Бала күңелен төрле каршылыклар айкый башлый.
“Алмаз өйдә булмагач,
Рәхәт инде, - диләрдер, -
Тузан тузмый, тавыш юк,
Рәхмәт инде, - диләрдер.
Тагын әллә ниләрдер...
Димәк, Алмазыбыз соңга калып кына йөрергә түгел, шукланырга да өлгергән. Хәйләсез малайның күңелендә шукланганы, тавышланганы өчен әти-әнисеннән шелтә алуы күренә. Шигырь барышында үпкә диңгезе шундый тирәнрәя, хәтта Алмаз әнисенең улын яратуын да шик астына куя.
Әнием: “Бердәнберем!” –
Дигән була бит әле
Ә бердәнбер малаен
Кеше шулай итәме?
Юк, үзен кирәксез итеп тоймый малай, ачуланачакларын тоя. Ә өйдә аны, әлбәттә, ачуланачаклар. Һәм ул шуны аңлап, алдан ук күңелсезләнеп төрле сәбәпләр аша үзенә аклану эзли, якыннарын җәзалау шартын да табып куя.
Болай булса, бөтенләй
Кайтмый калырмын әле:
Я БАМга, я КамАЗга
Китеп барырмын әле!
Бу шигырендә Роберт Миннуллин тормышта еш кабатлана торган типик хәлне сүрәтләгән. Балаларның туйганчы йөриселәре, үзләре теләгәнчә уйныйсылары килә, ләкин баланың теләге әти-әнинең “ярамый” сүзенә килеп терәлеп ике арада конфликт китереп чыгара. Гаеп балада булса да, ул аны үз файдасына чишәргә тырыша, чөнки ул да кеше, кечкенә булса да кеше. Аның да хокуклары бар, һәм бала моны бик яхшы сизә. Аны караңгыда эзләмәүләрен үз кадерен генә белү түгел, ә булачак конфликтта якыннарына каршы төп дәлил итеп тә ала.
“Барыбер” шигыре дә башыннан азагына кадәр бала зары белән сугарылган. Бала үз хокукларын санга сукмауны алга ала.
Әтием дә, әнием дә
Мине һәрчак тиргиләр.
Шаярасы килгән чакта:
“Шаяр, улым! – димиләр
Өлкәннәрнең, кечкенә баланың төп эше уен икәнен белсәләр дә, аңларга теләмәүләре бу очракта конфликт китереп чыгара. Чөнки тавышланып уйный, шаяра торган бала әти-әни өчен уңайлы түгел. Аларның эштән соң ял итәселәре, телевизор карыйсылары, үз эшләре белән шөгыльләнәсе килә.
Малайның өлкәннәр белгәнне белеп, алар эшләгәнне эшләп үзен алар белән беррәттән тоясы килү дә ике араны кискенләштерә. Теләгәненә ирешер өчен ул елап та карый, ләкин файдасы гына булмый.
Бик теләгәч, елатсыннар,
Теләгәч, орышсыннар.
Минем алда усал, җитди
Булырга тырышсыннар.
Бик теләгәч, теләгәч кебек сүзләр ата-ананы катгый, коры итеп күрсәтсәләр дә, булырга тырышсыннар сүзеннән малайның хәле кискен түгеллекне аңларга була. Малай үз хәле белән килешә: “Тик барыбер яратам мин аларны!- дип бетерә. Бу шигырьдә дә өлкәннәр белән кечкенәләр арасындагы конфликт зур психологик осталык белән бирелгән. Укучы өчен малай образы шундый кызганыч булып кабул ителә, укучы, үзе дә сизмичә, бала ягына баса.
“Пианино” шигыренең нигезендә ата-ананың үз баласын һәрвакытта талантлы, булдыклы итеп күрү теләге белән баланың табигатьтән музыкага карата сәләт мөмкинлекләре арасында туган конфликт кына ятмый. Монда ата-ананың бала теләге белән санлашмау, бала халәтен аңламау конфликты да ята.
Мин, янәсе, шәп уйнарга
Өйрәнергә тиешмен.
Алай талантлы да булгач,
Мин, әлбәттә, килештем,
Тик талантым юклыгы
Минем бик тиз беленде:
Күңелләрем сүрелде,
Бу конфликттан барсы да газап кына күрәләр. Әни кешенең нәтиҗә күрәсе килә, баланың сәләте юк булу сәбәпле пианинода музыка белән шөгыльләнү теләге юкка чыга һәм ул пианиноны интектерә генә.
“Әнием, урамга чыгыйм,
Җибәр!” – диеп ялынам.
... ... .... ... ...
Белмиләр лә хәлләремне! –
Хәлләрем начар минем.
Пианино булсам, күптән
Бу өйдән качар идем.
Бу ситуациядә иң зур зыян күрүче – малай. Шигырь юлларыннан аның хәле мөшкел булуы сизелеп тора. Юмор белән язылса да шигырь ахырга таба өметсез, аянычлы яңгырый:
Их, качсын иде.
Барыбер
Уйный алмам мин аны.
Әни мине интектерә,
Ә мин... пианиноны.
“Әтинең ачуы чыкты” шигырендә дә бөтенебезгә дә таныш хәл сүрәтләнгән. Улы белән әтисе арасындагы киеренкелек малай алып кайткан “икеле” аркасында килеп туа. Әти кешенең ачуы килсә дә тавыш чыгармый, ләкин улын башкача җәзалый. Ул аның белән сөйләшми, өстән генә карый. Малай өчен әтисенең кычкыруы, ачулануы җиңелрәк, чөнки бу, нинди булса да, чишелә бара торган хәл булып торачак. Ә бу очракта аны билгесезлек борчый.
Бик борчый бу сөйләшмәү,
Юкка түгел бу дәшмәү.
Автор баланың тәртип бозуларына, “икеле” алуларына карамастан әтисенең үзенә булган мөнәсәбәте өчен борчылуын оста сүрәләгән.
Уза берни булмагандай,
Карый да өстән генә.
Мин әйтерсең Павлик түгел,
Урындык, өстәл генә.
Якыннары, дуслары өчен кирәкле, кадерле булуын тоярга омтылучан бала күңеле өчен әтисенең аңа карата битараф булуы – авыр җәза.
Роберт Миңнуллинның геройлары һәрвакыт шук, тәртип бозучылар гына түгел, ә нечкә, яхшы күңелле, миһербанлы, ярдәмчел дә була беләләр. Бу очракта алар өлкәннәрдән күпкә кешелеклерәк. “Әни, мин көчек күрдем!” шигырендә баланың әнисенә ялваруы теләсә кемнең күңелен эретерлек. Бу очракта көчек бала өчен уенчык түгел, ул яшәргә тиешле җан иясе. Бала әнисенә үз теле белән менә шуны аңлатырга тели.
... ... ... ... ...
Әни, ул улый иде,
Ул шулай елый иде,
Ул чынлап елый иде,
Ул ныклап елый иде-
Әни, туңганга микән,
Ул бик дерелди иде.
Салкын тисә ул көчек,
Тышта терелми инде.
... ... ... ... ...
Нишләр инде ул анда,
Беръялгызы урамда?
... ... ... ...
Әнием, шул көчекне
Алып керик әле, ә?
Бу шигырьдә баланың теләге “Песи” дүртъюллыгыннан аерыла.
Әти, песи алыйк әле!
Һәммәбез карар иде.
Әгәр дә песи булмаса,
Мәче дә ярар иде.
“Песи” дүртъюллыгы күбрәк “Энекәш кирәк миңа!” шигыре белән аваздаш.
Сезгә рәхәт!
Берегез дә
Минем хәлдә түгел сез.
Беләсезме?
Өйдә миңа
Кызык түгел, күңелсез
... ... ... ... ...
Бер иптәш кирәк миңа,
Энекәш кирәк миңа!
Автор “Песи” дүртъюллыгында баланың үтенүен йомшак юмор белән бирсә, соңгы шигырендә ата-анасы тарафыннан гел алданып торган, ялгызлыктан интегүче малайның үтенүе зарга әйләнә.
Берәү генә булса да,
Ямьсез генә булса да,
Елак кына булса да
Энекәш кирәк миңа!
“Җиде абый тай җигә” шигырендә автор кечкенә малайның җиде абыйга булган горур үпкәсен сүрәтли. Кечкенә малай уйлаганча, ул җигә алырдай тайны җиде абый җигә алмыйлар, малайга да ышанып тапшырмыйлар. Малайның күңеле канатлы, ул барысын да булдырыр төсле.
... ... ... ... ...
Җиңәр идем,
Туйганчы бер
Җиләр идем...
... ... ... ... ...
Якын барма,
Тибәр, диләр.
Йә әниең
Тиргәр диләр,
Кирәк монда
Ирләр, диләр.
Малайның үзен абыйлары янында ничек өстен итеп сизүен, алар өстеннән нинди мыскыл белән күзәтүен автор бик үтемле күрсәтә.
Ә үзләре
Җигәлмиләр,
Шул бер тайны
Җиңәлмиләр,
Адәм тәганәләре!
“Олы булсам” шигырендә бала үзенең теләкләре турында бик оста итеп әйтеп бирә. Ул үзен бик юмарт, үз баласының теләкләрен аңлый торган әти буларак күзаллый. Әлбәттә, улы ролендә ул үзе, ул эшләргә теләгән яхшылыклар – аның тормышка ашмаган хыяллары.
Ни сораса да, улыма
Гел алып торыр идем
Ләкин ул барысы белән дә канәгать булучы малай роленә кереп калуны яхшырак күрә... Янәсе, ул яхшы әти булачак, һәм ул хәзерге вакытта да бик яхшы малай, әтисен теләсә нәрсә сорап аптыратмый.
“Өлкәннәр” шигырендә дә Роберт Миңнуллин өлкәннәрне бала күзлегеннән күзәтә. Гел киресен эшли торган кешеләр икән бу өлкәннәр. Әтиләр һәм балалар арасында күзгә күренеп тормаган конфликт туа.
Уйнаганда :”Китап укы,
Уйнап утырма!”-диләр.
Укысам:”Башың авыртыр,
Бик күп укыма!”-диләр.
Ни генә эшләсәм дә, ярдәм итсәм дә, итмәсәм дә олылырга ярап булмый дип зарлана ул. Бала өчен олылар аңлашылмый торган дөнья.
Роберт Миңнуллинның катлаулы мөнәсәбәтләр турындагы шигырьләре кечкенәләр һәм олылар өчен бертигез актуаль. Кечкенәләр бу шигырьләрне укып үзләренә иптәш тапсалар, өлкәннәр аз гына да булса да бала күңеленә күз сала алалар.
2.Роберт Миннуллинның балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлеге.
Роберт Миңнуллин үзенчәлекле, искиткеч сәләтле балалар шагыйре. Ул - балалар дөньясында үзен иркен һәм табигый итеп хис итә. Шагыйрь көчәнми дә, тырышмый да, шуңа күрә дә аның шигырьләре бер сулышта укыла. Ул сабый күңелен аңлый һәм тоя белә, сабый аңларлык “телдә” яза. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә һәр балага махсус мөрәҗәгать итә кебек.Ул алар белән сөйләшә, серләшә, шаяра сыман, баланың нинди ситуациядә нәрсәләр тойганын, табигый телен зур осталык белән күрсәтә ала. Ике арада килеп туган конфликтта гаеплеләрне дә атамый, укучы “гаеплене” үзе тоя, үзе күрә. Аның геройлары беркатлы, үзләренчә хәйләкәр һәм акыллы, булдыклы. Шулай ук шигырьләрендә беркатлылык, самимилык, гадилек, гаделлек сыйфатлары өстенлек алган. Мондый үзенчәлек - Роберт Миңнуллинга гына хас.
Файдаланылган әдәбият
1. Ганиева Ф. Шагыйрь гомере - аккошлар юлы. –Казан утлары.- 1998.- №8.- 163-170б.
2. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре. Библиографик белешмәлелек.- Казан: Мәгариф, 2006.-116-124б.
3. Корбан Р. Юл ярган хадим арымас.-Мәдәни җомга.- 2008.- №30.-8 август.- 11б.
4. Миңнуллин Р. Сайланма әсәрләр: 1, 2,3 нче китаплар.
5. Сафин Ф. Үзе тыйнак, иҗаты мул.- Мәйдан- 2003,-№9.- 11б.
6. Урманче Ф. Шигъри осталык серләре.-Казан: Мәгариф, 2005